ТАТ РУС ENG

Һидиятуллин Шәүкәт Галиулла улы (Шәүкәт Галиев) – шагыйрь

Һидиятуллин Шәүкәт Галиулла улы (Шәүкәт Галиев) – шагыйрь, "Гаҗәп
хәлләр, мәзәк хәлләр", "Котбетдин мәргән", "Шәвәли", "Тәмле йорт",
"Кызык" һ.б. китаплары өчен 1972 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге
Дәүләт бүләгенә лаек булды.


sheukat_galiev.jpg

Шәүкәт Галиев
(1928–2011)

Татарстан Республикасының халык шагыйре Шәүкәт Галиев (тулы исеме —
Һидиятуллин Шәүкәт Гали улы) 1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның Апас
төбәге Олы Бакырчы авылында игенче гаиләсендә туган. Бала һәм үсмер
чагы авыр сугыш елларына һәм сугыштан соңгы кытлык чорына туры
килгәнлектән, яшьтән үк хезмәткә тартыла: 1943 елда Олы Бакырчыда
җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ике елга якын күмәк хуҗалыкта
гади эшче, хисапчы, бригадир ярдәмчесе һәм Карамасар, Сатмыш, Мөрәле,
Имәлле урманнарында урман кисүчеләр бригадиры, соңрак, 1945-1949
елларда, — СССР Азык-төлек әзерләү министрлыгының Кайбыч район
бүлекчәсендә статист, финанслар буенча хисаплау эшләре мөдире булып
эшли. 1949 елның мартында аны «Колхоз бригадасы» исемле төбәк газетасы
редакциясенә җаваплы сәркатип итеп билгелиләр. Соңга таба ул бу
газетаның җаваплы мөхәррире вазифаларын башкара.
1953 елның көзендә Ш.Галиев Казанга чакырыла һәм алты ел буена
юмор-сатира журналы «Чаян» идарәсендә әүвәл — гади әдәби хезмәткәр,
соңыннан бүлек мөдире булып эшли. Хезмәтеннән аерылмыйча укып, 1956
елда эшче яшьләр кичке урта мәктәбен тәмамлый, 1959-1961 елларда исә
Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби
курсларда укый. Аны тәмамлап кайткач, 1971 елның ахырына кадәр,
профессиональ язучы сыйфатында фәкать әдәби иҗат эше белән генә
шөгыльләнә. 1971-1984 елларда ул Казанда Татарстан китап нәшриятының
нәфис әдәбият редакциясенә җитәкчелек итә.
Шәүкәт Галиев — бала чакларында һәм яшьлекләрендә дөньяның кырыс
чынбарлыгын үз җилкәләрендә татып, ачлыгын-ятимлеген кичереп,
тыныч-имин тормышка сусаган, киләчәккә булган өмет-хыяллары, ашкынулы
уй-хисләре белән әдәбият мәйданына чыккан сугыштан соңгы беренче буын
татар шагыйрьләреннән. Аның исеме матбугатта 1948 елда күренә башлый, ә
беренче шигъри җыентыклары илленче еллар башында басылып чыга. Үзенең
тормыш тәҗрибәсенә һәм шәхси кичерешләренә бәйле рәвештә туган авылы,
аның кешеләре, табигате турында, күңелгә тирән сеңеп калган сугыш
яралары, мәхәббәт хатирәләре турында язылган шушы беренче китапларында
ук яшь шагыйрьнең халыкчан рухлы лирик таланты ачык сиземләнә. Моны ул
заманның әдәби тәнкыйте дә билгеләп үтә (Ә.Фәйзи мәкаләсе). 1957 елда
язылган һәм шагыйрьнең сугыш кырында ятып калган әтисе хатирәсенә
багышланган «Әткәйгә хат» поэмасы исә үзенең драматик яңгырашы,
хис-кичерешләрнең табигыйлеге һәм лирик моңы белән илленче еллар татар
шигъриятенең поэма жанрындагы үзенчәлекле бер уңышы дип бәяләнә. Лирик
шагыйрь буларак, Ш.Галиевнең шуннан соңгы иҗаты эчтәлек ягыннан тагын
да тирәнәю, форма ягыннан төрлеләнү юнәлешендә үсә бара. Сурәтле
фикерләүдә шагыйрь иң беренче нәүбәттә татар классикасының поэтик
традицияләренә һәм халык иҗаты казанышларына таянып эш итә, шул нигездә
үзенең мөстәкыйль шигъри йөзен табарга һәм расларга омтыла. Хисләрнең
табигыйлеге, самимилеге тагы да көчәя, шигъри теле халыкчан бизәкләр,
юмор элементлары белән байый, шигырьләре форма һәм композиция ягыннан
җыйнаграк, камилрәк була бара. Шагыйрьнең алтмышынчы-җитмешенче елларда
дөнья күргән «Сиңа әйтер сүзем бар» (1960), «Сөенечләрем, көенечләрем»
(1961), «Уйларым, серләрем» (1965), «Фикердәшкә» (1969), «Чынлык»
(1972), «Тамчылар тамар чаклар» (1975) кебек җыентыклары нәкъ шул
турыда сөйлиләр.
Ш.Галиев тормыш-көнкүрештәге һәртөрле кимчелекләрне сатира утына тоткан
яки кеше холкындагы аерым җитешсезлекләрдән йомшак итеп көлгән юмор һәм
сатира әсәрләре авторы буларак та билгеле. Аның бу жанрдагы шигырьләре
«Уены-чыны бергә» (1966), «Көлке бүлмәсе» (1967), «Шалт, Мөхәммәтҗан!»
