ТАТ РУС ENG

Гыймаев Зөфәр Фоат улы  — рәссам

Гыймаев Зөфәр Фоат улы  — рәссам, Татарстанның күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләре портретларын иҗат иткән өчен 2005 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.


 

 Зөфәр Гыймаев


Зөфәр Фоат улы Гыймаев 1951 елның 9 гыйнварында Үзбәкстанның Наманган шәһәрендә туган. 1970 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. 1970-1976 елларда Ленинградта И.Е.Репин исемендәге Нәкыш, скульптура һәм архитектура институтының станоклы нәкыш бүлегендә, 1978–1980 елларда СССР Сәнгать академиясенең иҗат остаханәсендә Харис Якупов кул астында укыган. 1980 елда СССР Рәссамнар берлегенә кабул ителә.
1976–1978, 1980–1983 елларда Казан сәнгать училищесында укыта. Казанның Тимерюлчылар сарае каршында үзе оештырган “Бип” пантомима студиясе белән җитәкчелек итә (1978–1997), Казанның 2 нче татар гимназиясендә (1997–1998) һәм Цирк мәктәбендә (1998–2001) пантомима укыта. 2001–2008 елларда Татарстан Рәссамнар берлегенең Сәнгать фондында эшли. 2008 елда Татарстан Рәссамнар берлеге һәм Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе итеп сайлана.
Зөфәр Гыймаев 1970 елдан башлап бөтенсоюз, бөтенроссия, төбәк һәм республика күргәзмәләрендә катнаша. Аның хезмәтләре Төркия, Словакиядә халыкара күргәзмәләрдә тәкъдим ителгәне бар. Хезмәтләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Красноярскийның В.И.Суриков исемендәге Сынлы сәнгать музеенда, Казанда С.Сәйдәшев музеенда, Әлмәтнең Картина галереясендә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, шулай ук Россия һәм чит илләрдә төрле шәхси коллекцияләрдә саклана.
Зөфәр Гыймаевның иҗаты җәмәгатьчелек һәм дәүләт тарафыннан югары бәяләнде. 2002 елда рәссам Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе мактаулы исеменә, 2003 елда Б.Урманче премиясенә, 2005 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, 2012 елда Россиянең атказанган рәссамы мактаулы исеменә лаек булды. 


 

 

Комментарий язарга


*