ТАТ РУС ENG

Айрат Арсланов истәлегенә


2014 елның 25 декабрендә Казан шәһәрендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, танылган нәфис сүз остасы Айрат Арсланов (1928-2010) истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды. Мемориаль такта, вафатына кадәр Айрат Арсланов яшәгән Казан шәһәренең Чехов урамындагы 53нче йорт диварына эленде.

 

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат үзәге

С.Исхаков фотосы



Комментарий язарга


*