ТАТ РУС ENG

Рафаэль Ильясов Тукай премиясенә тәкъдим ителде


2014 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә дәгъва кылучылар арасында җырчы, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов бар.
«Татар халкы – җырчы халык. Әби, бабаларыбыз күкрәк киереп җырлап та йөрмәгәннәрдер. Шәригать буенча җыр-музыкага нинди мөнәсәбәт булганын яхшы беләбез. Ләкин алар җаен тапкан, җырлар иҗат иткәннәр… Күңеле нечкә кеше бервакытта да кычкырып җырламый, акырып-бакырып сөйләшми. Һәр сүзне, һәр нотаны йөрәге аша үткәреп, башы белән уйлап, бөтен күңелен биреп җырлаган җырчы гына моңлы була ала. Әйтик, «Тәфтиләү» моңына холык-фигылең туры килми икән, син инде аны бервакытта да халык күңеленә үтәрлек итеп башкара алмаячаксың. Моң ул кеше күңеленең тумыштан килгән сәләтенә, күңел байлыгына бәйледер», – ди Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов.
Гомере буена татар музыкасы үсешенә үз өлешен керткән Рафаэль Ильясов репертуарында халкыбызның затлы, моңлы, озын көйләре хакимлек итте. «Олы юлның тузаны», «Тәфтиләү», «Сандугач», «Уел», «Камәр», «Урман», «Галиябану», «Хәмдия», «Рәйхан», «Юксындырсаң, нишләрмен?» (М.Макров көе, Х. Туфан сүз.), «Сагынам, дуслар, илкәйне» әсәрләрен чын халыкчан традицияләр нигезендә, академик сәнгать югарылыгындагы таләпләргә туры китереп башкара ул. Сулыш иркенлеге, мелизмнар төгәллеге башкару экспрессиясе белән табигый рәвештә үрелеп бара.
Рафаэль Ильясов озак еллар Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясен җитәкләде. Әле хәзер дә радиода «Осталык һәм остазлык» тематик тапшыруларын оештырып алып бара. Милләтебезнең мәртәбәле шәхесләре белән оештырган тапшыруларда иҗатчыны һәр яклап, бар иҗат куәсен белеп эш итә. Радио эфирында яңгырату өчен концертлар да әзерли, татар җыр сәнгате сафлыгы өчен дә көрәшә ул. Һәрвакыт сүзгә, аһәңгә игътибарлы кеше. Иҗатташ дуслары Рафаэль аганы үтә дә таләпчән редактор буларак бәяли. Җырдагы һәрбер аваз гына түгел, тыныш һәм хәттә өн дә урынлы һәм акланган булырга тиеш. «Тыңлаучы бер ишетүдән төшенсен, аңа бит үз интерпретацияңне аңлатып лекция сөйләп булмый, яңгыраганда җыр барысын да үзе эшләргә тиеш», – дип исәпли җырчы.
Бөтен татар гавамы шаккатып җырлый торган «Мин яратам, сине, Татарстан» җырын Р.Ильясов бераз үзгәртеп «Яратам мин, сине Татарстан», – дип тамашачыга тәкъдим итте. Шушы беренче карашка кечкенә деталь дә башкаручының җаваплылыгы, тыйнаклыгы, сәнгать югарылыгында кала белүе һәм халыкка ихтирамы хакында сөйли.

 

Мөршидә КЫЯМОВА, intertat.ru



Комментарий язарга


*