ТАТ РУС ENG

Вәлиев Разил Исмәгыйль улы – язучы, шагыйрь

Вәлиев Разил Исмәгыйль улы – язучы, шагыйрь, «Иске сәгать дөрес йөри» һәм «Ядкарь» китаплары өчен 2007 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.


Фото: © Владимир Васильев /«Татар-информ» МА

Фото: © Владимир Васильев /«Татар-информ» МА

Разил Вәлиев
(1947-2023)

Язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама (элекке Ширәмәт) районы Ташлык авылында туа. Сигез балалы ишле гаиләдә олы малай булганга, Разил бәләкәй чагыннан ук йорт тирәсендәге эшкә катнашып, ир-ат һөнәренә өйрәнеп үсә. Дәү әтисе аны балта тотарга, тегермән тартырга, яргыч ярырга өйрәтсә, җәйге каникул вакытларында ул шофер ярдәмчесе сыйфатында эшли, комбайнчы ярдәмчесе булып иген ура, кулына чалгы тотып, болында ирләр белән беррәттән печән чаба.

Башлангыч белемне туган авылында алып, 1965 елда яңа ачылган Түбән Кама урта мәктәбен тәмамлагач, Разил Вәлиев, Казанга килеп, ике ел университетның журналистика факультетында укый, аннары, Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүгә барып, М.Горький исемендәге Әдәбият институтында югары белем ала.

Укуын бетереп Казанга кайткач, Разил Вәлиев 1972-1981 елларда республика балалар журналы «Ялкын» редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, аннары әдәби бүлек мөдире, соңыннан журналның җаваплы сәркәтибе вазифаларын башкара. 1981-1984 елларда ул Чаллы Язучылар оешмасының җитәкчесе, 1984-1986 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе урынбасары, 1986-2000 елларда исә Татарстан Республикасының Милли китапханә директоры хезмәтендә була.

Язучы буларак, Разил Вәлиев әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре — шигырьләре һәм журналистик язмалары узган гасырның алтмышынчы елларында район газетасында басылалар. Соңга таба аның шигъри әсәрләре республика газета-журналларында һәм үзәк матбугатта («Молодая гвардия», «Смена», «Новый мир» һ.б. журналларда), күмәк җыентыкларда («Беренче карлыгачлар», Казан, 1968) күренә башлый, 1971 елда исә Татарстан китап нәшриятында «Зәңгәр кабырчыклар» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы басылып чыга. Шуннан соңгы елларда янә унлап шигъри китабы — кече яшьтәге балалар өчен «Хыялый Мияубикә» (1976), «Без — кояш балалары» (1981), «Кайтаваз кайда яши?» (1994)», лирик шигырьләре һәм җырлары тупланган «Яшен тамыры» (1977), «Ядкарь» (1987), «Бер алманы бишкә бүләек» (1992) җыентыклары, 1994 елда «Шигырь китапханәсе» сериясендә сайланма поэтик әсәрләрен үз эченә алган «Кышкы учак» исемле зур бертомлыгы, ә 1996 елда «Сүзләрдән дисбе» исемле юбилей җыентыгы дөнья күрә.

Разил Вәлиев — нигездә традицион метрика калыбындагы, җитди эчтәлекле, яшәү мәгънәсе һәм тормыш фәлсәфәсенә кагылышлы уй-фикерләр белән сугарылган романтик рухлы лирик поэзия тарафдары. Туган җир, аның күрке булган табигать, халык-милләт язмышы турында борчылулы фикер-тойгылар Разил Вәлиев шигъри иҗатының төп идея эчтәлеген тәшкил итә. Мәхәббәт һәм яшьлек темасы да шагыйрьнең иҗатында төп урыннарның берсен били. Аның традицион халык җырлары рухында язылган бик күп шигырьләре музыкага салынган һәм халык көйләренә җырланып йөри.

Узган гасырның җитмешенче елларының ахырларыннан башлап Разил Вәлиев проза һәм драматургия жанрларында да актив иҗат итә. «Эт кояшы» (1968) исемле язу стиле белән гаять үзенчәлекле беренче повестеннан соң ул «Яшисе килә» һәм тормышта үз юлыңны табу, заман яшьләре арасындагы мораль-әхлак мәсьәләләрен үзәккә алган «Иске сәгать дөрес йөри» дигән повестьларын, КамАЗ төзелеше белән бәйле вакыйгаларга нисбәтән «Мирас» романын тәмамлый, театр сәхнәләрендә уңыш белән барган «Әйдә барыйк, кызлар карыйк!», «И машина, машина, җитте минем башыма», «Куркыныч уен», «Мәңгелек иман» кебек комедия һәм драмаларын иҗат итә. Хәрби хезмәт вазифаларын башкарганда, менә-менә шартларга торган гранатаны үз гәүдәсе белән каплап, иптәшләрен үлемнән саклап калган Рифкат Миргазизов истәлегенә багышланган «Яшисе килә» повесте һәм популяр җырлары өчен 1982 елда Разил Вәлиевкә Муса Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе бирелә.

