ТАТ РУС ENG

Фәйзи Җәүдәт Харис улы (Җәүдәт Фәйзи) – композитор

Композитор Фәйзи Җәүдәт Харис улы (Җәүдәт Фәйзи) яңа җырлар циклы
өчен 1966 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге белән бүләкләнә.


Җәүдәт Фәйзи
(1910-1973)

 
Җәүдәт Фәйзи – татар музыка сәнгатенең күренекле вәкил­ләреннән берсе, төрле жанрларда иҗат иткән киң колачлы композитор.
Җәүдәт Харис улы Фәйзи (Фәйзуллин) 1910 елның 4 гыйн­варында Оренбург
шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган. Башлангыч музыкаль белемне шул ук
шәһәрдә музыка мәктәбендә ала. 15 яшендә «Яшьләр» дигән драма яза.
1925 елда Җ.Фәйзиләр гаиләсе Казанга күчеп килә. Урта мәктәпне
тәмамлагач, Җәүдәт Фәйзи Түбән Новгород якларындагы Ишә авылында
укытучы булып эшли.
1929-1933 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында укый.
1934 елда Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясе ачылгач,
Фәйзи студиянең уку-укыту бүлеге мөдире итеп җибәрелә. Административ
оештыру эшләре белән бергә, ул биредә Б.Шехтердан композиция классында
дәресләр ала, шулай ук Г.Литинскийның консультацияләреннән файдалана.
1938 елда Җ.Фәйзи Казанга кайта. Биредә ул музыка һәм җәмәгать
эшләрендә актив катнашып, радиокомитетта музыка редакторы, Татар дәүләт
академия театрында музыка бүлеге мөдире, Татарстан филармониясенең
директоры һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли.
«Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), «Шәмсекамәр» (М.Әблиев), «Хуҗа Насретдин»
(Н.Исәнбәт) спектакльләренә язган көйләре тамашачылар тарафыннан җылы
кабул ителә, иҗатының офыкларын киңәйтә.
Җ.Фәйзи музыкаль комедия жанрын үстерүгә күп көч куя. Аның «Башмагым»
музыкаль комедиясе илебезнең күп кенә сәхнәләрендә уйнала. Шулай ук ул
«Акчарлаклар», «Идел буенда» драмаларына да көйләр яза, Гадел Кутуйның
«Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча опера иҗат итә.
Җ.Фәйзи иҗатының иң күренекле һәм үзенчәлекле өлкәсе – җырлар. Аларның саны ике йөзгә якын.
Җ.Фәйзи бик еш авылларга, районнарга чыгып, халык җырларын, уеннарын
язып йөри һәм шул җырларны, уеннарны бергә туплап 1971 елда китап итеп
бастырып чыгара.
Музыкаль сәнгать өлкәсендәге эшчәнлеге өчен ул Татарстанның һәм
Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты
дигән исемнәргә, шулай ук республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт
премиясенә лаек була.
Җәүдәт Фәйзи 1973 елның 2 маенда вафат була.


 

Комментарий язарга


*