ТАТ РУС ENG

Лирон ХӘМИДУЛЛИН Әсәрләре гасырлар кичә: Мирхәйдәр Фәйзи 


Яшьлек елларында язмыш мине Оренбург өлкәсенең Орск шәһәренә юллады. Соңыннан бу чор «Хрущев тудырган хөрлек заманы» дип билгеләнде. Күпләребезне ятим иткән канлы сугыш, аннан соңгы авыр һәм ачлы-туклы дәвер артта кала, онытыла барган чак. Авыл, шәһәрләрдә тормыш рәтләнә башлаган, күңелләр көрәя төшкән заман, һәр авылда, шәһәрдә диярлек үзешчән артистлар барлыкка килде, драма түгәрәкләре оешты. Аларда М.Әмирнең «Тормыш җыры», «Миңлекамал», Г.Насрыйның уенчак-шаян драмалары һәм комедияләре белән беррәттән, сугыш алды елларындагы кебек, М.Фәйзинең атаклы «Галиябану» әсәре дә кат-кат уйнала иде. Дөресрәге, байтак кына авыл «артист»лары үз осталыкларын шушы драманың Галиябану, Хәлил, Исмәгыйль, Бәдри образларын гәүдәләндерүдән башлыйлар иде. Башка төбәкләрдә дә шулай булгандырмы, әмма ул дәвердә мин белгән Оренбург өлкәсе татар авылларында «Галиябану» пьесасының бик популяр чагы иде.
Бәлки, менә шул сәбәпләр белгеч дипломы алгач Орск каласын сайлавыма бер этәргеч булгандыр. Ул шәһәрдә атаклы драматург, «Галиябану» әсәрен язган Мирхәйдәр Фәйзинең яшәгәнлеген мин яшьтән үк белә идем. Өстәвенә анда Дәрдемәнд дигән шагыйрь дә яшәгән бит әле. Дөрес, аның иҗатын мәктәптә өйрәнмиләр, күрше авылның бер укытучысы әйткәндәй, «буржуаз тормыш җырчысы» булган ул. (Ә ул укытучы үзе Такташка гашыйк, ул «Такташча мәхәббәт җырчысы» булучыларны гына хуп күрә.) Ә Дәрдемәнд шигъриятенә кагылышлы әз-мәз хәбәр безгә, әлбәттә, Орск шәһәренең татар мәктәбендә укыту бүлеге мөдире булган авылдашыбыз Мәрхәбә апа аша иреште.
Әйе, мин Орск каласына килеп эшли башладым. Халыкның күпчелеге татарлар булган Иске калада ул елларда гөрләтеп татар клубы эшләп тора. Мулланур Вахитов исемендәге милли китапханәдә татарча, башкортча, хәтта казакъча да китаплар, газета-журналлар күпләп алдырыла иде. Алтмышынчы елларда болар икесе дә әкренләп бетерелде диярлек. Беренче май клубы бинасы — ә аңа нигез ташларын XX гасырның унынчы елларында танылган олы артисткабыз Галия апа Нигъмәтуллинаның якын туганы салган — тиздән Орск педагогия институтына бүләк ителде.
«Беренче май» клубында һәвәскәр җырчы һәм биючеләрдән тыш көчле генә драма түгәрәге дә эшли, ай саен-диярлек анда тупланган яшьләр шәһәр халкына берәр әсәрне сәхнәләштереп күрсәтәләр, һәм бу түгәрәк клуб сәхнәсе белән генә чикләнмичә, якын-тирә авыл һәм бистә клубларына да даими рәвештә йөреп тора иде. Орск каласының зур-зур завод-комбинатларына эшкә килгән күпсанлы милләттәшләребезне тулай торакларга барып та табалар, тулай торак кызыл почмаклары да ике-өч атнага бер «татар клубы»на әверелә. Шул драма түгәрәгенең тынгысыз җитәкчесе бүгенге атаклы шахматчы Гата Камс-кийның бабасы булганлыгын да әйтеп китү кирәктер.
