ТАТ РУС ENG

Р. ШӘЙМӘРДАНОВ, Ә. ХУҖИӘХМӘТОВ Гаяз Исхакый (1878-1954)

Татар әдипләреннән Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, М. Гафури һәм башкаларны эченә алган төркемнең мәшһүр вәкилләре арасында Гаяз Исхакый шәхесе аерым урын тота. Ләкин соңгы елларга кадәр аның исеме онытылып торды, хәтта махсус тикшеренүләрдә дә ул тискәре яктан күрсәтелде. Нигә шулай килеп чыкты соң?
Гаяз Исхакый 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң чит илгә китә. Мәгълүм булганча, андый кешеләр, бигрәк тә 20 нче еллардан соң, инкыйлаб дошманнары дип саналдылар һәм сатлык җан дип игълан ителделәр. Гаяз Исхакый большевикларның милли сәясәт өлкәсендәге эшчәнлеген кабул итә алмый, чөнки бу аның инануларына каршы килә. Ул совет хөкүмәтенең татар милләтенә карата сәясәтен һәрьяклап фаш итеп килә һәм әлеге мәсьәләләрне чишү юлларын тәкъдим итә. Шуңа да аның совет власте дошманнары арасына кертелүе һәм XX гасырның 80 нче елларына кадәр бөтен бер буын өчен югалуы һич тә гаҗәп түгел.
Татар әдәбияты классигы, мәшһүр драматург, зур милли сәяси эшлекле һәм татар иҗтимагый фикеренең танылган вәкиле Гаяз Исхакый Казан губернасының Чистай өязе Яуширмә авылында, абруйлы һәм белемле Гыйләҗетдин мулла гаиләсендә, яңа стиль белән 1878 елның 22 февралендә туа.
Сәләтле бала буларак, Гаяз әтисе ярдәмендә 5 яшеннән укый башлый һәм тиздән башлангыч мәктәп программасын үзләштерә, гарәп һәм фарсы телләрендәге китапларлы җиңел укый һәм яхшы аңлый. 1890 елда укуын дәвам итәр өчен әти-әнисе аны Чистай мәдрәсәсенә бирә. Ләкин мондагы укыту дәрәҗәсе яшүсмерне канәгатьләндерми һәм ул унбиш яшендә Казанга килә. Монда аның яңа вакыйгаларга бай тормышы башлана.
Казанда Галләм хәзрәт кул астындагы мәдрәсәдә укыганда, Гаяз беренче төрки вакытлы басма — танылган мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралы тарафыннан нәшер ителүче «Тәрҗеман» газетасы белән таныша. Ул чорда Рәсәйдә төрки телдә чыккан бердәнбер газета үз укучыларын төрки халыкларны яңадан торгызуга, уянуга һәм мәгърифәткә чакыра. Әлеге газета үзенең эчтәлеге белән яшь Исхакыйның йөрәген яулап ала.
Бер үк вакытта яшь шәкерт төрки телдәге әдәбият белән якыннан кызыксына, повестьлар һәм хикәяләр, төрек газеталарын укый. Ләкин бу әдәбият кына аны канәгатьләндерми һәм ул Көнбатыш мөгаллифләре, бигрәк тә рус язучылары әсәрләрен өйрәнүгә керешә. Гаяз Исхакый рус телен җитди өйрәнә, рус әдәбиятының классик әсәрләре белән таныша. Ул гына да түгел, 1899 елда А.С. Пушкинның «Капитан кызы» әсәрен татар теленә тәрҗемә итә. Гаяз Исхакыйның дөньяга карашы формалашуда рус әдәбияты зур роль уйный.
Гаяз Исхакыйның иҗади мирасын, тормыш юлын һәм эшчәнлеген төрле позицияләрдән карарга мөмкин. Беренчедән, ул — һичшиксез, татар әдәбияты классигы. Бу яктан аның иҗаты — әдәбият белгечләренең тикшеренү объекты. Икенчедән, Гаяз Исхакый милли азатлык хәрәкәтен оештыручы һәм аның идеологы. Өченчедән, ул — татар иҗтимагый-сәяси тормышы тарихында сизелерлек роль уйнаган күренекле сәяси эшлекле. Шулай итеп, Гаяз Исхакый XX йөз татар иҗтимагый фикере тарихында тирән эз калдыра.
Үзенең әдәби эшчәнлеген Гаяз Исхакый гаять иртә башлый. Беренче хикәясен 17 яшендә яза. 1900 елда тагын ике әсәрен: «Кәләпүшче кыз» хикәясен һәм «Өч хатын берлә тормыш» драмасын тәмамлый һәм үзен язучы һәм драматург буларак таныта.
