ТАТ РУС ENG

Галиуллина А. Үткән белән бүгенгегә күпер (Иҗади эзләнү эше)

 Үткәнен белмәгән кеше киләчәксез,

Киләчәк ул бүген башлана.

Тамырларың ныклы булсын өчен,

Шәҗәрәңне өйрән, и бала!

Халкыбызның күңелендә Габдулла Тукай турында истәлекләр иксез-чиксез! Халык ул истәлекләрне гасыр буе кадерләп саклаган! Саклаган, саклый һәм аны киләсе гасырларга да илтәсе, киләсе буыннарга да тапшырып калдырасы килә.

Күңел Тукайга тора-тора кайта… Җиде еллык иҗат гомерендә татар халык шагыйре дәрәҗәсенә күтәрелгән бөек шәхеснең  язмышы вакыт узган саен игътибарны үзенә җәлеп итә бара. Фатыхова Лилия Әмир кызы җитәкчелегендә тәкъдим ителә торган эзләнү эшебезнең темасы – “Үткән белән бүгенгегә күпер”.

Максатым:

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның атасы Мөхәммәтгариф ягыннан нәсел агачына күзәтү ясау, аны тулыландыру.

Бурычларым:

—  Габдулла Тукай белән укытучым нәселе арасындагы шәҗәрә җепләренең бәйләнешен исбатлау;

— Нәселне дәвам итүчеләрнең фикерләрен тыңлау;  

— Матбугатта басылып чыккан материалларга нигезләнеп, шушы чорда  яшәгән кешеләрнең фикерләрен өйрәнү.

Эзләнү алымнары:

— Габдулла Тукай иҗатын чагылдырган фәнни әдәбият белән танышу;

— Музейда, китапханәдә эшләргә өйрәнү;

— Риман Гыйлемханов белән очрашу, сөйләтү, язмаларны редакцияләү;

— Интернет челтәреннән тикшеренү эшенә кагылышлы хезмәтләрне эзләү, өйрәнү, туплау.

Эзләнү мәсьәләләре:

— Музейларда, китапханәләрдә булу;

— Вакытлы матбугаттан Г.Тукайга багышланган материалларны табу, өйрәнү.

Эзләнү эшенең актуальлеге:

Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк.

Төп өлеш

Һәрнәрсәнең, һәркемнең үз тарихы, үз язмышы бар. Тарихын белгән, татар исемен горур йөрткән киләчәк кешесе, беркайчан да үткәннәрне хәтерләүдән курыкмас.

Хезмәтебездә чагылыш тапкан, материал һәм мәгълүматлар кечкенә генә тарихи истәлек итеп саклавын күрсәтүче дәлил буларак та әһәмияткә ия. Шул ук вакытта Тукайның тормыш юлын, шәхесен өйрәнүчеләр өчен дә күпмедер дәрәҗәдә файдалы булыр дип уйлыйбыз.

Җитәкчемнең нәсел тамырлары Тукайга барып тоташуы турында белгәч, тема миндә тагын да зуррак кызыксыну уятты.

“Мин үземнең Тукай туганы икәнемне балачактан белә идем, әмма бу турыда берәүгә дә сөйләп мактанганым булмады”, – дип сүзен башлады Лилия Әмир кызы Фатыхова. Кыскача гына нәсел тамырының Тукайга барып тоташуы турында сөйләде, хезмәтебезне язар өчен зур тырышлык куярга кирәклеге турында әйтте.

Иң элек шәҗәрә сүзенә аңлатма биреп үтик. Шәҗәрә ни дигән сүз? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә ул нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән нәсел агачы дип аңлатыла. Шәҗәрә ул – ыру-кабилә тарихына бәйле вакыйгалар, нәсел-нәсепнең таралуы, ата-бабалар исемлеге теркәлгән кулъязма истәлек.

Эзләнүләребездә без тарихи фактларга, истәлекләргә таянып, түбәндәге схема-шәҗәрәне төзедек һәм чыгышыбызны Тукай белән җитәкчем арасындагы буыннар бәйләнешен дәлилләргә тырышырбыз.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның  әти-әнисенең  яшьләй үлеп китүе, балачагы ятимлектә үтүе турында һәркем беләдер… Габдулланың әтисе Мөхәммәтгариф һәм әнисе Бибимәмдүнәнең нәсел агачына карасаң, аның шактый тармакланган һәм бүгенге көнгә барып тоташуын күрергә мөмкин. Тукайның туганнары күп булган (алар бүген дә күп), ә ул чит кулларда тилмергән. "Ник? Ни өчен?" – дигән сорауны бирәсе килә.