Берничә ел татар дөньясыннан читтә йөргән һәм рухи бер сусау чоры кичергән кеше буларак, тиздән мин дә бу клубның һәм татар китапханәсенең даими әгъзасы булып киттем. Шул елларда Мирхәйдәр Фәйзи тормышына кагылышлы хәлләр, истәлекләр белән кызыксынуым артты. Аннары туган-үскән җирендә — тиз агышлы Гөберлә буендагы Күкшел утары урынында һәм Мирхәйдәрнең яшьлек елларына бәйле Җүнәй авылында да булырга — ул күреп, рухланып үскән табигать хозурлыгын да татырга туры килде. Ә инде берничә еллардан соң, Мирхәйдәр Фәйзи эзеннән барып, Юлык авылын күрергә дә, әдипнең кабере сакланган Баймак шәһәрендә дә булырга туры килде. Шунлыктан мин бу язмамда аңа кагылышлы кайбер истәлекләрне искә алып китмәкчемен.
Мирхәйдәр Фәйзи гомеренең иң кызыклы һәм мәгънәле өлеше Орск шәһәрендә узган дисәк, һич тә ялган булмас. Бу шәһәргә ул унбер яшендә, мәдрәсәдә укырга дип килә. Димәк, 1902 елның көзеннән шушы калада яши башлый. Атасы Мостафа карт озакламый Иске шәһәрнең үзәк урамына янәшә булган Тау урамында үз йортын төзергә керешә. (Хәзер ул урам Пугачев исемен йөртә.) Ишле гаиләгә исәпләнгән бу йортның аскы каты кирпечтән, өскесе бүрәнәдән салына. Иркен ишегалдында ат араны, арба сарае, утын келәтләре була. Урамга биш зур тәрәзәсе карап торган ул таш йорт әле дә исән-сау, драматург тууга 80 ел тулган көннәрдә Татарстан Язучылар берлеге идарәсе үтенеченә нигезләнеп анда истәлек тактасы беркетелде. Ә Мирхәйдәрнең үз эш бүлмәсе дә булган икенче кат исә байтак еллар элек янган һәм кабат торгызылмаган. Мирхәйдәрнең ата-анасы шушы йортка 1907 елда Күкшел утарыннан күчеп килгәннән соң, Фәйзуллиннар шәһәр кешесе булып китәләр. Бу вакытта Орск шәһәре Оренбург,губернасының иң зур һәм иң бай өязенең үзәге була.
Егерменче гасыр башында Орскида татарлар шәһәр халкының өчтән берен диярлек тәшкил иткән. Калада биш мәхәллә, биш мәчет була. Ә Урал-суның аргы ягында, Европа өлешендә, хәзерге Яңа шәһәрнең бер читендәрәк мөселман атлы казаклары авылы — Ильяс утары була. Шәһәрнең үзендәге дүрт-биш мәктәп-мәдрәсә дә өяз халкы арасында төшеп калганнардан саналмый.
Мирхәйдәрне исә Сәлимгәрәй агасы 1902 елның көзендә Габдулла хәзрәт Магази җитәкләгән Орск мәдрәсәсенә тапшыра. Моннан тыш ул чорда Орскида танылган язучы Гаяз Исхакыйның өченче буын кардәше Әхмәтхан Исхаков җитәкләгән «Дамелла» мәдрәсәсе, Әхмәтҗан хәзрәт Рәхмәтуллин мәдрәсәсе, аның хатыны Маһруй Борнаева-Рәхмәтуллина оештырган кызлар мәктәбе һ.б. була. Шәһәр байлары һәм зыялылары күмәкләшеп 1907 елда белем җәмгыяте оештыралар, зур китап кибете ачалар. Аның уку бүлмәсенә килеп, һәркемгә газета-журналлар белән танышып китү мөмкинлеге тудырыла. Ә 1911 елда бер* иркен бина шушы белем җәмгыяте акчасына алына һәм анда зур гына китапханә булдырыла. Аның беренче китапханәчесе «Бөкре Гариф» дигән укымышлы кеше була. (Ул китапханәгә 1919 елда Мулланур Вахитов исеме бирелә.) Мирхәйдәр Фәйзинең соңыннан китапханәче булып китүенә шушы Гариф белән яшьли үк якыннан аралашуы да тәэсир иткәндер, мөгаен, һәрхәлдә, аның әдип булып китүенә, әүвәл шигырьләр, соңра хикәя һәм драмалар язарга керешүенә әлеге «Шәрекъ китапханәсе» дигән китап сәүдәсе йортының да, аның каршында ачылган «Халык китапханәсе»нең дә йогынтысы зур була.
