ТАТ РУС ENG LAT
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Мәҗит ГАФУРИ Тукай Уфада

I


Г. Тукайның Уфага килгәнен ишетү белән «Сабах» көтепханәсенә бардым. Бу вакыт 1912 елның язы иде.
Мин барганда Тукай « Сабах» ның артындагы бер дә рәткә салынмаган бүлмәдә, әрҗәләрдән җыелып укмаштырылган сәке сыман бер нәрсә өстендә ята иде.
Тукайның өст-башы карайган, сәфәр мәшәкатене күреп бигрәк тә йончыган иде Сөйләгән сүзләребездән аның сәфәре, кымыз эчәр өчен Троицкига баруы, Казан вә яшьләре хакында булды.
 Тукай, юлда бик йончыганлыгын, Казаннан ничек булса да иртәрәк китәргә теләгәнен, кымыз вакыты җиткәнче Уфада, юлда үткәрүен сөйләп: «Юлда бик күңелсез иде. Уфага килеп, саф һавасын иснәп хәл җыйгач, үземне күтәренке сизә башладым», — диде. Тукайның яткан җире гадәттән тыш эссе, бик тиз тәэсир итә торган сурәттә бөркү иде.
Бүлмәдә байтак утырдык. Кергән-киткән булмады. Бары Х.Зәбири* бәгъзән эштән бушаган вакытыңда кереп, төрле сүзләр әйтеп, көлдереп чыга иде.
Тукай бәгъзән берәр генә мисрагълы шигырь яки Коръәннән берәр аять укып куя иде.
Бераз утырганнан соң чыгып йөрергә карар бирдек Чыгар алдыннан ниндидер бер дару эчеп:
—    Бер файдасы да булмаса да, моны эчәргә туры килә. – диде.
—    Кайда барырга телисез? Теләсәңез, ат белән берәр җиргә барыйк. – дидем.
—    Уфа урамында бу  извозчиклар белән йөрсәң, эчәгеләрең калмас. Вокзалдан менгәнче дә үлә яздым. Җәяү генә бераз йөрик. — диде.
Безнең төбәп бара торган җиремез булмаганга күрә һәм минем Тукайны шатландырасым, үзе теләгән эшләрен эшләттерәсем килгәнгә:
—    Кайда барамыз?.. — дидем.
—    Кайда барырга, берәр җиргә кереп утырырга кирәк, ләкин бик шәп урын
булмасын, безнең Казанда шундый муаффәкъ урыннар була торган иде,- диде.
Ниһаять, бик гади генә бер җиргә кереп утырдык. Ләкин безнең монда эш пешмәде. Бездән ерак түгел бер өстәлдә утырган ике татардан Тукай никтер шомланды.
— Болар тикмәс кешеләр булмаска кирәк, караулары шуны белдерә, моннан китәек, — диде. Мин Уфада, Казандагы кебек, татарларның кеше тикшермәүләрен сөйләсәм дә, канәгать хасил иттерә алмадым.
Ниһаять, «Сабах»ка кайтып киттек. Безнең беренче көн шулай үтте. Кичке салкыннан куркып, Тукай чыгып йөрмәс булгач, мин кайтып киттем.
Икенче көн, ничек тә вакытны күңелле уздырыр өчен, Тукайны резиновый ходлы арбага утыртып, бик иркенләп йөрисе килә иде. Мин ат табарга вәгъдә иткән идем. Ләкин бу эш тә булмады. Бер-ике кешегә мөрәҗәгать  итеп карасам да эш чыгара алмадым.
Тукай бүген кичәгедән кәефле иде. Уфаның һавасы килешкәнен, кәефе төзәлгән сыман булуын сөйләде. Тагы да йөрергә чыктык. Фәкать безнең шул барыр җир булмау гына бераз изә иде.
Тукай гаилә тормышын артык ук сөймәгәнгә, аны гаилә эченә алып барырга теләү бушка китәчәк булганга, ул якны әйтеп тормадым.
Без, язгы кояш астында бераз йөреп, берәр җиргә кереп утырырга карар бирдек. Без бүген матуррак берәр җиргә керергә муаффәкъ булдык. Кояшка каршы булган бу залны Тукай үзе дә яратты. Без инде монда бик иркенләп утырмакчы булдык. Эшләр Тукай теләгән рәвештә бик шәп китте.
Бик кәефле утырган вакытта, Тукай бизгәк тоткан кебек калтырана башлады. Аның шундый вакытта йота торган порошогы «Сабах»та калганга күрә, ул даруны җибәртеп алдырырга туры килде. Шул даруны эчкәннән соң, Тукайның калтыравы басылып, бераз кәефе төзәлде.
Баштарак Тукай да, мин дә сүз таба алмаган кебек, бер-беремезнең күземезгә карашып, тик тора идек. Бара торгач, безнең мәҗлес бик күңелле булып китте. Күбрәге сүзләремез шигырь вә шагыйрьләр. Казан һәм  мохитымыз хакында иде. Тукай Казандагы тормышыннан ялкыганын, шул сәбәпле, кымызга иртәрәк булса да, Казаннан китәргә ашыкканын сөйләде.
Тукайның хәссас (сизгер)  күңеленнән чыккан бик гади генә сүзләре, аның бу дөньядан һәм дә үзенең мохитыннан разый булмавы миңа яхшы ук зур тәэсир бирде. Бу вакытта безнең икемезнең дә күзләремездә ихтыярсыз атылып чыккан күз яшьләре ялтырый иде.
Тукайның рухы күтәрелде. Үзенең Петербургка чакырылганын, анда барып кайтырга теләгәнен сөйләде. Тукайга Казаннан тугьры Петербургка уңганрак булганын, Уфага килеп, кире Петербургка китү бераз рәтсез икәнен белсәм дә, аның теләгенә каршы бер сүз әйтүне теләмәдем.
Аның бу яңлыш планында аерым бер шигърият булганга күрә, Тукайның Петербургка китүе кызык сыман тоела иде.
Безнең иртә башланган мәҗлес тәмам булган вакытта, кояш баеган иде.
Тукай, «Сабах»ка кайту белән, Петербургка баруыннан хәбәр биреп телеграмм сукты. Шул карары буенча, Тукай Уфадан Петербургка сәфәр итте.