Нәкъ менә шушы сорауны Сатыйга апа да (Лилия Әмир кызының әбисе) әтисенә биргән. Нигә Габдулла чит бусагаларда йөргән? Нигә әтиләре аны үзләренә алдырмаган? Әтиләре моның сәбәбен болай аңлаткан: “Гаиләдә 10 җан иясе идек. Ачлык тормышыбызны тагын да авырайтты. Шуннан Фәйзә әни Габдулланы үзебезгә ала алмагач, Уральскийдагы бай сәүдәгәргә кияүгә чыккан үзенең бертуган сеңлесе Газизә Госмановнага хат яза. Шулай итеп Габдулла  Тукай Кырлайдан Җаекка эләгә”.

Минем схема-шәҗәрәнең асылына төшенер өчен тагын бер истәлекне тәкъдим итәбез. Истәлек Лилия Әмир кызының әнисе ягыннан әбисе – Сатыйга әби авызыннан язып алынган (әнисе сөйләгән): "Фәйзә әби, әтием Габдрахманның әнисе, Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф белән бертуганнар. Минем әти белән Тукай якын туганнар. Фәйзә әби Кушлавычтан Масрага Җәләлетдин муллага кияүгә чыккан. Шунда гомер иткән. Аларның өч балалары була. Минем әтием Габдрахман белән кыз туганы Гөлчәһрә шактый гомер яшәгәннәр. Әнием Бибифатыйма белән әтием Габдрахман сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Әти Кышкарда муллалыкка укыган кеше. Әтинең әтисе Җәләлетдин бабай үзе мулла булгач, Фәйзә улын да мулла итәсе килгән. Әти безнең комсыз, оятсыз мулла булмады. Әгәр дә ачлы-туклы яшәгән ярлы сәдака китерсә, дога кылып алдым, хәзер үзенә бирәм бу өлешне дип, ярлыга сәдакасын тоттырып җибәрер иде. Әни уналты бала тапкан. Сигезебез генә исән-сау үскән. Совет власте елларында муллалар эзәрлекләнү сәбәпле, бу шаукым безнең гаиләгә дә кагылган. Иң элек бабамның йортын тартып алып ясле ясаганнар. Аннан соң бабамны “органнар” алып китә. Шөкер, берничә көннән кире кайтаралар. Бабамны Себер җибәрмәүләренә төп сәбәп аның укымышлы, алдынгы карашлы булуында".

– Әбием Сатыйга күп сөйләшергә яратмый иде, – ди җитәкчем үзенең әбисе турында. – Ләкин ул һәрвакытта үзенең чисталыгы, пөхтәлеге, сабырлыгы, тыйнаклыгы белән аерылып торды.

Сатыйга апа да, Һашим абый да дин әһелләре нәселеннән.

Ә хәзер схема-шәҗәрәнең үзенә тукталыйк. Күргәнебезчә, Тукайның Фаизә тутасының Габдрахман исемле улы, Гөлчәһрә исемле кызы булган. Җитәкчем Лилия Әмир кызының әбисе Сатыйга апа шәҗәрәнең Габдрахман тармагын тулыландыра. Сатыйга апа тармагы: әтисе Габдрахман (1886-1957), әнисе Фатыйма (Бибифатыйма 1887-1945). Аларның сигез балалары була – Наилә, Рәшидә, Дания, Габделвәли, Әхмәтсәгыйть, Һаҗәр, Әхмәтрасих, Сатыйга. Бүгенге көндә бары тик Дания апа гына исән.

Эзләнү эшебезнең максаты – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның атасы Мөхәммәтгариф ягыннан нәсел агачына күзәтү ясау, аны тулыландыру булганга күрә, җитәкчемнең әбисе Сатыйга апа тармагына киңрәк тукталыйк.

Сатыйга апа Тукайның әтисе белән бертуганның оныгы. Ире Һашим белән бергә алар 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары Данис – вафат, КАИ тәмамлаган, уртанчы уллары – Җәүдәт, КДУ (рус теле укытучысы) тәмамлаган, бүгенге көндә Олы Әтнә авылында яши, пенсионер. Кече уллары Әнзәр КАИ тәмамлаган, инженер, Уралда Миас шәһәрендә яши.

