ТАТ РУС ENG

Әгъләметдинов Мөдәррис Зөфәр улы (Мөдәррис Әгъләмов) — шагыйрь

Әгъләметдинов Мөдәррис Зөфәр улы (Мөдәррис Әгъләмов) — шагыйрь, "Киләчәккә кайту", "Мин әйттем" дигән китаплары өчен 1992 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.


 Мөдәррис Әгъләмов
(1946-2006)


Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов (Мөдәррис Зәфәр улы Әгъләметдинов) 1946 елның 13 октябрендә Татарстанның хәзерге Зәй районы Биш Субашы (Пуст-Ашыт) авылында колхозчы гаиләсендә туа. Бала вакытында ук әти-әнисе вафат булып, апасы Рәсимә тәрбиясендә кала, сугыштан соңгы колхоз авылы кичергән ачлы-туклы тормыш һәм хезмәт авырлыкларын үсмер малай чагыннан ук барысын үз җилкәсендә татып үсә. Шулай да мәктәптә укуын дәвам иттерә. 1965 елда Түбән Биш авылының унберьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Ләкин ике курсны бетергәч, укуын өзәргә мәҗбүр булып, 1968-1973 елларда Тукай районының Яңа Гәрдәле урта мәктәбендә тарих укытучысы, аннары Чаллы шәһәрендәге Халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшли. 1974 елдан ул янәдән Казанда яши һәм, газета-журнал редакцияләрендә вакытлыча эшләп алуларын исәпләмәгәндә, профессионал язучы сыйфатында фәкать иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
М.Әгъләмовта шигъри иҗатка омтылыш мәктәп елларында ук бөреләнә, ул Г.Тукай, Ш.Бабич, Х.Туфан, С.Хәким шигырьләрен яратып укый, шулар тәэсирендә үзенең беренче өйрәнчек шигырьләрен яза. 1959 елдан исә әүвәл район газетасы битләрендә, аннары Татарстан һәм Башкортстанның балалар матбугатында яшь каләм даими авторларның берсенә әверелә. 1968 елда «Казан утлары» журналының 11 нче санында басылган «Еракка китеп кара» исемле шигырьләр бәйләме әдәби җәмәгатьчелектә тирән кызыксыну уятып, Х.Туфан, С.Хәким кебек абруйлы шагыйрьләрнең ихлас мактавына лаек була. Шуннан соң яшь шагыйрьнең шигъри әсәрләре республика газета-журналларында, күмәк мәҗмугаларда («Беренче карлыгачлар», 1969, «Шигырь бәйрәме», 1969, 1970; «Идел» альманахы, 1971) еш басылып, 1970 елда «Кыңгырау» исемле мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Җыентык укучылар тарафыннан да, әдәби тәнкыйть тарафыннан да хуплап каршы алына, матбугатта китапны уңай яктан бәяләгән берничә рецензия чыга, шагыйрьнең исеме поэзиягә багышланган мәкаләләрдә, докладларда еш телгә алына башлый.
Хәзер М.Әгъләмов татар шигъриятен үзенчәлекле иҗат мирасы белән баеткан, меңъеллык классик поэзиябездә, Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Кандалый, Акмулла, Тукай, Дәрдемәнд, С.Рәмиев, Бабич, Такташлар, якынрак заманның Х.Туфан, С.Хәким һ.б. шагыйрьләр иҗатында күп төрле, чачаклы шигъри формаларда, юнәлешләрдә гәүдәләнеш тапкан сүз сәнгатебезне алга таба үстерүче, аның милли рухлы традицияләрен дәвам иттерүче шагыйрьләрнең берсе булып таныла. Аның поэзиясенә музыкальлек, классик татар поэзиясе һәм халык иҗаты традицияләреннән үсеп чыккан табигыйлек, эчке бер моң хас. Шагыйрьнең фикерләүдә һәм тасвирдагы индивидуальлеге бигрәк тә кеше хисенең аерым бер мизгелен, тормышның яисә табигать дөньясының бер манзарасын, халәтен үзәккә алган лирик шигырьләрендә ачык күренә. Кечкенә генә поэтик деталь аша ул туган ил, милләт язмышы, аның үткәне, бүгенге хәле, киләчәге турында укучыны тетрәндерерлек гомумиләштерүләр ясау осталыгына ия. Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы да үзенчәлекле фикри-шәкли табышлары, хисләренең ихласлыгы, нәзакәтлелеге белән җәлеп итә. Форма ягыннан М.Әгъләмовның шигырьләре төгәл ритмикалы, шома-йөгерек телле. Аларда афоризм булып яңгырарлык тирән мәгънәле, эчке рифмалы тапкыр гыйбарәләр, шигъри юллар еш очрый. Бер үк вакытта М.Әгьләмов сюжетка корылган озын шигырьләр, балладалар һәм публицистик яңгырашлы монолог-поэмалар иҗат итүдә дә җитди уңышларга ирешкән шагыйрь. «Сугышлыда сугыш беткән көн» (1972), «Бердәнбер» (1972), «Төнге баллада» (1976), «Мәңгелек ут» (1977), «Заман язган язмыш» (1987) кебек балладалары, «Онытма, Европа!» (1981), «Акмулла арбасы» (1981), «Тукайдан хатлар» (1972-1985) поэмалары әнә шундыйлардан.
«Киләчәккә кайту» (1987) һәм «Мин әйттем…» (1992) шигъри китаплары өчен М.Әгьләмов 1992 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
М.Әгъләмов әдәбиятка балалар матбугаты аша килеп, бу өлкә белән дә даими иҗади хезмәттәшлектә булган каләм ияләреннән берсе. Ул шактый вакытлар татар балалар газетасы «Сабантуй» (элеккеге «Яшь ленинчы») һәм «Ялкын» журналы (М.Җәлил нигезләгән элеккеге «Кечкенә иптәшләр»нең һәм соңыннан «Октябрь баласы», «Пионер каләме», «Пионер» дип аталган журналларның дәвамы) редакцияләрендә эшли. Татар балалар көндәлек матбугатының 70 еллык юбилеена әзерлек көннәрендә (1994) әлеге газета һәм журналларның үткәндәге барлык саннарын күздән кичереп чыга һәм туплаган материаллары нигезендә балалар матбугатының тарихы, элеккеге хезмәткәрләре, мөхәррирләре, язышкан авторлары турында кызыклы мәгълүматларны эченә алган язмаларын бастыра. Бу хезмәтләре һәм кече яшьтәге балаларга атап язган шигырьләре өчен М.Әгъләмов («Без, без, без идек» җыентыгы, 1980) Башкортстанның Ф.Кәрим һәм Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премияләре белән бүләкләнә.
Мөдәррис Әгьләмовка 1991 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Ул 2006 елның 26 ноябрендә вафат була.
М.Әгъләмов — 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Төп асма китаплары

