ТАТ РУС ENG

Вахит ХАКОВ Әдип Г.Исхакыйның татар милли әдәби телен үстерүдәге эшчәнлеге 

Татар әдәбиятын һәм милли әдәби телне киң мәйданга чыгаручы классик әдибебез Гаяз Исхакый элекке традицияләрне XX гасыр башы белән тоташтыручыларның иң күренеклесе булды, ул тарих тарафыннан тудырылган мәшһүр шәхесләрнең берсе иде. Иҗатының озак еллар тыелган булуы тел мәсьәләләрен өйрәнүдә фәнни-теоретик яктан гына түгел, гамәли-практик яктан да бер өзеклек китереп чыгарды, тел-әдәбият фәннәрен өйрәнгәндә, чылбырның бер буыны өзек иде. Хәзер көн тәртибендә Гаяз Исхакый мирасын тарихи-лингвистик яктан объектив рәвештә тикшерү бурычы тора. Бу киң һәм катлаулы проблема төрле аспектларны эченә ала. Моңа язучының телгә карашы да, телне үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән өлеше дә, аның әсәрләрендәге тел-өслүб чараларын, сурәтләү алымнарын тикшерү дә, язучының индивидуаль үзенчәлекләрен ачыклау да керә. Аларны өйрәнү үзмаксат түгел, бәлки, татар тел белеменең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Тикшерелә торган мәсьәләләр шул чордагы иҗтимагый-тарихи вакыйгалардан, шул заманның теленнән, язучы яшәгән тирәлектән аерып каралмаска тиеш. Бу әдәбият һәм тарих фәннәре белән дә тыгыз бәйләнештә бара. Шуны да истә тотарга кирәк: Г.Исхакый әсәрләренең телен тикшерү әсәрнең композициясе һәм образлар системасы белән бердәмлектә карала, комплекслы рәвештә өйрәнелә. Шул рәвешчә, татар теленең үсеш кануннарына туры килерлек объектив җирлек әзерләнә. Шул юнәлештә мәсьәләнең фәнни-теоретик һәм практик ягы ачыклана. Ул хәзерге көндә мәктәпләр һәм югары уку йортларында үзләштерелә торган белем системасы белән тыгыз мөнәсәбәттә тора.
Г.Исхакый баштагы иҗат чорында үзенә кадәр булган мәгърифәтчелек идеяләрен яклый, әсәрләренең теле дә шуңа тәңгәл килә. Бу рәттә без аның «Тәгаллемдә сәгадәт, яки гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер» (1897) хикәясен, «Кәләпүшче кыз» (1898) повестьларын күз алдында тотабыз. Бу чорда аның әсәрләрендә мәгърифәтчелек стиленә хас эндәшү, мөрәҗәгать итү алымы киң таралган. «Хөрмәтле укучым, — дип эндәшә Г.Исхакый «Кәләпүшче кыз» повестенда, — үземнең күңелемнең йимешен сезгә тәкъдим итәм. Минем бу хикәяне язудан максудым — Камәр кеби булуның ахыры ни булачагын күрсәтеп, милләтемнең туташларын шул кара бәхетләрдән коткарыр өчен, аларга Камәр кебек булуда нинди явызлыклар барлыгын белдереп, үзләрен саклар өчен бер тәнбиһтер (кисәтүдер)». Ул дәвер проза әсәрләрендә, драма жанрындагы кебек, персонаж диалоглары да зур урын алып тора, озын-озын монологлар очрый, «Бичара кыз», «Рәдде бичара кыз»лардан килгән аерым грамматик формалар күзәтелә (Әсма абыстайларга барыр — биредә барыр хәзерге заман функциясендә килгән). Халык сөйләменә якынаю диалекталь сүзләргә, гади сөйләм үзенчәлекләренә дә юл ача. Мәсәлән: бакса, җылау, укытырга келисең, тирес (кире мәгънәсендә), киңәш-уңаш, бәйин-бәйин, һ.б. Баштагы әсәрләрендә Г.Исхакый күптәннән килгән язма китап теле сүзләрен, аерым грамматик формаларны да күбрәк куллана. Мисалга баласыны, исемене, тәгъбирене, хезмәтләренә кебек төшем килеше, бардыгы, сәйләдеге кебек сыйфат фигыль, бармаенча, килмәенчә кебек хәл фигыль формаларын, углымыз, баламыз, эшеңез, рәхәтемез кебек сүзләрдә китап теленә хас кушымчаларны, бунда, анлар кебек алмашлыкларны, кеби, берлән бәйлекләрен һ.б. китерергә мөмкин.
