ТАТ РУС ENG

2016 ел өчен Тукай премиясенә кандидатлар ачыклана


Татарстан Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре комиссиясе 2016 елда премиягә дәгъва итүчеләрнең хезмәтләрен кабул итүе турында игълан итә.

Ел саен Г.Тукай премиясе милли мәдәниятне үстерүгә өлеш керткән, җәмәгатьчелектә казаныш тапкан, күренекле әдәбият һәм сәнгать, шулай ук сәнгать белеме һәм әдәбият белеме өлкәсендә фәнни тикшеренүләр үткәргән затларга бирелә.

Комиссиягә кандидатларны 2016 елның 15 февраленә кадәр министрлыклар, ведомстволар, дәүләт, иҗтимагый һәм иҗади оешмалар, фәнни учреждениеләр, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре, югары уку йортлары тәкъдим итә ала.

Билгеле булганча, Г.Тукай премиясе лауреатларының исемнәре ел саен 26 апрельдә – бөек шагыйрьнең туган көнендә билгеле була.  


Комментарий язарга


*