ТАТ РУС ENG

Р. ШӘЙМӘРДАНОВ, Ә.ХУҖИӘХМӘТОВ Әхмәтһади (Һади) Максуди (1868-1941)

Күренекле педагог, фәлсәфәче, журналист. Хәзерге Биектау районына кергән Ташсу авылында туа. Һади Максудиның белем юлы мәдрәсәдән башлана. Аннан Казандагы мөгаллимнәр мәктәбендә укып, аның дипломына ия була. Ул Казан университетының педагогика һәм юридик факультетларында ирекле тыңлаучы буларак та гыйлем эсти.
1889 елда Һади Максуди беренче стена җәдвалы төзеп нәшер итә. 1906 елда беренче татар китаплары китапханәсе оештырып, 1923 елга кадәр аның мөдире булып тора. 1906 елның гыйнвар аеннан Казанда «Йолдыз» гәҗите чыга башлый. Аның да мөхәррире һәм нәшире Һади Максуди була.
Һади Максудиның милләтебезгә хезмәт итүгә багышланган эшчәнлегенең төп этаплары — гомеренең соңгы көннәренә кадәр дәвам иткәне — татар мәгарифе өлкәсендәге эшчәнлеге. Ул бу эшчәнлеген татар әлифбасы камилләштерүдән башлый һәм яңа әлифба төзи, мәктәп-мәдрәсәләрдә яңача укыту ысулнамәсен төзи һәм шулар нигезендә күп төрле дәреслекләр, кулланмалар яза. Татар, гарәп телләре, тарих, география фәннәрен укыта.

(Чыганак: Шәймәрданов Р.Х., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар мәгарифе тарихы: Казан: Школа, 2009. – 344 б.).


 

Комментарий язарга


*