II


Тукай, Петербургтагы сәфәрендә унбиш көн чамасы йөреп, апрельнең унсигезләрендә тәкрар Уфага кайтты.
Тукай бу сәфәреннән гаять йончып килгән иде.
Ул, бичара, Петербургта бер дә үзе өмид иткән күңел рәхәтлекләренә очрый алмаган. Үзенең тәгъбире белән әйткәндә, бу сәфәре — хәерсез сәфәр булган. Юл йөреп, ниһаять дәрәҗәдә ватылган. Үзендә хәлсезлекнең бик күп артканын сизгән. «Ник бардым?» дигән көнгә төшкән.
— Юл йөрү бик кыен булды, күп вакытта чәй эчми килергә туры килде, — ди.
—    Ник чәй эчеп, рәхәтләнеп килмәдеңез? -дигәч:
—    Чәй алып керер кеше булмады, мин үзем вагонда вакытта төшеп йөрергә куркам, йә поезд китеп калыр, — диде.
Тукайның Уфага икенче мәртәбә килүенә бакчаларда агачлар яфрак ярган, җир өсте яшел мамык кебек яшь үләннәр белән капланган, кымызлар хәзер иде. Бик матур кояшлы көндә шәһәр бакчасына чыктык.  Анда кымыз эчкәннән соң, агачлар арасындагы ачык җиргә -яшел үлән өстенә барып яттык.
Тукай:
—    Кайда ул Петербургта бу һава белән яшеллекләр!Анда яшел нәрсәләрне суганчы         марҗалар кулында гына күреп калырга була,- диде.
Кымыз эчеп, саф һавада яту Тукайның сәламәтлеген кайтарган кебек булды. Һаваны мактый, иркен сулу ала, ике сүзнең берсендә «сәламәтлек һавасы эчәм» дип сөйли иде.

