ТАТ РУС ENG

Александр Сергеевич Ключарев – композитор

Александр Сергеевич Ключарев – композитор, "Канатлы яшьлек" исемле җырлар җыентыгы һәм татар халык музыкаль иҗатын җыюы һәм пропагандалавы өчен 1970 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


 klyucharev.jpg

 Александр Ключарев

(1906–1972)

Александр Сергеевич Ключарев 1906 нчы елның 19 нчы февралендә Казанда хезмәткәр гаиләсендә туа. Ике елдан соң алар Оренбургка күчеп китәләр һәм аннан 1923 нче елда гына кайталар. Саша яшьтән үк музыка ярата, төрле инструментларда уйный. Моңа аларның гаиләсендә музыкага булган мәхәббәт зур этәргеч ясый. Булачак композиторның әнисе гармунда, бабасы гитарада яратып уйнаган, ә әнисенең энеләре һәм сеңелләре, апалары шулай ук төрле музыка коралларында уйный белгәннәр.
Оренбургта яшәгәндә алган музыкаль тәэсирләр Сашаның алдагы тормышына зур йогынты ясыйлар. Аның иң беренче музыкаль әсәре, мәсәлән, ике казах халык көенә нигезләнеп язылган фортепиано өчен фантазия. Ә моңа кадәр Саша кинотеатрда пианист-иллюстратор булып эшли.
1923 нче елда Саша Казан музыка училищесының фортепиано классына укырга керә. Уку белән бергә, театр техникумының музыка бүлегенә җитәкчелек итә һәм драма спектакльләренә музыка яза.
Булачак композитор нәкъ менә 1924-1928 нче елларда татар мәдәнияте белән якыннан таныша башлый. Ул халык көйләре, татар теле һәм көнкүреше белән ныклап кызыксына. Шушы елларда татар милли композиторы булып җитешә.
Шуннан соң яшь музыкант тагын да зуррак музыкаль белемгә омтыла башлый. 1928 нче елда Мәскәү консерваториясенең композиторлык факультетында күренекле педагоглар һәм профессорлар Н. С. Жиляев һәм Р. М. Глиэр классында укый башлый.
Бу елларда А. Ключарев татар эшче театрында музыкаль җитәкче булып эшли, "Зәңгәр шәл", "Казан сөлгесе", "Галиябану" пьсаларына музыка яза. Татар театрының һәм музыкасының күренекле эшлеклеләре белән таныша. Г. Айдарский, С. Садыйкова, Г. Камская, Г. Сөләйманова, X. Уразиков кебек талантлы артистлар белән аралашу, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин кебек композиторлар белән иҗади дуслык А. Ключаревның татар музыка сәнгатенә омтылышын, мәхәббәтен тагын да тирәнәйтә, ныгыта.
1937 нче елда ул Казанга кайта һәм шул вакыттан алып, гомеренең соңгы көннәренә кадәр татар музыкасы өлкәсендә иң уңышлы эшләгән композиторларыбызның берсе була. Аның хезмәте аркасында, күп кенә халык көйләре икенче кабат яши башладылар. (Мәсәлән: "Әллүки", "Кара урман", "Дүдәк", "Гармун", "Пар ат", "Әрәмәләр арасында" һ.б.)
Икенче яктан, А. Ключарев төрле жанрдагы оригиналь әсәрләр авторы да. Аның җырлары һәрвакыт шат күңелле, актив ритмлы, саф интонацияле һәм башкару өчен бик уңайлы. Моңа ышану өчен, безнең һәрберебезгә якын булган "Туган җирем Татарстан"ны (Г. Зәйнашева сүзләре), киң, якты лирика белән сугарылган "Иртәнге җыр" серенадасын (Ә. Ерикәй сүзләре), сугыш елларының кырыслыгын чагылдырган җырларын, дәртле "Мулланур Вахитов"ны, яки бәйрәмне хәтерләтеп торучы "Идел дулкыннары", "Яңа Казан" (М. Хөсәен сүзләре) җырларын һ. б. гына искә төшерү дә җитә.
Композитор күп кенә инструменталь әсәрләр дә иҗат итте. Аның иҗади уңышларыннан берсе -"Татар сюитасы". Бу сюитада игътибар үзәгенә татар халык көе "Су буйлап" алынган.
Композиторның "Идел" симфониясендә дә, мәһабәт һәм киң мелодия белән, Идел образы гәүдәләндерелә. Болардан тыш А. Ключарев 1950 нче елда башкорт халкының азатлык өчен көрәшенә багышланган "Тау әкияте" балетын, 1959 нчы елда Салих Сәйдәшев музыкасы нигезендә Т. Гыйззәтнең "Наемщик" пьесасы буенча опера иҗат итте.
Татар музыка мәдәниятен үстерүдәге эшчәнлеге өчен А. С. Ключарев Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
Рус халкы улы Александр Ключарев татар халкына хезмәт итүгә үзенең бөтен көчен һәм талантын бирде. Каты авыру 1972 нче елда, яңа иҗади планнар белән яшәгән, талантлы композиторның гомерен кисте.


Комментарий язарга


*