ТАТ РУС ENG

Фәнис Яруллинның соңгы васыяте

 



Быел җәй Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, язучы һәм шагыйрь Фәнис Яруллинның көндәлекләре китап булып басылып чыкты. Бу китапны ул үзе әзерләп, кереш сүзен дә үзе язып калдырган булган.

Фәнис абыйны белмәгән татар укучысы юктыр. Яшьлек таңында фаҗигага юлыгып, 53 ел гомерен урын өстендә үткәргән, шуңа да карамастан хәләл җефете Нурсөя апа тәрбиясендә тормышка, кешеләргә һәм бигрәк тә иҗатка мәхәббәтен югалтмыйча сикәлтәле озын гомер юлы узган киң күңелле шәхес иде ул.

Фәнис Яруллин арабыздан 73 яшендә 2011 елның салкын декабрендә китте. Үзеннән соң дистәләгән шигырь һәм проза җыентыклары калдырды. Язучы уй-фикерләрен көндәлек дәфтәрләренә язып-теркәп барган. Аларда аның язмышы да һәм безнең җәмгыятебезнең чын йөзе, мәдәниятебезнең торышы да ачык күренә.

Берничә ел элек Фәнис Яруллин үзенең көндәлекләреннән өзекләрне “Казан утлары” журналында бастырган иде, ул чакта күпләр аңа дәвамын күрербезме, дип мөрәҗәгать иткән. Көндәлекләрен бер тышлыкка туплау уе шул чакта туган. “Хәтер төпләрендә утлы күмер” исеме астында бу китапны ул үзе әзерләп, кереш сүзен язган, әмма менә нәшер итәргә өлгермәгән. Язучының җәмәгате Нурсөя апа Фәнис Яруллинның соңгы васыяте булып калган әлеге китапны үз акчасына эшләтеп, бастырган. Китапның макетчы-дизайнеры – Азат Гаязов.

Көндәлек кайчан яза башлаганымны хәтерләмим. Шунысын гына әйтә алам: күп алар миндә… Кызганыч: көндәлекләрнең күбесе юкка чыккан. Бары тик 1981 елда язылган бер дәфтәр һәм соңгы еллардагы егермеләп дәфтәр калган… Миңа көндәлекләрне иҗат белән бер чорда яза башларга туры килмәде… Көндәлек язарга башта җаем булмады. Беренчедән, армиядә хезмәт иткәндә гомер буена сузылачак имгәнү алып, үлем белән яшәү арасында ятканда көндәлек язу кайгысы башка килмәде. Андый уй туса да яза алмас идем: кул-аяклар эшләми… Бераз рәтләнә төшеп, хәрәкәтсез бармаклар арасына каләм кыстырып, кәкре-бөкре хәрефләр белән булса да яза башлагач, күңелгә яшьтән тупланып килгән тәэсирләр, кичерешләр шигырь булып иреккә бәреп чыга башлады… Шунысын раслап әйтә алам: монда уйлап чыгарылган вакыйгалар юк. Киресенчә, озынга китмәсен дип, күп нәрсә төшереп калдырылды. Бәлки, алар минем белән кызыксынучыларга шәхесемне аңларга ярдәм итәр”, – дип яза Фәнис Яруллин китабының кереш өлешендә.

Быел Фәнис Яруллинның тууына 75 яшь тулды. Бу уңайдан Татарстан китап нәшриятында әдипнең элеккеге җыентыкларына кермәгән ике повесте һәм хикәяләреннән торган “Әйтелми калган сүз” китабы дөнья күрде. Ул җыентыкның төзүчесе һәм кереш мәкалә авторы – филология фәннәре кандидаты, Фәнис Яруллинның туганы Сәүия Хәкимова.

Көндәлекләрне бастыруда да актив катнашкан Сәүия Хәкимова сүзләренчә, 4 мең данәдә чыккан “Хәтер төпләрендә утлы күмер” көндәлекләр китабы кибетләрдә сатуда юк, кызыксынган кешеләргә Яруллиннар гаиләсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Күптән түгел берничә данәне Татарстан Милли китапханәсе, шулай ук Баулы районы үз мәктәпләре һәм китапханәләре өчен сатып алган, киләсе 2014 елда берникадәре республика районнарына Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы аша таралачак. “Китапның бигрәк тә киң катлам укучылар кулына эләгүен телибез, әлбәттә”, – ди Сәүия Хәкимова. Киләчәктә Фәнис Яруллинга багышланган истәлекләр китабы чыгарырга ниятләүләрен дә әйтте ул.

Мәгълүм булганча, Татарстанның Баулы районы Кызыл Яр авылында туып үскән Фәнис Яруллинның якты истәлеген мәңгеләштерү максатында, 2014 елда район үзәгендә Яруллиннар гаиләсенә һәйкәл кую вакыйгасы көтелә. Бу хакта быел язучы юбилеена багышлап Казанда зурлап үткәрелгән кичәдә Баулы районы хакимияте җитәкчелеге хәбәр иткән иде. “Бу һәйкәл Фәнис абый белән Нурсөя апага гына түгел, ә зур хәрефтән Гаиләгә багышланган булачак”, – дип ассызыклады ул чакта Баулы районы хакимияте башлыгы Альберт Хәбибуллин.

…Фәнис Яруллинның 584 биттән торган көндәлек китабы 2011 елның 20 декабрендәге язу белән тәмамлана. Ул, – шагыйрьнең вафатыннан соң, Нурсөя апа сүзләре: “Фәнис, соңгы вакытта хәле авыр булуга карамастан, гел кешеләр белән аралашты, килергә теләк белдергәннәргә бервакытта да каршы килми иде… Соңгы вакытта гел: “Син миннән алда үлсәң, мине кем карар?”, — диде. Теләге кабул булды, миннән алда, минем кулымда җан бирде… Көндәлекләрен тулы килеш китап итеп бастыру турында хыялланган иде ул… Кайбер кешеләр адресына әйтелгән кискенрәк фикерләр булса, күңелләре киң кешеләр Фәнисне гафу итәрләр, чөнки көндәлек – ул дөньядагы бер кешенең карашын чагылдыручы субъектив әсәр. Ул вакыйга булган вакытта, шулчакта кичергән хисләр, кичерешләр аша языла. Көндәлекне кулына алган һәркем шушы фикерне исеннән чыгармасын иде…”.

 

Лилия Гаделшина



 

Комментарий язарга


*