Үзенең тәүге әдәби һәм сәхнә әсәрләрендә үк ул гыйлемнең, мәгърифәтнең камиллеккә илтүе, ә наданлык, әхлаксызлыкның кешенең шәхес буларак түбән тәгәрәвенә китерүе турындагы идеяне үткәрә. Шулай итеп, Гаяз Исхакый язучы сыйфатындагы беренче адымнарын ук мәгърифәт идеясен таратучы буларак ясый. 1901 елда Гаяз Исхакый үзенең фикердәшләре белән бергә талибәләрнең яшерен җәмгыятен («Шәкертлек”не) төзи һәм кулдан язылган «Тәрәккый» газетасын чыгара, татар халкының аңын уятырга омтылып, кешеләр арасында төрле хатлар тарата.
Гаяз Исхакыйның беренче җитди әдәби әсәре укучылар һәм тәнкыйтьчеләр арасында җанлы бәхәсләр китереп чыгара, аларның төрлечә бәяләвенә юлыга. Бу әсәр «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дип атала. «Инкыйраз» сүзе хәзерге заман телендә «бетү», «юк булу», «һәлакәт» булып яңгырый. Фантастик тасвирлау рәвешендәге бу әсәр әдәби публицистикага карый. Язучы, әгәр дә ул заман татар җәмгыятендәге тискәре карашларга юл тоту бетерелмәсә, якын киләчәктә милли һәлакәт ихтималы турында кисәтә.
«Ике йөз елдан соң инкыйраз» повесте — асылда, Гаяз Исхакыйның программа әсәре. Әсәрдә Җир йөзендә татар милләтенең яшәве һәм аның юкка чыгу мөмкинлеге турындагы мәсьәлә күтәрелә. Мөгаллиф татар милләтенең хәзерге хәле аның чынбарлыктагы халәтенә туры килмәвенә шикләнми. Татарларның башка халыклар арасында эреп юкка чыга баруы, яшьләр арасында әхлакның бетүе, Ауропа стандартлары дәрәҗәсендә белем алу өчен тиешле шартлар булмавы белән һич тә килешә алмый ул. Җәмгыятьтә барган бу һәм башка процесслар аңа тынгылык бирми. Мөгаллиф, әгәр кичекмәстән татар милләтен коткару өчен кискен чаралар күрелмәсә, һичшиксез, һәлакәт киләчәк, XXI гасырда милләтнең соңгы вәкиле дә юкка чыгачак, дигән нәтиҗәгә килә. Кайчандыр үзенең дәүләтчелеге булган милләтне коткару өчен нишләргә кирәк соң? Беренчедән, халык арасында даими эш алып барырга, яңа уку йортлары ачарга һәм искеләрен үзгәртеп корырга. Шул ук вакытта язучы мәгарифнең заман ихтыяҗларына җавап бирергә, мәктәпләрдә, мәдрәсәләрдә фәнни-гамәли фәннәр дә өйрәнелергә (Ауропадагы кебек) тиешлеген ассызыклап күрсәтә. Моның өчен мәгариф тупланмасын тулысынча үзгәртергә, укыту ысулларын камилләштерергә кирәк, ди. Икенчедән, фәнни әдәбиятны тарату, татарларны хәзерге вазгыятьне үзгәртү эшчәнлегенә этәрүче китаплар бастырып чыгару зарурлыгын искәртә. Шул ук вакытта ул яңа буынны тәрбияләгәндә гасырлар буена килгән гореф-гадәтләрне дә сакларга чакыра. Өченчедән, язучы башланган эшне ахырынача дәвам итәргә, каршылыклар очраганда ярты юлда ташлап калдырмаска чакыра. Акыл иясе фәкать әлеге бурычларны хәл иткәндә генә татар милләтен саклап булачагына ышана. Югыйсә 200 елдан соң татар милләте турында хатирәләр генә калачак. Шундый фикерләрне алга сөргән әлеге повесть бүген дә көн кадагында торганлыгын югалтмый.
1903 елда Гаяз Исхакый Казан университетына укырга керергә җыена, әмма ата-анасы теләге буенча мулла вазифаларын үтәү өчен туган авылына кайтырга мәҗбүр була. Яңа эшчәнлеге аның табигатенә берничек тә туры килмәгәнлектән, ул икенче елда ук янә Казанга килә, инкыйлаб хәрәкәтләрендә катнаша, җәмгыятькә беркадәр сәяси ирекләр алып килгән 1905 елгы рус инкыйлабын хуплап каршылый.


