ТАТ РУС ENG LAT
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Лирон ХӘМИДУЛЛИН Милли мирасыбыз җәүһәрләре (Мирхәйдәр Фәйзи)

1

Казанда губернатор рөхсәте белән беренче рәсми милли спектакль куелуга — 100 ел, күренекле татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 2006 елда 115 ел тулды. Хәер, 1906 ел беренче милли театр оешуы белән генә истәлекле түгел. Татар халкы, татар җәмәгатьчелеге өчен гомумән дә бик истә калырдай, тарихи вакыйгаларга бай ел булган ул. Нәкъ шул елда татар халкы бергә тупланып яшәгән байтак төбәкләрдә — Казан, Уральск, Оренбург, Әстерхан калаларында үз милли телебездәге күпчелек газеталар, журналлар басыла башлый. Шул ук елның язында эшли башлаган беренче чакырылыш Дәүләт Думасына бер дистә милләт вәкиле сайлана. Патша Россиясе хакимлек иткән дәвердә алар тарихта беренче мәртәбә, дәүләт мөнбәренә басып, татар халкын борчыган мәсьәләләр хакында ачыктан-ачык сүз әйтү хокукын алалар. Шушы җитди вакыйгаларның бер гасырлык юбилее уңаеннан мөхтәрәм Президентыбыз Минтимер Шәймиев указы белән 2006 елның «Әдәбият һәм сәнгать елы» дип игълан ителүен барыбыз да хуплады.
Унтугызынчы-егерменче гасырлар чигенә кергән еллар татар милләтенең кабат уяну, мәдәни вә рухи күтәрелеш дәвере буларак күзаллана. Бу чорда иҗтимагый-тарихи һәм дини-рухи әдәбият белән беррәттән матур әдәбият өлкәсендә дә зур уңышларга ирешелә. Рус һәм Көнбатыш әдәбияты үрнәгендә беренче драма әсәрләре языла. Татар телендә спектакльләр куярга омтылыш туа. Мондый хәл татар дөньясының башкаласы булган Казаннан тыш Әстерхан, Оренбург, Уфа, Уральск, Касыйм, Орск, Троицк, Чистай кебек шәһәрләрдә дә күзгә ташлана. Санкт-Петербургтагы татар җәмгыяте белән касыймлылар элек-электән тыгыз элемтәдә торган, татарлар арасында алар беренче булып рәсми Хәйрия оешмасын төзегәннәр. Театрлар тарихы белгече Һәнүз Мәхмүдев хәбәр итүенчә, «Касыймда… 1899-1901 елларда татар телендә беренче ачык спектакльләр булып үтә». Казанда «шундый кичәләрнең беренчесе Казан Җәмгыяте хәйриясе файдасына 1901 елның 27 гыйнварында шәһәр театрында оештырыла. Аңа дүрт йөзләп татар тамашачысы килә». Дөрес, бу спектакль әле татарлар өчен рус артистлары тарафыннан рус телендә уйнала. Әлеге Хәйрия җәмгыяте рәистәшләренең берсе, Кавказ халыклары иреге өчен көрәшкән мәгълүм шәех Шамил оныгы Заһид Шамилнең бу спектакльне яртылаш булса да татарча куярга тырышуы хөкүмәт түрәләре һәм үзебезнең «халык вәкилләре» тарафыннан кире кагыла.
Казанда татарча спектакль куярга омтылыш иң элек «урыс хәлфәләре» әзерләүче Татар укытучылар мәктәбе яшьләре арасында туа. 1898 елда ук алар шундый үтенеч белән түрәләргә мөрәҗәгать итәләр. Ләкин аларга башкаладан «Театр уеннарын рус телендә уйнарга» дигән рөхсәт кенә бирелә. Шул рөхсәтнең дә киләчәк өчен файдасы зур була. Рус телендәге спектакльләрдә уйнау тәҗрибәсен алган яшьләр татар театрларын нигезләүче төп көчләргә әвереләләр. Шундыйларның беренчеләре арасында без Гаяз Исхакый, Гафур Коләхмәтен, Хөсәен Ямашев, Шакир Мөхәммәдъяров, Ильясбәк Кудашев-Ашказарский, Габдерахман Мостафин, Габдерәүф Ниязбаев (булачак драматург), Шәриф Сүнчәләй һ.б. күрәбез. Боларның күпчелеге Казаннан еракта урнашкан мәдрәсәләрдә башлангыч белем алган, киләчәктә үз мәдрәсәсенә кайтып, рус телен укытырга тиешле яшьләр була. Аларның бер өлеше Казанда «Шимбәчеләр» түгәрәген оештыруда да катнаша.
XIX йөзнең соңгы елларыннан башлап Оренбургның «Хөсәения» мәдрәсәсеннән дә бу уку йортына дүрт-биш шәкерт җибәрелеп тора. Монда җибәрелгән икенче-өченче төркем шәкертләр исемлегендә Зәки Ишаев, Мирсәяф Туктамышев, Ильясбәк Кудашев һ.б. исемнәрен очратабыз. Казанда уку дәверендә һәвәскәр артист буларак сәхнәгә тәүге тапкыр аяк баскан шәкертләрдән И.Кудашев, Ш.Мөхәммәдъяров, Г.Ниязбаев соңыннан Оренбург төбәгендә татар театрын булдыру эшенә үз өлешләрен кертәләр. Гармунда, скрипкада һәм пианинода ярыйсы ук оста уйнаучы, үз ана һәм рус телләрендә иркен сөйләшә белүче Ильясбәк Кудашев та, 1904 елда укуын тәмамлап «Хөсәения»гә кайткач, җиң сызганып театр оештыру әмәленә керешә. Үз тирәсенә Вәли Мортазин, Исхак Әлмәшев, Әхмәт Ишморатов, Габдерахман Мангушев, Нури Сакаев һ.б. сәләтле шәкертләрне туплап репетицияләр үткәрә башлый. Шул рәвешле, бер-ике елдан соң ул татарлар арасында профессиональ Беренче театр труппасын оештыручы буларак таныла. 1907 елның март-апрель айларында ул оештырган театр төркеме артистлары якташлары Ярулла Вәлинең «Оят, яки Күз яше», Александр Островскийның Ильясбәк тәрҗемә иткән «Галимлек вә наданлык» пьесаларын Оренбург тамашачысына уйнап күрсәтәләр. Һәм май аенда тәвәккәлләп Бозаулык, Самара, Сембер, Казан, Чистай якларына гастрольләргә чыгып китәләр. Оренбургта беренче театр уеннарын оештыруда җирле Хәйрия җәмгыяте һәм аның рәисе Газиз Мәхмүт улы Хөсәеневнең дә өлеше зур була.
Казанда аларга беренче хатын-кыз артистка Сәхипҗамал Гыйззәтуллина (сәхнә псевдонимы Волжская), ә Мәкәрҗә ярминкәсендә исә Габдулла Кариев килеп кушылалар. Ашказарский җитәкчелегендәге милли театр труппасы ирешкән иң зур уңыш Мәкәрҗә ярминкәсе көннәренә туры килә. Спектакльләрдән кергән керем көтелгәннән дә ишлерәк була. Өстәвенә алар куйган бер спектакльне Түбән Новгород губернасы губернаторы да карый һәм хуплый. Шул ук җәйдә бу төркем артистлары сәяхәттә йөрүче «Сәйяр» театры исеме белән танылалар.
Татар театрының 100 еллык юбилеен үткәрүгә сәбәп булган, рәсми рөхсәт алып беренче мәртәбә Казанда уйналган ачык спектакль артистлары да, нигездә, шушы Татар укытучылар мәктәбе шәкертләре, ике-өч студент һәм гимназиядә укучы кызлар була. 1906 елның 22 декабрендә куелган ул тамашаның беренче бүлегендә уйналган «Кызганыч бала» драмасында төп рольләрне «Шимбәчеләр» түгәрәгендә катнашкан өч гимназистка белән бергә Шакир Мөхәммәдъяров һәм Шәриф Сүнчәләй башкара. Икенче бүлектә уйналган «Гыйшык бәласе» комедиясендә шул ук кызлар һәм өч университет студенты катнаша…
Ильясбәк Кудашев-Ашказарский исә бу вакыйгага кадәр төгәл бер ел элегрәк, 1905 елның 3 декабрендә, Оренбургта татарча беренче спектакль куярга талпынып карый. Рус драма театры бинасы арендага алына, шунда репетицияләр уздырыла. Әмма «Оренбургская газета»ның 27 ноябрь санында ике телдә игълан басылгач һәм типографиядән кайтарылган афишалар таратыла башлагач, мөселманнар арасында шау-шу куба. Губернатор галиҗәнаплары хозурына, «рөхсәт итмәскә» дип ялварып, «чалмалы вә дәү корсаклы» вәкилләр килеп җитә. Спектакль башланырга ике-өч көн калгач, губернаторның әлеге тамашаны тыю турындагы әмере чыга. Оренбургта яшәгән төбәк тарихчысы мәрхүмә Мәдинә апа Рәхимкулова 1980-1990 елларда шушы вакыйгага кагылышлы күп кенә материалны туплаган, берничә мәкалә язып бастырган иде. 1905 елның 3 декабренә билгеләнгән спектакль афишасы, газета белдерүләре, анда катнашырга тиеш булган яшьләрнең исем-фамилияләре һәм киләчәк язмышлары да аның тарафыннан барланган иде. 2006 елда Оренбургка барганда мин аның шул төбәк театры тарихына караган архивының хәзер кемдә булуын ачыклый алмадым. Мәдинә апада шулай ук И.Кудашев-Ашказарский тарафыннан 1907 елның башында оештырылган профессиональ «Сәйяр» театры, соңрак Оренбургта эшләгән «Нур», 1915 елда барлыкка килгән «Ширкәт» һ.б. театрлар турында да бай мәгълүмат, шул исәптән ул чор артистлары фоторәсемнәре тупланган ике зур альбом да бар иде. Альбомнарның берсе бүген өлкә татар китапханәсе фондында саклана. Икенчесенең, егерменче еллардан башлап алтмышынчы еллар ахырынача Оренбург татар театрында эшләгән һәм үз дәвере артистлары йөзләрен, исем-фамилияләрен саклаган Хәдичә Таһирова-Ханская альбомының язмышы әлегә билгесез. Шуны да әйтеп китү кирәктер, Оренбургта 1919 елның башында Совет хакимияте урнаштырыла. «Ширкәт» драма артистлары төркеме җирлегендә озакламыйча рәсми рәвештә теркәлгән Оренбург татар театры барлыкка килә. Аны рәсмиләштерү эшен шул вакытта Губерна башкарма комитетының мәгариф бүлегендә сәнгать тармагын җитәкләгән Исхак Мөхәммәтҗан улы Әлмәшев башкарып чыга шикелле. Аңа хәтле Исхак «Хөсәения» мәдрәсәсе шәкерте, 1912 елда Уфада оешкан «Нур» төркеменең режиссеры була, Беренче герман сугышында катнаша. Самарада оешкан махсус театр курсларын тәмамлап чыккан артистларның күпчелегенең нәкъ шушы театрга җибәрелүе дә монда ныклы җирлек булганлыгы турында сөйли. 1920 елның декабрендә ул курстан Оренбургта эшләү өчен җибәрелгән зур төркем арасында Таҗи Гыйззәт, Рифкать Фәйзи, Хөсәен Уразиков, Әсгать Мәҗитов кебек булачак күренекле шәхесләр дә бар. 1930 еллар уртасыннан Оренбург театры күчмә рәвештә көн күрә башлый, 1949 елдан дәүләт карамагындагы филармониягә беркетелә. 1989 елдан кабат мөстәкыйль иҗат оешмасы статусын алды, үз бинасы булдырылды. Хәзер ул театр Мирхәйдәр Фәйзи исемен йөртә. Репертуарында татар һәм башкорт драматурглары әсәрләреннән тыш рус һәм көнбатыш авторлары әсәрләре дә бар. «Ширкәт»не һәм Оренбург татар театрын оештыруда актив катнашкан, аларның җитәкчесе, баш режиссеры булган Вәли Мортазин-Иманский 1921 елда Башкорт автономиясенең башкаласы Эстәрлетамакка чакырып алына. Аңа анда Башкорт драма театрын нигезләү бурычы йөкләнә.
Күренә ки, Оренбургның милләтчел рухлы зыялылары тырышлыгы белән ул шәһәрдәге драма театры да, 1906 елда ачылган милли китапханә дә йөз ел дәвамында өзлексез рәвештә эшләп киләләр. Бу ике оешма шул төбәктә татар телен, рухын саклауда бик зур вазифа башкара. 1980 еллар ахырында кабат оешкан барлык рәсми милли җәмгыятьләргә ныклы нигез булдылар алар. Оешкан дәвердә «Белек», 1914-1925 елларда Исмәгыйль Гаспринский, 1925 елдан соң Хөсәен Ямашев исемен йөртүче бу өлкә китапханәсе дә 2006 елның октябрендә 100 еллык юбилеен билгеләп үтте.