(1970) кебек җыентыкларында урын алган.
Алтмышынчы еллар башында Ш.Галиев шигъри талантының зур иҗади уңышларга
китергән тагын бер ягы ялтырап ачылып китә. 1962 елда аның махсус
балаларга атап язган шигырьләре тупланган «Камырша» исемле беренче
җыентыгы басылып чыга. Хәзер Ш.Галиев — балаларга адресланган өч
дистәдән артык китап авторы. Бу китапларда шагыйрь фантазиясе тудырган
гаҗәеп дөнья — яңа теле ачылган нәниләрдән алып мәктәп яшендәгеләргәчә
булган кыз-малайларның күпкырлы һәм кызыклы тормышы: уеннары, укулары
шатлыклары-борчылулары, шаянлыклары-батырлыклары, уйлары-хыяллары,
кыскасы, кеше һәм шәхес буларак җитлегү процессындагы катлаулы
мөнәсәбәтләре сәнгатьчә нәфис буяуларда һәм тормышчан ситуацияләрдә
тасвирлана. Юмор катыш җор-йөгерек тел, шигъри тапкырлык һәм фантазия,
балалар табигатен тирән тою һәм аларга карата ышаныч-хөрмәт — менә бу
сыйфатлар шагыйрьгә балалар белән ихлас мөгамәләгә керергә һәм бернинди
үгет-нәсихәтсез иң җитди темалар турында да бала күңеленә уңай йогынты
ясарлык чын сәнгати әсәрләр иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Ш.Галиевнең
балаларга атап язган шигырьләре тулы мәгънәсендә олы, гуманистик
фикерләр, туган халкыңа тугрылыклы булу, табигатькә һәм хезмәткә
мәхәббәт хисләре белән сугарылган.
Татар балалар әдәбиятын үстерү юлындагы нәтиҗәле хезмәтләрен күздә
тотып, 1972 елда «Шәвәли», «Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр», «Кызык»,
«Тәмле йорт», «Котбетдин мәргән» һәм рус телендә Мәскәүдә чыккан «С
папой в кабине» исемле шигырь китаплары өчен татар балалар
язучыларыннан беренче буларак Шәүкәт Галиевкә Татарстанның Габдулла
Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде, ә 1980 елда рус теленә
тәрҗемәдә чыккан «Заяц на зарядке» («Физзарядка ясый куян») китабы өчен
ул 1982 елгы Халыкара бүләк — Г.-Х.Андерсен исемендәге шәрәфле диплом
белән бүләкләнде. Ш.Галиевкә проза жанры да чит түгел. Ул — озак еллар
буе тормышны күзәтүләр җирлегендә туган, нигездә, биографиясе белән
тыгыз бәйле күп кенә лирик язмалар, истәлекләр авторы. Шигъри аһәң белән өртелгән бу язмаларның бер өлеше аның «Илһамым-мәхәббәтем» (1986) һәм
«Минем беренче гомерем» (1997) исемле китапларында урын алган. Китапның
беренчесе шагыйрьнең туган җир, туган табигать, туган тел,
әдәбият-сәнгать, гомумән, «аклы-каралы» бу дөнья, тормыш турындагы
уйлануларын, хикмәтле сүзгә тартым кыска-үткен гыйбарәләрен үз эченә
ала. Китапның икенчесендә әдип сугыш чорының михнәт-газапларын кичергән
яшьтәшләренең һәм сугыш кырында һәлак булган олы буын кешеләренең
хәтердә сакланып калган самими образларын гәүдәләндерә.
Татар әдәбиятын үстерүдәге казанышлары өчен Ш.Галиев 1995 елда
«Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле дәрәҗәгә лаек
булды. Ул шулай ук А.Гайдар билгесе (1984), Татарстан Язучылар
берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләге (1996), «Почет Билгесе»
ордены (1978), «Хезмәттәге батырлык өчен» (1970), «Бөек Ватан сугышында
фидакарь хезмәт өчен» (1993), «Бөек Ватан сугышында җиңүгә 50 ел»
(1995), «М.А.Шолоховның 100 еллыгы» (2004), «Бөек Ватан сугышында
җиңүгә 60 ел» (2005), «Казанның 1000 еллыгы» (2005) медальләре белән
бүләкләнде.
Ш.Галиев — әдәби һәм иҗтимагый тормышка актив катнашучы әдипләрдән. Ул
озак еллар Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, Берлек
каршындагы кабул итү коллегиясе җитәкчесе булып эшләде, Г.Тукай
исемендәге Дәүләт бүләкләре комитетында әгъза булып торды. Заманында
СССР язучыларының III (1959), V (1971), VII (1981) съездларында, Россия
Федерациясе язучыларының IV (1975) съездында делегат булып катнашты,
1975 елда халык депутатларының Казан шәһәре Бауман район советына
депутат итеп сайланды. Ул балалар матбугаты белән даими хезмәттәшлектә:
«Сабантуй» газетасы редколлегиясе әгъзасы.
Ш.Галиев — 1958 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Шагыйрь 2011 елның 7 маенда Казанда вафат була.

