ТАТ РУС ENG

Җиһанов Нәҗип Гаяз улы – композитор

Җиһанов Нәҗип Гаяз улы — композитор, "Җәлил" операсы өчен 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


 nazib_jiganov.jpg
 Нәҗип Җиһанов
(1911-1988)

Нәҗип Җиһанов 1911 елда Уральск шәһәрендә (хәзер Казахстанда) туа. Бик
яшьли ата–ана назыннан мәхрүм кала: әтисе аңа бер яшь, ә әнисе аңа биш
яшь тулаганда вафат була. Шуңа күрә балалык һәм яшүсмер еллары Уральск
балалар йортында уза. Нәҗип кечкенәдән үзлегеннән пианинода уйнарга
өйрәнә. 1927 елда ул Казанга килә, биредә аның апасы яши торган була.
Казанда ул Татар сәнгать техникумына укырга керергә омтылып карый, тик
берни дә барып чыкмый. Музыка грамотасын белмәсә дә, бик талантлы бу
баланы имтиханнар вакытында мөгаллим Нина Шивалина күреп ала һәм бер ел
буена аның белән музыка мәктәбе курсын үтә. Шулай итеп, икенче елны
Нәҗип Җиһанов, ниһаять, техникумга керә.
Ике ел техникумда укыганда Нәҗипнең уышларына композитор Александр
Ключарев игътибар итә һәм аңа Мәскәүгә укырга барырга киңәш бирә. 1931
елда Нәҗип Җиһанов Мәскәү консерваториясе карамагындагы техникумның
композиторлар әзерләү бүлегенә укырга керә. Аннан талантлы студентны
консерваториянең өченче курсына кабул итәләр. Укуны тәмамлагач, Нәҗип
Җиһанов кире Казанга кайта.
1938 елда композитор үзенең беренче операсын –
“Качкын”ны яза. Ә бер елдан ул яңа гына ачылган Татар опера һәм балет
театры сәхнәсендә куела. Казанда композитор татар шагыйре Муса Җәлил
белән якыннан аралаша башлый. Шагыйрь аңа үзенең “Алтынчәч” поэмасына
опера язарга сорый. Муса Җәлил моңа кадәр Мәскәүдәге бер композиторга
да “Алтынчәч”кә көй яздыртып карый, әмма ул бик коры чыгып, Җәлил әсәре
рухын чагылдыра алмый. Нәҗип Җиһанов язган операның премьерасы исә Бөек
Ватан сугышының беренче көннәрендә – 1941 елның июлендә була. Соңрак
композитор аның өчен Сталин премиясен алачак.
Муса Җәлилгә сатлыкҗан тамгасы салынганнан соң Нәҗип Җиаһанов драматург
Әхмәт Фәйзи белән “Шагыйрь” исемле опера иҗат итә. Андагы төп герой
Нияз Уралов Җәлил кебек үк фашистларга әсирлеккә эләгә һәм шунда һәлак
була. Спектакль 1947 елда сәхнәгә чыга һәм зур уңыш белән бара. Әмма
берникадәр вакыттан соң хакимияттә утыручылар бу герой “сатлыкҗан
Җәлил”нең үрнәге булуын аңлый һәм әсәрне репертуардан төшереп калдыра.
1953 елда, инде шагыйрь исеме акланганнан соң, Җиһанов “Шагыйрь”
операсы нигезендә “Җәлил” операсын яза. Ул Мәскәүнең Зур театрында, ә
1960 елда Праганың Милли театрында уйнала.
1957 елда композиторга СССРның халык артисты исеме
бирелә. 1962 елда СССР Композиторлар берлеге сәркатибе итеп билгеләнә.
1981 елда Җиһановка Социалистик Хезмәт герое исеме бирелә.
Нәҗип Җиһанов Казанда консерватория ачарга күп көч куя. Ул
Мәскәүгә хатлар юллый, һәм, ниһаять, 1944 елда Молотов кул куйган уңай
резолюцияне көтеп ала. 1945–1988 елларда Н.Җиһанов Казан
консерваториясе ректоры булып эшли.
Композитор 8 опера, 3 балет, 17 эре симфоник әсәр, сюиталар,
җырлар, күп санлы камера, вокаль һәм инструменталь әсәрләр авторы.
1939–1977 елларда ул Татарстан Композиторлар берлеге идарәсе рәисе
була, өч тапкыр СССР Дәүләт премиясе, Ленин ордены, Кызыл Байрак Хезмәт
ордены белән бүләкләнә.
Нәҗип Җиһанов 1988 елның 2 июнендә Казанда вафат була.


 

Комментарий язарга


*