ТАТ РУС ENG

Хәсәнов Рим Мәхмүт улы – композитор

2009 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры иҗат төркеме "Телсез күке" спектакле өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Лауреатлар арасында – язучы-драматург Хәкимханов Зөлфәт Зөфәр улы (Зөлфәт Хәким), рәссам-куючы Скоморохов Сергей Геннадий улы, артист
Төхфәтуллин Рамил Чыңгыз улы һәм шулай ук композитор Хәсәнов Рим Мәхмүт улы бар.


 

Акты ташып, акты ярсып кар сулары…

Җиргә томырылып яз килгәндә, Агыйделдән боз киткән илаһи мәлдә халкыбызның яраткан композиторы, Тукай премиясе лауреаты Рим Хәсәновның Башкортстан дәүләт педагогия университеты студентлары белән очрашуы ниндидер эчке бер мәгънәгә ия кебек иде.
Илаһи кыйммәтләргә карата битарафлык хөкем сөреп, күпләр бары тик матди байлык турында гына кайгыртып яшәгән, иң моңлы яшьләрнең дә күңеленә әнә шул ваемсызлык шом салган чорда мондый очрашуның әһәмиятен сөйләп бетереп булыр иде микән?
Гитара моңына кушылып Рим Хәсәнов җырлый:
Син — гомер агышларым,
Син — минем сагышларым…

Ваемсызлыктан каешланган күңелгә утырган вакыт юшкыннары кубарылып, кар суларына кушылып агып китә, җан сафлана, ирексездөн күзләрдән яшь тәгәри ул җырлаган чакта.
Бу кадәр илаһи моңны биргәч бирер икән Ходай Тәгалә адәм баласына! Ә бит талантлыларны язмыш ничек кенә сынамый да, кайсы кыйтгаларда гына йөртми?!
Җиде яшендә үзлегеннән ноталар танырга өйрәнеп, әтисенең яшереп куйган скрипкасында качып кына уйнап, алдагы гомерен музыка белән бәйләгән Рим Хәсәнов рухи кыйммәтләр бөтенләй югалган 90нчы еллар башында Австралиягә китеп бара. Мөгаен, кечкенәдән тавышны, моңны нечкә тою сәләте аңа полиглотлык, чит телләрне камил өйрәнү мөмкинлеге дә биргәндер. Талант — талант инде, моң чишмәсе нинди кыйтгада да бәреп чыкмый булдыра алмый. Чит илгә китеп тәрҗемәче һөнәрен үзләштерергә ниятләгән композитор Австралиядә иҗади дуслар таба, бихисап музыка әсәрләре яза, җиңүләр яулый һәм тиз арада аңа гражданлык хокукы тәкъдим итәләр… "Музыканың милләте юк ул", — ди композитор. Чөнки аның бихисап җырлары инглиз авторлары белән бергә язылган һәм алар инглиз телендә яңгырый. Рим әфәнде аларны татар һәм урыс телләрендә дә җырлап күрсәтте. Шунысы кызык, башкорт җыры саналган "Оләсәем"нең дә сүзләрен Австралиядә яшәүче инглиз шагыйре язган икән бит!
Татарча да, урысча да, инглизчә дә бер үк дәрәҗәдә камил сөйләшүче, иҗат итүче һәм башкаручы шәхес белән очрашу, мөгаен, студентларның заман шаукымында өшәнеп калган күңелен үстереп, хыялларын канатландырып җибәргәндер. Әнә бит талантлы кеше бервакытта да, беркайда да югалып калмаган! Вакыт сынаулары да, сәяси кыерсытулар да, икътисади кризислар да аның моң дәрьясын буа алмаган! Студентларның очкынланып торган күзләре, композиторга кемузардан сораулар яудыруы әнә шуңа инанулары хакында сөйли.
Сер түгел, хәзерге көндә җыр-биюгә әвәс бик күп балалар йөрәк кушуы буенча түгел, әти-әниләре хәстәрләве буенча икътисадчы, юрист, финансист кебек матди бөтенлек вәгъдә итүче һөнәрләр сайлый. Ә бу залга исә үзгә балалар, булачак музыка укытучылары, сәхнә осталары җыелган иде.
—    Рим Мәхмүтович, Сез ничек уйлыйсыз, уку йортында заманча уен кораллары күбрәк булса, безнең факультетка укырга килергә теләүчеләр тагын да күбрәк булыр иде микән? — дип сорап куйды арадан бер егет.
Композиторның җавабыннан заманнан калышмау әйбәт, ләкин музыка дөньясында кеше өчен иң мөһиме — эчке тоем, ихтыяҗ, иҗатка илһамлану икәнлеге аңлашылды. Бер кызның:
—    Рим абый, музыка — Сезнең өчен ул рухи дөнья гынамы, әллә аны башка багланышларда да тоя аласызмы? — дигән соравына композитор музыканың иксез-чиксез рухи һәм физик мөмкинлекләре турында әйтте. Берзаманны Мәскәүнең Переделкино иҗат йортында чагында бер ханым Рим Хәсәновка түлсез хатынның эчке газаплары турында сөйли. Композитор әлеге ханымны булачак әни итеп күз алдына китереп һәм шушы эволюцияне үз күңеле аша үткәреп махсус музыка әсәре иҗат итә. Ел ярымнан соң түлсез ханым балага уза, әни булу бәхетенә ирешә. Бу музыка әсәренең илаһи көче турында ишеткән экстрасенслар композитордан аны сатуны бик сорасалар да, әлегә шифалы әсәр авторның үзендә кала. Әнә шулай итеп студентлар Рим Хәсәновка күптөрле сораулар яудырдылар. Үзара илаһи дуслык, туганлык хисләре хөкем сөрде. Әйтү кирәкмени, институтның кысан гына залы Рим Хәсәнов җырларыннан, булмышыннан иркенәеп, эчке бер хозурлыкка тулып, илаһи төсләр белән нурланып китүен, анда җылы мөнәсәбәт, яшәешкә мәхәббәт хакимлек итүен һәркем тойгандыр. Композитор үз җырларын студентлар башкаруында да тыңлады. Кафедра мөдире, Башкортстанның халык артисткасы Зөлфирә Фәрхетдинова-Бакирова да композиторга үзеннән музыкаль бүләк ясады. Бу кичәне оештыручы яшь педагог Татьяна Политаева олуг кунакка рәхмәт әйтеп, кичәне ябык дип белдергәч тә студентлар Рим абый яныннан китәргә ашыкмады, һәркайсының легендар шәхес белән фотога төшәсе, йөрәкләренә илаһи шифа, илһам чаткысы алып каласы килде.

Ләйсән Кәшфиева
(Кызыл таң, 2011, 19 апр.)


 

Комментарий язарга


*