ТАТ РУС ENG

Гатауллин Рәдиф Кәшфулла улы (Рәдиф Гаташ) — шагыйрь

Гатауллин Рәдиф Кәшфулла улы (Рәдиф Гаташ) — шагыйрь, "Мәңгелек сусау" һәм "Газәлләр" китаплары өчен 2008 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.


Рәдиф Гаташ


Шагыйрь Рәдиф Гаташ (Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин) 1941 елның 30 мартында Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Марс авылында игенче гаиләсендә туа. 1959 елда төбәктәге Талбазы авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Уфа шәһәренә барып, Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлегенә укырга керә. Анда ике ел укыгач, Казанга күчеп, белем алуын Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә дәвам иттерә. 1964 елда университетны тәмамлап, ике елга якын Татарстанның Мөслим төбәгендәге Уразмәт дигән авылның урта мәктәбендә татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы булып эшли. Аннан, янә Казанга килеп, әүвәл Татарстан китап нәшриятында редактор (1966-1967, 1969-1971), соңра «Ялкын» журналында бүлек редакторы (1973-1974) вазифаларын башкара. 1967-1969 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. 1975 елдан башлап ул — «Казан утлары» журналы редакциясендә поэзия бүлеге мөхәррире хезмәтендә.
Рәдиф Гаташ — узган гасырның алтмышынчы еллары башында татар шигърияте мәйданына үзенчәлекле шигъри аһәңе белән чыккан талантлы шагыйрьләрнең берсе. Аның 1966 елда басылган «Гөлләр су сорыйлар» исемле беренче шигъри җыентыгы ук әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Китап турында Х.Туфан, С.Хәким, Ф.Хөсни кебек тәҗрибәле, олы әдипләр уңай фикерләрен язып чыгалар. Яшь шагыйрьнең нәүбәттәге «Кояшлы утраулар» (1967), «Диңгез эзлим» (1968), «Юл җырлары» (1969) исемле шигырь китаплары да әдәби тәнкыйть тарафыннан хуплап каршы алына. Яшьлеккә хас эчкерсез ихласлык, тормышка, табигатькә мәхәббәт, Такташ поэзиясе, Шәрекъ һәм дөнья әдәбияты тәэсирендә туган вариацияләр, яшәү, тере табигать хозурлыгы белән аваздаш ашкынулы хисләр, сөю-мәхәббәт шатлыклары һәм сагышлары, шуның белән бергә заманның, иҗтимагый тормышның үзгәрешләренә сизгер күңел тирбәлешләре, публицистик, фәлсәфи-лирик уйланулар — беренче җыентыкларында ук ачык төсмерләнгән менә бу сыйфатлар һәм мотивлар шагыйрьнең бөтен иҗат биографиясен озатып бара дияргә мөмкин. Иҗатының беренче чорларында С.Рәмиев, Һ.Такташлардан дәвам итеп килгән традицион шигырь кысаларыннан читкә китмичәрәк язган шагыйрь алга таба ирекле шигырь төрләренә дә еш мөрәҗәгать итә һәм, дөньяны кабул итүдәге романтик индивидуальлеген саклаган хәлдә, татар поэзиясенең бу юнәлешенә дә үзеннән форма һәм ритм яңалыклары кертеп, аны заманча яңгырашлы шигырь үрнәкләре белән баета. («Егерме дүрт йолдыз һәм унҗиде диңгез» циклы, 1965.)
Шагыйрьнең иҗади кызыксынулары киң һәм күптөрле. Дөньядагы вакыйгаларга кагылышлы фәлсәфи фикерләрен, ватандарлык хисләрен, туган тел, туган җир, халык-милләт язмышы турындагы борчулы уйларын лирик-публицистик рухта чагылдырган шигырьләр мәхәббәт лирикасы белән параллель рәвештә янәшә бара. «Европада татар шагыйрьләре», «Англия дәфтәре», «Гомер уртасыннан хатлар» кебек шигъри цикллар, «Тел ачкычлары» (1973), «Ирләр булыйк» (1978), «Чакыру» (1980), «Китмә, хыял» (1986) кебек җыентыкларда урын алган күп кенә шигырьләр шагыйрь иҗатындагы тематик офыкларның киңлеген ачык күрсәтеп торалар.
Р.Гаташ — татар шигъриятендә борынгы Шәрекъ поэзиясе традицияләрен, аерым алганда, газәл һәм робагый жанрларын иҗади дәвам иттерүче бүгенге шагыйрьләрдән иң алдынгысы һәм күренеклесе. Бу жанрларда ул аеруча туксанынчы еллар иҗатында зур уңышларга ирешә. 1997 елда аның бу төр шигырьләрен эченә алган «Бу — сиңа кылган догам» исемле күләмле җыентыгы басылып чыга. Аннары аерым робагый һәм газәл китаплары дөнья күрә.
Аның аерым шигырь цикллары төрек, инглиз, казакъ, әзәрбайҗан, латыш, литва һәм башка телләргә тәрҗемә ителә. Рус теленә тәрҗемәдә аның ике китабы һәм башкортча тәрҗемәдә сайланма шигырьләре, поэмалары тупланган «Хистәрем бурандары» (Уфа, 1998) исемле күләмле җыентыгы дөнья күрә. Ул үзе дә дөнья халыклары әдәбиятыннан, аерым алганда, төрек классик әдәбияты шагыйрьләре иҗатыннан шактый гына шигъри тәрҗемәләре белән укучыларга мәгълүм. Шулай ук аның шигърият мәгънәләренә багышланган күпсанлы мәкаләләре дә китап булып басыла.
Р.Гаташ җәмәгать эше тәртибендә унике ел буена (1977-1989) Татарстан Язучылар берлегенең шагыйрьләр секциясенә җитәкчелек итә. Ул — Татарстан Язучылар берлегенең Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе (2005), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1982) һәм атказанган сәнгать эшлеклесе (2001). 2001 елда дөнья күргән «Газәлләр», 2005 елда басылып чыккан «Мәңгелек сусау» китаплары өчен 2008 елда ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Р.Гаташ — 1966 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Төп басма китаплары


