ТАТ РУС ENG

Хәбибуллин Заһид Вәли улы – композитор

Хәбибуллин Заһид Вәли улы – композитор, "Казах кызы сөйгәнем", "Солдат җыры", "Бормалы су" һ. б. җырлар циклы өчен 1968 елда ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


 xabibullin.jpg

Заһид Хәбибуллин
(1910-1982)


Заһид Вәли улы Хәбибуллин – композитор, скрипкачы – 1910 елның 20 сентябрендә Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрендә дөньяга килә. Бик иртә ятим кала, һәм 1919 елдан балалар йортында тәрбияләнә. Булачак композиторның беренче музыкаль хатирәләре һәм халык музыканты кулы астында тәүге тапкыр скрипкада уйнарга өйрәнүләре нәкъ менә балалар йорты белән бәйле. Музыка сәнгатенә өйрәнү теләге яшь егетне Казан шәһәренә китәргә һәм анда Казан музыкаль техникумына А.А. Литвиновның скрипка сыйныфына (1927) укырга керергә этәрә. Казан  ќитен комбинатында скрипкачы һәм шундагы эшчеләр театрының музыкаль бүлегендә мөдир булуы киләчәктәге композиторлык эшчәнлегендә зур роль уйный. Нәкъ менә шунда ул театраль күренешләр өчен җырлар, биюләр иҗат итә башлый. Бу өлкәдә шулай ук белем кирәклеген аңлагач, З.Хәбибуллин Мәскәүгә юл тота һәм Мәскәү консерваториясендәге рабфакның II курсына М.Ф. Гнесинның композиция классына укырга керә. Бер елдан соң З.Хәбибуллин музыка училищесына күчә, аны тәмамлагач, укуын Татар опера студиясендә Г.И. Литинский сыйныфында дәвам итә (1936-1940).
Мәскәүдә укыган, яшәгән дәверендә шактый җырлар иҗат итә. Күпчелеге авыл тормышы, хезмәтчән яшьләр, Совет Армиясе һ.б. шундый кљн кадагына суккан темаларга багышлана. Шул ук вакытта аның лирик җырлары (М. Җәлил сүзләренә “Сагыну”, “Җырым булсын бүләгем”) яраткан халык җырларына әйләнә һәм хәзер дә үзләренең гүзәллеген югалтмый.
З. Хәбибуллин укуын тәмамлагач, Казанга кайта, ул вакытларда республикада Мәскәүдә узачак татар сәнгате һәм әдәбияты декадасына кызу әзерлек бара. Шушы вакыйга уңаеннан, композитор махсус рәвештә иң уңышлы әсәрләренең берсен иҗат итә – ул бүген дә ић танылган әсәр булып саналучы скрипка һәм фортепиано өчен поэма.
Композитор сугыштан соңгы чорда балет жанрын үзләштерергә керешә. 1950 елда ул композитор Н.И. Пейко белән берлектә республикадагы революцион вакыйгалар турындагы К. Нәҗми романы буенча иҗат ителгән “Язгы җилләр” балетын язып тәмамлый. Ләкин әсәр сәхнәләштерелми кала. Ә менә 1961 елда Татар опера һәм балет театрында куелган “Раушан” балеты (Г. Тукай әкиятләре һәм әсәрләренә нигезләнеп язылан Г. Сәлимов либреттосы) язмышы уңышлырак була. 1974 елда әлеге балет “Сихерләнгән малай” (“Заколдованный мальчик”) исеме астында яңартылган вариантта киредән сәхнәләштерелә.
Композиторның Татар җыр һәм бию ансамбле репертуарын баетуга зур өлеш кертүе турында әйтмичә булмый, аның өчен З.Хәбибуллин халык җырларының күпсанлы эшкәртмәләрен генә түгел, ә тулы хореографик композицияләр (“Туй”, “Халыклар дуслыгы”) дә иҗат итә. Н. Исәнбәт сүзләренә язылган “Бормалы инеш”(“Извилистый ручеек”) җыры әле хәзер дә ансамбль репертуарының бизәге булып тора.
Ләкин иҗади эшчәнлегенең төп өлкәсе – ул җыр. Иҗади юлының ярты гасырында ул нәкъ менә җырга тугры булып кала. Аның әсәрләре буенча җыр жанрының музыкаль-стилистик эволюциясен күзәтергә мөмкин. Башта халыкчан-җырлы лириканың (“Сагыну”, “Айлы төн”, “Чишмә буенда”, “Искә алу” һ.б.), аннан яшьләр маршларыныћ (“Совет солдаты”, “Без яшь көчләр”)  табигый чалымнары, вальсның (“Кичке Идел”, “Яшьләр вальсы”) интонациясен үзгәртә. Тормышы азагында Н. Дәүли сүзләренә “Хатын” һәм С. Хәким сүзләренә “Мәмдүдә” драматик монологларын иҗат итә. Икенчесе Мәмдүдәнең кечкенә улы Габдулла Тукай белән фаҗигале аерылышуы турында бәян итә. Хәбибуллин, казак, үзбәк (Г. Сђгыйдуллин сүзләренә “Казак кызы сөйгәнем”, С. Хәким сүзләренә “Казак дусларга” һ.б. җырлар) кебек төрки халыкларга хас интонацияләр кулланып, татар җырларының кљйлђрен баета. Нәкъ менә шул җырлары өчен З. Хәбибуллин 1968 елда Г. Тукай исемендәге ТАССРның Дәүләт премиясе лауреаты була.
З. Хәбибуллин музыка сәнгатенең тарихына скрипкада башкаруның халыкчан артикуляциясе сәнгате иясе буларак та кереп кала. Бу аның борынгы төрки халыкларныћ кыл кубызларда уйнау техникасын белүе белән бәйле. Аеруча ул үзенең скрипка белән импровизацияләрен композитор А. Ключарев фортепианода уйнаганда башкара. Татар фольклорын яхшы белүче бу ике искиткеч музыкантның әлеге дуэты чыннан да уникаль була.
Республиканың музыка өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен композиторга ТАССРның атказанган эшлеклесе (1950), ТАССРның халык артисты (1970), РСФСРның атказанган эшлеклесе (1981) исемнәре бирелә.

 


Әсәрләре:

Музыкаль-сәхнә әсәрләре: Ф. Гђскђров либреттосына Н.И. Пейко белән уртак иҗат ителгән “Язгы җилләр” (1950), “Раушан” (1960), икенче редакция – Г. Сәлимов либреттосына “Сихерләнгән малай” (1974);
Спектакльләргә көйләр (10га якын); “Иделдә” (Ф.Гђскђров), “Дуслык”, “Минем чәчәкләр”, “Туй” һ.б.  музыкаль-хореографик композицияләр;
Камера-инструменталь: Скрипка һәм фортепиано өчен поэма (1940); инструменталь пьесалар;
Вокаль: җыр һәм романслар (200дән артык); халык җырларының эшкәртмәләре (50дән артык).

Әдәбият: Рахманкулов Ш. Заһид Хәбибуллин. Казан, 1975; Җиһаншина М. Заһид Хәбибуллин / Халык артистлары. Казан, 1980; Нигъмәтҗанов М. Заһид Хәбибуллин / Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казан, 1986.


 

Комментарий язарга


*