Тукай Уфаның саф һавасын, матур бакчаларын бик яратты. Шуның өчен Уфада торганда, аз гына кояшлы вакыт булса, бакчага чыга, кымыз эчеп яшел үлән өстендә ята иде. Бакчада, яшел үлән өстендә йоклап киткән вакытлары да булды
Тукай, Уфага соңгы мәртәбә килгәндә, бер һәфтәгә якын торып, әүвәлдәге карары буенча, кымыз эчәр өчен, Троицкига китте.

III

Уфа Тукайның дәрәҗәсенә мөнасиб (лаеклы)  һичбер хәрәкәт күрсәтә алмады. Тукайның Уфага килү хөрмәтенә һичбер мәҗлес-фәлән тәртип кыйлынмады. Аның Уфага килгәнен күп кеше белми дә калгандыр Тукайның Уфада ун-унбиш көн гомере  «Сабах» көтепханәсенең артындагы бүлмәдә үтте.  Аның күңелен ачып, рухын күтәрерлек һичбер эш эшләнмәде. Бер гаиләдән башка, хосусый дәгъват итеп (кунакка чакырып) , күңелен ачучы да булмады.
Тукайга катышырга, аны хөрмәт итәргә ярамаган кебек  хәрәкәт  иттеләр.
Аның авыру рухын күтәрер өчен һәртөрле тәдбирләрне (чара) кыйлу тиешле булса да, Уфа моны булдыра алмады. «Сабах» бүлмәсенә  төшеп, шунда ятып, шуннан сәфир итте.
Вакытында Уфада тиешле хөрмәт күрә алмаган Уфа яшьләре, Тукайның
вафатына бер ел тулуы мөнәсәбәте берлә, «Тукай кичәләре» ( «Йолдыз» газетасының 1914 елгы 1 апрель (1157) санында 7 Уфа яшьләре тарафыннан Тукай кичәсе ясалачагы, программасы («Тукайның хәле шигырьләре хакында мәгълүмат, декламация, музыка») хәбәр ителә) ясыйлар. Уфаның кызлары-егетләре Туккайны хөрмәт белән искә төшерәләр. Фәкать бу хөрмәтне Тукай үзе дә күрә алмый.

*Х.Зәбири — нашир, Октябрьдән соң нәшрият эшчесе Хәбибрахман Зәбири (Зәбиров, 1881-1933) турында сүз бара. «Ил» газетасында М.Гафури мәкаләсе белән янәшә үк Х.Зәбиринең «Габдулла әфәнденең Уфадан Петербургка баруы» исемле истәлеге дә басылган. Анда ул үзенең вокзалга төшеп, Мәскәүгә туры бара торган поездга Г.Тукай өчен билет алып бирүе, Петербургтан Уфага әйләнеп кайтканда Тукайның бик хәтере калганлыгы, сәламәтлеген тагын да югалта төшеп кайтуы турында яза.

Г.Тукай вафатыннан соң


Көтмәгәндә кайгы салды безгә бу көнлә фәләк*;
Әй сөекле яшь шагыйрькәй! Син югалдын иртәрәк.

Тар күреп бу чикле тормышны үзенең башына,
 Кайтты “нәфсе мөтмәиннәң”** инде үз алласына.

Гали рухың бу түбән дөньяны һич тиңсенмәде,
Тик түбән дөньяга китте, ул бөтенләй үлмәде.

Үлмәдең син: чөнки бу көн һәр татар күңлендә син,
 Бетмәдең син: һәр кеше сүзендә син. телендә син…

Һичвакытта чыкмас истән монда кыйлган эшләрең,
Һәрвакыт сөелеп укылыр бер «Күңел җимешләрең».

Минн сөеклесең, сине шулай сөя һәрбер татар,
Сиңа каршы ихтирам һәрбер татар күңлендә бар.

Югалуын —  бик зур авырлык, һәммәбезгә син әрәм,
Бар кешеләрдән дә артык мин җылыйм, хәсрәтләнәм.

*Фәләк-язмыш.
**Нәфсе мөтмәиннә-тискәре кичерешләрдән соң килгән тынычлану тойгысы, тыныч түгел.

 

(Чыганак: Мәйдан, №4,  апрель, 2006 ел)


 

Комментарий язарга


*