ТАТ РУС ENG

Марсель Сәлимҗанов премиясе булдырылды



Танылган татар режиссеры, СССРның халык артисты, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Марсель Сәлимҗанов (1934-2002) исемендәге республика премиясе булдырылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бу хактагы карарын 2014 елның ноябрендә Казанның Г.Камал театрында режиссерның 80 еллыгына багышлап үткәрелгән искә алу кичәсендә игълан иттеләр.
Әлеге премия Марсель Сәлимҗановның исемен мәңгеләштерү максатыннан гамәлгә куела һәм ул ике елга бер тапкыр өч сәнгать әһеленә тапшырыла торган булачак. Премия һәр кешегә 200 мең сум күләмендә билгеләнгән.
Марсель Сәлимҗанов 1934 елның 7 ноябрендә Казан шәһәрендә актерлар гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә, соңыннан, әти-әниләре, дусларының йогынтысы астында А.В.Луначарский исемендәге дәүләт институтына режиссерлар әзерли торган факультетта белем ала. 1962 елда институтны тәмамлап Казанга кайта һәм Яшь тамашачы театрына режиссер итеп билгеләнә. 1966 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына баш режиссер вазифасын башкара башлый. Шул ук елдан Казан театр училищесында укытуга алына, 1992 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында профессор исемен ала. Марсель Сәлимҗановның таланты татар профессиональ театрының үсеп китүе, милли драматургиянең үсеше белән нык бәйләнештә. Режиссер, республиканың театр сәнгатенең алтын фондына кергән йөздән артык төрле жанрдагы спектакльләрне куеп, урта һәм өлкән буын актерларының талантларын яңа ракурсларда ачарга ярдәм итә.


Комментарий язарга


*