ТАТ РУС ENG

Сәгыйть РӘМИЕВ Тукаев үлгән

Тукаев үлгән… Бу — бер сүз, бу сүзне шаярып әйтергә дә мөмкин… һәм бу сүзне, чынлыкта булган вә һич тә көтелмәгән бер вакыйганы, Тукаевның чын-чыннан җаныннан аерылганын шаярмый хәбәр иткән урында әйтергә дә мөмкин. Теләсә генә ничек әйтсеннәр, тик бу сүз — бик коточкыч, кешене бик абдыраткыч, авыр бер сүздер. Бу сүз кечкенә генә гәүдәле, бик зәгыйфь кенә вөҗүдле, җисмән көчсез, вәләкин:
Алга сәукъ ит сахибеңне, бул чыдауда таш кеби,
И фәләкнең төрле-төрле золменә күнгән күңел!
Ялтыра, яктыр — килешсен калебе саф шагыйрә,
И моңарчы төрле тап-тутларга өртелгән күңел!
Шундый гали матлабың — мең җан бирергә урны бар,
И югарылык белән типкән во селкенгән күңел!
Игътиля итсәң, канатың ач — вакыт җитте бугай —
И тумыштан гарше егъляләргә җилкенгән күңел!(1) —
дип, рухан гарше әгъляләргә ашкынган бердәнбер шагыйрь-былбылымызның, матур тел саныйгымызның безнең алдымыздан мәңгегә юк булганын белдерә торган сүздер. Алайсә, шулай Тукаев безнең алдымыздан юк булдымыни?! Әгәр бу эш раст булса, бик вә бик вакытсыз һәм гайре табигый бер эштер. Чөнки Тукаев әле яшькә дә бик яшь иде һәм эшләячәкмен дип билгеләп куйган эшләрен дә эшләп бетермәгән иде. Эшләп бетерү кайда, бәлки ул эшли башларга яңа гына тотынмакчы булып тора иде. Киләчәк номерда дәрҗ итәчәгемез мәкалә(2) Тукаевның күптән түгел генә «Кояш» гәзитәсендә, үзенең төш күрүдән яңа гына уянып, уяу хәлдә әйткән вә үзенең яраткан шигырьләрен генә яза башларга ният иткә нен белдергән мәкаләсе булыр.
Тәкрар әйтергә кирәк: Тукаев бик вакытсыз үлде. Ул ана сөтеннән аерылып, үзе генә дә тора белә башлап җитмәс борын үлде…
Ул ятим иде. Аның тирәсендәге һәркем, аның мөхиты, баланың йомышка яраклы шагыйрь икәнен белеп, һәрвакыт аны үзләренең йомышлары өчен генә йөгертәләр иде. Шигырьләрне аңарга заказ биреп яздырталар иде. Шуның өчен аның үзе теләгән, үзе яраткан шигырьләрене язарга вакыты җитми иде. Тукаевның үз күңеле дә моны тоя иде. Шул күңел тойгысының сүзләре иде ки, ул соң көннәрдә:
Ни була тугмак сыйратын кичмәсәм?
Бу ачы гомрем шәрабын эчмәсәм?

Әйләнә бит, үтми, бетми гомре дә,
Җәй килә, утлар чәчеп, син кышласаң.

Ардым инде, кайда актык мәүкыйфем?
Җилкенәмен, бер басарга өч басам.

Каршыма чыкма, кояш, син, канлы тап!
Ак кәфендәй син җәелмә өсткә, таң!

