ТАТ РУС ENG

Хәйруллина Асия Хәсән кызы – артистка

Хәйруллина Асия Хәсән кызы — артистка, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында К.Тинчуринның "Җилкәнсезләр" спектаклендә Рокыя ролен уйнаганы өчен 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.




asiya_hairullina.jpg
 Асия Хәйруллина

(1921–2004)

Мәскәүдә
театр институтын тәмамлый (ГИТИС) һәм Татар яшьләр театрында эшли. 1950
елдан Татар академия театрында эшли башлый. 1970нче еллар уртасыннан
Казан театр училищесында укыта.
Артистка буларак балалар һәм төрле характердагы образлар иҗат итә.
Аның
рольләре: Садрый — «Галиябану» (М.Фәйзи), Миңлеәхмәт — «Миңлекамал»
(М.Әмир), Идел — «Зифа», Сәхилә — «Хуҗа Насретдин», Рокыя —
«Җилкәнсезләр» (К.Тинчурин), Гүзәл — «Рәхим итегез!», Бибиәсма — «Кайда
соң син?» (Х.Вахит), Екатерина — «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш), Галимә —
«Тормыш җыры» (М.Әмир), Зөлкагыйдә — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт) һ.б.
Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты — 1958 ел.



Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — 1992 ел.

(Чыганак: Илялова Ильтани Г.Камал театры артистлары: Биографик белешмәлек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 334 б.) 





Комментарий язарга


*