 


Басма китаплары



Шигырьләр: лирика, юмор-сатира

Яңа көйләр. — Казан: Таткнигоиздат, 1954. — 24 б.
Кичке утлар. — Казан: Таткнигоиздат, 1956. — 46 б.
Әткәйгә хат. — Казан: Таткнигоиздат, 1958. — 47 б.
Сиңа әйтер сүзем бар. — Татар. кит. нәшр., 1960. — 123 б.
Сөенечләрем, көенечләрем. — Татар. кит. нәшр., 1961. — 103 б.
Күңел күзе. — Татар. кит. нәшр., 1963. — 60 б.
Уйларым, серләрем. — Татар. кит. нәшр., 1965. — 95 б.
Уены-чыны бергә. — Татар. кит. нәшр., 1966. — 64 б.
Фикердәшкә. — Татар. кит. нәшр., 1969. — 143 б.
Шалт, Мөхәммәтҗан! — Татар. кит. нәшр., 1970. — 176 б.
Чынлык. — Татар. кит. нәшр., 1972. — 160 б.
Тамчылар тамар чаклар. — Татар. кит. нәшр., 1975. — 239 б.
Шигырьләр, поэмалар. Лирика, юмор. Балаларга. — Татар. кит. нәшр., 1978. — 560 б.
Дөресен әйткәндә. — Татар. кит. нәшр., 1989. — 159 б.
Серләрем бар. — Татар. кит. нәшр., 2002. — 271 б.
Мәхәббәт тулы җаным. — Мәгариф, 2002. — 111 б.
Сайланма әсәрләр: 5 томда. — Татар. кит. нәшр., 2002.


