ТАТ РУС ENG

Игелек (V сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Screenshot_44

Максат:  укучыларны  игелекле вакыйгалар белән таныштыру; Габдулла Тукайның игелеккә  игелек белән җавап бирүен өйрәнү; бөек шагыйрь турындагы белемнәрне арттыру; мемуар жанры белән танышу, уку күнекмәләрен үстерү.

Универсаль уку гамәлләре:

коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый,  аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңмәдәшнең аралашу холкы  белән  идарә  итү; коммуникатив  мәсьәләгә  таянып  фикерне төгәл итеп  җиткерү.

танып белү универсаль уку гамәлләре: уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; укылган әсәрне логик тәртипкә  салу; аңлап   уку, тиешле мәгълүматны  сайлап алу, төп мәгълүматны  аеру.

регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү; эш  тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; уку  эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (тест, әдәби диктант); укытучының  күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы  уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Дәрес тибы: гомумиләштерү дәресе.

Өйрәнелә торган әсәр: Габдулла Тукай «Исемдә калганнар».

Җиһазлау: интерактив китап «Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты» (методик ярдәмлек) / Фәнни редактор: Ф.Х Җәүһәрова. – Дизайн:                   Effecto Studios; Габдулла Тукай. Исемдә калганнар. – Казан: ТКН, 1990.                   Габдулла Тукайның портреты, укучылар ясаган рәсемнәр;  Г.Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җырының аудиоязмасы.

Методлар:  фикер алышу, әңгәмә.

Эпиграф:  Яхшылыкка яхшылык – һәр кешенең эше,

Яманлыкка яхшылык – ир кешенең эше. (Халык мәкале.)

 

                                    Дәрес планы

  1. I. Оештыру моменты. Исәнләшү. Актуальләштерү.
  2. II. Мотивлаштыру. Өй эшләрен тикшерү. Әсәрнең укылу дәрәҗәсен тикшерү. (Тест)

III. Уку мәсьәләсен кую. Яңа теманы өйрәнү

  1. Хикәянең планын төзү.
  2. Хикәянең темасын табу. (Нәрсә турында?)
  3. Жанры турында берничә сүз. Әдәбият белеме сүзлегенә мөрәҗәгать итү. (Мемуар турында)
  4. Истәлекләрдәге вакыйгаларга бәя бирүчеләрне табу (кечкенә Тукай һәм автор)
  5. Кечкенә Тукайның шатлыгын сөйләү (Урамда балалар белән уйнагандагы шатлыгы,Сасна авылына килгәч,үги әтиенең кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, сабан туенда йөрүе, Казанда Сәгъди абзыйсын очратуы һ.б.).
  6. балачак җәфалары турында сөйләү (әнисенең үлеме, өйдән-өйгә күчеп йөрүе, бәрәңге алганда аягы киселү һ.б.)
  7. Уку мәсьәләсен чишү. Темага караган мөһим сорауларга җавап бирү

– Тукай үзен тәрбияләүчеләргә нинди бәя бирә?

– Бу язмада игелек темасы бармы?

– Шагыйрь Тукайның яратып “әнием” дип йөртә торган кешесе кем? Хикәядә ул ничек сурәтләнгән?

  1. Үзбәя. Игелек турында әңгәмә оештыру
  2. Рефлексия. Йомгак ясау.

VII. Өй эше.

Дәрес барышы

  1. Оештыру. Актуальләштерү

– Хәерле көн, укучылар! Бүгенге дәресебез Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» хикәясен өйрәнүгә багышлана. Сез аны өйдә укып килдегез. Әсәргә анализ ясарга керешкәнче, ягез әле, ике укучыны такта янына чакырып сынап карыйк. Блиц-турнирга кемнәр чыгарга тели?

Бер минут эчендә сорауларга кем күбрәк җавап бирә? Сораулар:

  1. Г.Тукай туган көн.     1. Г.Тукай туган ел.
  2. Туган авылы.     2. Туган авылы урнашкан район.
  3. Әнисенең исеме. 3. Әтисенең исеме.
  4. Бабасы яшәгән авыл. 4. Усал карчыкның исеме.
  5. Казандагы әнисенең исеме. 5. Казандагы әтисенең исеме.
  6. Өчиледә аны яраткан апа. 6. Кырлайдагы әтисенең исеме.
  7. Бабасында ничә бала була? 7. Кырлайдагы энесе кем?
  8. Җаекка ничә көн баралар? 8. Җаектагы апасының исеме.
  9. Гимнга әверелгән шигыре. 9. Тавыклары җырлый торган авыл.
  10. Дөньяга күзе ачылган урын. 10. Казанда аны нинди базарда саталар?

