ТАТ РУС ENG

Розалина НУРУЛЛИНА Беренчеләрнең берсе: Һади Максуди

Һади Максуди 1868 елның 26 сентябрендә Ташсу авылы (Зеленодольск районы) мулласы Низаметдин хәзрәт Максудов гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Тирән чокыр булып сузылган ерганакның ике ягына утырган бу кечкенә генә авылның суы бик шифалы булгангамы (Ташсу суы, сәйлүн чәй — менә дөнья рәхәте, дигән гыйбарәләр тирә-күрше авылларда тикмәгә генә әйтелмидер), Максудовлар нәселеннән эреле-ваклы бик күп милләт хадимнәре чыккан. Шуларның иң күренеклеләре — Әхмәтһади һәм Садретдин Максудилар.

Садри Максуди исеме укучыларга шактый таныш, хәзер аның турында газета-журналлар еш язалар. Ә менә Һади Максудиның милләт алдындагы хезмәтен тиешенчә тәкъдир итү әле юк диярлек. Хәер, мәдәниятебездә һәм мәгърифәтебездә мираслары моңарчы файдаланылмаган яки бары тик кире билге белән генә искә алынып килгән зур-зур шәхесләр бер ул гына түгел. Аларны барлап, заман җилләре кундырган керләрдән арындыру 5-6 ел эчендә генә башкарыла да алмый.

Биредә педагог, философ, журналист Һади Максудиның тууына 125 ел тулу уңае белән аның тормышына күз салу, эшләгән эшләрен һимая итү шул юлда бәләкәй генә бер мыскал булыр дип беләм.

Заман кереннән арындыру Һади Максуди өчен аеруча мөһим. Чөнки аның исеме моңарчы, үзгәртеп кору башланганчы, гел кире билге белән генә искә алынды. Ә менә аның чын хезмәте, төп хезмәте — мәгариф, фәлсәфә һәм, гомумән, мәдәният өлкәсендәге эшләре әле файдаланылмый яткан хәзинәләрдән. Кечкенәсеннән генә башлыйк әле: үзеннән 10 яшькә яшрәк энесе Садретдинның дөньякүләм атаклы җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе булып җитешүендә Һади Максудиның, һичшиксез, өлеше зур. Чөнки аның Парижда, Сорбонна университетында укуын матди тәэмин итүче кеше Һади. Шуның өчен генә дә ул милләтнең рәхмәтенә лаек. Әмма анын үзенең мирасы иҗтимагый әһәмиятле, гаилә кысаларына гына сыярлык түгел. Ул энесе Садрига гына түгел, гомумән, үзеннән соң килә торган буынга билгеле бер дәрәҗәдә остаз.

Төпләбрәк уйлап карасаң, Һади Максуди эшчәнлегенең беренче чоры 1905-1907 елгы революция елларында күтәрелеп, гайрәтле бер хәрәкәт тәшкил иткән Гаязлар, Тукай, Әмирханнардан алда килгән, аларга юл ярган беренче буын мәгърифәтчеләре казанышының әһәмиятле бер өлеше булып тора. Чөнки мәдәният һәм мәгърифәт тарихы турында сүз барганда, аның исеме янына «беренче булып» дигән сүзләрне шактый еш куярга туры килә. Ул беренче булып татар теле дәреслекләре язган кеше; беренче булып уку китабы (книга для чтения), хәзергечә әйтсәк, хрестоматия чыгарган; Әхмәтһади Максуди беренче аңлатмалы сүзлек төзегән кеше. Рус телен өйрәнүче татар балаларына атап эшләнгән бик үзенчәлекле сүзлек ул. Автор рус сүзен тәрҗемә итү белән генә чикләнми, аңа татарча тулы аңлатма бирә. Хәзер татар телен өйрәнүче русларга сүзлек төзегәндә аны үрнәк итеп алырга мөмкин. 1889 елда татарча беренче стена календаре (отрывной календарь) эшләп бастыручы да Һади Максуди. 1906 елда беренче татар китапларың китапханәсен оештырып, 1923 елга кадәр аның мөдире булып торучы да ул. Гарәп, татар, француз, рус телләрен үзлекләреннән өйрәнүчеләргә кулланма әсбаплар язып дөньяга чыгаручы шулай ук Әхмәтһади Максуди.

