ТАТ РУС ENG

Шәүкәт Биктимеровка кабер ташы куелды

 



2014 елның 23 маенда Казан шәһәренең Яңа Татар бистәсе зиратында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының күренекле артисты, СССРның халык артисты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты Шәүкәт Биктимеровка кабер ташы куелды. Бу чарага Г.Камал театры артистлары һәм хезмәткәрләре, Шәүкәт аганың туганнары һәм якыннары, талантын сөючеләр җыелды.

Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә йөзьяшәр Әлмәндәрне башкарган артист 83 яшендә, 2012 елның 28 маенда арабыздан киткән иде.

 

kamalteatr.ru



 

Комментарий язарга


*