2

«Хөсәения» мәдрәсәсенең хәлфә һәм шәкертләреннән бер төркем татарча театр уеннарын оештыру хыялы белән йөргән бер вакытта, 1906 елның көзендә, бу уку йортына сәнгатькә тартым җанлы Мирхәйдәр Фәйзи килеп керә. Ул Казан, Оренбург һәм башка төбәкләрдә чыга башлаган татарча газеталарны, әдәби әсәрләрне даими укып баручы, ил-дөнья тормышы белән кызыксынып торучы яшьләрнең берсе була. Өстәвенә Орск шәһәре мәдрәсәсендә укыган дүрт кышта үзлегеннән каләм тоткаларга да өйрәнеп килә. Аерым шигъри юллар, бәетләрдән тыш ул әле яңарак кына «Татар туе» исемле бер күренешле сәхнә әсәрен дә язган була. Шул пьесасын күпсанлы җиңгә һәм кодачалары алдында укып, аларны хәйран калдыра. Әлбәттә инде, мәдрәсәгә яңа гына килеп керүенә карамастан, Ильяс хәлфә тирәсенә тартылган шәкертләргә якынрак булырга тырыша.
Мирхәйдәр, гаиләдә унберенче бала буларак, 1891 елның 1 ноябрендә дөньяга килә. Иң кече бала булу сәбәпле бик иркә үсә. Алар яшәгән Күкшел авылы элекке өяз үзәге Орск шәһәреннән илле чакрымнар төньяк-көнбатыштарак, Уралтауның бер тармагы булган Гөберлә тау-калкулыклары арасында, Гөберлә суы буенда урнашкан. Утызлап йортлы Күкшел утарын булачак драматургның атасы Мостафа карт 1870 еллар ахырында нигезләгән була. Мостафа мәхдүм Чистай өязе Шахмай авылында туган (хәзер Татарстанның Яңа Чишмә районына керә). Унтугыз яшендә, 1854 елда ул, Орск каласына килеп, бер сәүдәгәргә кулдаш булып урнаша. Бервакыт Хөсәенев байлар казакъ иленнән кайтарылган көтү-көтү мал-туарны симертер өчен иркен җир-сулыклар сатып алалар. Шуны кулда тотардай идарәче кирәк булгач та, аларга «мулла баласы мишәр Мостафа»ны тәкъдим итәләр. Бертуган Хөсәеневләрнең җир биләмәләре управляющие вазифасын ул 1905 елга кадәр, чирек гасырдан артыграк вакыт үти. Мостафа ярыйсы ук укымышлы кеше була — берничә кыш Чистайда Закир ишан, бер кыш Казанда Шиһабетдин Мәрҗани мәдрәсәләрендә укый. «Тәрҗеман» газетасы чыга башлаган көннән аны алдыра. Оренбург янәшәсендәге Каргалы авылында туган хатыны Зәйнәп тә укый-яза белүче хатын-кызлардан була. (Мостафа Фәйзуллинның үзе кичергән вакыйгаларны, Казан ханлыгы чоры бәк-морзаларына бәйле булган шәҗәрәләрен теркәгән калын куен дәфтәрен Казан университеты мирасханәсенә кайтаруда үземнең дә катнашуымны әйтеп үтим.)
Күренә ки, Мирхәйдәр Фәйзи заманы өчен шактый ук укымышлы гаиләдә туган. Ул төпле тәрбия алган, зәвык күргән яшүсмер булып буй җитә. Төскә-биткә бик чибәр, чандыр гәүдәле була. «Һәрвакыт җыйнак, пөхтә итеп киенгән булыр иде. Сабыр холыклы, тыйнак кеше иде», — дип искә алалар аны якыннан белүчеләр. Ул балачактан ук бик күп җирләрдә була, төрле катлаудан чыккан зыялы затлар белән аралашу бәхетен татый. Аның олы апасы Фатыйманы Малмыжның укымышлы кешесенә — Камал Мозаффаровка кияүгә бирәләр. Абыйсы Сәетгәрәй дә Малмыж өязенә караган Түнтәр авылында Ишми ишан мәдрәсәсендә белем ала. 1901 елда ул ишан кызы Фатыймага өйләнә. Язучы Рәфыйк Шәрәфиев Балтач төбәге музейларына багышланган бер күләмле язмасында М.Фәйзинең бертуган апасы белән абыйсының Орск шәһәреннән мең ярым чакрымдагы Малмыж, Балтач, Түнтәр тирәләренә ни сәбәпле килеп чыгуларын шул төбәктә яшәүче туганнарының белмәгөнлеген бәян итә. Сәетгәрәй мулланың ике улы — Сәгыйть белән Икрам Фәйзуллиннар Татарстанда мәгълүм журналистлар иде. (Малмыж, Балтач якларында Фатыйма белән Камал Мозаффаров нәселе вәкилләре дә яшәгәндер, мөгаен.) Сәетгәрәй «Нилектән бу дини мәдрәсәгә килгән? Ни өчен нәкъ менә Түнтәргә?» дип сорау бирә автор («Казан утлары», 1997, № 4). Бу сорауларга җавапны шул балалар атасы Мостафа Фәйзуллинның Чистай белән Казан мәдрәсәләрендә кемнәр белән бергә укуын, кемнәргә дус булганлыгын ачыклагач кына җавап биреп булыр, мөгаен. Һәрхәлдә, аның Малмыж кешеләре һәм шул төбәкнең иң абруйлы дин әһеле Ишмөхәммәт Динмөхәммәдев белән тыгыз элемтәдә торганлыгын алда сурәтләнгән вакыйгаларга бәйләп беркадәр аңлатып була, минемчә. Икенче бер элемтә җебе XIX йөз ахырларында Оренбургта мәгълүм мәдрәсә тоткан Шаһимәрдән хәзрәт Үтәгәневкә бәйле булырга мөмкин. Түнтәр авылыннан чыккан бу кеше 1880 елларда Оренбург төбәгендә абруй казанган «Дамелла Шаһимәрдән хәзрәт мәдрәсәсе»нең мөдәррисе була. 1889 елда үз уку йортын «Хөсәения» мәдрәсәсенә кушкач, байтак еллар шунда укыту бүлеге мөдире вазифасын башкара. Өченче бәйләнеш Түнтәрдән килеп Оренбургта сәүдә иткән Хәкимев Шакир аша оештырылган булуы да ихтимал. Шул авылның Рәфгать Зарипов дигән кешесе әйтүенчә, Мөхәммәткамал Мозаффаров белән әлеге «бай Хәкимев» кардәш-ыру тиешле дә булганнар.
Сәетгәрәй абыйсы туена дип әти-әнисе белән бергә Мирхәйдәр дә зур юлга җыенып чыгып китә. Күкшелдән өч йөз чакрымдагы Оренбургка башта алар ат-арбада киләләр. Аннан Самарага поезд белән китәләр. Самарадан Казан тарафына таба әүвәл зур Идел пароходында, аннан соң Нократ елгасына керүче кечерәк пароходта баралар. Ун яшьлек хисчән, зирәк бала күңелендә бу сәяхәт мизгелләренең мәңгегә уелып калуы бик табигый. Ул туйга Оренбургтан Мәхмүт бай Хөсәенев, аның конторасында эшләүче абыйсы Мәхмүтгәрәй хатыны белән, Казаннан сәүдәгәр һәм фабрикант Габдерахман Ишморатов ике хатыны белән киләләр. Ишан хәзрәтләрен олылаган, аңа дус, фикердәш булган абруйлы төрле төбәк муллалары да ул туйда катнаша.
Туйдан кайтышлый Фәйзуллиннар Чистайда тукталыш ясыйлар, шуннан Шахмай авылына сәяхәт кылалар. Соңрак Мирхәйдәр Шахмай табигатенең матурлыгы, Әхмәтҗан бабасының авыл уртасындагы ике катлы өенең нык булуы турында көндәлегенә язып куя. Алар Мостафаның бертуганы Гобәйдә абыстай өенә төшәләр. Чистайдан соң Казанга киләләр. Әхмәт бай Хөсәеневнең Кабан күле буендагы өендә берничә көн кунак булалар. Шәһәрнең мәчетләрен, базарларын карап, тамаша кылып йөриләр. Мәгәр ул вакытта әле Мирхәйдәр шәһәрнең өске өлешенә, университет, гимназияләр тирәсенә бармаган булса кирәк. Мөгаен, Мостафа карт ул вакытта «чукынган урыс ягына» чыгып йөрүне өнәп бетермәгәндер.
1906 елның җәендә дә Фәйзуллиннар кабат Казанда, Малмыж-да һәм Сәетгәрәй муллалыкка тәгаенләнгән Шода авылында булып кайталар. Яңарак кына Оренбург белән Ташкент арасында тимер юл төзелгәнлектән (ул 1905 елның ахырыннан эшли башлый), Мирхәйдәрләрнең сәяхәтенә бераз үзгәреш кертелә. Алар башта Орскидан йөз кырык чакрымдагы Актүбә каласына ат-арбада юл тоталар. Юлда казакъ халкы яшәешенә хас күренешләр белән дә танышалар. Шуннан поезд белән Оренбургка киләләр. (Искәртеп китим, киләчәктә иҗат ителәчәк «Асылъяр» драмасы җирлеге дә шушы Орск—Актүбә юлына бәйле рәвештә барлыкка килгән.)
Мондый сәяхәтләр, төрле дәрәҗәдәге төрле холык-гадәтле кешеләр белән якыннан аралашу яшүсмер Мирхәйдәрнең зиһен офыкларын киңәйтә, билгеле. Язучының киләчәк әсәрләрендәге төрле холыктагы персонажларны оста тасвирлый алу сәләтен үстерә.
Оренбургта укыганда ул Мәхмүтгәрәй агасы белән Фәрихә җиңгәсе карамагында, алар өендә яши. Дәрестән кайткач та күп укый, яза. Шигырь-бәетләрен, мәкалә-хәбәрләрен газета-журналларга да тәкъдим иткәли. Аларның кайберләре Тимерша Соловьев нәшер иткән «Чүкеч» журналында, Казанда чыгучы «Әлислах» һ.б. газеталарда басылалар. Шул көннәрдә ул көндәлегенә: «Хәлфәләр зобани төсле түгел… Бу яңа хәят мине бик тиз җәлеп итте. Башта яңа уйлар, яңа хыяллар хөкем сөрә. Шагыйрь булу, артист булу, музыкант булу кебек уйлар белән җенләнәм», — дип язып куя.