Гөлләр су сорый: шигырьләр / кереш сүз авт. С.Хәким. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1966.— 646. — 3500 д.
Кояшлы утраулар: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. — 46 6. — 4000 д.
Юл җырлары (Исемсез йолдызлар): шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. — 64 6. — 3000 д.
Күңел ташлары: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. — 127 6. —  3000 д.
Балачак иле: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. — 63 б. — 6000 д.
Тел ачкычлары: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. — 125 б. — 2500 д.
Йолдыз жиле: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. — 127 б. — 4000 д.
Ирләр булыйк: лирика. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. — 160 б. — 7000 д.
Чакыру: шигырьләр / кереш сүз авт. Ә.Баян. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. — 191 б. 3000 д.
Йөрәк сөйли: шигырьләр, поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. — 96 б. — 5000 д.
Гомер уртасыннан хатлар: шигырьләр, поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1984.— 128 6.— 8000 д.
Китмә, хыял: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — 80 б. — 1800 д.
Мәхәббәткә — мәрхәмәт: шигырьләр, җырлар, поэмалар / кереш сүз авт. Зөлфәт. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. — 319 б. — 2400 д.
Кар астында гөлләр: шигырьләр, поэма. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. — 272 б. — 3000 д.
Бу — сиңа кылган догам: шигырьләр, газәлләр, робагыйлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. — 240 б. — 3000 д.
Гөлләр су сорый: сайланма лирика (1961-1998) / кереш сүз авт. Г.Гыйльманов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. — 256 б. — 1000 д.
Кальбенә хис юлласам: шигырьләр. — Казан: Мәгариф. 1999. — 98 б. — 300 д.
Робагыйлар бакчасы / кереш сүз авт. Х.Миннегулов. — Казан: РИЦ Школа, 1999.—132 6. — 300 д.
Гамь шәрабы: шигырьләр, җырлар, газәлләр, робагыйлар / кереш сүз авт. Р.Миңнуллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — 271 б. — 3000 д.
Газәлләр. — Казан: Мәгариф, 2001. — 159 б. — 500 д.
Шигърият, синең хакка!..: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. — Казан: Мәгариф, 2004.— 247 6.— 1000 д.
Мәңгелек сусау: хиссият айәтләре / кереш сүз авт. Р.Зәйдулла. — Казан: Рухият, 2005. — 512 6. —1200 д.
Друзья моих друзей: стихи / пер. с татар. В.Кузнецова; вступ. статья Р.Мустафина. — М.: Сов. Россия, 1973. — 88 с. — 10000 экз.
Сороковая весна: стихотворения, поэмы / пер. с татар. — М.: Современник, 1985. — 85 с. — 6000 экз.

 

Иҗаты турында

 

Хәким С. Җырның — жире… // С.Хәким. Халык язмышы — шагыйрь язмышы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. — 357-360 6.
Баянов Ә. Р.Гаташ турында // Ә.Баянов. Заман сурәтләре. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — 199-230 6.
Галиуллин Т. Йокы юк шагыйрьгә // Т.Галиуллин. Гомер учагы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. — 134-156 б.
Ахунов Г. Яшьлек тугайларында // Шәһри Казан. — 1994. — 31 май.
Миңнегулов X. Шигъри сүзгә тугрылык // Мирас. — 1995. — № 3. — 44-46 6.
Әхмәтжанов М. Ирләр булыйк һәрвакыт! // М.Әхмәтҗанов. Килер бер көн… — Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. — 222-229 6.
Сибат Р. Гаташ — мәхәббәт җырчысы // Казан утлары. — 1998. —  № 3. — 134-150 6.
Миннуллин Р. Р.Гаташның шигырь шәрабы // Казан утлары. — 2001. — № 3.- 78-82 6.
Урманче Ф. Олыгайгач бер дога // Казан утлары. — 2003. — № 4. — 135-142 6.
Җәлилова Г. Янган йорәк, сусаган җан — аныкы… // Шәһри Казан. — 2005. — 5 авг.
Журналның Рәдиф Гаташ иҗатына багышланган махсус саны // Мәйдан. — 2005.- № 10.— 14-87 6.
Вәлиулла И. Рәдиф Гаташ: Көнбатыштан Көнчыгышка гомер озынлыгындагы шигьри юл // И.Вәлиулла. Һәр шагыйрь — бер дәрья… — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 38-75 б.
Батулла Р. «Хиссиятнең олы юлы» // Мәдәни җомга. — 2007. — 15 июнь.
 
 
 
(Чыганак: Әдипләребез: Библиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том/төз. Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009 – 751 б.)


Комментарий язарга


*