Русчага тәрҗемәләр:

В свете молнии. — Советский писатель, 1962. — 83 с.
Баллада о колоколе. — Советский писатель, 1976. — 176 с.
Секрет долголетия. — Татар. кн. изд-во, 1981. — 112 с.

Проза
Әз-мәз мәзәк. — Татар. кит. нәшр., 1979. — 160 б.
Илһамым-мәхәббәтем: лирик язмалар. — Татар. кит. нәшр., 1986. — 407 б. (1956-1984).
Илһамым-мәхәббәтем: лирик язмалар. — Татар. кит. нәшр., 2006. — 447 б. (1985-1995)
Минем беренче гомерем: истәлекләр. — Татар. кит. нәшр., 1997. — 368 б.

Балалар өчен шигырьләр
Камырша. — Татар. кит. нәшр., 1962. — 51 б.
Тамаша. — Татар. кит. нәшр., 1964. — 62 б.
Шәвәли. — Татар. кит. нәшр., 1965. — 28 6.
Шаян каләм. — Татар. кит. нәшр., 1966. — 17 6.
Көлке бүлмәсе. — Татар. кит. нәшр., 1967. — 79 б.
Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр. — Татар. кит. нәшр., 1968. — 184 б.
Кызык. — Татар. кит. нәшр., 1970. — 20 б.
Тәмле йорт. — Татар. кит. нәшр., 1970. — 30 б.
Котбетдин мәргән. — Татар. кит. нәшр., 1971. — 49 б.
Мыеклы бозау. — Татар. кит. нәшр., 1973. — 144 б.
Тылсымлы көзге. — Татар. кит. нәшр., 1974. — 256 б.
Күңелле сәфәр. — Татар. кит. нәшр., 1976. — 127 6.
Канатлы малай. — Татар. кит. нәшр., 1982. — 96 б.
Тавыклар көлә. — Татар. кит. нәшр., 1983. — 96 6.
Исәнме, дус! — Татар. кит. нәшр., 1985. — 96 б.
Сайланма әсәрләр: балалар өчен шигырьләр. — Татар. кит. нәшр., 1987. — 423 б.
Камырша. — Татар. кит. нәшр., 1989. — 15 б.
Кем нәрсә ярата. — Татар. кит. нәшр., 1992. — 32 б.
Шәвәли хәйләсе. — Татар. кит. нәшр., 1998. — 256 б.
Көләч көзге. — Мәгариф, 1998. — 23 б.
Тәмле йорт. — Раннур, 2001. — 31 б.
Көләч көзге. — Мәгариф, 2002. — 23 б. (Латин алфавитында.)
Шәвәли китабы. — Татар. кит. нәшр., 2006. — 12 б.

Русчага тәрҗемәдә:
С папой в кабине. — Детская литература, 1966. — 78 с.
Огурцы в тюбетейке. — Детская литература, 1974. — 63 с.
Заяц на зарядке. — Татар. кн. изд-во, 1980. — 175 с.
Волшебное зеркало. — Татар. кн. изд-во, 1984. — 96 с.
С ветром наперегонки. — Малыш, 1985. — 27 с.
Кто играет на курае? — Детская литература, 1985. — 112 с.
Заяц на зарядке. — Татар. кн. изд-во, 1993. — 176 с.

Башкортчага тәрҗемәдә:
Витаминле хәрефтәр. — Башкорт. кит. нәшр., 1976. — 144 б.

Инглизчәгә тәрҗемәдә:
Меrrу mirror (Көләч көзге). — Мәгариф, 2002. — 23 б.


Комментарий язарга


*