 

{mospagebreak} 

1905-1907 еллардагы рус инкыйлабы Гаяз Исхакый карашларының үзгәрүенә этәргеч бирә. Чыннан да, ХIХ-ХХ гасырлар чигендә яшь язучы үзен классик җәдитче-мәгърифәтче буларак (Ф. Халиди, Г. Ильяси, 3. Һади, 3. Бигиев сыман) танытса, 1906 елда аның исеме татарлар арасындагы азатлык хәрәкәтенең иң күренекле сәяси эшлеклеләре рәтендә күренә. Гаяз Исхакый әлеге хәрәкәтнең Рәсәй халыкларының хокук иреге һәм азатлык юлында төп каршылыкны самодержавиедә күргән инкыйлаб фиркаләр белән бәйләнгән радикаль канатын җитәкли. Әлеге беренче дәрәҗәдәге бурыч «таңчылар» тарафыннан патша хакимиятенә һәм полиция-бюрократия режимына каршы киң фронт оештырган социалист инкыйлабчыларның сәяси платформасын хуплауга китерә. «Таң йолдызы» газетасының 1906 елның 29 маендагы редакцион мәкаләсендә Рәсәйдә халык хөкүмәте төзү өчен бөтенхалык көрәшенең зарурлыгы турында фикер ассызыклана. «Шуннан соң гына халык азатлык алачак, — диелә әлеге мәкаләдә, шуннан соң гына халык гражданлык хокуклары алачак, һәм шуннан соң гына татар халкы үзенең милли хокукларына ия булачак». Газетаның шул ук санындагы «Безнең максатлар һәм милләт» дигән концептуаль мәкаләдә Чыңгыз (Гаяз Исхакый псевдонимнарының берсе) милли үзбилгеләнү, империянең иксез-чиксез киңлекләрендә җәелдерелгән социаль һәм сыйнфый көрәшнең ахыргы максаты буларак, милли автономия турында ачык әйтә. «Без, социалистлар, — дип дәвам итә мөгаллиф, — автономистларның шәхес хокуклары, милләтнең мөстәкыйль үсешкә, дәүләттән аерылу ирегенә хокукы турындагы таләпләрен хуплыйбыз». Әмма әлеге хокукларны гамәлгә ашыру демократик строй, Рәсәйдә гомумгражданлык ирекләре шартларында гына мөмкин. Әлеге беренче чираттагы максатлардан чыгып һәм ул чорда эсерлар идеологиясенең көчле йогынтысы астында, Гаяз Исхакый, локаль милли бурычларга караганда, Рәсәйнең барлык милләтләре хезмәт ияләренең гомуми социаль һәм сәяси бурычларына һичшиксез күбрәк өстенлек бирә. Ул шулай ук самодержавие белән көрәштә иҗтимагый һәм милли аспектларны чагыштыруга багышланган «Татарлар һәм инкыйлаб» дигән мәкаләсендә дә шул ук идеяне үткәрә. Шулай итеп, Рәсәйдә беренче инкыйлаб елларында Гаяз Исхакый һәм аның «таңчы» фикердәшләре, монархияне һәм аның империядәге иҗтимагый таянычын юк итми торып, барлык милләтләрнең азатлыгына һәм тигезлеккә башка юл күрмиләр. Аларның сәяси көрәше лейтмотивы, сәяси программаларының үзәге буларак, иҗтимагый тигезлек һәм гомумгражданлык сәяси ирекләре лозунгы ташлана.
1917 елның февралендә Рәсәйдә буржуаз-демократик инкыйлаб җиңә. Әлеге шартларда социаль-демократик көчләр алдында милли тормышны җайга салу бурычлары, демократия казанышларын үз милләтләре мәнфәгатьләремдә гамәлгә ашыру бурычлары беренче планга чыга. Бу чорда Гаяз Исхакый җәмәгатьчелек алдына, үз халкы алдында аның милли мәнфәгатьләрен чагылдыручы буларак яңа сыйфатта килеп баса. Бу — изелгән милләтнең инкыйлабчысы һәм акыл иясе Галз Исхакыйның Рәсәйдә сыйнфый көрәшнең милли-азатлык көрәшенә үсә баруы мантыйгына туры килүче закончалыклы үсеш нәтиҗәсе.
