ТАТ РУС ENG

Шамил Тимербулатов белән хушлашу

 



Татарстанның музыкаль һәм татар җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерде. 2013 елның 30 маенда Татарстанның Апас районында юл һәлакәтенә очрап, композитор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Шамил Тимербулатов якты дөньядан китте. Быелның 25 сентябрендә аңа 63 яшь туларга тиеш иде. Ә күптән түгел, апрель аенда гына композитор үзенең күпьеллык иҗаты өчен Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган иде.


2013 елның 5 апрелендә Казанның Г.Тукай әдәби музеенда Габдулла Тукай премиясенә кандидатлар белән очрашуда Шамил Тимербулатов та катнашкан иде

 



 

Комментарий язарга


*