ТАТ РУС ENG

Бөекбритания белән Латвия татарлары һәм башкортлары Фән Вәлиәхмәтовка хөрмәт күрсәтә



2014 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат итеп җырчы һәм гармунчы, инде илле ел иҗади эшчәнлек алып барган Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов тәкъдим ителде. Бу премиягә лаек булачак лауреатларның исемнәре традиция буенча, 26 апрельдә – татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнендә игълан ителәчәк.

tukay-kandidati-2014 28

Фән Вәлиәхмәтовның дәрәҗәле премиягә дәгъва итүенә Бөекбритания һәм Латвия татарлары һәм башкортлары куаныч белдерде. “Без – Бөекбритания татарлары ассоциациясе, Латвиянең “Идел” татар җәмгыяте һәм “Латвиянең башкортлар корылтае” милли-мәдәни җәмгыятьләре яраткан артистыбыз Фән Вәлиәхмәтовның иҗатына зур ихтирам белән аңа теләктәшлегебезне белдерәсебез килә. Оста итеп тальян гармунда уйнавы, халык җырларын башкаруы белән ул безнең музыкаль мәдәниятне саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертә. Яшьләр арасында милли сәнгатебезне таныта. Моның өчен аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм алга таба да иҗатында зур уңышлар телибез”, – диелә Бөекбритания һәм Латвия татар һәм башкортлары милли-мәдәни җәмгыятьләре җитәкчеләре имзалап, gabdullatukay.ru сайтына юллаган хатта.

tttttttttt

t

t t

Комментарий язарга


*