– Рәхмәт, укучылар! Әйдәгез, дәфтәрләрдә әдәби диктант язып  китик әле. Җавап сүзләрне дәфтәргә язып барыгыз.

Үзтикшерү (җаваплар экранда күрсәтелә): 26 апрель,1886 ел, Кушлавыч, Арча районы, Мәмдүдә, Мөхәммәтгариф, Өчиле, Шәрифә, Газизә, Мөхәммәтвәли, Саҗидә, Сәгъди, алты, Садретдин, 18 көн, Газизә, «Туган тел», Кырлай, Печән базары.

  1. II. Мотивлаштыру.

Өй эшләрен тикшерү. Белем үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү. Тест (Һәрбер укучы үз компьютерында тестлар эшли.)

III. Уку мәсьәләсен кую. Яңа теманы өйрәнү

Компьютерда Тормыш юлы (стенадагы рәсем) дигән урынга басыгыз. Шуннан соң Тормыш һәм иҗат юлы елъязмасы дигән төймәгә  басыгыз. Менә хәзер үзебез укыган әсәрнең  чынлыгына инану, өчен архив (хроникаль) материалларына тукталыйк.

1886, 1888, 1889, 1890,1891,1892,1893,1894.

План-карта: Кушлавыч – Сасна – Өчиле – Казан – Өчиле – Кырлай – Җаек.

– Хикәя нәрсә турында? Темасы? (Игелек, яхшылык, Тукайның ятим балачагы турында.)

– «Исемдә калганнар» – чәчмә әсәр, ләкин хикәя дә, повесть та түгел. Димәк, бу әдәби әсәр түгел. Шагыйрь үзе «Тәрҗемәи хәлем»не яздым, ди.

Шуңа күрә, бу язмада чагыштырулар да, каршылыклар да, кабатлаулар да эзләмибез, чөнки без өйрәнгән алымнар – әдәби әсәр алымнары. Истәлекләр башка канун белән язылалар. Автор башта ук «исемдә калганнар» дип кисәтеп куя, башымнан үткәннәрне генә сөйлим, ди. Мондый әсәрләрне автобиографик әсәр яисә мемуар дип йөртәләр. Шулай да, кечкенә Габдулла әле фәләннәрдә, әле төгәннәрдә яшәгән дип, без әсәрне өлешләргә бүлдек. Шул өлешләрнең һәрберсендә Тукай үзе күрмәскә тырышкан каршылык бар.

Искә төшерик әле, ә бит кечкенә Габдулла, кая гына тормасын, бер генә урында да бәхетле булмый. Кем тәрбиясендә яшәмәсен, аның тормышы авыр була. Әмма Г.Тукай бер генә урында да зарланмый. Зарланмый гына түгел, хәтта үз тормышын мактый да. Нигә шулай итә? Югыйсә,  без барыбыз да зарланырга яратабыз бит. (Җаваплар тыңлана.) Әйе, чыннан да, Тукайның  шатлыгы аз булган. Игътибар белән укыганда, чыннан да, ул бер  урында да зарланмый. Хәтта аягы яралану турында язган өчен дә зур Тукай китап укучылар алдында гафу үтенә. Ул чакта аяк бик авырткач, тоттым да яздым, ди. Ә менә аз гына  шатлыгы  турында да  иренмичә, балачактагы шатлыклары  белән тагын бер кат шатланып яза. Әйдәгез, шул урыннарны табып укып китик әле:

– урамда балалар белән уйнаган вакыттагы шатлыгы;

– Сасна авылындагы шатлыгы;

– сабан туе вакытындагы шатлыгы;

– Казанда Сәгъди абыйны очратып,аларда кунак булуы һ.б.ш.

Балачакта күргән җәфалары турында да искә төшереп китик әле.

