ТАТ РУС ENG

Р. МУСАБӘКОВА Тукай һәм Сүнчәләй

Күренекле татар шагыйре Сәгыйт Сүнчәләйнең 1923 елда язылган истәлекләренә караганда, аның Габдулла Тукай белән якыннан танышуы 1911 елның көзендә була. 9 ноябрдә ул Тукайга беренче хатын юллый (Тукайдан ул 12 хат алган, ләкин аларның 8е генә сакланган, ә Сүнчәләй хатлары исә бөтенләй сакланмаган). Моңа каршы Тукай, Сүнчәләйнең әледә -әле вакытлы матбугатта чыгып килгән шигырләрен күздә тотып, ихлас күңелдән: « … һәр язганыңны нәфис һәм изящный дип әйтсәм, мин Сезгә дуст булудан бигрәк, монафикъ булудан куркам… Борадәр! Мөмкин кадәр шигырне аз язсагыз да матур вә хуш иттереп языгыз. Сәнаигы нәфисә аз гына бер хата сәбәпле тупас һөнәрләрдән булып китүе бар!”, — дип яза. Тукай еракта, Пермь губернасындагы бер татар авылында мөгаллимлек итүче Сүнчәләйнең хатын җавапсыз калдырмый, яшь шагыйрьгә ул вакытта иң кирәк булган ярдәм кулын суза: адәпле генә рәвештә тәнкыйтен белдерә, киңәшен бирә.
Бераздан Сүнчәләй аңа Байрон поэмасыннан — «Шильон мәхбүсе»ннән тәрҗемә иткән берничә сәтырны җибәрә. Моңа җавап итеп, Тукай: «Шильон мәхбүсе»нә, минемчә, иртәрәк, көчеңезнең микъдарын үлчәмичәрәк тотынганга охшыйсыз. Әүвәлдә 5-4 сәтырлык шигырьләрне, асыл шагыйреннән калышмаслык дәрәҗәдә, гүзәл вә нәфис чыгарырга кирәк иде», — дип яза. Күрәсең, Сүнчәләй «Шильон мәхбүсе»н татарчалаштырып чыгару уеннан кайтмаган һәм, бу эшне төгәлләгәч, Тукайга юллаган. Поэманы тулаем алгач, Тукай үзе редакцияли һәм, кереш сүз язып, бастырып чыгаруда ярдәм итә. Бу урында Тукай дүртенче хатында хәбәр итә һәм шунда ук Сүнчәләйнең бу тәрҗемәсе шактый уңышлы чыгуын истә тотып булса кирәк: «… шагыйрьгә матур шигырь язу читен. Әмма бер дә язмый тору аннан да читен, диләр. Шуның кеби, син дә тик торырга авырсынсаң, Пушкин поэмасын да, башканыкын да тәрҗемә ит. Ләкин матур була күрсен, мин догада дип», — Сүнчәләйгә фатихасын бирә. Алтынчы хатында ул Сүнчәләйгә зур бер серен ача: «Гаяи хыялым- татарча, татар рухында, татар геройлары белән дөньяга бер «Евгений Онегин» чыгарудыр. Алла ни бирер. Син кулыңнан килсә, тырышып кара. Мин догада», — дип кабат ишарәли. Ни аяныч, Тукаебыз «Евгений Онегин» ише зур күләмле, бай эчтәлекле әсәр язып өлгермәде шул.
Хатлардан күренгәнчә, Тукай Сүнчәләйне якын иткән, серләре белән уртаклашырга лаек иптәш итеп санаган, үзенә тиң күргән. Тукайның үткен телле булуын истә тотканда (аның тарафыннан сатира утына дучар булган кешеләрнең саны бихисап), бу аеруча мөһим факт. Бераздан алар күрешәләр, ләкин бу юлы Сүнчәләй Казанда озак тора алмый. Шулай да «Тукайның фәкыйрь генә, күңелле генә бүлмәсендә үткәргән күңелле, рәхәт, сабыр сәгатьләрне, кичләрне, төннәрне гомеремә онытмам. Чөнки Тукай белән без әллә ничек килешә идек. Күп кеше белән тыныша алмаган Тукай белән без иптәш идек. Күп вакытларны икәү генә үткәрә идек. Ул үзе утырышырга, сөйләшергә һәм тик торырга гаять интересный иде. Ул миңа әллә ник бер снисходительный иде. Кичләрдә мине җибәрми, төнгә калдыра, хәтта күбесенчә кундыра да иде.
— Тагы бер сәгать!Тагы бер сәгать, мелла Сәгыйть! — ди-ди, сәгать өчләргә кадәр утырткач, «Кая кайтасың инде?»- дип мине туктата иде.
Төннәрдә күбесенчә лыкылдамый утыра идек. Тик утыра идек.