«Шәрекъ китапханәсе»н оештыручыларның берсе әлеге Чис-тай төбәгеннән чыккан мулла Әхмәтхан Исхаков була. Аның инициативасы белән бу китап йорты күпмедер вакыт нәшрият вазифаларын да башкара, Казан, Оренбург типографияләренә заказ биреп, берничә китап та бастырып чыгара. Шул исәптән татарның беренче җитди романы — Г.Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр»е шул рәвешле дөнья күрә.
Мирхәйдәр Фәйзи әсәрләренең байтагы шушы шәһәрдә яшәү чорында язылганнар. Шул исәптән «Галиябану» драмасы да 1916 елның көзендә һәм кыш башында Орскиның хәзерге Пугачев урамындагы алтмышынчы йортның икенче катындагы урам як бүлмәсендә языла. Ә моңарчы шушы бүлмәдә һәм Мортаза агасының мануфактура кибетенең касса «кетәге»ндә беренче драмасы «Ике Хәсән» (1909), «Чәчәкләр арасында» (1911), «Яшьләр алдатмыйлар» (1911), «Бизәнү» (1911), «Кызганыч» (1913), «Тәкъдирнең шаяруы» (1913), «Авыл бәйрәме» (1913) пьесалары, шигырьләре, тәрҗемә әсәрләре иҗат ителәләр. Шушында ук Оренбург, Казан, Уфа шәһәрләрендә чыккан төрле газета һәм журналлар өчен мәкалә, информацияләр дә языла.
1911 елда Мирхәйдәр Фәйзи, теләктәш иптәшләр туплап, Орск шәһәрендә беренче драма түгәрәге оештырып җибәрә. Бу вакытта инде шәһәрдә үзешчән артистлар һәм бер урыннан икенчесенә күчеп йөрүче ярым һәвәскәр труппалар тарафыннан русча спектакльләр уйнала торган була. Әйтик, нәкъ шушы елларда булачак күренекле язучы Лидия Сәйфуллина (аның атасы, ятим калып, рус гаиләсендә тәрбияләнә һәм яшүсмер чагында чукындырыла) беренче мәртәбә Орск сәхнәсенә артистка сыйфатында күтәрелә, аннары күчмә театр белән ил гизеп йөри.
Мирхәйдәрнең искә алуынча, 1909 елның кышында ул беренче мәртәбә русча спектакль карый. Шул тамашадан соң, шигырь язуыннан тукталып, сәхнә әсәрләре иҗат итәргә керешә, Орскидан читтә татарча әсәрләр куючы театрларның да яшәгәнлеген газеталардан укып бара. һәм шулар тәэсирендә үзе дә «театр тамашасы» оештыру хыялы белән яши башлый.
Әдипнең чордашы Мәгъсүм бабай Шәмсетдинов сөйләвенә караганда, бу хыялына ул тиз генә ирешә алмый: берәүләр моңа көч һәм сәләт җитмәс дип шикләнсәләр, яшьләрнең бер ишесе олылар һәм муллалар алдында хур булудан, оятка калудан курка. Ләкин тора-бара Мирхәйдәрнең үгетләүләре бу шикләрне җиңә. Яшьләр, берәрсенең ата-анасы өйдә булмаган кичне сагалап, чаршау артларына кача-поса беренче репетицияләренә керешәләр. Шушы беренчеләр арасында Татарстанның халык артисты Хәким Сәлимҗановның абыйсы Мөхәммәтҗан, Мәгъсүм Шәмсетдинов һәм тагын берничә егет була. Берничә күнегүдән соң, зурдан кубып халык алдына чыгарга җөрьәт итмичә, бер бай өендә уздырылган яшьләр кичәсендә татарча беренче театр уйныйлар. Кичәдә катнашучылар аларның уенын хуплап кабул итәләр, күңелләрен күтәреп җибәрәләр. Ләкин ул арада җәй җитә. «Артистлар» сәүдә эшләре белән төрлесе төрле якка таралышалар.
