ТАТ РУС ENG

Л. ЧЕРНОВА Гаяз Исхакыйның "Ике йөз елдан соң инкыйраз" антиутопиясендә музыка культы

Гаяз Исхакый — татар халкының XX нче гасыр милли-сәяси тәрәккыятендә тирән эз калдырган, аның рухи-мәдәни үсешенә тирән йогынты ясаган әдип. Аның иҗаты тулысынча татар милләтенең олылыгын, бөеклеген дәлилләүгә, аның башка халыклар һәм милләтләр белән тигез хокуклыгын исбатлауга юнәлтелгән.
Иҗатының башлангыч чорында, ягъни мәгърифәтчелек дәверендә, татар халкының киләчәге турында кайгыртып, Гаяз Исхакый «Ике йөз елдан соң инкыйраз» (1902 ) исемле әсәрен иҗат итә. Әлеге әсәр аның алдагы бөтен иҗаты өчен ачкыч вазифасын үти.
«Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәре — проблематикасы, жанры һәм сәнгатьчә фикерләү үзенчәлекләре буенча да бик катлаулы әсәр. Галимнәр аның жанр үзенчәлеген төрлечә — хикәя, повесть, роман, антиутопия дип тә атыйлар. Сәнгатьчә фикерләү ысулы ягыннан караганда, бу антиутопиянең беренче өлеше мәгърифәтчелек реализмы, ә икенче өлеше мәгърифәтчелек романтизмы белән язылган* (*Ганиева Р.К. Татарның сөекле улы // Татарстан. — 1998 .- № 2. — Б. 3-6.).
«Ике йөз елдан соң инкыйраз» татар-иҗтимагый тормышы һәм рухи яшәеше алмашыну көннәрендә — XX гасыр башында иҗат ителгән. Бу — феодализм тарих сәхнәсеннән киткән, капиталистик мөнәсәбәтләр тамыр җәйгән бер чор. Чор үзенчәлегенә һәм ихтыяҗларына җавап рәвешендә әсәрдә бик күп мәсьәләләр күтәрелә. Аларның иң әһәмиятлесе татар халкының иҗтимагый тәрәкъкыяте мәсьәләсе. Бу бик тә әһәмиятле мәсьәләгә нисбәттә автор «Ике йөз елдан соң ин-кыйраз»да бик күп мәдәни, әдәби-эстетик мәсьәләләрне дә күтәреп чыга. Шуларның берсе — музыка мәсьәләсе.
«Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендә Гаяз Исхакый татар халкының музыкаль сәнгате тарихына байтак кына күзәтүләр ясый. Аныңча, урта гасырларда, башлыча голәмәләр басымы астында, татарлар арасында музыка әллә ни үсеш ала алмаган. Бу — чыннан да шулай. Коръән тәгълиматы, Мөхәммәд пәйгамбәр музыканы тыю турында әллә ни тискәре фикерләр әйтмәсәләр дә, шимал татарларында сәнгатьнең бу төре шактый зур кыерсыту һәм кысуларга дучар булган.
Һади Килдебәк «Музыка вә ислам» исемле хезмәтендә голәмәләр тарафыннан халык музыкасының тыелуның ике сәбәбе булу турында яза. Беренчесе, музыканың нәрсә икәнен белмәгәнлектән, аны фәхешханәләрдә генә күреп, начарлыкка этәрүче бернәрсә итеп каравыбыз, икенчесе, без, мөселманнар, дөньядагы бөтен нәрсәне дин белән бәйләп караганлыктан, бу мәсьәләне дә чарасыз «дин башлыклары» кулына тапшыруыбыз, ә голәмәләр исә, безнең бәхетсезлегебезгә каршы, мәдәни һәм иҗтимагый үсеш тарафдарлары булмыйча, тиз генә «хәрам!» дип кычкыралар иде. Бу сәбәпләрне искә алып, бездә музыканың торышы турында уйланырга кирәк* (*Килдебәк Һади. Музыка вә ислам. — Уфа: Шәрык мәтбугасы, 1909. — Б. 6-8.).
Бары тик XIX гасырда гына, татарлар үзләренең мәгърифәтчелек дәверенә килеп кергәч кенә, музыка реабилитацияләнә башлый.
Бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның «Фәвакиһел җөләса фил әдәбият» хезмәтендә, аның җыр һәм музыкага багышланган бүлегендә бөек грек философы Әфләтүнне (Платон) музыка яратучы кеше итеп гәүдәләндерә. Шушы ук хезмәтендә ул музыканың әһәмиятен түбәндәгечә аңлата: «Хакимнәр әйтмешләрдер ки, көй рухның азыгыдыр, ул фикерне саф кылыр, зиһенне нечкәртер, табигатьне йомшартыр, мәрхәмәтлене мактатыр, куркакны баһадирландырыр, саранны юмартландырыр, димешләрдер»* (*Насыйры Каюм. Фәвакиһелҗөләса фил әдәбият // Сайланма әсәрләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1975.- 2 Т. — 269 б.).
Музыканың вазифасын бу рәвешчә аңлау Аристотель һәм аның мөселман дөньясындагы тарафдарлары өчен дә хас иде. Каюм Насыйри фикеренчә, музыка белән җыр сәнгате ризык, кием һәм никахлашу мөнәсәбәтләре кебек кирәк.
Икенче бер күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең дә музыкага булган мөнәсәбәте аерым игътибарга лаек.
«Музыканы ишетү — хәрам, музыка уйналган җирдә утыру — аннан да яманрак, ә музыкадан тәм-ләззәт тапкан кеше кяфер була» дигән бер заманда, К.Насыйри кебек, Ш.Мәрҗани дә «Музыка — хәләл!», дип кистереп әйтүче татар галиме булды. «Музыкадан төп максат — ди ул, — төрле тавыш һәм көйләрне бер-берсенә яраштырып, күркәм һәм матур итеп тезү аркылы җанга рәхәтлек бирү, кеше рухын сафлык һәм пакьлек дөньясына этәрү… Бишектәге бала хуш авазга юанып елаудан туктый һәм игътибарын шул авазны тыңлауга юнәлдерә. Дөя (тәвә), аңгыра булуына карамастан, хуш аваздан әсәрләнеп, авыр йөкләрне дә җиңел күтәрә һәм ерак юллар да аңа якын тоела. Яз һәм аның чәчәкләре, музыка һәм аның хуш авазы бербер кешенең йөрәген хәрәкәткә китермәсә, аның табигате бозык, аңа дару юк дип, шуның өчен әйтелә»* (*Мәрҗани Ш. Мәкаләләр җыентыгы / Төз. Х.Хисмәтуллин. -Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. — Б. 27.).
Шулай итеп, Ш.Мәрҗани яшьләргә музыкаль һәм эстетик тәрбия бирүне хуплый, аларны музыка һәм поэзия белән даими шөгыльләнергә өнди, музыка һәм җырның кеше рухына уңай йогынты ясавын, аның рухын күтәрүен, кеше табигатен нәфисләндерүен, дорфалыкны бетерүен һәм киметеүн бәян итә. Моннан тыш ул күренекле мәгърифәтче Әбүгалисина һәм Фәраби кебек бөек акыл ияләренең дә музыкага тискәре карамауларын, киресенчә, аларның халык музыка коралларында уйнау белән генә чикләнмәүләрен, үзләренең дә берничә уен кораллары ясауларын әйтеп үтә.
Белгәнебезчә, Гаяз Исхакый әдәбиятка мәгърифәтче язучы буларак килде, К.Насыйри белән Ш.Мәрҗаниның музыка сәнгате турындагы карашларын дәвам итүче булды.
Исхакый XX гасыр башында музыка «машиналары» күренә башлавын искәртә. Музыка «машиналары» дигәннән ул рояль, пианино, граммофон, патефон кебек музыка коралларын күз алдынды тоткандыр. Чөнки ул татарлар арасында гармун һәм скрипкада уйнаучылар булганын яхшы белә: «Халык арасында музыкадан гармунны, скрипкә — фәләнне шыгырдату бетмәсә дә, аларны нәзафәте табигыяләренә (табигый пакьлек) кайтаручылар күренми иде. Шуның өчен музыкамыз көннән-көн тәдәнни итә, көннән-көн миллилеген югалта, көннән-көн халык арасында әһәмияте бетә инде»* (*Исхакый Г. Ике йөз елдан соң инкыйраз // Әсәрләр. Унбиш томда.- 1 т. Повестьлар һәм хикәяләр (1898-1908). — Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. — Б. 191.).