– әнисенең үлеме;

– өйдән-өйгә күченеп йөрүе;

– бәрәңге алганда аягы киселү һ.б.ш. (Китаптан табып укыйлар.)

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

Темага караган мөһим сорауларга җавап бирү (Әңгәмә үткәрү.)

– Тукай үзен тәрбияләүчеләргә нинди бәя бирә?

– Габдулла Тукайның бабасына бәя бирегез.Үз бәягезне шагыйрь бәясе белән чагыштырыгыз.

– Әлеге истәлекләрне игелек турында да дияргә була. Шуны исбат итегез.

– Аның яратып «Әнием» дип йөртә торган кешесе кем? Ул хикәядә                   ничек  сурәтләнгән?

– Әсәрдә авторның игелеге күренәме?

– Г .Тукай бик яратып,үзенең иң бәхетле көннәре дип Сабан туен яза. Ни өчен?

  1. V. Үзбәя

Игелек турында әңгәмә оештыру.

– Укучылар, чыннан да, без өйрәнгән әсәр игелек турында. Дәреснең эпиграфына мөрәҗәгать итик әле.

Яхшылыкка яхшылык – һәр кешенең эше,

Яманлыкка яхшылык – ир кешенең эше.дип язылган халык мәкалендә. Ничек аңлыйсыз сез моны?

Әсәргә үзбәя. Үзләренең эшчәнлегенә үзбәя. (Җаваплар тыңлана.)

  1. Рефлексия

Дәрескә йомгак ясау. Әсәрнең идеясе нинди?

Тукай игелекне онытмый торган, нечкә күңелле булып ничек тәрбияләнгән?

Үзенең әйтүенә караганда, кечкенәдән үк усаллыкны яратмаган ул. Шагыйрь Сүнчәләйгә язган хатында үзенең балачагы турында болай яза:

«Мин кечкенә чагымда малайлар белән алма бакчасы тирәсенә бара идем.

Миннән бүтән малайлар алманы коялар һәм урлыйлар иде. Әмма мин һичбер данәсенә тимидер идем. Бакчачы, минем яхшылыгымны  белгәнгә, ул алманы миңа үзе бирәдер иде. Мин шул «үзе биргән» алманы, урлаган алманы ашап торган  малайлар алдында: «Менә үзе бирде!» –дип, мәгърурланып ашый идем”.

Тукай игелекне күреп, яхшылыкка бәяне күреп кечкенә чакта ук сөенә һәм горурлана торган булган. Кешене кеше итә торган сыйфатларның берсе – игелеклелек. Бу сыйфатка татар әдәбияты элек-электән аеруча игътибар иткән. Борынгы әдәбиятның да төп темасы – игелек. Язучылар кешеләрне бер-берсенә ярдәм итешү рухында тәрбияләгән. Үзе өчен генә яшәгән, башкаларны хөрмәт итмәгән кешеләрне беркайчан да яратмаганнар.

«Исемдә калганнар» әсәре игелек турында. Тукайны нинди кешеләр генә асрамага алмый. Алар нинди холыклы кешеләр генә булмасын, бар да ятим баланы бәладән коткаралар. Игелек эшлиләр. Шул игелекне шагыйрь бер кайчан да онытмый. Әлеге хисләрен мәңгеләштерү максатыннан язылган булса кирәк бу әсәр. Игелеккә — Игелек.

  1. Өй эше

«Истә калганнар». Инша язу.

– Укучылар, үзегезнең тормышыгызда кызыграк һәм гыйбрәтлерәк булган вакыйгалар турында язарга кирәк. Ләкин истәлекләрне мин фәләненче елда тудым, аннан соң бакчага йөрдем, мәктәпкә укырга кердем дип  язарга ярамый. Тукай кебек, кешеләрдән күргән яхшылыклар, шатлыклар, күңелсез хәлләр турында язарга кирәк. Мөмкин кадәр, Тукай кебек, үзегезнең хисләрегезне языгыз. Стандарт сүзләрдән, кабатланган вакыйгалардан читкә китәсе иде. Димәк, өйдә сез инша язып киләсез. Иншагызның исеме – «Истә

калганнар».

Дәрес «Туган тел» җырын башкару белән тәмамлана. 

 

Энҗе ХӘСӘНОВА

Лениногорскидагы 2 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Комментарий язарга


*