Ә шул җәй урталарында монда «Сәйяр» труппасы килеп чыга да тагын яшьләр күңеленә ут сала. Мирхәйдәр җитәкчелегендә репетицияләрне яңартып җибәрәләр һәм тиздән унөч кеше катнашында беренче ачык спектакль уйнала.
1910 елларда утыз-утыз биш өйле Җүнәй авылы Мирхәйдәрнең икенче төп йортына әверелә. Яз башыннан алып, кара көз айлары кергәнче, ул шушы гүзәл табигать почмагында яши. Авыл тирәсендә кечерәк таулар, тау итәкләрендә җилсез көндә дә яфракларын җилпеп утырган каен, усак агачлары урманы. Ул тау битләүләрендә иртә яздан бала-чага кузгалак, җиләк ише нигъмәтләрне җыеп авыз итә. Кичләрен анда яшьләр уенга җыела. Җәйге челлә башланганда бу уеннар тал-тирәк гөрләп үсеп утырган Гөберлә суы буена күчә. Анда, гадәттә, ике авыл яшьләре бергә җыелалар. Елга аръягында, Җүнәйдән ике-өч чакрым астарак, Дүрткүл дигән зур авыл бар. Җүнәй халкының да күпчелеге шул Дүрткүлдән — патша түрәсе Столыпин заманында төп йорттан аерылып чыгучылар.
Җүнәйгә баштарак Мостафа Фәйзуллинның яшь анадан туган энесе Мәхмүт килеп төпләнә. Әлбәттә, Чистай ягындагы Шахмай авылында — Фәйзуллиннарның төп яшәү урынында да ул ярлылардан булмагандыр. Әтисенең туган авылына беренче кайтуында Мирхәйдәр көндәлегенә язып куйган ич: авыл уртасындагы бабам йорты ике этажлы, дип. Мөгаен, Мәхмүт, агасының хат саен «Урал-тау аръягында җирләр иркен» дигән сүзләрен истә тотып, монда килгәндер. Аның артыннан ук диярлек Җүнәйгә Мостафа картның үз уллары, Мирхәйдәрнең ике олы абыйсы — Әхмәтгәрәй белән Мөхәммәтгәрәй дә җир алып монда күченеп утыралар. Шунлыктан бу авыл тиздән Мирхәйдәрнең икенче төп йортына әверелә. Монда ул ургыч-чапкычлар белән печән дә чабыша, иген дә урыша. Иркенләп ял да итә, гадәтенчә, төннәрен иҗат эше белән дә шөгыльләнә.
Әйе, бу елларда ул авылның үзен дә, яшьләр дөньясын, яшьләр уеннарын да үз итә. Йөрәге авыру булуы сәбәпле, элегрәк яшьтәшләре уеннарына бик теләп катнашмаган булса, Җүнәйгә кайтып йөри башлагач инде ул авыл яшьләреннән тартынмый башлый. Кыскасы, Җүнәйнең Хәлил, Галиябанулары, Дүрткүлнең яки Шоданың Мәрьямбану, Хәсән, Исмәгыйльләре белән якыннан аралаша.
Менә аның унынчы елларның җәй айларына караган көндәлекләреннән берничә язма. 1914 елның 12 июле: «Хәсбиулла, Габдерахман Мәмәшевләр (Орск егетләре кунакка, ялга дип авылга килгәннәр) яшьләр өчен зур гына мәҗлес ясадылар. Дүрткүлдән дә байтак егетләр, шулар җөмләсеннән Хәсән дә килде. Гатиятулла, Хәким — оста гармунчылар; Хәсән, Шәһи-дулла, Хәким, Локман — шәп җырчылар; Хәмкәй, Локман, Фәтхулла — матур биючеләр. Мәҗлес нәкъ яшьләрчә, нәкъ бәйрәмчә. Сиптерәбез!»
1915 ел. «Октябрь… Өч мәртәбә театр уйнадык… Камилә туташ Гомәрова Орск сәхнәсе тарихында кызлардан беренче каһарман булды». Ә бер елдан соң Орск шәһәре сәхнәсендә уналты яшьлек Дүрткүл авылы кызы Бәдәр (Маһибәдәр) Йосыпова тагын да зуррак дан казаначак. «Галиябану» ролен башкарган Маһибәдәр туташ дәртле уены белән истә калды»,— дип язып куя Мирхәйдәр көндәлегенә. Шул рәвешле Башкортстанның булачак халык артистына беренче мактау сүзләре әйтелә.