Музыка тарихыбызга кагылып, Гаяз Исхакый болгар-татар музыкасын сакларга тырышучы, аны пропагандалауга омтылучы шәхесләр булганлыкка да игътибар итә: «Ниһаять, унтугызынчы гасыр ахырларында музыка җинаять түгеллеге сөйләнмәсә дә, акыртын-акыртын гына рәтләнә башланды. Казанда Минкин Гариф исемендә бер кеше болгар музыкаларын нотага сала башлады, ниһаять, никадәр иске вә яңы көйләр рәткә салды. Бу кеше бәлки яхшы түгелдер, бәлки яхшыдыр, бәлки моны голямалар яратмый торганнардыр, мин анысын белмим, ләкин бу кеше милләткә шулкадәр хезмәт итте, моның хезмәте мотлакан (һичшиксез) кыямәткә кадәр онытылмаячактыр»* (*Шунда ук. — Б. 189.). Шул рәвешчә, «Ике йөз елдан соң инкыйраз» антиутопиясендә әдип халык иҗаты әсәрләрен, көйләрен җыеп, теркәп баручы Гариф Минкин образын иҗат итә. Гаяз Исхакый татар музыкасын, татар моңын, башка халыкларның музыкасы белән чагыштырып та карый, татар музыкасының милли үзенчәлеге турында да фикер йөртә. Ул бу фикерне рус кешесе Петербург музыка академиясе мөгаллиме авызыннан әйттерә: «Болгар музыкасы Яурупа музыкасыннан бөтенләй башка, Яурупа музыкасы кальбнең бер ягыннан чыкса, болгар музыкасы икенче ягыннан чыга, Яурупа музыкасы күңелгә бер яктан рәхәт бирсә, болгар музыкасы икенче яктан рәхәт бирә. „Болар кайсы гали?" — дигән сүзгә мин җавап бирә алмыйм, минемчә, болар икесе дә гали, икесе бер-берсеннән башка ярты гына, икесе дә бер-берсен камилли»* (*Шунда ук. — Б. 230.).
Гаяз Исхакый Көнчыгыш, болгар-татар музыкасын Көнбатыш музыкасына каршы куймый. Аларны бердәй хөрмәт итә һәм аларга игътибар белән карарга өнди.
Милләт язмышы турында уйлаганда, Гаяз Исхакый хатын-кыз мәсьәләсенә дә зур игътибар бирә. Аларның милләт яшәешендә бик мөһим роль уйнавын автор болай аңлата: «Һәр милләтнең яртысы хатыннар, һәр милләтнең рухын саклаучылар — хатыннар, һәммә милләтнең теленең, хосусый тәләффызларын (әйтелешен), шивәсен саклаучылар — хатыннар, киләчәктәге ата булачак ирләрне, ана булачак кызларны тәрбия кылучылар — хатыннар идеке һәркемгә мәгълүм»* (*Шунда ук. — Б. 180.)… Шулай фикер йөртеп, Гаяз Исхакый хатын-кызларга белем бирүнең иң әүвәл милләт яшәеше өчен кирәклеген күрсәтә. Хатын-кызларыбызга тиеш аң-белем һәм тәрбия бирелмәү исә милләткә зур зыян китерә, чөнки андый очракта татар дөньясында фәхишәлек арта һәм төрле авырулар тарала, ди ул. Татар музыкасының үсеп китә алмавына, Исхакый фикеренчә, хатын-кыз азатлыгы булмау да йогынты ясый. «Милли музыкабызга, тормышыбызның киләчәге хатын-кызларыбызга мәхәббәт зур булса да, бу гына музыканы дөньяга чыгармый, чөнки ул еллардагы изелеп яшәү, хатын-кызны кимсетеп карау ирек бирми»* (*Шунда ук. — Б. 190.). Аның фикеренчә, музыка азат хатын-кызларыбызның бишек җырлары белән үк балаларына һәм киләчәк буыннарга бирелергә һәм милли моң тәрбияләнергә тиеш.