Шушы фактлардан соң түбәндәге нәтиҗәне ясау урынлы булыр кебек: Гаязлар, Тукайлар кормасыннан 20 яшькә өлкәнрәк бу эшлекле, Шиһап Мәрҗәниләр эстафетасын дәвам итәрәк, ул буын яшьләрнең мәгънәви һәм җисмәни хәлфәләреннән берсе, дисәк, һич тә арттыру булмас. Мәсәлән, Гаяз Исхакый мәдрәсәләрнең берсендә Һади Максудидан укыган. XX гасырның беренче дистә елларында ургылып өскә калыккан татар иҗтимагый фикере, мәгарифе, әдәбияты нәкъ менә Һадилар буынының беренче карашка күзгә бәрелеп тормаган, ләкин аң үсешен һаман алга этәреп барган хезмәте белән өелгән баскычка таянып күтәрелгән.

Шушындый зур эшләр башкарыр өчен Һади Максудиның тәрбиясе һәм хәзерлеге җитенке. Низаметдин хәзрәт өендә дин-динаять, уку-укыту, мәгърифәтнең торышы турында барган сүз-бәхәсләрне тыңлап үскән Әхмәтһади 13 яшеннән шәкертләр тәрбиясе турында уйлана башлаган. Уйланып кына калмаган, ныклап әзерләнгән. Мәдрәсәнең башлангыч сыйныфларын туган авылында әтисе җитәкчелегендә үткәч, үзлегеннән даими шөгыльләнгән, урта белем алган. Казан университетында ирекле тыңлаучы сыйфатында белемен күтәргән, һәм, гомумән, Әхмәтһади Максуди гомере буе гыйлем өсти, тарих, әдәбият, фәлсәфә өлкәсендәге яңалыклар белән танышып бара. Мәсәлән, аның китапханәсендә бүгенгә кадәр сакланып калганнарыннан гына да «Новый Восток», «Теория словесности», «Новое в химии», «Зарождение и развитие организмов» кебек басмалар саклана. Алты телне: татар, рус, гарәп, фарсы, француз, немец телләрен белүе аңа гыйлемен камилләштерүдә нык ярдәм иткән. Ул әле хәтта XX гасыр башындагы мода буенча эсперанто телен дә өйрәнгән.

Хезмәт юлына укытучы буларак 1890 елда баса. Укытучылык — аның гомерлек шөгыле. Төрле мәдрәсәләрдә татар теле, гарәп теле, тарих, география кебек фәннәрдән дәрес биргән. Совет власте елларында да ул укытучылык эшен ташламый. Соңгы урыны — Казан Көнчыгыш педагогия институты. Анда ул гарәп теле дәресләрен алып барган.

Максудиның дәреслекләр язганын һәм бастырып чыгарганын әйткән идек инде. Аның кайсыбер дәреслекләренең 32 басмасы бар, шуларның икесе совет чорына туры килә. Тиражы миллионнан артып киткән.

Утызынчы елларның урталарына кадәр Һади Максудига ижади хезмәт белән яшәргә мөмкинлек булган. Хәтта Левадиядәге зур булмаган җире дә үз карамагында калдырылган.

Шулай итеп, Һади Максуди, 40 еллап педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнгән кеше, үзенең практик һәм теоретик хезмәте белән ул өлкәгә сизелерлек өлеш керткән галим-укытучы. Әмма хәзергә кадәр «Һади Максуди — педагог» дигән хезмәт язылмаган.

Әхмәтһади Максудиның гомере буе шөгыльләнгән икенче өлкәсе — фәлсәфә, философия. 1902 елда ук Петербургта гарәп телендә «Мизанел әфкяр» («Фикерләү фәлсәфәсе) исемле китап чыгарган. Фәлсәфә, бигрәк тә аның мантыйк (логика) өлеше, ул заман татар зыялылары мәгърифәтендә зур урын тоткан. Мәдрәсәдә мантыйк укытылган, шәкертләр арасында да һәм соңыннан мулла булып җитешкәч тә мәҗлесләрдә ислам дине кануннары, Коръән хәдисләрен аңлау һәм аңлату турында мантыйкый бәхәсләр гадәти күренеш. Андый бәхәсләрдә өстен чыгу үзенә күрә дәрәҗә саналган. Шуңа күрә Һади Максуди өчен дә бу очраклы кызыксыну түгел. Ул гомеренең ахырына кадәр бу фән белән кызыксынган гына түгел, бәлки шәхес культы шартларында эзәрлекләнү елларында ул аның өчен рухи сыену урыны булган. Гомеренең ахырына кадәр ул фәлсәфә китабы өстендә эшләгән. «Квинтэссенция Восточной философии. Восточная логика» исемле 135 бүлектән торган китап язган. СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгыш бүлегенә биргән 1935 ел, 28 ноябрь тарихлы гаризасында 30 табаклы (320 бит) хезмәтен тәмамлавы турында белдерә. Аның кулъязмасы хәзер дә әле кызы Баһрамия ханымда саклана.