3

Ләкин Мирхәйдәргә «Хөсәения» мәдрәсәсендә озак уку насыйп булмый. Күп уку, кичләр буе баш иеп язып утырулар аның сәламәтлеген какшата. 1907 елның язьшда врач аңа тумыштан йөрәк авырулы булганлыгын белдерә. Йөрәк өянәгеннән сакланып, физик көч сарыф итмичә авыл шартларында яшәргә киңәш бирә. Ильяс хәлфә шәһәр күләмендә беренче ачык спектаклен куярга җыенган бер вакытта, март ае ахырларында, Мирхәйдәргә Оренбургны калдырып китәргә туры килә. Ул Орск шәһәреннән егерме биш чакрымнардагы Җүнәй авылында яшәүче абыйларына кайта. Бу вакытта инде аның ата-анасы авылдан киткән, Орскиның үзәк урамнарының берсендә төзелгән ике катлы үз йортларына күчкән була. Мирхәйдәр берникадәр вакыт үз яшьтәшләре белән аралашмый диярлек. Хәятын биләп алган хасталык болыты кышын шәһәргә кайткач та тиз генә таралмый. Чөнки барча таныш-белеше диярлек: «Порок сердцалы кеше озак яшәми», — дип тәкрарлап тора. Шушы сүзләр аны гомере буе сагалап йөриячәк, буйдак булып яшәргә хөкем итәчәк.
Ә бу вакытта Орск яшьләре шау-гөр килеп театр куярга дип янып йөриләр. Бу эшкә тотынырга аларны Казан каласыннан кунакка кайткан якташлары Шакир Мөхәммәдъяров күндерә: «Әйдәгез, егетләр, шәһәрдә татар театры ачабыз&raquoraquo;,— ди. Ләкин аның тирәсенә тупланган беренче төркем аулак өйләрдә сөйләшеп утырулардан узмый әле. Шакир да калага тиз генә кабат кайта алмый. Гаяз Исхакый җитәкләгән «таңчылар» фиркасенең актив әгъзасы буларак, шул ук көздә аңа Казанны калдырып китәргә туры килә. Университетта уку хыялын тормышка ашыру нияте белән ул Орскидан бик еракта урнашкан Санкт-Петербургка барып төпләнә. Үз шәһәрендә исә театр уены уйнарга хирысланып өлгергән яшьләр — Габдулла Мангутов, Әхмәтгали Багданов, Мәгъсүм Шәмсетдинов, өч бертуган Гобәйдуллин кебек теләктәшләре генә кала. Мирхәйдәр шәһәргә кайткач кына бу төркем җанлана, активлаша башлый.
1907 елда Орскиның зыялырак һәм баерак катлавы Хәйрия җәмгыятенә берләшә, «Шәрекъ көтепханәсе» исемендә китап кибете ачуга ирешә. Аның уку залына татарча, русча һәм төрекчә басылган газета-журналлар кайтарыла, һәркем аларны анда барып укый ала. «Шәрекъ көтепханәсе» үзе дә Оренбург, Казан басмаханәләренә заказлар биреп, берничә заманча китап чыгаруга ирешә. (Мәсәлән, китап белгечләре Г.Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр» романы шушы ширкәт заказы белән 1913 елның башында Казанда нәшер ителгән дип белдерәләр.) Мирхәйдәрнең бер шигырь китабы да шул ширкәт исәбенә басыла. Форштат бистәсе тарафындарак урнашкан ул «кыйраәтханә»гә тиздән Мирхәйдәр дә бик теләп йөри башлый. 1911 елда Хәйрия җәмгыяте мөстәкыйль китапханә ачу өчен шәһәр уртасында иркен бер бинаны сатып ала. (Фәйзуллиннар яшәгән урам чатында урнашкан ул милли китапханә 1962 елга чаклы шәһәр халкына хезмәт итте. Совет хакимияте дәверендә Мулланур Вахитов исемен йөртте.) Себер белән иркен казакъ иле чикләрендәге өяз башкаласы Орскига ара-тирә рус театр төркемнәре килеп чыккалый. Гимназия укытучылары белән шәһәр яшьләре үзләре дә спектакльләр куйгалыйлар. (Аларда тәүге артистлык чиркануын икенче бер якташыбыз, СССР чорының күренекле язучысы Лидия Сәйфуллина да ала. Атасы Әхмәт ягыннан ул да Чистай өязенә бәйле.) Андый спектакльләрне карарга Мирхәйдәр дә иптәшләре белән баргалый. Һәм 1909 елның кышында шундый бер тамашадан соң ул «Ике Хәсән» исемле пьесасын яза. Пьеса яшьтәшләре тарафыннан хуплап кабул ителә. Театр уены уйнарга хыялланучы яшьләрнең тәмам тупланып җитүенә ул пьеса бер этәргеч була. Шул яшьләрнең беренчеләре сафына кергән Мәгъсүм ага Шәмсетдиневнең соңыннан сөйләвенчә, «Ике Хәсән»не аулак өй утырышларында берничә мәртәбә уйнап, үз ишләренә күрсәткәннәр, әмма халык алдына чыгарга аларга мөмкинчелек бирмәгәннәр.
1908—1911 еллар аралыгында М.Фәйзи байтак кына шигырь иҗат итә. Үрнәк, өлге итеп, нигездә, Габдулла Тукай шигъриятен сайлый. Мирхәйдәрнең шигырьләрен бу елларда Казан, Әстерхан, Троицкида нәшер ителүче газета-журналлар бик теләп бастыралар. 1912 елда ул шигырьләр Казанда китап буларак укучы хөкеменә тапшырыла. Шушы ук чорда ул Клавдия Лукашевичның «Чәчәкләр арасында» исемле пьесасын тәрҗемә итә, һәм тәрҗемәне Казандагы «Сабах» китап ширкәте бастырып та чыгара. Бу пьеса Мирхәйдәрне театр сөючеләр арасында таныткан беренче әсәр була. «Чәчәкләр арасында»ны ул елларда байтак кына үзешчән театрлар сәхнәләштерә. Әлеге әсәр сәхнәләштерелгән шәһәр һәм шәһәрчекләрнең исемнәре әдип көндәлегендә теркәлгән.
1911 ел Мирхәйдәр Фәйзинең күпкырлы иҗатының тәмам ачылып китү елы санала. Шул елның җәендә Орскига «Сәйяр» төркеме килә. Әзерлерәк яшьләрне үз уеннарына җәлеп итәләр. Алар күрсәткән өч спектакльнең икесендә Мирхәйдәр дә катнаша. «Орск тарихында татарча театрны башлап уйнаучы «Сәйяр» булса да, сәхнәдән иң беренче сүзне әйтү миңа насыйб булды. «Оят, яки Күз яше» драмасындагы Маһи булып сәхнәгә иң тәү мин кердем», — дип яза ул шул хакта. Көндәлекнең алдагырак битләрендә: «Кыштан ук театр кую уе белән репетициягә тотындык. Беркөн беребезнең, беркөн икенчебезнең өенә барып репетиция ясыйбыз», — дип тә теркәп куелган. Ләкин ни сәбәпледер ул кышта алар зур сәхнәгә чыга алмыйлар. Спектакль куярга губернатор рөхсәте соңлабрак килгәндер, мөгаен. Ә менә «Сәйяр» төркеме китеп өлгермәстән, ике-өч ай дәвамында өч зур театраль кичә уздырыла. 1911 елның 9 августында зур сәхнәдә «Югалган хатын» белән «Түләшү» пьесалары куела, 11 сентябрьдә — «Бүләк өчен», «Кияү эзләү», «Кызлар шулай кызык итәләр», ә 10 декабрьдә «Яшь хатын» әсәрләре уйнала. Боларны сәхнәләштерүдә унөч ир-егет (бертуган Гобәйдуллиннар, Габдулла Хәсәнев, Гариф Галиәкбәрев һ.б.) катнаша. Мирхәйдәр ул пьесаларның һәрберсендә хатын-кыз рольләрен башкара. («Сәйяр» афишасыннан башлап аның сәхнә псевдонимы М.Мирфанская буларак кабул ителә.) Шушы вакыйгалардан соң Орск яшьләре һәр елда татарча дүртәр-бишәр спектакль куярга керешәләр. Спектакль куюдан җыелган акчаның күбрәк өлешен Хәйрия җәмгыятенә тапшыралар. Тәүге «артистлар» төркеменә тиздән булачак халык артисты Хәким Сәлимҗановның ике абыйсы һәм татар театры дөньясында беренчеләрдән булып Хезмәт Батыры исемен алачак артист Мифтах Әпсәләмев тә килеп кушыла. 1918 елда шәһәрдә беренче мәртәбә Совет хакимияте урнаштырылгач, бу төркем шактый киңәйтелеп, яңа вазифалар йөкләнеп, «Төрек-татар яшьләре оешмасы» исеме белән йөртелә башлый. «Төрек-татар яшьләре»нең тәүге зур эше «Галиябану» пьесасын кабат сәхнәләштерү була.
1911 елда Мирхәйдәр Фәйзи тиз арада популярлашып киткән, байтак театр коллективлары тарафыннан сәхнәләштерелгән «Яшьләр алдатмыйлар» һәм төркемдәше, фикердәше Габдулла Әмирев белән бергә «Бизәнү» комедияләрен язып төгәлли. «Яшьләр алдатмыйлар»ның тиздән китап булып басылып чыгуы һәм «Сәйяр» тарафыннан сәхнәләштерелүе Мирхәйдәргә иҗади дәрт өсти.
1913 елда аның икенче шигырь китабы — «Яшь күңел» — Казанда басылып чыга. Шул кышта ул Орскида «Кызганыч» (1914 елда аерым китап булып басыла), «Тәкъдирнең шаяруы» драмаларын, җәй айларында Җүнәйдә бер пәрдәлек «Авыл бәйрәме» исемле шаян пьесасын язып төгәлли. Бу өч әсәр дә төрле-төрле тарафларда уйнала башлый. «Авыл бәйрәме»н 1921 елда автор ике пәрдәле итеп үзгәртә һәм иң элек Юлык авылы яшьләре белән бергә үзе сәхнәләштерә. (Бу пьеса 1924 елда Казанда нәшер ителә.) Мирхәйдәрнең ул елларда иҗат иткән барлык пьесалары да төрле-төрле шәһәрләрдә, төрле театраль коллективлар тарафыннан бербер артлы сәхнәләштерелә тора.
Әмма ки, Мирхәйдәр Фәйзи иҗат иткән, татар халкының иң олуг мирасына әверелгән әсәр — «Галиябану» музыкаль драмасы. Ул драманы башка кардәш халыклар театрлары да бик яратып куйды. Шушы әсәр дистә еллар дәвамында татар сәхнәсенең сүнмәс бер җәүһәре булып калды. Аны заманында барлык авыл һәвәскәрләре дә бик теләп һәм яратып сәхнәләштерә иде. Хәер, элекке СССР биләмәсендәге төрки телдә эшләүче театрлар арасында да «Галиябану»ны сәхнәләштермәгәне бик сирәктер. Әсәр бүгенге көнгәчә сәхнәдән төшмичә уйналып килә.