Музыканың да тиешенчә үсә алмавына, аның бары тик фәхеш һәм исереклек хезмәтчесе булуына да зур борчылу белдерә: «Егерменче гасыр башында ук музыка вә әдәбият ахшамнары ачылуы мөляхәзә (бәхәс) кылына башлады, һәм бер музыкант тарафыннан иң әүвәл Казанда, аннан башка шәһәрләрдә музыка ахшамнары тәэсис (ясау) ителә башланды. Ләкин халык моңарга әүвәлгә назарын (карашын) үзгәртмәгәнгә, голяма бик тирес (кире) торганга, бу эш тәрәкъкый итә алмады. Шуның өчен музыка тагы фәхеш эченә чумган. Тагы үзенең ләтафәте табигыясене (табигый гүзәллек) югалткан иде»* (*Шунда ук.).
Гаяз Исхакый музыканың вазифасын мәгърифәтчеләрчә аңлый, аны «әхлак мөгаллиме» дип атап, әдәбият һәм музыка ярдәмендә кешеләрдә югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Сәнгатьнең бу ике төрен бер-берсеннән аерып карарга кушмый, аларны милләтнең атасы — әдәбият, ә анасы — музыка дип атый:
«Әдәбият берлән музыка милләтнең атасы берлән анасы икәнлеге һәркемгә мәгълүм бер эш, тарих берлән мөсбәт бер хакыйкать (исбат ителгән) булса да, ата никадәр сәламәт булса да, анасыз бала тумавы мәгълүм эш булса да, атасыз-анасыз бала да зинадан туган икәнлеге ышанычлы эш булса да, милләтнең атасы берлән анасы булган музыка берлән әдәбиятны бергә торырга никях укытырга, берсенә-берсе файда итешергә, берсен-берсе саклашырга вәгъдә кылынышуларны алырга телиләр иде, алмыйлар иде. Шуның өчен без көткән бала яисә тумаячак, туса, зинадан туачак иде дә — безнең йөземезне генә кызартачак иде»* (*Шунда ук.).
Гаяз Исхакыйның зирәклегенә, алдан күрүчәнлегенә сокланмый мөмкин түгел. Беренчеләрдән булып, ул татар профессиональ музыкасының киләчәгенә күз ташлый, татар халкының үз операсы булачагын фараз итә. Мәсәлән, «Үги кыз», «Сөембикә», «Язмыш», «Талныш» исемле операларны күрсәтә.
Гаяз Исхакый профессиональ сәнгатьнең югары формалары -симфоник әсәрләр, оркестр өчен язылган инструменталь музыка хакында да төпле итеп, аларның үзенчәлекләрен аңлап, белеп яза. Оркестр ирләрдән, хатын-кызлардан җыелганын, «Уй», «Өмет бетте» көйләрен уйнавы турында әйтелә әсәрдә. «Бу көй шул кадәр тәэсирле иде, нинди җиңел уйлы җилбәзәкләрне дә тирән фикерләргә чумдыра иде. Нинди каты йөрәкле кешеләрнең дә күзләреннән яшьләр агыза иде»* (*Шунда ук. — 237 б.) — ди.
Көйләрнең исемнәренә дә игътибар итмичә булмый, чөнки әдип болгарлар көен «Өмет бетте» дип бирә һәм монда сорау туа: «Нәрсәгә өмет бетте? Яшәргә яки алга барырга?» Бу сорауга җавап булып, әдип русларның &llaquo;Барабыз» көен искә ала. Моның белән ул татарларны музыка сәнгатендә руслардан үрнәк алырга чакыра төсле. Күрәбез «Ике йөз елдан соң инкыйраз» антиутопиясендә 24 яшьлек автор халык музыкасын, аның үзенчәлекләрен искиткеч, яхшы белүен күрсәтә һәм милли музыканың киләчәктәге язмышы турында кайгырта. Мәгърифәтчелек дәвере язучыларына хас булганча, бөек грек философы Арасту (Аристотель) карашларын яклап, музыканы романтикларча да, мәгърифәтчеләрчә дә аңлата, аны кеше җанын, милләт рухын тәрбияләүче «әхлак мөгаллиме» дип атый. Гаяз Исхакый татар музыкасының төп сыйфаты итеп аның моң белән сугарылуын саный. «Музыкага, көйгә чынлап карарга, аның милли тормышыбыздагы урынын, җирен тәгаен әйтер вакыт җитте», — дип яза Г.Исхакый.

(Чыганак: Инсани фәннәр: эзләнү һәм табышлар. – Казан: Фикер, 2004).


 

Комментарий язарга


*