ТАТ РУС ENG

Фоат ГАЛИМУЛЛИН Олы гомер йомгагы

Мәҗит Гафури — XX йөз әдәбиятыбызны үстерүгә зур өлеш керткән каләмдәшләребезнең иң күренеклеләреннән. Ул — Г. Тукай, Г. Исхакый, С. Рәмиев, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Г. Камал, С. Сүнчәләй, Н. Думави, Ш. Камал, М. Укмасый кебек затлы зыялыларыбыз белән бер чорда яшәп, шул заманның рухы белән сугарылып, әлеге елларның бөтен катлаулылыгын сизгер күңеле аша үткәреп иҗат иткән шәхес. Шуңа күрә аның каләме беркайчан да халык мәнфәгатьләреннән аерылмады.
Бер адым алга басам да
Әйләнәм мин артыма,
Кайда басканнар икән дип,
Күз саламын халкыма.
Халык дигәндә ул, әлбәттә, иң әүвәл хезмәт белән көн күрүче, тормыш итү рәвеше белән гади кешеләрне күздә тотты. Алар аңа якын, үз иде. «Гөлләр бакчасында» шигырендә ул моны ачык итеп әйтеп бирде. Сафлык, гүзәллек билгесе булган чәчәкләрне өзеп, түшләренә кадарга барыннан да элек хезмәт кешеләре хаклы дип раслады ул.
Кемнәр эшли, кемнәр җирләр казый,
Кемнәр безгә сулар сибәләр,
Кемнәр чәчкә кебек саф күңелле –
Алар безгә дуслар…— диделәр.
Димәк, матурлыкка ия булырга телисең икән, син аны үзең тудырышырга тиеш. Шундый кеше үзе дә рухы белән матур була. М. Гафуриның, шәхес һәм каләм әһеле буларак, төп идеалларыннан берсе шул иде. Моңа гаҗәпләнергә кирәкме икән? Авыл хәлфәсе гаиләсендә туып үскән Мәҗит үзе дә тормышның ачысын-төчесен аз татымый. Уфа губернасы, Стәрлетамак өязе Җилем-Каран авылында үткән балачак еллары турында ул болай дип искә ала: «Ул вакытларда безнең гаилә тормышы бик авыр һәм өс-башларыбыз сәләмә булуын әле дә хәтеремдә саклыйм. Безнең өйдә арыш икмәге бик кадерле санала, чәй урынына күп вакыт юкә чәчәге яки мәтрүшкә эчелә, җәй көннәре итле аш урынына арыш чумары салган балтырган үрәсе ашала, аның да катыгы иркен тормышлы күршеләрдән алынган була иде». Авылда торып, сыер асрарлык хәле дә булмау — гади хәлфә өчен гадәти хәл. Чөнки патша хакимияте татарларны укыту, алар өчен мәктәпләр тотуга чыгымны кызгана. Китап кадерен, уку-язуның мөһимлеген аңлаган халкыбыз хәлфәләрне үз исәбенә тота. Мәҗитнең әтисе Нургани дә әнә шундый хәлфәләрнең берсе иде.
Шунысы әһәмиятле: кечкенәдән өйдә китап, каләм, гәзит, журнал күреп тәрбияләнгән Мәҗит белем эстәүне үзенең төп максатларыннан берсе итеп куя. Ун-унбер яшьләрдә, әти-әнисеннән калып, үзбаш көн күрергә мәҗбүр булган үсмер Троицкида Зәйнулла ишан мәдрәсәсендә укыганда җәйге айларда урак урып, торф чыгарып, рудникларда эшләп, казак авылларында балалар укытып бераз матди ягын рәтли. Иң әүвәл язган әсәренең «Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек» дип аталуы да юкка түгелдер. Нигә шулай? Сәбәп нәрсәдә? Һәммәсен дә гади схема буенча гына аңлатып булмый. Халыкның төп массасының фәкыйрь дәрәҗәдә тереклек итүенең нигез сәбәбе дә юк түгел. Патша Россиясендәге законнар байны баетуга, ярлыны тагын да хәерчеләндерүгә корылган иде. Көн саен шушы хәлнең шаһиты булган М. Гафури алар хакында язмый кала алмады. М. Горький да, М. Гафури да, теләсәләр, кайбер башка каләм осталары кебек, гүзәл мәхәббәт, хозур табигать хакында лирик әсәрләр дә иҗат итә алган булырлар иде. Ләкин туган халкының күпчелеге ачлык-ялангачлыктан иңрәгәндә гүзәл лирика икенче планга күчә икән шул. М. Гафури, үзенең чордашлары Г. Исхакый, Г. Тукайлар кебек үк, нәкъ менә тормышны реалистик итеп, ягъни чынбарлыктагыча сурәтләү юлыннан китә.
Озак тормай зоһур итсен дәхи дә хак,
Ходаен әсарәттән кыйлсын ерак.
Безнең татар, үгәй бала булган өчен,
Хөррияткә башкалардан мохтаҗрак,— дип яза.
