ТАТ РУС ENG

Фәттахов Лотфулла Әбделмән улы – рәссам

Фәттахов Лотфулла Әбделмән улы – рәссам, «Татар халык әкиятләре» китабына (русча) ясаган иллюстрацияләре өчен 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Фото: acmerussia.ru архивы

Фото: acmerussia.ru/lotfulla_fattakhov/lotfulla_fattakhov.html архивы. 

Лотфулла Фәттахов
(1918-1981)

Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты рәссам Лотфулла Фәттахов 1918 елның 27 сентярендә Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Анда авылында туа. Казан сәнгать училищесын тәмамлый.

Бөек Ватан сугышында катнаша. 1946 елдан Татарстан сәнгать фондында эшли. 1960-1968 елларда РСФСР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы һәм аның сәркатибе була.

Лотфулла Фәттахов – «В.И.Ленин Татарстан АССРны төзү турындагы декретка кул куя» (Харис Якупов белән бергә), «Ватан
турында җыр», «Игеннәр өлгерде», «Яңа бура», «Яшьлек», «Сабантуй», «Мулланур Вахитов», «Шәһәрдән кайту» һ.б. бик күп картиналар авторы.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә. «В.И.Ленинның Татарстан АССР төзелү турындагы декретка кул куюы» (Харис Якупов белән берлектә) картинасы өчен Сталин премиясенә, «Татар халык әкиятләре» китабына иллюстрацияләре өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

1981 елда вафат.

Комментарий язарга


*