Ләкин әле бу тантаналы вакыйгага хәтле Мирхәйдәрне башка бер сөенеч көтә. Орскида 1916 елның җәй башларында ул шәһәрнең иң бай сәүдәгәрләреннән исәпләнгән Борнаевларның Гөлсирә исемле уналты яшьлек сылу кызларын очрата. Тиздән алар кабат очрашалар, сөйләшәләр, аңлашалар. Танышу хөрмәтенә дип, Гөлсирә бу «олы егет»кә үз фоторәсемен бүләк итә. Сөйләүләренә караганда, Гөлсирә «эчтән гүзәл, тыштан бик чибәр» бер кыз була. Мирхәйдәр кыз бүләк иткән фоторәсем артына:
Гомерем барда исемең телләремдә Гөлләр белән тиңләп тирбәлер,— дип язып куя.
1916 елның җәй айларын Мирхәйдәр Фәйзи Орскидан утыз чакрымнар көнбатыштарак булган кечерәк авылда, «ямьле бер табигать кочагында» уздыра — өлкән абыйларына печән чабуда, урак уруда булыша. Аннары ерак Казан якларына, Шода авылында яшәүче Сәлимгәрәй агасы янына кунакка бара. Анда авыл яшьләре белән аралашып, кичке уеннарда катнаша. Ә көзен, Орскидагы кечерәк үз бүлмәсенә кайткач, Гөлсирә белән танышу һәм Казан арты яшьләре белән дә очрашу хатирәләрен яңартып, «Галиябану» пьесасын язарга утыра. Пьеса 1917 елның башында язылып бетә, Оренбургтагы бер артист-режиссерга җибәрелә, хуплана. Тиздән аны Оренбургта һәм башка театрларда куялар. Әдип моңа сөенә, әлбәттә.
Ә инде Орск урамнарында яисә сирәк-мирәк булгалап алган кичәләрдә Гөлсирә туташны очратса, аның белән бер-ике кәлимә сүз сөйләшү бәхетенә ирешсә, ул тагын да шатлана. Унбиш-уналты яшеннән үзендә йөрәк өянәге булуын сизеп яшәвенә карамастан, бу көннәрдә ул үзен чиксез бәхетле санап, зәгыйфь йөрәк тибешен дә тоймыйча, күкнең җиденче катын гизгәндәй яши.
Ләкин!.. Ләкин сөйгән кызы белән ярәшү, кавышу көннәре якынлашып килгән бер мәлдә, 1918 елның көз айларында, Гөлсирәне ил буйлап таралган йогышлы авыру берничә көн эчендә гүр иясе итә. Бу хәлдән кызның ата-анасы һәм вәгъдә куешкан Мирхәйдәр генә түгел, бөтен шәһәр халкы диярлек әче хәсрәт кичерә. Мирхәйдәр кайгыдан авыруга ук сабыша. Бер ай чамасы, үз-үзен белештермичә диярлек, әлеге өстәге каттагы үз хөҗрәсендә ята. Ә бераз тернәкләнгәч, бу кадерле шәһәрне ташлап, каядыр читкә китәргә тели. Өязнең мәгариф бүлегендә аңа каладан йөз алтмыш чакрымдагы ерак бер авылда китапханәче хезмәтен тәкъдим итәләр.