— Сөйләшмик, — ди торган иде, йә җырлый иде. Йокларга уйлагач, миңа урындыклардан, бик үк йомшак булмаса да, карават ясый идек. Ул миңа баш аска дип иске пальтосын бирә иде. Шәмне сүндерә идек тә ( булса ягъни, булмаса шәмсез, караңгыда 2-3 сәгать утыргалый да идек) ята идек. Тукай миннән әкиятләр, анекдотлар сөйләтмәкче була. Йә мишәрчә сөйләшә идек. Мин әкият сөйли башласам, мәрхүм, өнсиз-нисез рәхәтләнеп, әллә нинди тормышларны, үлемне, каберне андырып, әкрен генә серле вә тәмле төш шикелле йокыга талган була иде инде. Мин шуннан соң таң атканчы һич йоклый алмый идем. Күзләремә йокы керми, күңелемә авыр була, һәм мин әллә ниләр уйлап-уйлап, әллә ниткән өннәр, Тукай йокысын тыңлап, заводлар шау-шуын тыңлап, тик ята идем», — дип язып калдыра Сүнчәләй.
Күп булса да ел ярым чамасы вакыт кына дусларча аралашып яшәгән бу ике шагыйрьне нәрсә якынайткан соң, нәрсә берсен-берсенә этәргән? Тукай да, Сүнчәләй дә — «мин-мин»нәре, шахсиятләре шактый ачык беленеп торган катлаулы шәхесләр, хис кешеләре. Миңа калса, аларның икесенә дә бер нәрсә хас: ул — ялгызлык хисе. Фани дөньяда үзләрен вакыт-вакыт үтә ялгызлар итеп тогйган ике шагыйрь — ике фаҗигале язмыш иясе бер-берсе белән аңлаша алганнар, бер-берсенә кирәксенгәннәр. Көндәлек гамәлләре гел кеше арасында узса да, асылда алар гомерләре буе ялгызлыкта тилмергәннәр.
Сүнчәләй Тукайның вафатын бөтен татар зыялылары кебек бик авыр кичәрә. Сараш авылының «зират коймасы буенда әле күптән түгел генә яшелләнеп чыккан чирәмгә яткан да шул чирәмле җирне тырный-тырный елый», дип язды ул елларда Сүнчәләйдән дәресләр алган әдибебез Р.Ишморат.
Күңелен биләгән Тукай образы белән бәйле авыр хис-кичерешләрен ул «Тукай хатирәсе», «Иңеш», «Мәрхүм Тукаевка» (барысы да 1913 елгы), «Тукай рухы» (1916) исемле шигырьләрендә төрле елларда замандашлары тарафыннан кыйналган, кире кагылган, үтерелгәннәрне — шәхесләр исемен тезеп чыга: Гайсә, Ибраһим, Сократ, Л.Толстой, Пушкин һәм Лермонтовны телгә ала, һәм шулар рәтенә ул Тукайны да кертә. «Мескен татарларның яшь бер шагыйре»нең «михнәтле… тәкъдире»н тасвирлап:
Ул бу дөньяның хәятында ятим,
мохтаҗ иде,
Дөнья золымына, фәнасына аның
бәгъре көйде.
Ул вафат итте аҗәлсез. Үлмәде-
үтерелде ул.
Тиз насыйп булды аңар рәхәт
әбәдлеккә восуль.
— дип Сүнчәләй XX гасыр башы җәмгыятенә гаеп ташлый, шагыйрьлек миссиясен тиешенчә бәяләмәүләренә ачына.
Сәүдәгәрләр күмсәләр дә шау килеп
гүргә аны,
Бу матәмне хис кыйладыр аз
егетләрнең җаны.
Аз кеше күңелендә бардыр ул
шагыйрьнең хәсрәте…
Нифаҗигадыр бар рәсүлләр һәм
шагырьләр кыйсьмәте!
Шагыйрь язмышын ул пәйгамбәр язмышына тиңли. Әйе, чын шагыйрь җирдә пәйгамбәр вазыйфасын үти; кешеләрне яктылыкка, сафлыкка, иманга чакыра. Белгәнебезчә, җир йөзенә Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән рәсүлләрнең язмышы ачы булган. Голәмә аларны танымаган, вәгазьләреннән калган, мыскыл иткән, ахыр чиктә үтергән. Үлгәннән соң гына аларны зурлаганнар, әйткән сүзләренең искә искә төшкән кадәрен язып куйганнар. Менә шул голәмәгә каршы юнәлтә дә сүнчәләй шигырьнең соңгы юлларын:
Аһ, «көтү» күңлендә юктыр ахрысы һич нур, иман!
Һәр рәсүл мәзлүм — шуңар канга буялган бу җиһан.
Әйе, исән чагында бөек шагыйрьнең кадерен белмәгән адәмнәрне ул катгый рәвештә көтүгә тиңли. Табигый сөекле Тукаеның, таланты кайнап торган вакытта, бары тик 27 яшендә дөньядан китүен бик авыр, күңеленә бик якын алып кичерә Сүнчәләй. Миллт өчен бу югалтуның зурлыгын, фаҗигалелеген ул беренчеләрдән булып аңлый.