Башта ул мәгърифәтчелек карашларыннан чыгып эш итә. «Вә иннә мин эш шигъри ди хикмәти» («Дөрестән дә, шигырьдә хикмәт бар»), «Себер тимер юлы», «Гыйлем», «Яшь гомерем», «Безнең иске мәдрәсәдә яткан чаклар» кебек дидактик рухтагы әсәрләр — моңа дәлил. Кыен хәл-әхвәлләрдән белеем алу, мәгърифәтле, һөнәрле булу юлы белән чыгу мөмкинлеген расларга тели. Сүз дә юк, бу нәрсәләр XX гасыр татар тормышы өчен актуаль иде. Сүз тагын да шул патша хакимияте урнаштырган тәртипләргә барып тоташа. Татар шәкерте дөньяви белем ала алмады. Аны мулла булу өчен генә укыттылар. Ә мулла патша хакимиятен ныгытуга хезмәт итүче бер институт та иде. Татар яшьләренә нигездә дөньяви белем бирүче уку йортлары ябык булды. Г. Исхакыйның «Шәкерт илә студент» хикәясе юкка гына язылмаган. Мондый чагыштыруларны без М. Гафуриның үзендә дә очратабыз. Ләкин халык массаларының тормыш хәлен җиңеләйтү, аларның тәрәккыятенә юл ачу өчен, илдәге тәртипләрне демократияләштерергә кирәк иде. Моны тоткарлаучы төп фактор бернинди чикләүләрсез хакимияткә ия булган патшаның хокукларын тарайту, билгеле бер кысаларга кертү, парламентаризмның ролен үстерү иде. Шушы акыллы таләп хакимият ләззәтеннән йокымсыраган эреле-ваклы түрәләрнең саңгырау колакларына ишетелмәде, күрә карау күзләренә күренмәде. Нәтиҗәдә демократик таләпләргә нигезләнгән шигарьләр сыйнфый көрәшкә китереп чыгарды. Әлбәттә инде мондый хәл әдәбиятта, сәнгатьтә дә чагылыш тапты. Шул исәптән М. Гафури да үзенең төп байрагы итеп сыйнфый көрәшне алды.
Ул гына түгел, башта милли азатлык өчен көрәшкә өстенлек биргән Гаяз Исхакый да сыйнфый көрәш идеясен яклауга килде. Чөнки аңлады: патша Россиясе шартларында татар халкына ирекне турыдан-туры милли азатлык көрәше белән генә алып булмый иде.
Мин боларны ни өчен әйтәм? Хәзер юк-юкта Россиядә сыйнфый көрәш, социаль инкыйлаб ясалма юл белән, большевиклар тарафыннан уйлап чыгарылган нәрсә генә дип аңлатмакчы булалар. Моны уйларга, төпченергә иренгән яки тенденциоз карашлы кешеләр эшли. Юк, тормышта бернәрсә дә сәбәпсез-нисез, юкка гына килеп чыкмый. Күз алдына китерегез: революциягә кадәрге шартларда татар халкы турыдан-туры милли азатлык өчен көрәш башлады, ди. Аны нәрсә көтә? Патша Россиясенең бөтен көче бу хәрәкәтне бастыруга тупланыр иде, безне, «баш күтәрүче», гололобыйлар яки башка шундый бер исем белән атап, тәмам туздырып бетерерләр иде. Ә сыйнфый көрәш нәтиҗәсендә без автономияле генә булса да дәүләтчелегебезне кайтара алдык. Дөресен әйткәндә, совет хакимияте елларында, шул автономия хокукларын файдаланып, татар халкының шактый гына үсешен тәэмин итүгә ирештек. Менә ни өчен М. Гафури кебек ортодоксаль шагыйрьләребезгә дә объектив бәя бирә белергә, яңа шартлардагы, әле билгеле бер рәвешкә кереп бетмәгән карашларга таянып, мондый олы шәхесләребезне онытылуга дучар итәргә яки аларның гамәлләрен ялгыш бәяләргә ярамый. Үз вакытында хәтта Г. Ибраһимов та 1913 елда язылган «Татар шагыйрьләре» дигән хезмәтендә мондыйрак фикер әйтә: «Шагыйрь халкы, әгәр дә ул чын мәгънәсе илә шагыйрь булса, бу җирдәге вак, гади тормыш илә канәгатьләнә алмый. Аны хыялы әллә кая, ерак, югары һәм хыялый гамәлгә алып китә». Әмма иҗатында шул ук Г. Ибраһимов гади тормыштан аерылып китә алмады. М. Гафуриның иҗатын менә шушы яктылыкта карасак кына дөрес бәяләрбез.
Дөрес, аңарда да, маңгай күзе белән генә күреп, күңел күзен эшкә җикмәү кебек очраклар да булмады түгел. Юкса «Берегез анда, берегез монда» шигыре язылыр идемени? Әле Г. Ибраһимовның 1924 елда «Кара маяклар, яки Ак әдәбиятлар» дигән хезмәт язуын күпмедер аңларга мөмкин. М. Гафури исә шушы ук темага, ягъни революция шаукымыннан чит илгә качарга мәҗбүр булган олы шәхесләребез турында инде 1934 елда яза.