«Ул заманнарда авылларда китапханәләр булганмы соң?» — диярләр. Кайберләрендә булган, әлбәттә. Әйтик, кырыклап алтын приискасы тоткан Рәмиевләрнең байтак кына прииска бистәләрендә «уку өйләре» булган. Ә инде төп утарларының берсе саналган Юлык авылында мәчет, мәдрәсә тотуга да, һәркем өчен оештырылган бай китапханәне булдыруга да алар чыгымны кысмаганнар. Димәк, барлык китап, журнал һәм газеталарны да алар сатып алган, һәркөнне китапханәне эшләтү шарты белән китапханәчегә хезмәт хакын да түләгәннәр. Әмма 1918 елда, гражданнар сугышы барышында, бу китапханәнең эше туктала, аның байлыгы төрле кулларга тарала башлый. Моны булдырмас өчен 1919 елның башында Мирхәйдәр Фәйзи шушы авылга китапханәче итеп җибәрелә. Мирхәйдәр килеп монда эшли башлауга, 1919 елның март аенда, яңа Башкортстан Республикасы оеша. Элек бу җирләрне «үз» иткән, большевиклар рөхсәтеннән башка Зәки Вәли оештырган җөмһүрият кыска гомерле булып чыга. Юлык, Баймак тирәләре шушы яңа республикага керә. Драматург һәм шагыйрь Мирхәйдәр Фәйзинең калган язмышы (бер кыш Казанда балалар китапханәсендә эшләвен һәм бераз Уфада яшәп алуын санамаганда) шушы Юлык, Баймак, Темәс авыллары белән бәйле. (Темәс 1919 ел башында берникадәр вакыт Зәки Вәлиди оештырган «милли автономия» башкаласы да булган.)
1928 елның июль башында бу олы әдип һәм кызыклы шәхес Баймакта туберкулез авыруыннан вафат була. Ул гражданнар сугышы каһарманнары каберлегендә тантаналы шартларда җир куенына иңдерелә.
Хәзер матур бер шәһәргә әверелгән Баймак уртасындагы ул каберлек әле дә бар. Кайчандыр Мирхәйдәр Фәйзи каберенә йолдызлы һәйкәл дә куелган була (фотосы саклана). Ул таушалгач, 1980 елларда, күренекле драматург Туфан Миннуллинның да тәкъдимен истә тотып, шәһәр җитәкчелеге яңа кабер ташы куйган иде. «Видный советский драматург Мирхайдар Файзи. 1891 —1928» дип язылган ул истәлек ташын мин 1988 елның көзендә фотога да төшергән идем. Ләкин хәзер ул затлы таштан куелган һәйкәл юк бугай, һәрхәлдә, 1994 елның җәендә без, Зәфәр Бәши-. ров белән, аның урынында бер тимер казык кына күрдек. Ә Мирхәйдәр Фәйзи заманыннан бирле чыгып килүче «Октябрь байрагы» газетасы яңа бинага күчкән. Менә шул җыйнак бина каршында Мирхәйдәрнең мөлаем бюсты редакциягә килеп-китү-челәрне каршылап һәм озатып кала. Димәк, баймаклылар әдипне бөтенләй үк онытмый, олылый әле.
Орск һәм Баймактан кала әдип биографиясендә үзенчәлекле урын биләгән, аның күңелендә тирән эз калдырган җир — Юлык дидек. Биредә дә олы яшьтәге апалар аны яхшы хәтерлиләр әле. Юлык урта мәктәбенең әдәбият классында әдипнең фоторәсеме һәм аңа багышланган стенд бар.Бу стендны шушы авыл укытучысы, һәвәскәр артист һәм үзешчән фотограф Фидаи Әбүбәкеров оештырган. Ул стендта Юлык укытучылары әүвәлге елларда куйган «Галиябану» спектакленнән күренешләр һәм Мирхәйдәр Фәйзигә икенче буын кардәш булган композитор Җәүдәт Фәйзинең истәлек хатлары урын алган.
Ләкин бу мәктәптә башка бер генә татар язучысының да рәсеме юк. 1960—1970 еллардан башлап мәктәптә башкорт теле һәм әдәбияты укытыла, шунлыктан башкортча язучы әдипләр генә анда «урын» алганнар. Хәтта бабалары шушы авылдан булган Нәкый ага Исәнбәт тә монда «чит кеше» булып чыккан.
Юлык яшьләренең эчкерсезлеге, үзара мөнәсәбәттә самимилеге Мирхәйдәр күңелен йомшарта, яшәртә, дәртләндерә. Ә инде Мәгърүфкамал исемле бик садә күңелле, нурлы йөзле кыз аны тәмам үзенә гашыйк итә. Шушы Мәгърүфкамал Әдһәмовага багышлап шагыйрь берничә эпиграмма һәм шигырь яза, фоторәсемнәрен бүләк итә, аңа хатлар юллый. Менә ул кызга багышланган шигъри юллар:
Былбыл кунган күкрәгеңә, Кеше түгел, гөлдер, дип. Телләреңнән гөлләр тама, Уйлыйм, күңелең гөлдер, дип.
