ТАТ РУС ENG

Ибраһимов Ренат Ислам улы – җырчы

Ибраһимов Ренат Ислам улы — җырчы, 1976-1978 еллардагы концерт программалары өчен 1979 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.


Фотода: Ренат Ибраһимов (2017 ел, 15 май). © Рамил Гали фотосы /«Татар-информ» МА

Фотода: Ренат Ибраһимов (2017 ел, 15 май). © Рамил Гали фотосы /«Татар-информ» МА

Ренат Ибраһимов
(1947-2022)

Ренат Ислам улы Ибраһимов 1947 елның 20 ноябрендә Львов шәһәрендә хәрбиләр гаиләсендә дөньяга килә.

Ренат Ибраһимовның кечкенәдән музыкага сәләте ачыла. Ул музыка мәктәбендә укый, ә 1973 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында эшли башлый. Тирән бәрхет баритон тавышлы артист Казан театрында “Князь Игорь”, “Кармен”, “Фауст”, “Евгений Онегин”, “Пиковая дама” (һ.б.) кебек опера спектакльләрендә әйдәп баручы партияләрне башкара.

Опера, оперетта, мюзикл, классик һәм борынгы романслар, популяр эстрада җырларыннан торган концерт репертуары Ренат Ибраһимовка киң танылу алып килә. 1978 елда аңа Татарстанның халык артисты, ә 1981 елда Россиянең халык артисты мактаулы исеме бирелә. 1990-1992 елларда Ренат Ибраһимов “Италия килешүе” (“Итальянский контракт”) музыкаль нәфис фильмы продюсеры була һәм фильмда баш рольне башкара.

1990нчы еллар азагыннан Мәскәүдә яшәп иҗат итә. 1999 елда артист “Ренат Ибраһимов җыр театры”н оештыра.

Җырчы 2022 елның 14 маенда вафат була. Мәскәү өлкәсендәге Волково зиратының (Мытищи шәһәрендәге Волково шоссесында урнашкан) мөселман өлешендә җирләнә.

Комментарий язарга


*