ТАТ РУС ENG

Мансуров Зиннур Мөҗип улы — шагыйрь

Мансуров Зиннур Мөҗип улы — шагыйрь, "Җәрәхәтле йөрәк җылырак" һәм "Күңелдә фидаи яшәсә" китаплары өчен 2009 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.


Зиннур Мансуров

 
Шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Зиннур Мөҗип улы Мансуров 1949 елның 15 июлендә Татарстанның Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлап, бер ел чамасы авылда механизатор булып эшләгәннән соң, 1967-1972 елларда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Аннары ике ел Биробиджан шәһәрендә офицер булып хезмәт итә. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, журналистлык эшчәнлеге башлана: ул әүвәл «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасының әдәбият-сәнгать бүлегендә махсус хәбәрче (1975-1983), «Казан утлары» журналында сәнгать бүлеге мөхәррире (1983-1986), аннары дүрт ел Татарстан радиосында сәнгать тапшырулары программаларының баш редакторы хезмәтендә. Узган гасырның туксанынчы еллары башында, язучыларның XII корылтаенда сайланган идарә әгъзасы буларак, 3.Мансуров берничә ел Язучылар берлеге идарәсе рәисенең урынбасары булып эшли. 1995 елдан ул — атналык «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире хезмәтендә.
Зиннур Мансуровның беренче шигырьләре балалар һәм яшүсмерләр газетасы «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») битләрендә, соңыннан Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Иркен минем туган илем» исемле күмәк жыентыкта (1970) басыла. Шул ук 1970 елда аның бер шәлкем шигырьләре яшь каләм тибрәтүчеләрнең күмәк җыентыгы «Беренче карлыгачлар»да урын ала. Ниһаять, 1979 елда шагыйрьнең «Кул бирәм» дип аталган күләмле генә беренче мөстәкыйль шигъри китабы дөнья күрә. Китап әдәби җәмәгатьчелекнең, шул җөмләдән Сибгат Хәким, Әхсән Баян, Равил Фәйзуллин кебек тәҗрибәле шагыйрьләрнең уңай бәя-фикерләренә тап була.
3.Мансуров — нечкә хисле лирик шагыйрь. Аның публицистик яңгырашлы, көндәлек тормыш вазгыятенә багышланган шигырьләрендә дә фикер хисси сурәт-образларга төрелеп бирелә. Шагыйрь тормышта, табигатьтә беренче карашка гади генә булып күренгән нәрсәләрдә тирән фәлсәфи мәгънәгә ия булган үзенчәлекләрне таба белә.
З.Мансуровның әдәби иҗаты күпкырлы. Ул, лирик, публицистик шигырьләр, афоризмнарга корылган кыска шигырьләр язу белән бергә, сюжетлы шигырьләр һәм поэмалар жанрында да уңышлы эшләп килә. Аның ике тарихи персонажның — Явыз Иванга кол итеп җибәрелгән Казан ханбикәсе Сөембикә белән Киев Русеның әсирлеккә төшкән кенәзе Василийның хатыны Ярославна арасындагы символик монологлар рәвешендә аларның эчке кичерешләрен тасвирлаган «Ике егълау», каһарман язучыбызга багышланган «Балкыш, яки Хәйретдин Мөҗәйнен «Сугыш язмалары»ннан юллар» исемле һәм мифологик темага язылган «Хозыр галәйһиссәламне эзләү» дигән поэмалары идея-эстетик яңгырашы белән дә, форма өлкәсендәге яңа поэтик табышлары белән дә әдәби тәнкыйтьтә зур кызыксыну уята.
З.Мансуровның балаларга атап язган шигъри китаплары да бар («Алып батырга шелтә», «Кайда нәрсә пешә?» җыентыклары). Ул — шулай ук әдәбият, сәнгатьнең гомуми мәсьәләләренә, җыр, музыка проблемаларына, аерым әдип һәм сәнгать кешеләренең иҗатларын анализлауга, мәдәниятнең, иҗтимагый-сәяси тормышның четерекле темаларына багышланган күпсанлы мәкаләләр авторы буларак та үзен киң эрудицияле, төпле карашлы-фикерле милләтпәрвәр иҗатчы итеп таныткан шәхес. Аның бу төр хезмәтләре, мәкалә-уйлануларының бер өлеше «Юлын белгән арымас» (1989), «Күңелдә фидаи яшәсә» (2006) исемле китапларында урын ала. 1989 һәм 1993 елларда ул, татар милли җыр жанрының классик хәзинәсен тәшкил иткән иң популяр җырларны туплап, ике зур җыентык бастырып чыгара. Озак еллар буе «Мәдәни җомга» газетасын җитәкләгән тәҗрибәле мөхәррир буларак, ул газета сәхифәләрендә татар мәдәниятен, татар телен, әдәбият һәм сәнгать казанышларын пропагандалауга үзеннән зур өлеш кертә.
Шагыйрь 1994 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә, 2005 елда аңа Һ.Атласи исемендәге әдәби бүләк бирелә, 2009 елда ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
З.Мансуров — 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Төп басма китаплары