«Совет тиздән бетә, өч-дүрт айдан
Кайтабыз» дип киткән идегез.
Унбиш еллар үтеп китте,
Күренми дә сезнең йөзегез…
Биредә, әлбәттә, сүз Г. Исхакый, Ф. Туктаров, Й. Акчура һәм башкалар турында бара. Кайчан-кайчан, инде әлеге әсәр язылган 1934 елда илдә Сталин ясаган түнтәрелешнең барыннан да элек төрки халыкларга каршы юнәлгән булуын аңларга сәбәпләр җитәрлек иде. Каләм әһеле бервакытта да нинди дә булса әзер догмаларга, ягъни катып калган ышануларга мөкиббән китәргә тиеш түгел. Аның аңы әзер калыпларга буйсынса, иҗат бетә дигән сүз. Тормыш хәрәкәттән тора, шул хәрәкәтнең көндәлек асылын аңлау иҗат кешесен ялгыштырмый.
М. Гафури бер үк вакытта көчле прозаик та иде. Шигырь белән чәчмә әсәр аның иҗатының буеннан-буена бергә үрелеп барды. Шулай да прозаик булып танылуы егерменче елларга туры килә. «Кара йөзләр», «Шагыйрьнең алтын приискасында», «Тормыш баскычлары» повестьлары әдәбиятыбызның күренекле сәхифәләрен тәшкил итәләр. Н. Исәнбәт, «Кара йөзләр» повестенда бәян ителгәннәргә нигезләнеп, «Миркәй белән Айсылу» фаҗигасен язды, әсәр күп еллар буена театр репертуарыннан төшмәде. Повесть, социаль-психологик әсәр буларак, бүген дә укучыларның, әдәбият белгечләренең игътибарын җәлеп итә. «Шагыйрьнең алтын приискасында» повесте шәкерт егетнең олы шагыйребез Закир Рәмиев — Дәрдемәнднең шәхесен ничек кабул итүе җәһәтеннән кызыклы. Эшчеләрнең тормышы белән байларның хәл-әхвәле контраст куеп сурәтләнгән бу әсәрдән башкача хөкем көтү бу очракта табигый дә булмас иде. Әмма Дәрдемәнд шәхесенә, аның милләтебезгә кылган хезмәтләренә гадел бәя биргәндә, М. Гафуриның берьяклы гына эш итүе ачык күренеп тора.
М.Гафури бездә беренче опера либреттосы тудыручыларның берсе буларак та тиешенчә тәкъдир ителергә тиеш. «Эшче» либреттосына Газиз Әлмөхәммәтов, Солтан Габәши, Василий Виноградовлар тарафыннан музыка язылды һәм сәхнәгә куелды.
Без М. Гафурины үзенең туган татар халкына, аның теленә олы ихтирам күрсәткәне өчен дә югары бәялибез.
Йә татар! Вакыт йитте кузгалырга.
Мәгариф шәмгыданын кулга алырга;
Тәфәккерсез, гафил булып карап ятмый,
Вакыт йитте гыйлем, һөнәр кулланырга! —
дип мөрәҗәгать итә ул халкына. Шул ук вакытта татарның психологиясендә җитди үзгәрешләр барлыкка килүне тели. Бу хәлнең сәбәпләрен дә төгәл ачып бирә:
Ничә йөз ел изелгәнгә татар юаш,
Без татарның юашлыгы дөньяга фаш.
Зур эшләргә батырчылык итә алмас
Әүвәледән курка-курка өйрәнгән баш.
Татарны үз улына хас кыюлык белән тәнкыйть итүче дә М. Гафури:
Татарда «милләт, милләт!» диюче бар,
Вәләкин күбебездә юк икътидар (Икътидар — көч, куәт.).
Бака кебек коры телдән «бак-бак» итеп,
Хур кылмаек үзебезне, кил, зинһар!..
М.Гафурича, милләт, милләт дию әйбәт, ләкин шул милләт өчен аз гына булса да файдалы гамәл кылу күпкә кирәгрәк, әһәмиятлерәк.
Гафури, сән онытма милләтеңне,
Сарыф ит ушбу юлда һиммәтеңне.
Дәвам ит, ушбу юлда күп чалышкыл,
Белер әрбабе һиммәт кыйммәтеңне.
Татарның зилләтен күр һәм намусын әйт,
Димә зилләт үзеңнең зилләтеңне.
Шушылай ихлас күңелдән туган халкының хәле хакында борчылып иҗат иткән шагыйребезне аның 120 еллык бәйрәмендә хөрмәт белән тәкъдир итү — безнең намус эшебез. Мәҗит Гафури бай әдәби мирас калдырды, аның халкыбыз һәм әдәбиятыбыз тәрәккыятендәге өлеше зур. Ул үзе бу турыда болай дигән иде:
Җыеп караганда, алай бик зур
Төсле түгел гомерем йомгагы.
Сүтеп караганда, чак күренә
Аның бер ягыннан бер ягы.
Һәркемгә дә шундый йомгак калдырырга насыйп булса иде әле.

2000 ел

 (Чыганак: Галимуллин Ф. Эзләнү вакыты. – Казан: Мәгариф, 2005).


Комментарий язарга


*