XIX гасыр ахырында язылган әсәрләрендә үк инде Г.Исхакыйның сәләте, осталыгы ачык күренә. Әле мәгърифәтчелек стиленнән аерылып җитмәсә дә, аның язу стиле бик нык, тыгыз, нинди генә әсәрен алма, аңа һәр күренешне төрле яклап, җентекле итеп, бөтен тирәнлеге белән сурәтләү, һәр персонажның сөйләменә, гадәтенә-холкына индивидуаль якын килә белү хас. Г.Исхакый телнең бөтен эчке мөмкинлекләрен эшкә җигә белә, халык теленең нечкә төсмерләреннән оста файдалана. Гүя аның алдында телнең тулы хәзинәсе ята, андагы үзенчәлекләр «менә мин шунда булырга тиешмен» дигәндәй, Г.Исхакый кушканны гына көтеп яталар, алар һәрберсе үз урынын ала баралар. Ул искиткеч җиңел яза, язганына кабат кайтмый, аның әсәрләрендә сүзләр, җөмләләр бер-бер артлы үз урыннарында тезелеп кенә торалар. Үзенең әйтүенә караганда, кайбер хикәяләр бер-ике сәгать эчендә тәмамланып та куялар. Беренче әсәрләрендә үк язучының сүз остасы, эзлекле фикер иясе икәнлегенә ышана барасың. Мәсәлән: Агачларның яфраклары коелып, үләннәрнең чәчәкләре саргаеп, җәй фасылының бетүенә хәсрәтләр чигүдә, кошларның тавышлары үзгәреп, урыннары бетүенә, гомерләренең тәмам булуына хәсрәтләнеп, «әлвидаг-әлвидаг» дия сайрамакта, суларның дулкыннары, агачларның яфраклары бәрелешеп-бәрелешеп куркынычлы тавышлар берлә тавышланмакта, күз алдымда моңлы кызарган күренеш (манзара) күңелләремә кайгылар, хәсрәтләр төшерүдә, кояшның батышы күз алдымны караңгыландырып, кәефсез вакытлар, рәхәтсез хәлләрне яңартуда («Тәгаллемдә сәгадәт»). Г.Исхакыйда сурәтлелек халык сөйләме нигезендә бара. Мәсәлән, эпитетларның ясалышы шундый: татлы тел, әдәпсез сүз, татлы ис, йомшак сүз, төпсез хәбәрләр һ.б. Фразеология дә шул нигезгә корылган: исеме-чабы китмәсен, колак сөенчесе, эшне кырыкка дүндерү, кул ялы, күңелен алу һ.б.
Г.Исхакый әсәрләренең теле, язу алымнары турында Җамал Вәлиди болай ди: «Аның әсәрләрендә ләфыз (сүз) уеннары, сүз ярышлары юк. Аның өслүбе купшы вә назлы түгел. Шулай ук мәузуг (сюжет) җәһәтеннән дә аның әсәрләрендә фәүкылгадәлек (гадәттән тыш нәрсәләр) юк… Менә шул зат хәзер татар әдәбиятында иң ачык, иң сөемле бер сима (чырай) булып күренә» (Вәлиди Җ. Гаяз әфәнде // Вакыт. — 1913. — 5 март).
Әсәрдән әсәргә Г.Исхакыйның теле тагын да шомара, үткенләнә бара. XX гасырның беренче ун елында ул берүзе диярлек матур әдәбиятта проза теленең үсешенә, аның ныгуына, тәмам формалашып җитүенә зур өлеш кертә. Аның «Очрашу, яки Гөлгыйзар» (1902), «Ике йөз елдан соң инкыйраз» (1903), «Теләнче кызы» (1901—1908), «Зиндан» (1906), «Солдат» (1908), «Тормышмы бу?» (1909), соңрак «Мулла бабай» (1910), «Сөннәтче бабай» (1911), «Остазбикә» (1910) һ.б. әсәрләре шуны күрсәтәләр. Драматургия стилен үстерүгә, аны чор таләпләренә җавап бирерлек итеп, үз урынына куюда да Г.Исхакыйның хезмәте зур. «Өч хатын берлә тормыш» (1900) «Ике гыйшык» (1901), «Алдым-бирдем» (1907), «Мөгаллим» (1906), «Кыямәт» (1909), «Җәмгыять» (1909), «Тартышу» (1908), «Зөләйха» (1911) һ.б. драма, комедияләре шул фикерне раслыйлар.
