ТАТ РУС ENG

Фазлуллин Хәсби Вәлиулла улы – дирижер

Фазлуллин Хәсби Вәлиулла улы – дирижер, 1973 елда Әнвәр Бакировның "Су анасы" балетын куюда музыкаль җитәкчелеге өчен Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясенә лаек була.


Хәсби Фазлуллин
(1909-1995)


Дирижер, кларнетчы, педагог Хәсби Вәлиулла улы Фазлуллин 1909 елның 16 декабрендә Казанда туа. 1924 елдан 1928 елга кадәр ул Казанда Көнчыгыш музыка техникумында кларнет классында укый. 1936 елда П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең оркестр факультетын тәмамлагач, ул үзенең укуын дирижерлык факультетында дәвам итә.
1941 елдан 1943 елга кадәр Х.В.Фазлуллин Кораллы көчләрдә хезмәт итә. Армиядән кайткач, Башкорт опера һәм балет театрында эшли.
1946 елдан башлап Х.В.Фазлуллинның иҗади эшчәнлеге Казанның музыкаль тормышы белән бәйле: М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләп, ул бер үк вакытта Казан дәүләт консерваториясендә укыта.
1970–1990 елларда Х.В.Фазлуллин Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институты укытучысы булып эшли.
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләгән дәверендә дирижер Х.В.Фазлуллинның репертуарында алтмыштан артык исемдәге опера һәм балет спектакльләре, музыкаль комедияләр һәм оперетталар була. Алар арасында татар композиторлары Җ.Фәйзинең «Идел буенда», «Башмагым» әсәрләре, З.Хәбибуллинның «Раушан»ы, Х.Вәлиуллинның «Самат»ы, Н.Җиһановның «Качкын»ы, «Шагыйр»е, Ә.Бакировның «Су анасы», шулай ук рус һәм чит ил классикасы әсәрләреннән «Евгений Онегин», «Су кызы», «Демон», «Князь Игорь», «Аида», «Богема», «Травиата» һәм күп кенә башка әсәрләр бар.
1946 елдан алып 1982 елга кадәр Х.В.Фазлуллин Ф.Яруллинның «Шүрәле» балетының алыштыргысыз дирижеры була.
Музыка сәнгате өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен Х.В.Фазлуллинга ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1950 ел), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1960 ел) дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1973 елда ул Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Х.Фазлуллин 1995 елның 25 июнендә вафат була.

 

(Чыганак: Татарстан истәлекле һәм онытылмас даталар календаре. 2009 / ТР Милли китапханәсе).


Комментарий язарга


*