«Тукай рухы» (9) шигырендә хис-кичерешләр башкачарак төс ала. Күренә ки, югалту хисе бераз басылган, әмма шагырьне сагыну хисе әле һаман да көчле. Төн… Бөтенесе йоклый: ямьле Казан, аның мәчетләре, Сөенбикә манарасы, Кабан күле, шәһәр бакчалары һәм каберстаны… Тик бер генә рух — Тукай рухы гына йокламый:
Ул Казан өстендә гел җырлап оча,
Киң хыял берлә Казанын ул коча.
Кич саен сагына Казанын изге җан,
Җырлый ул гел: «Аһ Казан!
Ямьле Казан!»
Җырлый-җырлый
мәскинем хәсрәтләнә,
Энҗе яшьләр күзләрендә әйләнә…
Әйе, ачу да юк, шелтә-үпкә дә юк, гаепләү дә юк, фәкать сагыну, үзәкне өзгеч сагыну, үзәкне өзгеч сагыну гына… Бу мисал Сүнчәләй өчен Тукайның үлеме нинди югалту булуын кабат тасвирлый. Бик юксына Тукайны Сүнчәләй. 1916 елда язылган «Мәрхүм Тукаевка» (10) исемле шигырендә дә ул Тукайның «хәсрәтле, изге җанына» «нурлы, сөенечле сәлам, рәхмәт, сәгадәт» юллый, милләтенең шагыйрен сагынганын җиткерә.
С.Сүнчәләй Тукайның шәхесе, иҗаты турындагы уй-фикерләрен шигырь юлларында гына түгел, мәкалә һәм истәлекләрендә дә гәүдәләндергән. Болар арасыннан «Мәрхүм Тукай турында» исемлесе аеруча зур әһәмияткә ия. Сүнчәләй Җ.Вәлиди, Г.Рәхим, Ф.Бурнашлар белән бер чорда Тукай иҗатының төп юнәлешләрен билгели. Ул боларның беренче сыйфатында Тукайның татар әдәбиятында сатира жанры үсешенә керткән өлешен аеруча югары бәяләп: « Заманында гына түгел, әлегәчә Тукаев кадәр көчле сатирик безнең әдәбиятта күренмәде», -дип яза. Икенчедән, аның иҗатының «кыйммәте бетмәүгә сәбәп булган гамилләрнең тагы да берсе — аның халык әдәбиятыннан вә мәсалларыннан байтак файдалану », С.Сүнчәләй Тукайның татар балалар әдәбиятына керткән өлешен дә тәкъдир итә. Ул Тукайның «әдәбият мәсьәләләрендә җитди остаз» булуын, ягъни әдәбият теориясе һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә фикер йөртүен ассызыклый, «башкаларның гына түгел, үз әсәрләрен дә тәнкыйть итүдә һәм туры мөхакәма йөртүен» укучының кабат исенә төшерә.
Кайбер замандашларының Тукай шәхесенә, иҗат эшчәнлегенә мөнәсәбәте мәсьәләсенә тукталып, Сүнчәләй: «… Тукаевны ул дәвердәге Казанның мохиты (средасы) тиешенчә тәкъдир итә алмады». Ул заманның милләтчеләре, зыялылары шагыйрьне үз фикер вә идеалларын яшәтүдә истифадә итеп тә үзен һич кайгыртмадылар, ач тоттылар, җәмгыятьтән кактылар, аны үз бүлмәсендә ябылып яшәргә мәҗбүр иттеләр. Хәтта тәнкыйтьчеләр дә аны урынсызга зәһәрләп тордылар.
Шулай да, мәрхүм һич фәкыйрьлектән, авырудан зарланмады. Чөнки ул табигате һәм холкы белән куәтле иде, шуның белән бергә ул бар нәрсәдән өметсезләнгән вә гомергә инде кул селтәгән иде. Әлбәттә, бу шартта андый нечкә күңелле, тормышка күнекмәгән шагыйрь озак яши алмый. Андый җимсез заманда мондый гөл үсә алмый, сула да бетә».
Әйе, Сүнчәләйгә эләккән бәхет Тукай хәтле Тукай белән дус булу бәхете — күпләр өлешенә тимәгән. Зур шагыйрь Сүнчәләй — күпкырлы иҗат эшчәнлеге өчен генә түгел, бәлки Тукай белән аралашу нәтиҗәсендә туган шигырьләре, мәкалә һәм истәлекләре өчен дә олы ихтирам-хөрмәткә лаек зат. Алар Тукайны бөек шагыйрь буларак та, гаять үзенчәлекле шәхес сыйфатында, тормышчан буяуларда күз алдына китереп бастыралар.

Рәисә Мусабәкова,
Татар энциклопедия институтының өлкән фәнни хезмәткәре.
(Чыганак: "Идел" журналы, 2001, № 4).

Комментарий язарга


*