Гаяз Исхакый татар халкының һәм, киңрәк алганда, Рәсәй төрки-мөселманнарының үз милли максатларына ирешү өчен нинди мәсләкләрдә берләшүен мөмкин дип саный соң? Әлеге мәсләкләрне ул 1917 елның маенда Мәскәүдә булып узган мөселманнарның I Бөтенрәсәй корылтаенда ясаган нотыгында бәян итә. Корылтайдан соң күп тә узмый, ул аерым хезмәт булып чыга. Исламчылык, демократия һәм халыкларның үзбилгеләнүе. Нәкъ менә шуларга таянып, Гаяз Исхакый төрки-мөселманнарның үз дәүләтчелеген булдыру этабында уртак платформа төзергә
мөмкин дип саный.
Гаяз Исхакыйның корылтайга тәкъдим иткән программасы Рәсәйдәге инкыйлаб көрәшнең ахыргы максатын демократик ирекләр шартларында үз халыкларының барачак юлларын сайлау хокукын тормышка ашыруда күргән мөселман халыклары зыялылары даирәсенең карашларын чагылдыру булып тора. Әгәр дә татар зыялыларын алсак, гамәлдә алар барысы да — язучылар һәм журналистлар, сәясәтчеләр һәм руханилар шушы ук яки моңа якын карашта торалар. Бу мәгънәдә мөселман социалистлар комитетындагы һәм большевиклар йогынтысы астындагы башка оешмалардагы сул радикаль көчләр дә чыгарылма була алмый, чөнки алар милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы, вөҗдан иреге һәм башка ирекләр турында большевиклар игълан иткән лозунгларны изге дип таныйлар. Октябрьдән соңгы большевиклар диктатурасына күпләр түзә алмый, сына.
Гаяз Исхакый исә гомеренең соңгы көненә кадәр милли бәйсезлек, төрки халыклар иреге өчен көрәшче юлын сайлаучылар арасында кала, мондый тугрылык аны Ватаннан еракта яшәргә мәҗбүр итә.
Империяне җимерү өчен «Таң йолдызы» газетасы битләрендә башланган көрәш нәтиҗәсендә ул ирек һәм тигезлек, демократия мәсләкләренең барлык милләт һәм халыклар азатлыгы һәм тигезлеге мәсләкләреннән, аларның үз юлларын сайлау хокукларыннан аерылгысыз булуын аңлый, һәм шуңа да социалист-инкыйлабчы Исхакый 1917 елның февраленнән соң милләтчегә әверелә. Бездә күптән онытылган югары мәгънәдәге милләтчегә: үз милләтенең тугрылыклы улына, аны азат итү һәм башка халыклар белән беррәттән, халыкара танылу идеясенә фидакарьләрчә бирелгән шәхескә. Башкача әйткәндә, Гаяз Исхакый үзенең бөтен эшчәнлегендә үз халкы өметләрен һәм теләкләрен, милли мәнфәгатьләрне бар нәрсәдән югары куйды.
Мәҗбүри эмиграциядән соң Гаяз Исхакый төрле илләрдә: Кытайда, Франциядә, Алманиядә, Польшада яши һәм эшли һәм, ниһаять, Төркиядә төпләнә, анда гомеренең соңгы көннәренә кадәр яши. Бөек язучы, драматург һәм мәшһүр сәяси эшлекле үз эшчәнлеген бер генә минутка да туктатмый. Барлык чаралар белән Рәсәй халыклары һәм, табигый ки, беренче чиратта, Идел буе татарлары тормышы белән танышып барырга тырыша. Төрки халыкларга карата большевиклар