 

Кыңгырау: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. — 53 б. — 3000 д.

Учак урыннары: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1973.— 136 б.- 2000 д.
Исәнме, йөрәк: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. — 160 б. — 3000 д.
Без, без, без идек: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1980.- 56 б. — 8000 д.
Киләчәккә кайту: шигырьләр, балладалар, поэмалар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1987.— 175 б. — 1700 д.
Мин әйттем…: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. — 208 б. — 3000 д.
Иман тәрәз шакый: шигырьләр, балладалар, поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. -335 б. — 2000 д.
Кан тамырын кистем: шигырьләр, балладалар. — Казан: Рухият, 2001. — 605 б. — 2000 д.


***


Гасыр капкасы: шигырьләр, балладалар, поэмалар. — Өфө: Китап, 2002. — 240 б. — 1000 д. (Башкорт телендә.)


***


Созвездие Сююмбеки: стихи современных татарских поэтов. — М.: Современник, 1988. — С. 93-152.

Иҗаты турында

Тукайлар рухы: М.Әгъләмов белән әңгәмә // Казан утлары. — 1990. — №4. – 165-172 б.
Әгъләмов М.  Без башка халыклардан киммени?»: бер әсәр тарихы // Татарстан. — 1992. — № 7-8. — 90-94 б.
Хөснияр 3. Тукай сазыннан өзелгән // Ватаным Татарстан. — 1996. — 11 окт.
Зөлфәт. Гөл тамыры // Мәгърифәт. — 1996. — 18 окт.
Гаташ Р. Шигьрият яшендәге шагыйрь // Сабантуй. — 1996. — 20 окт.
Лерон Л. Ул — безнең бердәнбер // Мәдәни җомга. — 1996. — 22 нояб.
Гамбәр Н. Ерактан килгән — еракка китәр… // Юлдаш. — 1997. — № 7. — 15 б.
Фәйзуллин Р.  Туңма, туган! // Р.Фәйзуллин. Сайланма әсәрләр. — 4 том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. — 174-179 б.
Галиуллин Т. Шагыйрьләр изгеләр нәселеннән // Мәдәни җомга. — 1998. — № 10, 17, 24.
Аймәт Р. Шагыйрь тәрәзәсен ача…: Мөдәррис Әгъләм белән Шигырь яктысында сөйләшү // Шәһри Казан. — 2001. — 12 окт.
Батулла Р. Шигырь ул — җәрәхәтле шагыйрь йөрәгенең тибеше // Мәдәни җомга. — 2004. — 2 июль.
Мөдәррис Әгьләмов иҗаты турында // Майдан. — 2005. — № 4. — 3-80 б.
Вәлиулла И. Халык күңелендә ниләр бар? // И.Вәлиулла. Һәр шагыйрь — бер дәрья… — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 115-126 б.
Салихҗан И. Сүз тудырган могҗиза мәңгелек // Мәгърифәт. — 2005. — 1 гыйнв. — 10 б.
Вәлиулла И. Кай йөрәктән килә бу моң? // Казан утлары. — 2006. — № 10.— 137-146 б.
Зәйдулла Р. Дәрвиш // Мәдәни җомга. — 2006. — 13 окт.
Садә Г. Җылылык // Шәһри Казан. — 2006. — 17 окт.
Юнысова А. Ходай биргән каләм // Ватаным Татарстан. — 2006. — 1 нояб.
Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмне олылау // Мәдәни җомга. — 2006. — 3 нояб.
Юнысова А.  Шагыйрь китә — җыры кала // Ватаным Татарстан. — 2006. — 29 нояб.
Лерон Л. Шагыйрь гомере — аның иҗаты // Мәдәни җомга. — 2007. — 20 апр.
Гайнетдин М. Әгәр үлеп аңлатмаса… // Шәһри Казан. — 2007. — 4 май.
Сафина Н. Кояштан күләгә төшми // Ватаным Татарстан. — 2007. — 12 окт.
Мөслимова Ф. Бил бирми иде… // Мәдәни җомга. — 2007. — 23 нояб.


***


Мустафин Р. Новые силы нашей поэзии // Р.Мустафин. Образ времени. Казань: Татар. кн. изд-во, 1981. — С. 128-130.


(Әдипләребез: Библиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том/төз. Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009 – 751 б.)


Комментарий язарга


*