ТАТ РУС ENG

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе артты

 



2014 елның мартында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен 500 мең сумга кадәр арттыру турындагы Указны имзалады.
Әлеге рәсми документта:  “Татарстан Президентының 2004 елның 31 декабрендә, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә дәүләт бүләге системасын камилләштерү, иҗат эшчәнлеген стимуллаштыру максатыннан, гамәлгә куелган “Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе турында”гы Указында “300 мең сум” дигән сүзләр “500 мең сум” итеп үзгәртергә карар итәм”, – дип язылган.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Министрлар Кабинетына куелган тәртиптә Указда каралган чыгымнарны финаслауны тәэмин итүне  һәм аны гамәлгә куюны тәэмин итүче башка карарларны кабул итүне йөкләде.

tatar-inform.ru



Комментарий язарга


*