ТАТ РУС ENG

Ибраһимов Илфак Мирзамөхәммәт улы (Мөхәммәт Мирза) – шагыйрь

Ибраһимов Илфак Мирзамөхәммәт улы (Мөхәммәт Мирза) – шагыйрь, «Киек каз
юлында» (2003), «Тере су» (2007) китаплары һәм «Адәм баласы» шигырьләр циклы («Адәм баласы» китабында, 2009) өчен 2011 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.


 

Мөхәммәт Мирза

Шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов) 1952 елның 3 декабрендә (рәсми документларда — 1953 елның 3 гыйнвары) Татарстанның Актаныш районы Чалманарат авылында туа. Сигезьеллык белемне — туган авылында, урта белемне күрше Такталачык авылы мәктәбендә ала. Мәктәптән соң, 1970-1971 елларда, Чалманаратта клуб мөдире булып эшли. 1971-1975 елларда ул — Казан дәүләт мәдәният институтының театр сәнгате-режиссура бүлеге студенты. Институтны тәмамлап, 1976-1977 елларда хәрби хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Актанышта җирле радиотапшырулар оештыру мөхәррире һәм 1979-1984 елларда ВЛКСМның Актаныш район комитеты беренче секретаре булып эшли. 1984-1996 елларда Мөхәммәт Мирза Актаныш районы эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары һәм 1998 елдан 2001 елга кадәр Татарстан Мәдәният министрлыгының Актаныш районы мәдәният бүлеге мөдире вазифаларын башкара. 2001 елдан ул — Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары хезмәтендә. Татарстан язучыларының 2005, 2008 елларда узган XV һәм XVI корылтайларында исә Мөхәммәт Мирза Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе итеп сайлана.
Әдәби иҗат эшенә М.Мирза мәктәп елларыннан ук тартыла. Әдәбиятның, бу очракта татар шигъриятенең олы мәйданына исә узган гасырның сиксәненче елларында килеп керә. Ул — күп кенә лирик шигырьләр, җырлар, поэмалар, хикәяләр, әдәби тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләр авторы. Шулай да аның төп иҗат өлкәсе — поэзия. Мөхәммәт Мирза — классик Шәрык поэзиясе традицияләрендә иҗат ителгән фәлсәфи, фәлсәфи-лирик, эпик эчтәлекле әсәрләр тарафдары. Аның татар поэзиясендә соңгы чорларда онытылып торган шигъри формаларга мөрәҗәгать итүе һәм бу юлдагы уңышлы иҗат үрнәкләре, кыю тәҗрибәләре җитди игътибарга лаек. Ул — кыска шигырьләр, дүртьюллыклар, газәлләр, робагыйлар остасы. Аның бу төр шигъри әсәрләре фәлсәфи фикеренең тирәнлеге, теленең байлыгы һәм үткенлеге, халыкчан образлылыгы белән аерылып тора. Әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, Мөхәммәт Мирза — заманның, чорның катлаулы халәтен-вазгыятен, гамен-сулышын нечкә тоеп, күңеле аша уздырып, фәлсәфи фикерләр белән өртелгән, афоризм дәрәҗәсенә җитеп чарланган шигъри телле, ихлас, садә хисләр шагыйре. М.Мирза эпик жанр әсәрләре — поэмалар иҗат итүдә дә актив эшли. Аның «Әнкәйне сагыну», «Агыйделдә ак пароход», «Турашыр», «Без бабайларсыз үстек», «Сабантуй» һ.б. поэмалары халык, ил, кеше язмышларын тирән психологик хис-кичерешләр, образлы тел-сурәтләр аша сәнгати югарылыкта гәүдәләндерүе белән сокландыра. Шагыйрьнең «Әнкәйне сагыну» поэмасы буенча республика телевидениесендә, ә «Агыйделдә ак пароход» поэмасы буенча республика радиосында махсус тапшыру-композицияләр эшләнә.
Мөхәммәт Мирзаның лирик шигырьләренә өч дистәгә якын җыр иҗат ителә.
Шагыйрь булу өстенә Мөхәммәт Мирза татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен актив пропагандалаучы эшлекле шәхес буларак та күпләргә билгеле. 1987 елда ул Актаныш районында «Агыйдел дулкыннары» исемле әдәби иҗат берләшмәсен яңадан җанландырып җибәрә, 1991-2002 елларда бу берләшмәгә җитәкчелек итә. 1996 елда Татарстан китап нәшрияты әлеге берләшмә әгъзалары әсәрләреннән төзелгән «Агыйдел дулкыннары» исемле күләмле җыентык бастырып чыгара. Соңга таба да берләшмә әгъзаларыннан унике авторның төрле нәшриятларда уналты исемдә мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Соңгы ун-унбиш ел эчендә әдәби берләшмәдә иҗат чыныгуы алган егермеләп егет һәм кыз әдәбият-сәнгать өлкәсендә ныклап үз урынын табып, шуларның берничәсе Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп алына.
М.Мирза — республикада үз әсәрләрен һәм татар шагыйрьләренең әсәрләрен сәхнәдән укучы нәфис сүз остасы буларак та абруй казанган шәхес. Ул әзерләгән сценарийлар буенча һәм аның үз башкаруында Татарстан радиосы һәм телевидениесендә дистәләгән әдәби-нәфис тапшырулар оештырыла. Ул республиканың мәдәни тормышында актив катнаша, милли сәнгатьне үстерү юнәлешендә яңа проектлар, программалар төзегәндә эшлекле тәкъдимнәре белән булыша, халкыбызның традицион йолаларын, бәйрәмнәрен кайтару, республикадан читтә яшәүче милләттәшләр белән мәдәни багланышлар урнаштыру, мәгърифәтчелекне җәелдерү кебек эшләрдә үзеннән нәтиҗәле өлеш кертә.
М.Мирза — 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Төп басма китаплары

Кәккүк тавышын санадым: шигырьләр, поэма / кереш сүз авт. Р.Мингалим. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. — 111 б. — 2000 д.
Турайгыр: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. Г.Гыйльманов. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1998. — 175 б. — 2000 д.
Киек Каз Юлында: шигырьләр, газәлләр, поэмалар / кереш сүз авт. М.Вәли-Барҗылы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 304 б. — 2000 д.
Тере су: газәлләр, робагыйлар, гыйбарәләр / кереш сүз авт. Р.Зәйдулла. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 352 б. — 3000 д.

***

Дорога к тебе: стихи / пер. с татар. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2006. — 318 с. — 2000 экз.

Иҗаты турында

Шагыйрьҗан Л. Шагыйрь буласың килсә — бул! //Казан утлары. — 1997. — №11. — 148-164 6.
Гыйльманов Г. Юл һәм сагыш шагыйре // Мәдәни җомга. — 1999. — 12 февр.
Әгъләм М. Гомеренен җәйге чагы // Казан утлары. — 2003. — № 1. — 106-107 б.
Акмал Н. Шигырьне сагыну // Казан утлары. — 2003. — № 11. — 139-145 б.
Юнысова А. Уйчан шигырьләр // Ватаным Татарстан. — 2003. — 14 нояб.
Рәшит Ә. Шигъри хәзинәдә ниләр бар? // Казан утлары.—2007. — №6. — 102-108 б.


(Чыганак: Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда: 2
том/төз. Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. –
735 б.).


Комментарий язарга


*