Разил Вәлиевнең чәчмә әсәрләрендәге кеше образлары психологик планда тасвирлануы белән үзенчәлекле, әдипнең геройлары, аның үз сүзләре белән әйткәндә, «үз күңелләрендә, үз эчләрендә казыналар, тормыш мәгънәсен аңларга тырышалар, җәмгыятьтә, дөньяда үз урыннарын табарга омтылалар, шуның өчен көрәшәләр».

Аның әдәби тәрҗемә һәм публицистика өлкәсендәге иҗади эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Ул татар балалары арасында яратып укыла торган инглиз язучылары К.Дойльның «Баскервильләр эте» (1975) һәм Р.Киплингның «Маугли» (1980), француз язучысы А.Сент-Экзюперинең «Нәни принц» (1978) повестьларын, дөнья халыклары фольклорыннан йөздән артык әкият һәм төрле ил шагыйрьләре иҗатыннан күпсанлы шигырьләр тәрҗемә итә.

Р.Вәлиев — танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, оста оештыручы. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе директоры булгач, бу китапханәне ул татар китабын туплап-өйрәнеп һәм пропагандалап тора торган гыйльми оешмага, мәдәният һәм мәгълүмат үзәгенә әверелдерде, аның дөньяның иң атаклы китапханәләре белән хезмәттәшлек итүенә, даими рәвештә үзара мәгълүматлар һәм матбугат басмалары алышып торуына киң юл ачты. 1990 елдан бирле Разил Вәлиев Татарстан Республикасының халык депутаты, 2000-2019 елларда Татарстан Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр даими комиссиясенә җитәкчелек итә.

Депутат буларак, халык мәнфәгатьләрен яклау, Татарстанның дәүләтчелеген ныгыту, татар теленең дәүләти дәрәҗәсен үстерү, абруен күтәрү юнәлешендә көрәш алып бара. Татарстанның авторитетлы бер вәкиле сыйфатында ул чит илләрдә — АКШ, Канада, Англия, Кытай, Төркия, Польша, Израиль, Испания, Мексика һ.б. мәмләкәтләрдә уздырылган фәнни-иҗади һәм мәдәни форумнарда катнаша. АКШның һәм Англиянең Биографик үзәкләре Р.Вәлиевне үзләренең идарә әгъзалары итеп сайлыйлар, дөньякүләм танылган «Кем ул кем?» дигән энциклопедиядә аның биографиясен бастырып чыгаралар, биш ел рәттән (1991-1995) аны дөньяның иң атаклы шәхесләре исемлегенә кертәләр. Ул «Планетада цивилизацияне, яшәешне һом мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен» халыкара көмеш медаль белән бүләкләнә. «Яшисе килә» повесте һәм популяр җырлары өчен 1982 елда аңа Татарстанның Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе тапшырыла. «Иске сәгать дөрес йөри» проза әсәрләре җыентыгы (2004) һәм «Ядкарь» җырлар китабы өчен (2005) 2007 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Р.Вәлиев — Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (1990, 1997), Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (1997), Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары, Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге президенты, Татарстан Мәдәният министрлыгы коллегиясе әгъзасы.

Р.Вәлиев — 1979 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

2023 елның 20 октябрендә 76 яшендә вафат була. Казанның «Курган» зиратында җирләнә.

Төп басма китаплары

Зәңгәр кабырчыклар: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. — 93 б . — 2000 д.
Хыялый Мияубикә: балалар өчен шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. — 15 6. — 9000 д.
Яшен тамыры: шигырьләр һәм җырлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. — 128 6. — 4000 д.
Без — кояш балалары: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. — 80 б. — 10000 д.
Яшисе килә: повестьлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. — 176 б. — 10000 д.
Күкләр биек: очерклар, публицистик язмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. — 176 6. — 8000 д.
Ядкарь: шигырьләр, җырлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. — 144 б. — 2900 д.
Мирас: повестьлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — 303 б. — 15000 д.
Бер алманы бишкә бүләек: җырлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 144 6. — 10000 д.
Кышкы учак: шигырьләр, җырлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. — 382 б. — 7000 д.
Кайтаваз кайда яши?: шигырьләр. — Казан: Мәгариф, 1994. — 24 6. — 11000 д.
Сүзләрдән дисбе: шигырьләр, җырлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. — 223 б. — 5000 д.
Сайланма әсәрләр: 4 томда. — Казан: Милли китап, 1999-2000. — 3000 д.
1 т.: шигырьләр, җырлар / кереш сүз авт. М.Галиев.- 551 б.
2 т.: роман, повестьлар. — 495 б.
3 т.: сәхнә әсәрләре, мәзәкләр һәм тәрҗемәләр. — 463 б.
4 т.: публицистик язмалар, очерклар, мәкаләләр, әңгәмәләр. — 671 б.
Иске сәгать дөрес йөри: повестьлар, роман. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 480 б. — 3000 д.
Әсәрләр: 4 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006-2007. — 3000 д.
1 т.: шигырьләр, җырлар / кереш сүз авт. М.Галиев. — 527 б.
2 т.: роман, повестьлар.  —5116.
3 т.: пьесалар, язмалар, әдаби тәрҗемәләр. — 479 б.
4 т.: әңгәмәләр, публицистик язмалар, мәкаләләр. — 479 б.
Җанга уелган уйлар: күренекле шәхесләр белән әңгәмәләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 720 б. — 2000 д.
Кояшлы җыр: балалар өчен җырлар / кереш сүз авт. М.Яруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 175 б. — 3000 д. (Татар һәм рус телләрендә).

