ТАТ РУС ENG

2015 елда Тукай премиясенә кемнәр дәгъва итә?



Татарстан Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча комиссия 2015 ел премиясенә дәгъва белдерүчеләрдән эшләр кабул итә башлады.

Бу дәрәҗәле премиягә милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткән һәм танылу алган әдәбият, сәнгать әсәре авторлары дәгъва кыла ала. Премия шулай ук сәнгать һәм әдәбият өлкәсендә зур фәнни ачыш ясаучыларга да бирелергә мөмкин.

Эшләр министрлыклар һәм ведомстволар, дәүләт, иҗтимагый һәм иҗади оешмалар, фәнни учреждениеләр, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре, югары уку йортлары тарафыннан тәкъдим ителә ала. Документлар 2015 елның 15 февраленә кадәр кабул ителә.

ТР Мәдәният министрлыгы



Комментарий язарга


*