Кул бирәм: шигырьләр / кереш сүз авт. Ә.Баянов. — Казан: Татар. кит. нәшр.,1979. — 112 6.- 3000 д.
Йөз суы: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. — 96 б. — 3200 д.
Ваем: шигырьләр, поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. — 110 6. — 3000 д.
Юлын белгән арымас: тормыш, әдәбият һәм сәнгагь турында уйланулар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — 168 б. — 1300 д.
Алып батырга шелтә: балалар өчен шигырьләр. — Казан: Мәгариф, 1994. — 30 6.— 10000 д.
Яшәү үзәне: шигырьләр һәм поэмалар / кереш сүз авт. Т.Галиуллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. — 319 6. — 2000 д.
Күңел сәфәре: шигырьләр. — Казан: Мәгариф, 1999. — 222 6. — 1500 д.
Җәрәхәтле йөрәк җылырак: шигырьләр, поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 448 б. — 3000 д.
Күңелдә фидаи яшәсә: әдәбият, сәнгать һәм яшәеш турында уйланулар. — Казан: Мәгариф, 2006. — 495 б. — 2000 д.

***


Көнгә шөкер кылуы: шигырьләр, поэмалар / Г.Игебаев тәрҗ. — Өфө: Китап, 2000. — 29 6 б. — 1500 д. (Башкорт телендә.)

***


Тысячелистник: стихи. / пер. с татар. — М.: Современник, 1983. — 64 с. — 10000 экз.
Душицы белый запах: стихи, поэмы / пер. с татар. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. —128 с. — 3000 экз.
 

Иҗаты турында

 

Зәйдулла Р. Йөз суы // Шәһри Казан. — 1999. — 9 июль.
Рәшит Ә. Инеш тулып ак болытлар ага // Ватаным Татарстан. — 1999. — 14 июль.
Мингалим Р. Яшәү үзәнендә таулар бар // Мәдәни жомга. — 1999. — 16 июль.
Гаташ Р. Сәфәрләргә чыксаң белерсең… // Казан утлары. — 2000. — №  4. — 152-157 б.
Баянов Ә. Егерме еллык сәфәр // Мәдәни жомга. — 2000. — 14 июль.
Xисамов Н. Күңел тирәнлеге // Шәһри Казан. — 2003. — 11 апр.
Батулла Р. Җәрәхәтле йөрәк җылырак // Татарстан яшьләре. — 2003. -17 июнь.
Гаташ Р. Шагыйрь йөрәге җәрәхәтсез булмас // Мәдәни жомга. — 2003. — 27 июнь.
Әхмәтҗанов М. Тарих һәм шагыйрьнең яралы йөрәге // Шәһри Казан. — 2003.— 25 июль.
Гафиятуллина Н. Хәтер сызлануы // Казан утлары. — 2004. —  № 1. — 177-181 б.
Ногмани Р. Шагыйрь нигә ачына? // Татар иле.— 2004. — № 15 (апр.).
Урманче Ф.,  Мәхмүтов X. Камиллек өлгесе // Ватаным Татарстан. — 2004. — 16 апр.
Гыйззәтуллин Р. Җәрәхәтле йөрәк жылысы // Татар иле. — 2005. — № 22 (июнь).

***


Кутуй Р. Все в первый раз — и в последний // Респ. Татарстан. — 2003. — 29 марта.

Мустафин Р. Теплее греет раненое сердце // Респ. Татарстан. — 2004. — 9 апр.

 
(Чыганак: Әдипләребез: Библиографик белешмәлек: 2 томда: 2 том/төз. Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009 – 735 б.)


Комментарий язарга


*