Фатих Әмирхан һәм Галимҗан Ибраһимов әдәбият мәйданына чыкканчы, милли әдәби тел үсеше тарихында, матур әдәбиятның проза һәм драматургия стилен халыкның әдәби сөйләменә нигезләүдә Гаяз Исхакый ифрат зур эшчәнлек күрсәтте. Бу елларда иҗат иткән Риза Фәхретдин («Сәлимә, яки гыйффәт» — 1898, «Әсма, яки гамәл вә җәза» — 1902), Фатих Кәрими («Салих бабайның өйләнүе» — 1897, «Җиһангир мәхдүм…» — 1898, «Морза кызы Фатыйма» — 1901, «Хыялмы, хакыйкатьме?» — 1908), Галиәсгар Камал («Бәхетсез егет» — 1900, «Өч бәдбәхет» — 1900, «Беренче театр» — 1908, «Бүләк өчен» — 1909, «Уйнаш» — 1910 һ.б.) әдәби телне үстерүгә үзләреннән өлеш керттеләр. Әдәби телнең нормалары, жанр һәм стильләре үсешендә вакыт берлегенең, еллар арасындагы эзлекле бәйләнешнең, һичшиксез, зур әһәмияте бар.
XIX гасырда һәм XX гасыр башында татар халкының милләт булып оешуы, шул җирлектә милли әдәби телнең үсеп китүе өчен шартлар өлгереп җитә, татарларда уяну чоры башлана. Г.Исхакыйның иҗат эшчәнлеге дә шул катлаулы күтәрелеш елларында чәчәк ата, ул вакыттагы иҗтимагый хәлләр татар көнкүрешендәге үзгәрешләр белән бәйләнешле рәвештә бара. Эш шунда ки, милли әдәби телнең үсешендә аерым кануннар хәрәкәт итә. Г.Исхакый иҗаты шул кануннарга тәңгәл килә, алар белән тыгыз бәйләнештә үсә. Нәкъ шушында Г.Исхакыйның тел эволюциясе ачык чагыла. Милли әдәби телнең төп закончалыкларыннан берсе — аның халык сөйләү теленә нигезләнүендә, Г.Исхакый әсәрләрендә әдәби телнең шушы юнәлештә үсеш тенденциясе ныгытыла. Ул чорда бу юнәлеш кискен көрәш шартларында бара. Монда төрле агымнар, әдәби телнен төрле төрләре яшәп килгәнлекне истән чыгармаска кирәк: традицион төрки язма әдәби тел, гарәпчелек юнәлеше, төрекчелек агымы һ.б. Вакытлы татар матбугаты туган чорда тел тирәсендәге бәхәсләр тагы да көчәеп китә. 1905 елда Петербургта беренче татар газетасын — «Нур»ны чыгара башлаучы Гатаулла Баязитовның: «Нинди телдә языйк?» — дип чыгуы очраклы хәл түгел иде. «Әлбәттә, Казан телендә бик яхшы, — ди ул. — Ләкин шул Казан теле дип сөйләндеке тел бертөрле түгелдер. Бәгъзесе госманлы теленә мәел итеп, бәгъзесе гарәп вә фарсыны күп катнаштырып язалар» (Мәкәрҗәдә яшь кәнҗ әдипләремез берлән бер сөхбәт // Нур. — 1905. — 4 сан). Бу бәхәстә Г.Исхакый башта ук үзенең юлын дөрес билгеләде, беренче әсәрләрендә үк ул җиңел аңлаешлы татар телен яклап чыкты һәм шуның матур үрнәкләрен бирде. «Мәкаләнең әдәбилеге, — дип дәвам итә ул, — аның ни хакында язылганлыгы һәр укый белә торган кешегә тәмам аңлашырдай итү берлән буладыр. Шуның өчен мин әдәби телне үз телемез димен. Үземез сөйли торган телдә язарга тиеш димен һәм язамын» (Тел // Нур. — 1905. — 5 сан).
