ТАТ РУС ENG

Равил Бохараев исемендәге премия барлыкка килергә мөмкин

 



Якын киләчәктә галим, язучы, шагыйрь, тәрҗемәче, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Бохараев исемендә халыкара әдәби премия барлыкка килергә мөмкин. Равил Бохараев исән чакта хезмәттәшлек иткән “Дружба народов” журналы редакциясенең әлеге тәкъдимен чит илләрдә дә язучының якыннары, туганнары, дуслары, фикердәшләре һәм тормыш иптәше Лидия Григорьева да хуплаган. Хәзерге вакытта премияне булдыру өстендә эш алып барыла. Шул исәптән, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хат юлланган, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән сөйләшенгән. Премияне ел саен тапшыра торган итү фикере бар. “Друба народов” журналы баш мөхәррир урынбасары Фәрит Нәгыймов сүзләренчә, әлеге премия Равил Бохараев кебек сәләтле кешеләргә бирелергә тиеш. Хәзергә премиянең нигезләмәсе, кагыйдәләре әзерләнә. Премия берничә номинация буенча тапшырылыр, дип көтелә, – әдәби тәрҗемә, проза, поэзия, дебют һ.б. 

tatar-inform.ru



 

Комментарий язарга


*