4

Мирхәйдәр Фәйзи җәйге айларда авылда яшәүне хуп күрә. Авыл яшьләрен ул самимирәк, үзара аралашуда үзе кебек үк гади холыклы дип исәпли. Аның көндәлекләрендә бу фикерне раслаучы язмалар бик күп. Шәһәргә күчеп яши башлаганнан бирле ул җәй айларын Җүнәй авылында уздыра. Җүнәй аның туган авылы Күкшел кебек үк текә маңгайлы, җәлпәгрәк түбәле Гөберлә таучыклары куенына сыенып утырган. Тау белән тау култыклашкан иңкүлекләрдә бер буй булып усак, каен агачлары үскән «урман колаксалары» да очрап тора. Авыл зур түгел. Монда Мирхәйдәрнең бертуган абыйлары Әхмәтгәрәй, Мөхәммәтгәрәй, Шакирҗан игенчелек хезмәте белән көн күрә. Алар белән бергә Мостафа картның үги анадан туган энеләре дә монда яши. (Әхмәтҗан баба исеменнән алынган Әхмәтҗанов фамилиясен йөртүчеләр. Егерменче еллар ахырында алар, кулак буларак, Магнитогорск төзелешенә барып эләгәчәкләр.) Җүнәйнең калган халкы шул ук Гөберлә елгасының аргы ярында зур гына мәйдан биләп торган Дүрткүлдән була. Тау тирәләрендә монда зур-зур табигый ташлар аунап ята. Авыл каршындагы шундый бер яссы ташка утырып Мирхәйдәрнең китап укыган, ни-нәрсәләрдер язган очраклары да еш кабатланган. Тау башыннан күрше ике авыл тормышы уч төбендәгедәй күренеп торган. Тау өстендәге ташта утырганда яисә тау итәгендәге печәнлектә эшләгәндә, Мирхәйдәрнең күңеле күтәрелеп киткән яисә моңсуланган чаклары да буяган. «Аның үзенчә бик матур итеп җырлавы вакыт-вакыт ике авыл өстендә яңгырап торыр иде»,— дип искә алган иде Дүрткүлдә яшәүче Зәкия апа Фәйзуллина. Мандолинада да ул халык көйләрен моңлы, сагышлы итеп, бик бирелеп уйный торган була. Үзе уйнаган көйләрнең саны илледән артык булуын һәм ул көйләрнең исемлеген Мирхәйдәр соңрак куен дәфтәренә дә язып куя.
Менә 1913 елның декабрендә Җүнәйдә узган туй күренеше язмалары. Әдип анда Гариф Галиәкбәревнең туенда кияү егете сыйфатында катнаша. «Кыз (өе) янында Җүнәй һәм Дүрткүл егетләре җыелган. Кунакларны араларыннан гармунда уйнап, җырлап үткәрделәр. Сыйлар мул: каз итләре табаклап. Уен, җыр, бию. Үтә матур тавыш белән яшь кенә егетләр җырлыйлар. Берсе артыннан берсе төшеп шундый өздереп бииләр. Йә Раббым, бөтен матурлыкны авыл өстенә генә түккәнсең икән… Дүрткүлдән Хәсән Зөфәрев исемле унсигез яшьлек егетнең җырлары шундый үзәгемә үтте, шундый көчле тәэсир бирде ки. Шундый саф, матур тавышлы егетләре бар халык та бәхетле булмаса…»
Көндәлектән мондый озын өзекнең китерелү сәбәбен укучы озакламый аңлар. Мирхәйдәр Фәйзинең иң югары бәяләнгән, бүген дә сәхнә түреннән төшмәгән иҗат җимеше — «Галиябану» музыкаль драмасының автор күңелендә бөреләнә башлаган көннәргә якынлашабыз. 1913-1916 еллар аралыгында Мирхәйдәр Җүнәй белән Дүрткүл яшьләре уеннарында еш катнаша. Кичке уеннарда яшьләрнең үзләрен тиң, тигез тотуларын билгеләп үтә. Бу яшьләрнең һич кыстатмыйча җырлый алуларына, җитез итеп тыпырдап биеп китүләренә соклануларын көндәлекләренә даими теркәп бара. Шәһәр яшьләре андый түгел, үзләрен авылныкылар кебек иркен тота белмиләр, дип зарлана. Авылга кайтканда үзенең мандолинасын һич тә калдырмавын белдерә.
Менә 1914 елның 12 июленә караган язма. «Мәмәшевләр яшьләр өчен зур гына мәҗлес ясады. Дүрткүлдән дә байтак егетләр, шул җөмләдән Хәсән дә килде. Гатиятулла, Хәким — оста гармунчылар, Хәсән, Шаһидулла, Хәким — шәп җырчылар, Хәмкәй, Локман, Фәтхулла — матур биючеләр… Сиптерәбез!» Ләкин андый күңелле кичәләр озакка бармый. Шул елның августында башланган Беренче бөтендөнья сугышы бу яшьләрнең күбесен юк итәчәк яки гарипләндереп кайтарачак. Озакламыйча җырчы Хәсән дә иптәшләре белән шунда китеп югалачак. Мирхәйдәр сугышка китүче Хәсәнне үз атына утыртып озата барган, аның моң-хәсрәтле соңгы җырлавын озак вакыт оныта алмаган. Хәсәннең госпитальдә үлү хәбәрен ишеткәч тә ул бик өзгәләнә. Менә 1916 елның 28 октябренә караган көндәлек язуы: «Күңелемә бик якын тоелган Хәсәннең лазаретта үлгәнлеген ишетеп иңрәдем. Моңлы җаның мәңге ямьнәрдә йөзсен, дус!.. Илеңне күралмый тилмереп үлдеңме, яшь җан? Синең үлемең мине рухан газаплый… Синең матур хәрәкәтләрең, мәгъсүм кыяфәтең, саф тавышың күңелемдә кадерләп тирбәтелер, туган! Синең белән ике ел таныш булып, егерме тапкыр күрештем. Ямьле йөрешләр, күңелле утырышлар бар иде. Алар үтте, син үлдең, хуш!» Әдипнең «Җырчы Хәсәнгә» дип исемләнгән шигыре дә бар. Аның бер өлеше шушы икеюллык белән тәмамлана:

Мин сөямен халкымны, син халыкның алтыны,
Моңнар белән сызылып чыга яшь күңлеңнең ялкыны.

1914-1915 елларда Мирхәйдәрнең аерым шигырьләре матбугатта басыла, К.Лукашевичның тагын бер пьесасының тәрҗемәсе «Корым тазартучы» исеме белән «Ак юл» журналында дөнья күрә. Бу ике елда Орск яшьләре җиде мәртәбә спектакль куялар. Мирхәйдәрне иң сөендергәне — ниһаять, сәхнәдә яшь артистканың пәйда булуы. 1915 елда: «Өч мәртәбә театр уйнадык. Камилә туташ Гомәрова Орск сәхнәсе тарихында кызлардан беренче каһарман булды», — дип яза ул көндәлегенә. Ә аннан алдарак исә шул җәйдә Җүнәй авылында оста гармунчы Вафа Әдһәмов белән очрашу-танышуы тасвир ителә. «Августның 2 се. Калага үтеп барган Юлык никрутлары белән күрешү. Вафа исемлесенең гармунны ифрат матур һәм сөйкемле кыланып уйнавы белән күңелемнең самими дуслыгын казануы… Бер елга калып, Орскидан кайтып барышында Вафа белән кабат утырыш: матур көйләр уйнавы, күңелемдә матур типлар, матур уйлар тудыруы», — дигән сүзләр теркәлгән ул очрашу турында.
Сугыш елларында аның күңелен тетрәткән тагын бер вакыйганы искә алыйк. Дүрткүл авылында кич утырганда, солдаттан гарипләнеп кайткан берәү йөрәк өзгеч иттереп бәет сыман бер җыр җырлый. Фаҗигале, тигезсез мәхәббәткә багышланган «Сәгадәтбану» җырын. Аның җырын тыңлагач та, Мирхәйдәрнең күңеле тетрәнә. Шул җырны отып алып, күңеле моңланган мизгелләрдә җырлый торган булып китә. 1916 елның җәендә Малмыж шәһәре бакчасында да «Җәмилә», «Сәгадәтбану» көйләрен моңланып җырлап утыруын көндәлегенә язып куйган. Бу җырга бәйле хатирәләр Мирхәйдәрнең энесе, Сәетгәрәй улы Сәгыйть ага истәлекләрендә дә телгә алына.