һәм коммунистлар үткәргән сәясәтне үзе чыгарган газеталар һәм журналлар аша фаш итә. Мәсәлән, 1928 елдан алып 1939 елга кадәр Берлинда «Яңа милли юл» журналын чыгарып килә. Бер үк вакытта яңа әсәрләр иҗат итә. Шул ук нәшриятләрдә татар китаплары да, Гаяз Исхакыйның басылган һәм кулъязма рәвешендә сакланган мәкаләләре һәм башка публикацияләре дә бастырып чыгарыла, алар соңгы елларда гына безгә кайта башлады. Аларның берничәсе белән генә танышу да Гаяз Исхакыйның үз идеалларына һич тә хыянәт итмәве турында сөйли. Үз әсәрләрендә мөгаллиф нигездә октябрьгәчә яшәгән татарлар тормышын сурәтли, төп игътибарны милли яңарыш проблемасына бирә. Бу планда аның Рәсәйдән эмиграциягә киткәннән соң дөнья күргән хезмәтләре арасында «Идел-Урал» тарихи-публицистик китабын билгеләп үтәргә кирәк. Бу китап татар телендә Берлинда (1933), рус һәм француз телләрендә Парижда (1933), япон телендә Токиода (1934), поляк телендә Варшавада (1938) һәм рус телендә Лондонда (1988) басылып чыга. Димәк, Рәсәй укучыларыннан кала, бөтен дөньяда бу хезмәтне белгәннәр. Гаяз Исхакый үзенең бу китабында, чыганакларга таянып, Болгар, Алтын Урда чорыннан башлап, Идел-Урал төркиләре тарихын тасвирлый. Большевикларның Октябрь борылышыннан соң килеп туган проблемаларны күрсәтә һәм янә 1918 елда ук Өфедә куелган Идел-Урал штаты идеясен күтәрә. Язучы ассызыклаганча, әлеге хезмәтнең максаты — Идел буенда яшәүче төрки халыклар турында сәяси мәгълүмат бирү. Ләкин эчтәлеге буенча әлеге хезмәт бу кысалардан чыга һәм ике бүлектән тора. Хронологик яктан караганда, беренче бүлек V гасырдан алып XVI гасырга кадәрге чорны эченә ала һәм «Идел буе һәм Урал тарихы» дип атала. Икенче бүлекнең исеме — «Идел буе һәм Урал руслар изүе астында», һәм ул 1552 елда Казан ханлыгы җиңелгәннән соң башлана. Рус булмаган халыкларны эзлекле төстә христианлаштыруга, мөселман халыкларының, шул исәптән Идел буе төрки татарларның да, милли үзаңын юк итүгә юнәлтелгән сәясәт алып барылуга карамастан, татарлар үз телләрен, мәдәниятләрен, үз милләтләрен саклап калалар. Милләтне киләчәктә дә саклау һәм чын милли бәйсезлек алу өчен, Гаяз Исхакый Идел буе һәм Урал төрки халыкларына дин, тел, мәдәният, территория бергәлеге нигезендә, үзләренең уңайлы икътисади һәм географик урнашуларыннан файдаланып, берләшергә чакыра. Мөгаллиф, күп гасырлар буена изелүгә карамастан, төрки халыклар элеккеге бәйсезлекләрен кире кайтаруга омтылыштан баш тартмыйлар һәм беренче мөмкинлек булуга халык белән идарә итүне үз кулларына алырлар дип ышана.
Гаяз Исхакыйның рухи мирасы һәм иҗади эшчәнлеге тулысынча өйрәнелмәгән. Ләкин шунысы шик тудырмый: татар халкының мәшһүр улы үз халкы тарихында лаеклы урын алырга тиеш.

(Чыганак: Шәймәрданов Р.Х., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар мәгарифе тарихы: Казан: Школа, 2009. – 344 б.).


 

Комментарий язарга


*