Катле нәфс итсәм, ходайдан куркамын,
Ләкми чир,  аурып та булмый, ичмасам!(3) —
ди иде, ләкин соңрак булган икән, чир ләкте, авырды, авыруы вакытында уянды да, шул вакыт күңеленең шигырь бүлмәсен чүп-чарлардан да тазартты(4), әмма таза һәм мохитының истибдадыннан котылырга уйлаган бу чын шагыйранә күңеле белән яңа эшләр эшләргә муафыйк була алмады. Хәятемезгә корбан киселде, Тукаев үлде.
«Тукаев үлде…» дигән тавыш аз гына минутлар эчендә бөтен дөньяга җәелде. Вә колагына килеп кергән бер кешенең күңеленә бу сүз бик авыр бер хәсрәт аударды.
Бу хәсрәт бер сөекле анаңның, я атаңның вә яхуд сөекле бер дустыңның үлгәнендәге хәсрәт кебек түгел, бу хәсрәт — үзенә башка аерым бер хәсрәттер. Бу хәсрәт
тел саныйгы, тиңдәшсез бердәнбер шагыйрьнең үлгәненнән күңелгә җимерелеп төшкән бер хәсрәттер. Күтәрүе бик авыр. Ләкин… Тукайҗан! Эшләп калдырган зур вә гали эшләрең синең һич бер вакытта да үләчәк түгелләрдер. Эшләп калдырган гали эшләрең синең әбәди, намың әбәдидер.
Ул эш вә намың синең идеалларыңны, әлбәттә, вөҗүдкә китерергә һәр даим хезмәт итәчәкләрдер. Шуның белән без мөтәсәлли буламыз.
Тыныч бул, дустым, өстендә йөргәндә авыр булган тупрак хәзер астында яшәгәндә сиңа җиңел булачагын беләмен! Хуш, гафу ит!(5).

Вөжүдле — гәүдәле.
Җисмән — тәне, гәүдәсе белән.
Алга сәүкъ ит сахибеңне — хуҗаңны алга таба этәр.
Фәләк — язмыш.
Калебе саф шагыйрә — күңеле саф шагыйрьгә.
Гали матлабың — бөек теләгең, максатың.
Игътиля итсәң — югары ашсаң.
Гарше әгъляларга — югары күкләргә.
Саныйг — оста.
Дәрҗ итү — газетага кертү, басып чыгару.
Тәкрар — кабатлап.
Мохит — тирәлек, среда.
Мәүкыйф — туктый торган урын.
Катле нәфс итсәм — үз-үземне үтерсәм.
Мохитының истибдады — тирәлегенең деспотизмы, изүе.
Муафыйк — яраклы.
Әбәди, намың әбәдидер – мәңгелек, исемең мәңгелек.
Вөҗүдкә китерергә — тормышка ашырырга
Һәр даим — һәрвакыт, бертуктаусыз.
Мөтәсәлли буламыз — юанабыз.
(1) Г. Тукайның «Күңел» шигыреннән (1909).
(2) … дәрҗ итәчәгемеэ мәкалә. — Сүз Тукайның больницада язган «Уянгач беренче эшем» (1913, 14 март) мәкаләсе турында. «Кояш» газетасының 1913 ел, 18 март (74) санында басылган бу мәкаләсендә Г. Тукай үзенең иҗатын кискен тәнкыйть күзлегеннән карап чыга.
(3) Г. Тукайның «Читен хәл» (1911) исемле шигыре.
(4) … шигырь бүлмәсен чүп-чарлардан да тазартты. — Г. Тукайның үз сүзләренә ишарә. «Уянгач беренче эшем» дигән мәкаләсендә Г. Тукай үзенең шигырь бүлмәсен төрле «чүп-чар»лардан тазартуын белдерә (Әсәрләр, дүрт томда. 4 т., Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1977).
(6) … гафу ит! — Үзе чыгарышкан «Тан, йолдызы», «Таң мәҗмугасе», «Тавыш» газеталары ябылгач, бик авыр хәлдә калган С. Рәмиев 1909 елда «Бәянелхак» газетасына эшкә керә. Шуның өчен Г. Тукай аны кискен тәнкыйть итә. С. Рәмиев тә җавапсыз калмый. Фельетоннарында алар берсен-берсе «С. Р.» һәм «Г. Т.» дип атап, нык кына «тешләшеп» тә алалар. Биредә С. Рәмиев мәрхүм дустыннан шуның өчен гафу үтенә булса кирәк.

(“Тукаев үлгән”. “Идел”нең 1913 ел 5 апрель (542) санында басылган. “Аң” журналында С.Рәмиевнең телеграммасы да бирелгән: «Әстерхан. Шагыйрь Тукайҗанның, үлүеннән килгән кайгымны тел белән әйтеп бетерә алмыйм. Фәкать бу көн суынган даһи маңлаены үбү белән иктифа кылам.
Хуш, кыйммәтле шагыйрь, гафу ит, син безнең тереклекнең корбаны. Рухың тыныч булсын, Тукайҗан.»
(Чыганак: Рәмиев Сәгыйть Таң вакыты. Төзүчесе һәм кереш сүз язучысы Ш.Садретдинов. Казан. Тат. кит. нәшр., 1980. – 269 б.)).


Комментарий язарга


*