Шушы юллар астына әдип: «Сине яратучы Хәйдәр Фәйзи. 1921 ел, 1 май, Юлык»,— дип өстәп куйган.
Табигый ки, бу кызга карата туган саф хисләрен әдип, үз хәлен алдан сиземләп, тыярга мәҗбүр була. Ул Юлыктан китә. Ә Мәгърүфкамал тиздән кияүгә чыга. Әмма күңел түрендә Мирхәйдәр абыйсына булган хис-хөрмәтне мәңгегә саклый. Әдип бүләк иткән фотоларны, үзенә .багышланган шигъри юлларны һәм хатларны да ташламый, сандык төбендә кадерләп тота. Ире элегрәк бу хәлгә ризасызлык белгерткәләсә дә, соңрак истәлек-хатирәләргә кагылырга җөрьәт итми. Мәгърүфкамал апа вафатыннан соң гына ул истәлекләр төрле тарафка тарала башлыйлар. Юлык кешеләре әйтүенчә, аларның беришесе Мирхәйдәр Фәйзи мирасы белән кызыксынучылар кулына да эләккән булырга тиеш.
Мирхәйдәр Фәйзи мирасын барлаучылар, белүемчә, бик ишле түгел. Илленче, алтмышынчы елларда Орск, Җүнәй якларына үзен Баймак шагыйре һәм журналисты дип таныткан Батыр Вәлидов килгәләп йөри. Эзләнүләре уңышлы буламы, юкмы — әйтә алмыйм. Казан матбугатында аның хезмәтләрен очратканым булмады.
Соңрак Мирхәйдәр Фәйзи эзләре буенча Орск, Баймак якларында яшь аспирант Муса Мөлеков та берничә мәртәбә була. (Хәзер ул Уфада яши, байтак еллар «Кызыл таң» газетасы мөхәррире булды.) Җитмешенче елларда ул шушы темага кагылышлы күпсанлы мәкаләләр бастырды. Ләкин, минем карашымча, ул хезмәтләрдә бер тенденциоз фикер сиземләнә: Муса иптәш Башкортстан җәмәгатьчелеген, әдипнең әсәрләре, башлыча, Баймак төбәге вакыйгаларына нигезләнеп язылган, шул исәптән Галиябану образының прототибы да шул җирлектә яшәгән, дип ышандырмакчы була. Шул җәһәттән Җүнәй авылы исемен дә башкорт орфографиясенә якынайтып «Юнәй» дип бирә.
Галиябану образына һәм аның прототиплары мәсьәләсенә килгәндә, Мирхәйдәр Фәйзинең 1919 елның февраленә хәтле Баймак, төбәгендә булмавы хак. «Галиябану» пьесасын язу дәверендә ул, башлыча, Орск һәм Җүнәй авылы яшьләре белән генә аралаша. Язу өстәле артына утырыр алдыннан гына Казан ягындагы Шода авылында булып кайту да аның күңелен кузгаткан, билгеле.
Җитмешенче еллар башында Мирхәйдәр Фәйзи иҗатын һәм тормыш юлын «Орский рабочий» газетасы редакторы Михаил Григорьевич Секрет та өйрәнә. Аның бу эзләнүләренә башлангыч этәргечне Татарстанның Язучылар берлеге идарәсе бирде дисәм, дөрес булыр. Әдипнең тууына 80 ел тулу алдыннан идарә Орскиның җәмәгать оешмаларына берничә хат юллаган иде. Ул хатларда Мирхәйдәр Фәйзинең татар һәм совет әдәбиятында тоткан урыны, әсәрләренең халык арасында киң таралганлыгы, пьесаларының Татарстан белән Башкортстан театрларында күп еллар дәвамында уңыш белән барганлыгы, ләкин әдип яшәгән һәм иҗат иткән «үз» шәһәрендә генә аның шәхесенә карата игътибар җитмәгәнлеге әйтелгән иде. Менә шушы хатлардан соң Орск шәһәре музеенда (ә калада хәзер өч йөз меңләп кеше яши) юбилей стенды оештырылды, халыктан Мирхәйдәргә бәйле истәлекләр, кулъязмалар, афишалар керә башлады. Ул яшәгән һәм иҗат иткән өйдә, шул фактны раслаучы белешмәләр тупланганнан соң, 1972 елның кышында истәлек тактасы беркетелде.