Сатыйга апаларның олы кызлары Диләрә (1937-1998) (Лилия Әмир кызының әнисе) тармагына да тукталып үтик. Диләрә апа рус теле һәм әдәбияты укытучысы, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган ( бүгенге көндә вафат). Ире Әмир, тарих укытучысы, 25 ел буе мәктәп директоры булып эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда. Арчадагы “Ладья” шахмат клубы директоры. Арчада яши.

Диләрә апа белән Әмир абый ике кыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Ике кызлары да югары белем алып әти-әниләренең эшен дәвам итәр өчен, туган Арчабызга кайтып урнашалар. Олы кызлары, минем җитәкчем, Лилия Әмир кызы, Арча шәһәренең икенче номерлы мәктәбендә, кече кызлары Миләүшә Әмир кызы Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыталар.

Димәк, схема-шәҗәрәдән Диләрә белән Әмирнең балалары Лилия һәм Миләүшә, Лилиянең балалары Ленар белән Алия, Ленарның улы Ислам, Миләүшәнең балалары Ләйсән белән Ләйлә, Ләйсәннең кызы Элина икәнлеген күрәбез.

Җитәкчем үзенең туганнары белән дә горурлана. Алар арасында “Ватаным Татарстан “ газетасы хәбәрчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Тукай фонды” рәисе, журналист  Риман Солтан улы Гыйлемханов та бар.

“Еллар үткән саен мин еш кына Тукайга кайтам. Тукайны үземнең милләтемнең байрагы кебек хис итәм. Тукайның дүртенче буын туганы буларак милләт каршында үземне зур бурычлы дип саныйм. Калган гомеремне көчемнән килгәнчә халкыма, милләтемә, Тукайга багышларга уйлыйм. Тукай ул – татар, татар ул – Тукай,” – ди Риман абый.

Әйе, ”Милләтебезнең бөтен өмете, әби-бабаларыбызның бөтен ышанычы – Тукайлар рухы сүнмәгән яшьләрдә. Без – Тукай оныклары, аның телен дәвам итүчеләр,” – дип әйтергә ярата Лилия Әмир кызы да.

Йомгаклау

Нәселләрне барлау, туган белән туганны очраштыру – изге гамәлдер ул. Бу бик тә мөһим, чөнки үткәннәр белән киләчәк арасында  җанлы бәйләнеш булганда гына нәсел агачы тере булачак һәм гасырлар дәвамында бирешмичә шаулап үсеп утырачак. Шунысы сөендерә: барыбыз да әкренләп асылыбызга кайта барабыз. Тукайга кайтабыз…

Белүебезчә, әлеге хезмәтебезнең максаты бөек шагыйребез Габдулла Тукайның атасы Мөхәммәтгариф ягыннан нәсел агачына күзәтү ясау, аны тулыландыру иде. Без максатыбызга ирештек дип уйлыйбыз.

Эзләнү нәтиҗәсендә без түбәндәге нәсел-ыруг агачын төзүгә ирештек. Ул түбәндәгечә :

Габдулла Тукай әтисенең бертуганы – Фәизә, аның улы Габдрахман, Габдрахманның кызы Сатыйга, аның кызы Диләрә һәм Диләрәнең кызы Лилия. Димәк, минем җитәкчем Лилия Әмир кызы Тукайның бишенче буын туганы булып чыга.

 

Файдаланылган әдәбият

1.    Гарифуллин Д. Тукай шәҗәрәсе / Мәйдан, №9, 2004

2.    Рәсүлева З. Тукай эзләреннән. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985.

3.   Әхмәтҗанов М.. Татар шәҗәрәләре. – Казан, 1995.

4.   Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 том. – Казан, 1981.

5.   Тукай рухын тутырдым җаннарыма // Шәһри Казан, 2005 ел, 9 авг.

6.    Г.Тукайга багышланган интернет–портал — gabdullatukay.ru

7.    Саттарова Р. Тукай  туганнарында // Арча хәбәрләре, 1996 ел, 24 апр.

8.   Тукай  турында истәлекләр // Казан утлары, №4, 1984.

 

Арча муниципаль районының гомуми белем

муниципаль учреждениесе

"Арча икенче урта гомуми белем мәктәбе"

11 нче сыйныф укучысы

Алинә Галиуллина

Җитәкче:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Фатыхова Лилия Әмир кызы


 

 

Комментарий язарга


*