ТАТ РУС ENG

Искәндәр Рафиковның юбилей күргәзмәсе


2014 елның 8 октябрендә Казанның “Хәзинә” милли сәнгать галереясында Татарстанның һәм Россиянең халык рәссамы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Искәндәр Рафиковның юбилей күргәзмәсе ачылды. Ул аның 85 яшьлек юбилей вакыйгасына багышлана.

Искәндәр Рафиковның әсәрләре илебезнең зур музейларында һәм чит илләрдә шәхси коллекцияләрдә саклана. Аның иҗатында төрле тематикадагы әсәрләрне күрергә була. Әйтик, рәссамның башлангыч чор иҗаты авыл тормышы, авыл халкы яктыртыла. Ә соңрак ул Казан ханлыгының соңгы башлыгы – Сөембикә ханбикә истәлегенә мөрәҗәгать итә, аның образы аша татар халкы тарихын чагылдыра. Танылган татар шагыйре Габдулла Тукай сурәтләре аша исә татар халкының рухи байлыгын күрсәтергә тырыша. 1960 елларда Искәндәр Рафиков иҗатында Муса Җәлил һәм батырлык темасы калкып чыга.Шулай ук аның иҗатында танылган хатын-кыз портретлары да аерым урын алып тора. 

ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте



Комментарий язарга


*