ТАТ РУС ENG

Хәкимова Ирина Шәриф кызы — балерина

Хәкимова Ирина Шәриф кызы — балерина, "Шүрәле" балетында — Сөембикә, "Су анасы" балетында — Сәрви, "Аккош күле" балетында Одетта-Одиллия партияләрен башкарганы өчен 1977 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


 

Ирина Хәкимова

Ирина Хәкимова 1951 елның 29 мартында Чиләбе өлкәсенең Юрүзән шәһәрендә туа. 1970 елда Пермь хореография училищесын тәмамлый, шул ук елда Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына эшкә керә. Бу театрда ул классик һәм милли спектакльләрдә 30дан артык алдынгы партияләрне бии – Одетта-Одиллия ("Аккош күле"), Сөембикә ("Шүрале"), Маша ("Щелкунчик"), Медора ("Корсар"), Никия ("Баядерка"), Джульетта ("Ромео һәм
Джульетта"), Китри ("Дон Кихот"), Жизель, Анюта…
Ирина Хәкимова Татар опера сәхнәсенә Россиянең танылган балет солистларын чакырып, иҗади кичәләр үткәрү традициясен башлап җибәрүче, аның үзенең дә концерт репертуары бик киң була. 1970–1980 елларда Ирина Хәкимова – Татарстанның гастрольләргә йөрүче балеринасы. Балерина дөньяның төрле сәхнәләрендә бии. Бүгенге көндә Ирина Хәкимова Казан хореография училищесында укыта, аның укучылары Россия театрларында уңышлы иҗади хезмәт куя. Ирина Хәкимова – Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы.


Комментарий язарга


*