Европа мәмләкәтләренә тиң җир-биләмәгә ия Орск өязенең бер читендәрәк урнашкан Юлык авылы һәм җырчы, оста гармунчы Вафа дусты белән Мирхәйдәр Фәйзи тагын дүрт ел чамасы вакыт үткәч якыннанрак танышачак. Рәмиев байларның Юлык мәчете янәшәсендәге китапханәне саклап калу өчен, 1919 елның февралендә аны шунда эшкә җибәрәләр. Шул китүдән башлап аның төп эш урыны китапханә булачак. Юлык, Баймак һәм Темәс кебек алтын чыгару, алтын эшкәртү төбәгендәге эшче китапханәләрендә ул сигез ел чамасы эшләп ала. Арадан бер суык кышны — 1924 елның кышын — Казанда, Үзәк Шәрыкъ китапханәсенең балалар әдәбияты бүлегендә өши-туңа уздыра. (Мөгаен, нәкъ шул кышта аның күңелендә Г.Тукайның «Шүрәле» поэмасы нигезендә яңа бер әсәр язу уе да тугандыр әле. Шул фикерне дәлилләүче фактларга алдарак тукталырбыз.)
Кайбер җитди генә хезмәтләрдә Мирхәйдәр Фәйзинең унынчы елларда ук Башкортстан ягы авылларына йөреп, әйтик, Орскидан бик еракта урнашкан Бөре, Балтач тирәләренә барып, халык иҗаты үрнәкләрен барлаганлыгы бәян ителә. Икенче берәүләр аны вакытыннан алда, унынчы еллардан ук, китапханәче хезмәтен башкаручы дип күрсәтмәкчеләр. Кабатлап әйтергә кирәк, авторның көндәлекләрендә мондый сәяхәтләр һәм ул елларда китапханәче вазифасын башкару очраклары теркәлмәгән. Беренче мисалда авторлар әдипнең хәзерге Киров өлкәсе белән чиктәш булган Балтач, Шодаларга сәяхәт кылуларын үз төбәкләре белән бәйләргә тырышкан булса кирәк. Ә китапханәче хезмәтен үтәүгә Мирхәйдәр, алда әйтелгәнчә, 1919 елның февралендә генә керешә.
Анда да аның ул эшкә тотынуы очраклы рәвештә килеп чыга. Гражданнар сугышының Уралтау белән Җаек елгалары тирәсендәге озакка сузылган һәм иң авыр чоры 1918 елның урталары белән 1919 ел башларына туры килә. Шул дәвамлы сугыш-кырылышлардан соң ул төбәктә ваба (холера), тиф кебек зәхмәтләр кузгала. Ул авырулар, нигездә, кеше һәм хайван мәетләренең вакытында җиргә күмелмәгәнлегеннән барлыкка килә. Бу чирләр, ярлы яки бай булуга карамастан, һәркемне сагалап тора. 1918 елның кара көзендә Мирхәйдәр дә бер ай чамасы сырхаулап ала. Шәһәрдә иң бай нәсел, икенче гильдия сәүдәгәр Борнаевлар нәселеннән дә бер кыз ул фаҗигадән котылып кала алмый. Мирхәйдәр белән хат, фотолар алышып, сөешеп-күрешеп йөргән Гөлсирә Борнаева ноябрь башларында вабадан вафат була. Шул хәлләрдән соң туган-ыру арасында Мирхәйдәрне яман чирләр баскан шәһәрдән ераккарак озатып тору теләге туа. һәм ул Орскидан йөз илле чакрымдагы берничә өркәчле биек Ирендек таулары артындагы Юлык авылына юллама ала.
1916 елның җәендә Орскига «Нур» театры артистлары килә. Театр җитәкчесе Сәхипҗамал Гыйззәтуллина белән Мирхәйдәр Фәйзи «Сәйяр» труппасының шәһәргә беренче сәфәр кылган көннәреннән таныш була. Бу юлы да ул сәхнәдә алар белән бергә берничә роль башкара.
Шул ук көннәрдә ерак Малмыж шәһәреннән борчулы хәбәр алына: Фатыйма апасының хәле начар икән. Мәшәкатьле озын сәфәргә чыгып китәсе була. Сәетгәрәй агасының Орскига кунакка килгән улы, унбиш яшьлек Сәгыйть белән алар 7 июль иртәсендә юлга кузгалалар. (Сәгыйть Гәрәй улы Фәйзуллин озак еллар Татарстан китап нәшриятында мөхәррир, тәрҗемәче булып эшләде. М.Фәйзинең 1957 елда нәшер ителгән ике томлыгын төзеп чыгаручы һәм әдипнең төп язма мирасын Казан университеты мирасханәсенә тапшыручы да ул булды.) Мирхәйдәр, Малмыжда берәр атна торганнан соң, мулла Сәетгәрәй агасы яшәгән Шодага юл тота. (Бу авыл хәзер Татарстанның Балтач районына керә.) Әдипнең көндәлегендә Шода авылы тирәлеге күренешләрен, анда яшәүчеләрнең гореф-гадәтләрен тасвирлауга багышланган битләр байтак. Аларны көндәлек сәхифәләре итеп түгел, саф әдәби әсәр битләре кебек мавыгып укыйсың. «Кешеләрнең киенү рәвеше дә бездәгенең тәмам киресе дип әйтерлек. Хатын-кызларда да аякта чабата, тула оек. Күбесенең өстендә кызыл күлмәк. Кызларның билендә матур алъяпкыч. Кырдан кайтканда кызлар бик киенешеп кайталар… Ялтырап торган уракларын кулларына тотып, ваграк атлап, нык басып китүләрен авылның иң матур күренешләреннән санарга ярый». Шушы сүзләр янәшәсендә мондый юллар да бар: «Иген уру машиналары татар авылларында таралмаган әле, кул белән уралар. Җир өсте кызыл яулыклы абыстайлар белән тулган була».
Әмма бу авылда Мирхәйдәр күңеленә иң хуш килгәне яшьләрнең саф сулы чишмә буенда очрашу-аралашулары, шул тирәдәге болында яшьләр оештырган уеннар була. Үзенең алардан өлкәнрәк икәнлегенә карамастан, җырларга, мандолинада уйнарга һәвәс булган яшь күңелле Мирхәйдәр дә алар уенына кушылып китә. Үзеннән күпкә яшьрәк кызлар белән дус, сердәш булу дәрәҗәсенә ирешә… Шода авылына Мирхәйдәрнең 1923 елда килүе аеруча истәлекле. Унҗиде-унсигез яшьләрдәге бик чибәр күрше кызы Гыйлембану белән ул аеруча якын мөнәсәбәткә керә: аның сердәшенә әверелә. Яше утыздан ашканын онытып, ул шушы кызга тәмам гашыйк була. «Шодада көннәр бик күңелле уза. Бигрәк тә матур су буе манзарасы мине тәмам сихерләде… Гыйлембану Шодадагы көннәремнең таҗы булды. Аның белән бер күрешеп сөйләшү мең рәхәттән рәхәтрәк тоела…» Кызның күңелендә йөрткән егете барлыгын белгәч тә, теге егеткә карата бераз үч тә саклап йөри Мирхәйдәр. «Гыйлембану исеме исемә төшкәндә — сөенеп, Ибрай исемә төшкәндә көенеп китәм», — дип язып куя көндәлегенә. Үз-үзен белештермичә гыйшык утында яна башлавын аңлагач кына, ул авылдан тизрәк китәргә була. «Үзем китәм, күңелем кала… Хуш, Шода, хуш…» — дип уфтанып та куя. Ләкин бу авылдан киткәч тә, аның йөрәге тиз генә тынычланмый. Гыйлембану, аңа гыйшык тотып йөрүче тегермәнче егет тиз генә онытылмыйлар. Шушы яшь кызга булган хисләренең бер чеметемен ул Шодадан киткәч язган «Сәрвиназ» хикәясендә, «Ибрай яры янында» шигырендә чагылдырган:

Тау башында Сабир, Габдулла, мин,
Тау астында кызлар су ала;
Ал чиләген асып, вак-вак басып
Гыйлембану килгәч, бу бала
Алларына бәхте баскан кебек,
Күккә ашкан кебек куана, —

дип яза ул үзе турында.
Кызга гыйшык тотып, аңа өйләнергә йөргән Ибрайның шигырь авторына дус булганлыгына ишарә дә бар бу шигырьнең соңгы строфасында:

Ал кулыңны, көнләштермә егетен,
Яшь Ибрайның җанын кыйнама!
Ирексездән дуслык җимерелмәсен,
Су буеның ямен буяма!

«Сәрвиназ» хикәясендә исә шушы ук мәхәббәт өчпочмагы чак кына башкачарак тасвир ителә.
Мирхәйдәр Фәйзинең туганнары, дусларының көндәлек һәм альбомнарына, аларга юллаган хат һәм фотосурәтләргә теркәлгән шигырь куплетлары да байтак. Җитмешенче елларда аларның бер өлешен — мин, бер өлешен Орск шәһәре музее хезмәткәре Татьяна Черкас, күпмесендер «Орский рабочий» газетасы мөхәррире Михаил Секрет тупларга тырышып караган идек. М.Секрет Мирхәйдәргә багышлап рус телендә документаль повесть язарга да хыялланды. Әсәренең өзекләрен үзе редакцияләгән газета битләрендә бастырып та чыгарган иде. Мирхәйдәрнең шигырь рәвешендәге ул истәлек язмаларында да Шода вакыйгасына бәйле бер-ике куплет сакланган. Мәсәлән, абыйсының улы, булачак инженер Искәндәр альбомына ул түбәндәге сүзләрне яза:

«Икәү генә уйнадык,
Сонга калып.
Суын алып,
Биреп китте кулъяулык.
Көянтәсен җилкәләгәч,
Егетеннән иркәләнгәч,
Китте теләп саулыкны;
Җырлап калдым,
Болгап калдым
Җаныем чиккән яулыкны!

Бу (очрашу) 1924 ел, июнь 13 тә, җомга көн Шода авылында булган һәм язылган. Вакыйгасы, җыры, көе бергә бәйләнеп барды. Асылында «авыл кызы» урынында Гыйлембану тора. Үзем өчен бик сөйкемле хатирәмне синең альбомыңа теркәдем. Абыең М-Хәйдәр Фәйзи. 1924, 2 сентябрь, Җүнәй».
Шода авылында, элекке Сәетгәрәй мулла йортында, хәзер Мирхәйдәр Фәйзи тормышына һәм иҗатына багышланган музей эшли. Ул Татарстан хөкүмәте һәм Балтач районы җитәкчелеге тырышлыгы белән әдипнең тууына 100 ел тулган көннәрдә, 1991 елның көзендә ачылды. Мирхәйдәрнең өзелеп сөйгән, соңгы мәхәббәте булган, ай кебек аксыл йөзле, кара толымлы Гыйлембануга да, олыгаеп килүче әдипне ике ут арасында янарга мәҗбүр итүче Ибрайга да анда урын бирелгән.

