ТАТ РУС ENG

Казанда Альбина Шаһиморатова концерты

 



2013 елның 17 маенда Казанда, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Альбина Шаһиморатованың, Владимир Спиваков җитәкчелегендәге Россия Милли филармония оркестры катнашында, концерты узачак.
Дөньякүләм танылган скрипкачы һәм дирижер Владимир Спиваков җитәкчелегендәге Милли филармония оркестры 2013 елда үзенең 10 еллыгын билгеләп үтә. Шушы узган еллар эчендә коллектив тамашачыларның да, профессионалларның да күңелен яулады. Оркестр иң яхшы әсәрләрне генә сайлый, ә аның җитәкчесе даими рәвештә төрле көчле дирижерларны чакырып тора. Концертларда дөнья опера сәхнәсенең күпсанлы йолдызлары чыгыш ясый, алар арасында — Джесси Норман, Пласидо Доминго, Хосе Каррерас, Кири Те Канава, Дмитрий Хворостовский, Мария Гулегина, Рене Флеминг, Анджела Георгиу, Хуан Диего Флорес, Ферруччо Фурланетто, Марсело Альварес, Рамон Варгас катнашты. Окестр белән музыкантлар да хезмәттәшлек итә, концертларда скрипкачылар Гидон Кремер, Гил Шахам, Лоран Корсиа, Хиллари Хан, Маюки Камио, виолончельчеләр Наталия Гутман, Ксавье Филлипс, Татьяна Васильева, пианистлар Аркадий Володось, Барри Дуглас, Валерий Афанасьев, Михаил Рудь уйнаганы бар. Даими рәвештә пианистлар Джон Лилл, Денис Мацуев, Александр Гиндин һәм Ольга Керн чыгыш ясый.


фото — albinashagimuratova.com

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Альбина Шаһиморатова техник яктан камил, колотуралы сопрано тавышка ия. Ул Татарстан җырчыларыннан беренче булып, Зальцбургта Моцарт исемендәге танылган Халыкара музыка фестивалендә җырлады (Р.Мути җитәкчелегендәге Вена симфоник оркестры белән “Тылсымлы флейта” операсында Төн Патшабикәсе партиясен башкарды). Альбина Шаһиморатова Р.Мути, З.Мета, Дж.Конлон, В.Спиваков кебек күренекле дирижерлар белән иҗади хезмәттәшлек итә.

ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте


Комментарий язарга


*