Шушы эшләрнең барышын күзәтү шәһәрнең партия комитеты тарафыннан бюро вәкиле М.Г.Секретка йөкләнгән иде. Бу эш белән ул бик теләп шөгыльләнде. Соңыннан аның үзе өчен дә байтак кына материал туплаганлыгы, Мирхәйдәр Фәйзигә багышлап документаль әсәр язарга керешкәнлеге мәгълүм булды. Ул әсәрдән өзекләр Оренбург өлкә газетасы «Южный Урал» белән «Орский рабочий» битләрендә басылып чыкты. Шулай итеп, Мирхәйдәр Фәйзи эшчәнлеге белән бу өлкәдә яшәүче башка халыклар да таныша алдылар.
Белүемчә, М.Г.Секрет ул хезмәтен элегрәк, документ копияләре һәм әдипнең бүгенгәчә киң җәмәгатьчелеккә таныш булмаган фотолары белән бергә, Татарстан китап нәшриятына да юллаган иде. Ләкин аңа «хезмәтнең әдәби эшләнеше йомшак» дип җавап бирелде, кулъязма кире кайтарылды шикелле. Юлыкта әйтүләреңчә, Михаил Секрет Мәгърүфкамал апа сандыгына да юлны беренчеләрдән булып таба, Мирхәйдәр Фәйзи истәлекләрен саклаучы башка байтак кына кешеләрнең архивларына, сандыкларына да башлап юл яручыларның берсе була. Михаил Секрет Орск шәһәрендә әдип тууының 90 еллыгына атап тантаналы утырыш уздыру, шул көннәргә багышлап махсус буклет бастырып таратуда актив катнашты.
Мирхәйдәр Фәйзи иҗатын барлауга шактый өлеш керткән икенче шәхес — Орск шәһәре музее җитәкчесе Татьяна Григорьевна Черкас булды. Бүгенге көндә ул музейда Муса Җәлилгә багышланган, 1920 елларны һәм Бөек Ватан сугышы чорын чагылдырган ике стенд һәм Дәрдемәнд, Мирхәйдәр Фәйзи, Рәфгать Фәйзи (РСФСРның һәм Башкортстанның халык артисты, Мирхәйдәрнең агасы Шакирҗан улы) һ.б. милли «йолдызлар»-га багышланган бер даими бүлек оештырылды. Шунда без Мирхәйдәр Фәйзинең кем булуын белдергән кыскача белешмәне һәм әдипнең балачакта киеп йөргән укалы бәрхет кәләпүшен дә күрәбез. Киләчәктә, музей заллары киңәйтелгәч, әлегә «караңгы бүлмә»дә сакланган афишаларны, Мирхәйдәр Фәйзинең кайбер кулъязмаларын һәм фотоларын да «дөньяга» чыгару күздә тотыла икән. Бирсен Ходай, дип кенә телисе кала…
Тагын шуны да әйтәсе килә. Байтак еллар дәвамында Орск шәһәр советының мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән Абдулла Ильясов, күренекле әдип иҗатын пропагандалау ниятеннән чыгып, аның берәр пьесасын Орск драма театрында сәхнәләштерергә теләгән иде. Ләкин М.Фәйзи әсәрләренең русчага чын әдәби тәрҗемәләре булмау, очраклы кешеләр тарафыннан гына рус сәхнәсе теленә күчерергә азапланулары уңышка илтмәде.
Ә үз телебездә сәхнәләштерелгән «Галиябану», «Асылъяр»ларны без озак еллар буена соклана-соклана карарбыз әле!

(Чыганак: Хәмидуллин Лирон. Ак төннәр хәтере: Әдәби очерк, эссе, хатирәләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.  – 224 б.)


 

Комментарий язарга


*