ТАТ РУС ENG

Провоторов Николай Сергеевич – артист

Провоторов Николай Сергеевич — артист, Казанда В.И.Качалов исемендәге театрда куелган "Третья патетическая" спектаклендә Ленин образын иҗат иткән өчен 1959 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


Николай Провоторов
(1918-1975)

РСФСРның халык артисты Николай Провоторов төрле театрларда хезмәт куя. Ульяновск театрында М.Горькийның “Мещане” әсәрендә Петр, А.Осровскийның “Женитьба Бальзаминова” әсәрендә Бальзаминов, Казанның В.Качалов театрында Р.Ишморатовның “Үлмәс җыр” пьесасында Муса Җәлилне, Дондагы Ростов шәһәре театрында М.Шолоховның “Поднятая целина” әсәрендә Давыдовны, Б.Полевойның “На диком береге” әсәрендә Литвиновны, Краснодар театрында А.Калининның “Цыган” әсәрендә Будулай, В.Лаврентьевның “Человек  глобус” әсәрендә Бармин (һ.б.) рольләрен уйнаган. Театр сәнгате турында күпсанлы мәкаләләр авторы.   


 

Комментарий язарга


*