Димәк, шөгыленең икенче юнәлешендә дә ул игътибарга лаеклы нәтиҗәләргә ирешкән. Ләкин «Һади Максуди — философ» дигән хезмәт шулай ук язылмаган.

Инде татар әдәбияты һәм мәдәниятенең совет чорында язылган тарихында Һади Максуди исемен гел кире билге белән генә искә алынуына, аның эшчәнлегенең югарыда укучыларга тәкъдим ителгән юнәлешләрен күрмәүгә төп сәбәп булган шөгыленә — журналистлык эшчәнлегенә тукталыйк.

1906 елның гыйнварында Казанда икенче гәзитә булып «Йолдыз» чыга башлый. Аның нәшире һәм мөхәррире — Һади Максуди. 1906 елда чыга башлап, 1918 елга кадәр, Совет хөкүмәтенең карары белән буржуаз гәзитәләр туктатылганга кадәр дәвам иткән басма татарда икәү генә: «Йолдыз» һәм «Вакыт». «Вакыт»ның артында алтын чыгаручы бай Рәмиевләр тора, ә «Йолдыз» Һади Максудиның үз хезмәте белән табылган акчага тәэмин ителә. Нәкъ менә шушы «Йолдыз» Һади Максудиның исемен карага буяуга бер сәбәп булып тора.

Дөрес, хәзергә кадәр «Йолдыз»ның аерым басма буларак өйрәнелгәне, аның эчтәлеге, юнәлеше, кыйбласы фәнни гаделлек һәм битарафлык белән тикшерелгәне юк.

«Йолдыз»га кара мөһер сугылуның хикмәте шунда, ул 1905-1907 еллардагы иҗтимагый сәяси шартларда өлкәннәр, либераллар ягында — Гаязлар, Тукайлар, Әмирханнарга каршы якта тора. Ул елларда барган кискен көрәштә әлеге талантлы яшьләр үзләренең оппонентларына үтергеч сатира уклары җибәргәннәр. Гаяз Исхакыйның 1916 елда, «Йолдыз»ның юбилее уңае белән язылган ачы сүзләре хәзерге укучыларга моңа кадәр мәгълүм булмаса да, Тукайның аңа кире мөнәсәбәте, әлбәттә, әдәбияттан аз гына хәбәре булган һәркемгә таныш. Һади Максудиның журналистлык эшчәнлегенә гел кире бәя генә бирелүдә аның үзенең дә гаебе бар. «Йолдыз»ның беренче санындагы программ мәкаләсендә ул «…бу еллар кеби мәсләкләр чуалган бер заманда бер мәсләкне билгеләп куюда гөманча бераз мөшкеллек бар», — дип яза. Менә шушы сүзләрдән чыгып аны гомере буе «мәсләксез»лектә гаеплиләр.

Хәлбуки, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихын, XX йөз башындагы иҗтимагый фикер һәм, гомумән, мәдәният тарихын өйрәнүчеләр «Йолдыз»га мөрәжәгать итмичә калмый. Чагыштырмача озын гомерле булуы белән, аның битләрендә заманының барлык күренекле әдипләре, шул исәптән Габдулла Тукай белән Фатих Әмирхан да, катнашулары белән, анда күренекле язучы һәм демократ Галиәсгар Камалның җаваплы сәркатип сыйфатында эшләве белән гаять әһәмиятле тарихи чыганак булып тора.

Мәсләксезлек мәсьәләсенә килгәндә дә, Г. Камалның анда басылган фельетоннарын гына искә төшерсәк тә, гәзитәгә яңача карарга, аны гаделлек белән бәяләргә кирәк, дигән фикер туа. Димәк, Әхмәтһади Максуди турында өченче китап — «Һади Максуди — журналист» дигән китап — үзенең авторын көтеп тора.

Биредә әле аның ислам динен аңлату, аның гореф-гадәтләрен, намаз нигезләрен тәфсилләү юнәлешендәге эшләре турында сүз әйтелмәде. Мөмкинчелек чыгу белән, аның әлеге китапларының мәчет тарафыннан яңадан чыгарылуы аларның мәгънәсе һәм әһәмияте турында сөйли булса кирәк.

Шушы кыска гына мәкаләдә китерелгән фактлар да Һади Максудиның тормышы һәм иҗатының, халкыбызга күрсәткән зур хезмәтенең хөрмәткә лаек икәнен бер дәрәҗәдә дәлилләсә кирәк.



«Ватаным Татарстан», 1998 ел, 1 окт.


(Чыганак: Нуруллина Р.М. Тарих яза каләмем… — Казан: Казан дәүләт университеты, 2009. — 336 б.).


 

Комментарий язарга


*