ТАТ РУС ENG

Маликов Васил Малик улы – сынчы

Маликов Васил Малик улы – сынчы. “Чекист Голубятников”, “Соңгысы”, “М.Җәлил” дигән скульптуралары өчен 1980 елда ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


Васил Маликов
(1924–1992)

 
Васил Малик улы Маликов 1924 елның 19 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Иске Кормаш авылында туа. 1942 елда Казанның һөнәрчелек училищесын тәмамлый. 1947 елда демобилизациядән соң Казанга кайтка, Садри Ахун җитәкчелегендә сәнгать училищесында белем ала. 1953-1959 елларда В.И.Мухина исемендәге сәнгать-сәнәгать училищесында укый. 1959 елдан Казанда яшәп эшли.
Васил Маликов үзенең иҗаты белән XX гасырның 60нчы елларында татар станоклы һәм монументаль скульптура үсешенә яңа сулыш өрә. С.Бубеннов һәм Р.Килдебәков белән берлектә Васил Маликов биналарны, йортларны яңача бизәүгә алына.
Соңрак Васил Маликов монументаль пластика өлкәсендә көч куя, портрет жанрында (М.Вахитов, К.Якуп, М.Җәлил һ.б. образлар) һәм символик-аллегорик характердагы һәйкәлләр иҗат итеп уңышка ирешә. Бу уңайдан, Казанның Горький паркында урнаштырылган Совет власте өчен көрәштә һәлак булучыларга куелган һәйкәлнең пластик образы аеруча игътибарга лаек: каты яраланган солдат соңгы көчен җыеп җирдән күтәрелгән дә исәннәргә мөрәҗәгать итә…
Васил Маликов киңкырлы, талантлы сынчы. Аны Татарстанның әйдәп баручы монументалисты дип атарга мөмкин. Шул ук вакытта ул камералы, лирик композицияләр, станоклы сынлы портретлар авторы да.
Васил Маликов скульптураларда замандашларының холкын дөрес итеп, бөтен байлыгында ачып бирә. Революция, Бөек Ватан сугышы чоры кешеләренең тарихи портретларын тудыру өстендә, ретроспектив планда да уңышлы эш алып бара.
Сынлы сәнгать өлкәсендә казанышлары өчен Васил Маликовка ТАССРның халык рәссамы, РСФСРның атказанган рәссамы мактаулы исемнәре бирелә.
Сынчы 1992 елның 11 октябрендә вафат була.


Комментарий язарга


*