ТАТ РУС ENG

Яруллин Фәрит Заһидулла улы — композитор («Шүрәле» балеты өчен).
Җиһанов Нәҗип Гаяз улы — композитор («Җәлил» операсы өчен).
Фәйзуллин Әхмәт Сафа улы (Әхмәт Фәйзи) — язучы («Тукай» романы өчен).
Сарымсаков Ширияздан Мөхәммәтҗан улы — режиссер (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында К. Тинчуринның «Җилкәнсезләр» пьесасын куйган өчен).
Тумашев Әнәс Ибраһим улы — рәссам (К. Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклен бизәгәне өчен).
Әбҗәлилов Хәлил Гали улы — артист («Җилкәнсезләр» спектаклендә Мисбах ролен уңышлы башкарганы өчен).
Колбарисов Фатих Әкрам улы — артист («Җилкәнсезләр» спектаклендә Батырҗан роле).
Хәйруллина Асия Хәсән кызы — артистка («Җилкәнсезләр» спектаклендә Рокыя роле).
Фәттахов Лотфулла Әбделмән улы — рәссам («Татар халык әкиятләре»китабына (русча) иллюстрацияләр ясаганы өчен).
Якупов Харис Габдрахман улы — рәссам («Татар халык әкиятләре» китабына иллюстрацияләр ясаган өчен).
Даутов Нияз Курамша улы — режиссер-сәхнәгә куючы (М. Җәлил исемеңдәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Алтынчәч» һәм «Евгений Онегин» операларын сәхнәгә куйган өчен).

Комментарий язарга


*