Г.Исхакый әдәби телнең нормалары тотрыклы, бөтен халык өчен бердәм һәм уртак булуны яклый. Бу — шулай ук милли әдәби тел үсешендә закончалыклы күренеш. Чөнки нормалар телнең тарихи үсеш процессында барлыкка килгән, бер системага корылган әйтелеш һәм язылыш алымнары. Алар сөйләү теленә генә корылмый. Анда халык тарафыннан үзләшеп киткән борынгы классик төрки тел, китап теле үзенчәлекләре, алынма сүзләр дә очрый. Нормаларда вариантлар төрлелеге дә саклана. Г.Исхакый әсәрләрендә әдәби телнең эчке структур үсеше ачык күзәтелә. Бу сүз ясалу ысулларыңда да, тел категорияләренең ешлыгында да, сүзләрдә яңа мәгънә төсмерләре артуда да күренә. Мәсәлән, һөнәргә яки милеккә ия булу төшенчәсен белдерүче, исем ясаучы кушымчаларның артуы (ачкычы, башчы, сабанчы, сугышчы, халыкчы), тамырдагы мәгънәнең субстантивлашкан нәтиҗәсен белдерүче (киңәшмә, оешма), җыймалык, гомумилек төшенчәсен бирүче (тынычлык, рәхәтсезлек, кешелек, кызыллык), бергәлек төшенчәсен белдерүче (сыйныфташ, юлдаш) кушымчаларның элеккегә караганда күбрәк кулланылуы аларда яңа мәгънә төсмерләре артуы күзәтелә, сыйфатларда да сүз ясагыч кушымчалар арта (ихтыяри, шәхси, гомуми) һ.б. Г.Исхакый әсәрләрендә күзәтелә торган үзгәрешләрнең берсе шунда: аларда язма телдә генә кулланыла торган традицион күренешләр сөйләү телендә киң таралган грамматик формалар белән алмаштырылалар (-ыны//-ын, -ымыз//-ыбыз -дыйн//-дан, сагынамын//сагынам, көләмен/ /көләм, буладыр//була, язадыр//яза, -мыш//-дык//-ган, -гучы//-учы, бармаенча//бармыйча, бармак//бару һ.б.). Инфинитивның -рга, хәл фигыльнең -гач, -ганчы, сыйфат фигыльнең -ачак формалары кагыйдәләшә.
Г.Исхакый яшәгән һәм иҗат иткән чорда әдәби тел белән диалект-шивәләр арасындагы мөнәсәбәт тә ачыкланып җитә. Бу да шул чордагы милли әдәби телнең мөһим үсеш закончалыкларыннан берсе. Г.Исхакый әсәрләренең теле мисалында без әдәби телнең лексик-семантик, фонетик-орфоэпик һәм грамматик яктан кагыйдәләшә баруын һәм кайсы диалектларга нигезләнгәнлеген ачык күрәбез. Монда да диалектара җирлекнең кинәт кенә үсеп китмәгәнлеге, гасырлар дәвамында әзерләнеп килгәнлеге ачыклана. Әдәби телнең нигезендә татар халкының милли үзәге булган Казан тирәсендәге сөйләшләр ята. Биредә урта диалект белән беррәттән, көнбатыш диалектның да (мишәр сөйләменең) билгеле бер урын тотуын әйтеп үтәргә кирәк.
Ниһаять, милли әдәби тел кагыйдәләшү һәм үсү чорында стильләр өлкәсендә дә зур үзгәрешләр барлыкка килә, яңа үсеш тенденцияләре башлана. Стильләрдә функциональ үсеш өстенлек ала. Бу закончалыклы күренеш Г.Исхакый әсәрләрендә киң чагылыш таба. Аеруча ул милли әдәби телнең нәфис стилен үстерүдә зур өлеш кертә. Әдәби телдә барган үсеш элекке өч стиль кысаларына гына сыеп бетә алмый. Телдәге киң нормаларга нигезләнеп, функциональ стильләр үсеп чыга. Г.Исхакый проза телен камилләштерү юнәлешендә эшли. «Бер тоткарның саташуы» (1913), «Ул икеләнә иде» (1914), «Кәҗүл читек» (1916), «Ул әле өйләнмәгән иде» (1918), чит илләрдә язылган «Өйгә таба» (1938), «Көз» (1938), «Тәүбәкәр кадын» (1948) кебек әсәрләрендә моны ачык күрергә була. Бер үк вакытта ул драма әсәрләренең телен яхшырту өлкәсендә дә эшен дәвам иттерә («Мөгаллимә» — 1914, «Тартышу» — 1917, «Юлсызлар» — 1917). Чит илдә иҗат ителгән «Җан Баевич» (1934), «Дулкын эчендә» (1937), «Хәят юлында» (1946), «Олуг Мөхәммәд» (1947) исемле драма һәм комедияләре моңа ачык мисал булып торалар.
XX гасыр башында халык теленә нигезләнгән әдәби телнең киң кулланылышка керүе матур әдәбиятның жанр һәм стиль ягыннан баюына да китерде. Г.Исхакыйның проза һәм драматургия стильләрен камилләштерүгә, яхшыртуга керткән өлеше бик зур. Болар белән беррәттән язучының иҗтимагый-публицистик стильне үстерүдәге эшчәнлеге дә аерым игътибарга лаек.
(Чыганак: Хаков В. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003)

Комментарий язарга


*