5

Малмыж-Шода якларында йөреп кайтканнан соң, Мирхәйдәр Фәйзи яңа әсәр язарга керешәчәген белдерә. Менә аның 1916 елның 8 октябрендәге көндәлек язмасы: «Казан ягы авылларында йөреп кайттым. Бу яктагы авылларда күргән матур күренешләрдән файдаланып, «Сәгадәтбану» исемле пьеса язу уе туды. Көннәрем шул хакта мәшгуль булып уза башлады». Шушы юллардан соң берничә бит кенә арырак, 28 октябрьдә әдип җырчы Хәсәннең «лазаретта үлеп калуы» турындагы хәбәргә бәйле кайгы-хәсрәт сүзләрен теркәгән. Бу көндәлек язмаларыннан күренә ки, булачак пьеса каһарманнары Хәлил, Исмәгыйль, Галиябану образларын тудырган дәвердә авторның күз алдында Шода авылы яшьләренең тормыш-яшәеше генә түгел, шулай ук Җүнәй белән Дүрткүл яшьләренең үзара багланышлары да торган. Кайбер хезмәтләрнең авторлары язганча, Хәлил образына төп оеткыны салучы оста гармунчы һәм җырчы Вафа Әдһәмев кенә булмаган. Сәхнәдә атып үтереләчәк Хәлил артында, аңа сөялеп, фаҗигале язмышлы җырчы Хәсән дә тора, Шода авылы егете Ибраһим да шул тирәдә шәйләнә. Галиябану образы да ниндидер мифик бер Сәгадәтбану копиясе генә түгел. Ул образ артында Шода, Җүнәй, Дүрткүл кызлары шәүләсен дә, Орск сәхнәсендә бер кыш балкып алган «мөкаммәл кыяфәтле» Камилә туташ Гомәрова язмышы чагылышын да күреп була. (Камиләне нәкъ шул вакыттарак үзе теләмәгән, өлкәнрәк яшьтәге кешегә кияүгә бирәләр.) Әсәрнең тәүге исеменә карата да кайберәүләр белән бәхәскә керәсе килә. Сәгадәтбану исем-атамасын хәзерге татарчага күчерсәң, Бәхетлебану була. Бәхетлеме соң пьесада сурәтләнгән кыз? Юк, әлбәттә. Күз алдында сөйгән яры атып үтерелгән кыз берничек тә бәхетле була алмый. Миңа калса, Мирхәйдәр Фәйзи бу әсәрен язарга керешер алдыннан бәхетле кыз образын тудырмакчы булган. Әмма язып бетерү дәверендә инде ул аның язмышын үзгәрткән. Ә баштарак, пьеса исемен сайлаганда, аның күптәнге кумиры Галимҗан Ибраһимовның «Сөю — сәгадәт» әсәре йогынтысында булуы да бик ихтимал. Мирхәйдәр дә авыл яшьләренең үзара мөнәсәбәтләре, сөю-сөешүләре йогынтысында шушы әсәрен язарга утыра. (Г.Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр» романын укыганнан соң әсәрләнгән Мирхәйдәрнең тиз арада мәкалә язып, аны «Идел» газетасында бастыруын да истән чыгармыйк.)
Соңгы елларда татар һәм башкорт матбугатында (бигрәк тә Башкортстандагы күршеләрдә) «Галиябану» әсәренең язылу вакыты һәм анда тасвирланган вакыйгаларның җирлеге мәсьәләсендә байтак кына ялгыш фикерләр әйтелде һәм язылды. Имеш, ул пьеса Юлык вакыйгаларына бәйләп, Юлык авылында язылган. (Алда әйткәнемчә, Мирхәйдәр Юлыкка эшкә 1919 елның башында җибәрелә. 1921 елда ул Юлыкта «Кызыл йолдыз» драмасын яза.) Әле 2006 елда гына да Башкортстанда яшәүче бер татар журналисты Казанда басылган мәкаләсендә «Галиябану» Баймак төбәге вакыйгаларын чагылдыра, әсәр шунда язылган дигәнрәк фикер белән чыкты. Шундыйрак эчтәлекле «гыйльми язма»ларны укыгач, бер сорау туа: Мирхәйдәр көндәлекләрен алып укыганмы соң бу каләм әһелләре? Мирхәйдәр эзләреннән йөргәннәрме? Ул көндәлекләрдә акка кара белән язылган ич: «Галиябану» пьесасы 1916 елның октябрь урталарында языла башлый һәм өч айдан соң Орск шәһәрендә тәмамлана. 1917 елның башында ул Оренбургка, «Ширкәт» труппасы режиссеры Вәли Мортазин-Иманскийга җибәрелә. Вәли, үз тәкъдимнәрен язып, пьесаны кире кайтара. Мирхәйдәр кулъязмага үзе кирәкле тапкан өстәмәләрне кертә һәм аны тиз арада кабат Оренбургка озата. «Ширкәт» артистларына әсәр ошый, бик хуп күреп, алар аны тиз арада сәхнәгә чыгаралар. «Галиябану» Оренбург шәһәр театры бинасында шул елның 19 март кичендә халыкка тәкъдим ителә. Галиябану ролен татар халкының булачак күренекле артисты, мөлаем тембрлы тавышлы Сара Байкина, Хәлил ролен режиссер Вәли Мортазин үзе, Исмәгыйль ролен Госман Садыйков бик оста башкарып чыгалар. Алар уенын халык дәррәү кубып хуплый. Шул ук елның 15 декабрендә пьеса Оренбургта кабат уйнала. 1918 елның кышында исә ул Казан сәхнәсендә куела. Ә 1922 елда, Г.Ибраһимовның мактаулы кереш сүзе белән, Казанда аерым китап буларак басылып чыга.
«Галиябану»ның беренче мәртәбә сәхнәгә куелуын бозып күрсәткән тагын бер үкенечле фактны билгеләп үтмичә мөмкин түгел. Милләтебез абруен, данын дистә еллар дәвамында сакларга, акларга һәм пропагандаларга тиешле «Татар энциклопедиясе» китабының икенче томында, шушы әсәргә багышланган мәкаләсендә, театр белгече И.Илялова «беренче тапкыр Оренбургта аны «Нур» труппасы куйды» дип яза. Ә бу труппага багышланган махсус язмаларда исә «Нур» 1916 елның язында Оренбургтан китә, шул елның көзендә эшчәнлеген Уфада дәвам иттерә» дип белдерелгән. Бу очрак та кайберләребезнең Мирхәйдәр Фәйзи иҗатына һәм мирасына карата саксыз булганлыгын күрсәтә, минемчә. «Галиябану» пьесасына нигезләнеп эшләнгән бер кино әсәре авторының никадәр саксыз эш итүе турында безнең матбугатта бер-ике кәлимә сүз булган иде инде. Мирхәйдәрнең «Галиябану» пьесасында түгел, башка бер генә әсәрендә дә хатын-кызга карата мыскыллап карау, хатын-кыз образын пычратып тасвирлауны очрату мөмкин түгел. Үзе дә гомер бакый саф намуслы, чын зыялы, тәрбияле шәхес булган. Әсәрләреннән дә пакьлек, сафлык нуры бөркелеп тора.
Орск шәһәре артистлары да «Галиябану» әсәрен 1917 елның 29 декабрендә автор катнашында сәхнәләштерәләр. Монда Галиябану ролен икенче бер күренекле шәхес — Башкортстанның булачак халык артисты Майбәдәр (Маһибәдәр) Юсупова башкара. Галиябану — Бәдәрнең Орск сәхнәсендә уйнаган икенче роле. 1917 елда инде ул Идрис Багдановның «Югалган хатын» пьесасын куюда Люси псевдонимы белән катнашкан була. Соңрак та ул Орск сәхнәсендә берничә пьесада җырлы-биюле рольләрне башкара. Шул исәптән «Асылъяр»ны беренче мәртәбә сәхнәләштергәндә Бәдәр-Люси баш рольне башкара. Орскида укытучылар курсын тәмамлагач, ул төрле татар һәм башкорт мәктәпләрендә берничә ел укыта. Һәвәскәр артистка Майбәдәрне 1926 елда Башкорт дәүләт театрына кабул итәләр. Тиз арада ул шул театрның йөзек кашына әверелә. (Дүрткүл халкы, Майбәдәрнең балачагы бездә үтте, ата-анасы безнең авылныкы, дип мактанып сөйлиләр.)
Орск сәхнәсендә уйнаучы артистлар, рәсми рәвештә театр труппасы оештырылмау һәм махсус театр ачылмау сәбәпле, Совет хакимияте дәверендә дә үзешчән булып калалар. Шул ук вакытта Мирхәйдәр Фәйзиләр чорыннан алып 1960 елларга кадәр шәһәр халкына даими рәвештә театр уеннарын уйнап киләләр. Үз рәсми театрларын ачарга омтылган очраклары да булгалый. Большевикларга каршы көрәшкән милләт вәкилләре белән бергә колчакчыларга ияреп Себергә киткән Габдулла Кариев, акылга килеп, 1919 елның башында аклар кулындагы Орск шәһәрендә туктала. (Адмирал Колчакның руслардан башка халыкларга якты йөз күрсәтергә теләмәвен, «кече» милләт вәкилләрен тиздән кәкре каен башына утыртасын бөек артист әйтерсең лә алдан сизенгән.) Орскига элегрәк елларда килгәләгән, аның зыялы байларын һәм М.Фәйзи тирәсенә берләшкән иптәшләрен яхшы белгән кеше буларак, бераз хәл алгач та ул монда труппа туплау эшенә керешә. Ул төбәктә сугыш афәте әле тәмам бетмәгән бер вакытта репетицияләрне башлап та җибәрә. Шул елларда бу вакыйгаларны яхшы белгән күренекле артист Хәким ага Сәлимҗанов ул көннәрне болайрак тасвирлый: «Габдулла Кариев килеп төште. Килү белән труппаны оештырып җибәрде. Бәхетемә, абыйларым да аның кул астында уйный башладылар. Кариев килгәч, халыкның театр белән кызыксынуы арта төште. Ул вакытта спектакльләр кую, театрга йөрү чын мәгънәсендә модага кереп китте». Ләкин шул ел урталарында ук Кариевны Казанга чакырып алалар. Аның урынына калган Мифтах Әпсәләмевне дә тиздән «Казан тартып ала». Бу вакытта Мирхәйдәр Фәйзи исә Баймак төбәгендә халыкны мәдәниятле итү, агарту эшләре белән шөгыльләнә. Юлыкта да, Баймакта да бер-бер артлы спектакльләр куя. Җир куеныннан алтын, бакыр ише байлыкларны чыгаручы эшчеләр арасында матбугат тарату, театр уеннары оештыру эшләре белән мәшгуль була. Шул рәвешле, Орскида милли театр үз вакытында ачылмыйча кала. Ә Орскидан байтакка кечерәк Баймакта соңлабрак булса да ул ачыла! Бу очракта да Мирхәйдәрнең тырышлыгы җилгә очмый, нәтиҗәсен бирә.
1920 елның май аенда Самара шәһәрендә З.Солтанов белән К.Тинчурин җитәкчелегендә ачылган драма артистлары студиясенә укырга Орск шәһәре һәвәскәрләреннән унлап кеше җибәрелә. Туган шәһәрләрендә рәсми театр ачылмау сәбәпле, Маһинур Казакова, Маһинур Хәсәнева, Рифгать Фәйзи, Зиннур Садыйков кебекләр үзләренә башка сәхнәләрне сайларга мәҗбүр булалар. Әйтик, Мирхәйдәргә эне тиешле Рифгать Шакирҗан улы Фәйзи соңрак Башкорт драма театры сәхнәсендә артист һәм режиссер буларак таныла, «Башкортстанның халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек була. Егерменче еллардан башлап Орск шәһәрендә «Беренче май» исемен йөртүче татар клубы эшли, аның штатына драма артистлары эшчәнлеген оештыручы ике кеше билгеләнә. Соңгы шундый җитәкчеләрнең берсе мәшһүр шахматист Гата Камскийның бабасы, элегрәк төрле театрларда уйнаган профессиональ артист Г.Сабиров-Камский була. Ул клуб карамагындагы драма түгәрәгендә дистә еллар дәвамында сәхнәдән төшмичә уйнаган, шәһәр халкы күңелен яулаган чын артистлар бар иде. Мәсәлән, җырлы-биюле рольләрне дә, җитдирәкләрен дә бертигез камил башкаручы, унҗиде яшеннән клуб сәхнәсен икенче эш урыны итеп санаучы Зәйнәп Зарипованы шәһәр халкы бүген дә сагынып искә ала. Спектакльләрдә төрле типтагы рольләрне оста башкарудан тыш кичә, концертларны алып баручы да, Г.Тукай, Һ.Такташ, М.Җәлил әсәрләрен рәвешенә китереп, артистланып сәхнәдән укучы да Хөрмәт Хасиятуллин булды. Ул Орскида илленче еллар сәхнәсенең күрке иде. Ләкин 1960 елда, Н.Хрущевның милли мәсьәләгә караган тискәре әмерләре чыккач, ул клуб ябылды. Шул рәвешле, илле еллык тарихы булган Орск шәһәре милли театры да таркалды.