***

Зәңгәр сагыш: шигырьләр, җырлар / кереш сүз авт. М.Галиев. — Өфө: Китап, 1997. — 224 6. — 3000 д. (Башкорт телендә.)
Определение любви: стихи, песни / предисл. Л.Ошанина; пер. Д.Даминова. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. — 80 с. — 7000 экз.
Жить хочется!: повесть / пер. с татар. С.Комиссарова. — М.: Современник, 1986. — 252 с. — 5000 экз.
Жить хочется!: повесть / пер. с татар. В.Токмакова.—М.: Дет.лит., 1989. — 78 с. — 100000 экз.
Зимние яблоки: стихи. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1999. — 159 с.   — 2500 экз.
Строки жизни: проза, публицистика. — Казань: Татар. кн. Изд-во, 2007. — 239 с. — 2000 экз.

***

Өч дус: дөнья халыклары әкиятләре. — 1 кит. / тәрҗ. Р.Вәлиев. — Казан: Раннур, 1999. — 19 6.
Арыслан, Ишәк һәм Төлке: дөнья халыклары әкиятләре. — 2 кит. / тәрж. Р.Вәлиев. — Казан: Раннур, 2000. — 19 6.
Ялкау ташбака: дөнья халыклары әкиятләре. — 4 кит. / тәрҗ. Р.Вәлиев. — Казан: Раннур, 2000. — 19 б.
Пингвин баласы: дөнья халыклары әкиятләре. — 5 кит. / тәрҗ. Р.Вәлиев — Казан: Раннур, 2000. — 19 6.
Насретдин бүләге: дөнья халыклары әкиятләре. — 6 кит. / тәрҗ. Р.Вәлиев. — Казан: Раннур, 2000. — 19 б.
Сент-Экзюпери А. де. Нәни принц: әкият / тәрҗ. Р.Вәлиев. — Казан: Мәгариф, 2000. — 95 б. — 3000 д.
Конан Дойль А. Баскервильләр эте; Киплинг Р. Маугли; Сент-Эк-зюпери А де. Нәни принц / тәрҗ. Р.Вәлиев. — Казан: Мәгариф, 2004. — 304 б. — 2000 д.
Алтын алма: дөнья халыклары әкиятләре / тәрҗ. Р.Вәлиев. — Казан: Мәгариф 2006. — 247 б. — 3000 д.

Иҗаты турында

 

Әхмәдуллин Ш. Иҗат үзенчәлеген раслаганда // Ш.Әхмәдуллин. Киләчәкне уйлап. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. — 85-95 б.
Галиев М. Язмышка рәхмәт // Казан утлары.— 1997. — № 1. — 154-169 6.
Дәүләт Н.  Ерактагы якын дустым // Татарстан яшьләре. — 1997. — 20 февр.
Хәйри Ә.  Рухи мирасыбыз сакчысы // Мәдәни җомга. — 1997. — 21 февр.
Росманов М. Алтын бусаганы атлаганда // Шәһри Казан. — 1997. — 21 февр.
Заһидуллина Д. Мирас хакында уйланулар // Мәйдан. — 2005. — № 6. — 108-115 6.
Журналның Разил Вәлиев иҗатына багышланган махсус саны // Мәйдан. — 2005. — № 6. — 3-123 һәм 161-167 6.
Батулла Р. Алтын алма // Татарстан яшьләре. — 2007. — 5 апр. Миңнуллин Т. Талантлы буынның бер вәкиле // Мәгърифәт. — 2007. — 7 апр.

***

Любимов Е. Любовью жизнь измерить // Сов. Татария. — 1985. — 10 марта.
Щербак Ю.  Проза поэта // Веч. Казань. — 1987. — 14 апр.
Булгари С.  Божественный дар // Аргамак. — 1997. — №1. — С. 118-119.
Действительность, переросшая мечты // Серебр. Колокольчик. — 2004. — 3 нояб. — С. 1-8.

(Төп чыганак: Әдипләребез: Библиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том/төз. Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009 – 751 б.)


Комментарий язарга


*