ТАТ РУС ENG

Бурханов Р. Тукай сабагы

Габдулла Тукай тууына 125 ел

Апрель ае – яз ае,

Бүләк иткән Тукайны.

Кошлар кайта, көн җылына

Кем яратмый бу айны.

Урманнарда йөргәндә

Искә алам Шүрәлесен,

Су буена төшсәм — Су анасын,

Гали белән кәҗәсен.

Болыннарда йөргән чакта

Күбәләген күрәм мин.

Эш беткәч уйнарга

Яраганын беләм мин.

                                          

Руслан Бурханов, Татарстанның Арча районы Курса разъезды төп гомуми белем мәктәбенең 7 нчы сыйныф укучысы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы – Тимергалиева Алсу Васил кызы

gabdullatukay.ru, 2011 ел


Комментарий язарга


*