6

Чирек гасырлык иҗат гомерендә Мирхәйдәр Фәйзи җәмгысе 16 оригинал һәм 7 тәрҗемә пьеса авторы буларак таныла (кулъязмада сакланган әсәрләрен исәпкә алмаганда). Ике шигырь китабы, үзе җыеп туплаган «Халык җырлары» җыентыгы, кечерәк бер китаплык хикәяләр һәм җитмештән артыграк дәфтәрне берләштергән көндәлекләр дә — аның шома каләме белән язылган иҗат җимешләре. Аның драма әсәрләреннән «Авыл бәйрәме» (1913, Җүнәй — 1921, Юлык), «Урал суы буенда» (1918, Орск), «Асылъяр» (1919, Орск), «Кызыл йолдыз» (1921, Юлык), «Ак калфак» (1922, Темәс авылы), «Адашкан күңел» (Темәстә языла башлый, 1923 елда Уфада төгәлләнә) татар һәм башкорт театрлары тарафыннан һәммәсе дә кат-кат сәхнәләштерелгәннәр. «Кызыл йолдыз» белән «Адашкан күңел» пьесалары — Татарстан Республикасы күләмендә оештырылган конкурсларда алдынгы урыннарны яулап алган әсәрләр. Бу төркемдәге пьесалар һәм «Галиябану» берничәшәр тапкыр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә дә куела. Мондый бәхеткә сирәк драматурглар ирешә алган. Андый бәхетлеләр исемлеге зур түгел. «Галиябану» музыкаль драмасы шундый жанрдагы беренче татарча пьеса рәвешендә дә, эшләнеше ягыннан камил, төгәл, җитлеккән әсәр буларак та милли җәүһәрләребезнең тәүгеләреннәндер. Ул әсәр татар сәхнәсенең сүнмәс бер йолдызы.
Элекке СССР мәмләкәтенә кергән төрки телдә эшләүче театрлар арасында «Галиябану»ны сәхнәләштермәгәне калмагандыр. Башка бер милләт җимеше булса, андый әсәр күптән инде рус теленә һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән булыр иде.
Казан университеты китапханәсенең Кулъязмалар бүлегенә тапшырылган әдип мирасы арасында тагын берничә әсәрнең саклануы билгеле. Байтак еллар шул китапханәдә эшләгән, Мирхәйдәр Фәйзи тормышына һәм иҗатына багышлап рус телендә юка бер китапны нәшер итүдә катнашкан Диләрә ханым Абдуллина шул хакта менә ниләр яза: «Архивта әлегә кадәр беркайда да басылмаган, хәтта исемнәре дә тиешенчә билгеле булмаган пьесаларның кулъязмалары бар — «Китап», өч картинада, «Чүмеч баш», бер пәрдәле көлке әсәр, «Әмәти улы Мәмәти», бер пәрдәле көлке әсәр, «Ватык көзге янында», бер пәрдәле тәрҗемә пьеса… Язучы иҗат иткән башка жанрдагы әсәрләр дә байтак». Әйтергә кирәк, М.Фәйзинең кулъязмалары бу мирасханәдән тыш Гыйльми институт һәм Милли музей архивларында да саклана бит әле. Анда ниләр бар икән?
Узган гасыр башында Орскида туган һәм гомерен шул шәһәрдә уздырган инженер һәм фотожурналист Абдулла абый Исәнбаев Мирхәйдәрнең тагын бер пьесасы булуын сөйләгән иде. Габдулла Тукайның «Шүрәле»се җирлегендә ул егерменче елларда балалар өчен шул пьесаны язган була. 1924 елның җәендә балалар белән аны сәхнәләштерергә дә талпынып карый. Ләкин байларга каршы көрәш барган бер заманда онык-онычкаларын гимназиядә укыткан «Мостафа бай баласы»ның укучылар белән эшләвен хупламаучылар табыла. Мирхәйдәр үз шәһәреннән китәргә мәҗбүр була. А.Исәнбаев әйтүенчә, ул пьесаның кулъязмасы аңарда булырга тиеш икән. «Китап шкафларын актарганда килеп чыкса, мин сиңа хәбәр итәрмен», — дип вәгъдә бирде ул миңа 1971 елда. Ләкин озакламый Абдулла абый үлеп китте. Ә менә берничә хаты һәм Мостафа Фәйзуллин йортының ул төшергән фотосурәте миндә саклана. Шул йортка истәлек тактасы куелгач төшергән бер фото да бар иде, ләкин ул кайсыдыр редакциядән кире кайтмады, шул газетада чыккан шәүләсе генә калды.
Алда сурәтләнгән фактлардан күрәбез ки — татар театрының 100 еллык олуг юбилеена драматург Мирхәйдәр Фәйзинең керткән өлеше зур икән. Аны без икеләнмичә татар милли театрына нигез салучыларның берсе дип әйтергә хаклыбыз. Драматург буларак аның күпчелек пьесалары да үз вакытында сәхнәләштерелә, сәхнәдә уңыш казана. Димәк ют, аның әсәрләре артистларның, күпсанлы дәүләт театрлары һәм үзешчән төркем-труппаларның яшәешенә, үсешенә булышлык иткән. Икенчедән, Шакир Мөхәммәдьяров башлаган эшне дәвам иттерүче, бер шәһәр театр сөючеләренең һәм үзешчәннәренең әйдәүчесе буларак та аның хезмәте хөрмәтләүгә лаек. Әйе, ул Орск шәһәре мөселманнары арасында иң беренче шәһәр күләмендә спектакльләр куеп йөрүче дә бит. Димәк, аны икеләнмичә Орск шәһәреңдә беренче театрга нигез салучы дип әйтергә тулы хакыбыз бар.
Димәк, татар театрының 100 еллык юбилей тантанасында Мирхәйдәр Фәйзинең исеме дә зурлап телгә алынырга, искә төшерелергә бик тә хаклыдыр.
Соңгы сүз итеп аның иҗатын һәм исемен киләчәк буыннарга саклау кирәклеге турындагы фикерләремне дә белгертеп үтим.


1.    Орск шәһәрендә ул яшәгән йорт диварына 1972 елда истәлек тактасы беркетелгән иде. (Язучылар берлеге исеменнән ул эшне башкаруда мин турыдан-туры катнаштым, ике мәртәбә барып, ул шәһәр җитәкчеләре белән сөйләштем. Хат-юллама копияләре әле дә миндә саклана.) Кызганыч ки, 1994 елда ул шәһәргә барганда без, Зөфәр Бәширов белән икебез, андый истәлек тактасын күрмәдек. Кемдер аны йолкып ташлаган. Аны алдыру турында рәсми карар булмады, дип аңлаттылар. Ул истәлек тактасын урынына кайтару чарасын күрәсе иде.

2.    Мирхәйдәр Фәйзи 1928 елда хәзерге Баймак шәһәрендә вафат була һәм бик хөрмәтләп шәһәр уртасындагы революция каһарманнары каберлегендә җирләнә. Кабер өстенә гади генә таш та куела. 1980 елларда ул һәйкәлташ яңартылды. Миңдә ул аксыл мәрмәр ташның фотосы да бар иде. Шул ук 1994 елда без ул кабер ташын очратмадык. Аның урынында тимер казык кына тырпаеп тора иде.


Шушы язмама тотыныр алдыннан, шәһәр үзәгендәге бер-ике китапханәгә кереп, Мирхәйдәр Фәйзинең 1957 елда чыккан икетомлыгын эзләгән идем. Китапханәләрдә юк андый китаплар. Милли китапханә фондында алар саклана. Ләкин ул икетомлыклар да, меңләгән куллар аша үтеп, тузып-таушалып беткәннәр инде. Мирхәйдәр Фәйзи кебек олуг шәхеснең китапларының илле ел дәвамында бер тапкыр да кабат басылмавы аяныч хәл, билгеле. Аның иң популяр әсәрләрен туплаган бер томлыгын һәм аерым китап итеп үзенең һәм атасының көндәлекләрен бастырырга күптән вакыт җиткәндер инде.

«Казан утлары», 2007, № 2

(Чыганак: Хәмидуллин Л.  Кичке шәфәкъ. Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 255 б.).


Комментарий язарга


*