ТАТ РУС ENG LAT
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Салаватова Г. Габдулла  Тукай һәм татар халык җырлары (Фәнни-тикшеренү эше)

 


Фәнни эшнең актуальлеге:

Тукай… Тукайдан соң татар әдәбиятына бик күп шагыйрьләр килгәннәр,

ләкин аларның берсе дә аның бөеклегенә күтәрелә алмаган, шуңа күрә

халкыбызның горурлыгы булган  Г.Тукайның тормыш юлын, иҗатын өйрәнү

һәрвакыт актуаль булып кала.

Фәнни эзләнүләрнең предметы – Тукай һәм татар халык җырлары.

Фәнни эшнең максаты – Г.Тукайның халык музыкасына, татар моңына нык

береккәнлеген, Тукай һәм халык моңының аерылгысыз булуын, ягъни Тукай

иҗатының үлемсезлеген дәлилләү.

“Тукай һәм татар халык җырлары” темасына язылган чыганаклар белән

танышкач, бу теманың фәнни яктан тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгәнлеге

ачыкланды.

Фәнни эшнең яңалыгы – бу темага язылган төрле чыганакларны бергә туплау,

анализлау, укучыларга Тукай сүзләренә язылган татар халык җырларының

язылу тарихын, аларның бөек шагыйрь белән бәйләнеше турындагы

мәглүматларны  җиткерү.

Фәнни эзләнүләр түбәндәге юнәлештә алып барылды:

–  Бу тема буенча язылган тәнкыйди мәкаләләр, Тукай турында истәлекләр өйрәнелде;

– Тукай сүзләренә халык тарафыннан иҗат ителгән җырлар һәм аларның  язылу тарихы  анализланды.

Габдулла  Тукай һәм татар халык җырлары

Кыя-таулар никадәр биек булса, аның зурлыгын,мәһабәт матурлыгын тулырак

күрү өчен дә шулкадәр читкәрәк, ераккарак китеп карарга кирәк, диләр.

Татар халкының бөек шагыйре, талантлы публицист, күренекле фикер иясе

һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукай – әнә шундый кыя-тауларның берсе

иде. Инде 126 ел үтсә дә, Тукайның янә бер кабат яшендәй яшьнәп узган

кыска гомер юлын, ул калдырган мирасны күз алдына китереп, соклану һәм

горурлану хисләре кичерәбез. Әйе, биек кыялар, текә таулар иңендә качып

торган кебек, бөек шәхесләр дә буш урында гына тумый. Аларны гасырлар

дәвамында җыелып туплана килгән халыкчан рух, зур социаль һәм милли

күтәрелеш дәверләре тудыра.

Г.Тукайның күпчелек шигырьләре үзеннән-үзе җырлап торуларына, ягъни

музыкальлегенә игътибар итми мөмкин түгел. Татар теленең шигърилеге, җыр

сәнгатебезнең нык үскән булуы, ягъни борын-борыннан шигъри сүз белән

көйнең аерылгысыз булып үрелүе – безнең табигый сыйфатыбыз.”Тукай –

хәтта һәрбер авазның һәм музыкаль берәмлеген сизеп,  үлчәп иҗат иткән

шагыйрьләрнең иң күренеклесе. Аның шигъри телендә сүзләрнең мәгънә

эчтәлеге генә түгел, аларның эмоциональ һәм музыкаль төсмерләре дә

ялтырап китте, шигъри сыгылмалыгы… ачылды,” – дип әйткән күренекле

галим Гали Халит. ”Тукай шигырьләренең укучыны мөсәххәр итә торган

хосусиятләреннән берсе – аларның гадәттән тыш музыкальный

булуларындадыр. Тукай шигырьләре үзләренән-үзләре укылалар,” – дип,Тукай

шигырләренә зур бәя биргән Гали Рәхим. Бу Г.Тукайның иң әүвәл халык

авыз иҗатына, бигрәк тә җыр сәнгатенә, халкыбызның рух байлыгына таянып

иҗат итүеннән киләдер.

Борын-борыннан татар халкы азатлык сөючән идеал, якты һәм хөр

омтылышларга йөз тотып яшәгән. Бу исә, барыннан да элек, халык авыз

иҗаты әсәрләренең төрле тармакларында киң һәм тулы чагылыш тапкан. Шул

заманнарда  халык тарафыннан  иҗат ителгән гүзәл җырлар бүгенге көнгә

кадәр килеп җиткәннәр.Халкыбызның шушы җәүһәрләренә, аларның художество

һәм тарихи әһәмиятенә, беренчеләрдән булып, Габдулла Тукай игътибар

иткән. Аның халык авыз иҗаты әсәрләрен, бигрәк тә җырларны җыюга зур

тырышлык күрсәткәнлеге мәгълүм. Тукай, Җаекта мәдәрәсәдә укыганда ук, 

халык җырларын җыюга дәртсенә. Ул җәйге ялга китүче шәкертләргә үз

төбәкләрендә әкиятләр, җырлар һәм башка халык авыз иҗаты әсәрләрен язып

алып килүләрен сорый торган булган. Шул рәвешле аның “Җырлар дәфтәре”

барлыкка килгән. Бу дәфтәр 1946 елда гына табыла һәм шул елны ук

бастырып та чыгарыла. Анда утызга якын җырның сүзләре бирелгән. Саф

татар телендәге бу җырлар Тукай өчен  “шигъри мәктәп” булгандыр дип

уйларга мөмкин.Чөнки ул үзе бу турыда шундый сүзләр әйткән: ”Халык

җырлары – безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң

бәһале бер мирастыр. Әйе, бу – кадерле мирас, кыйммәтле мирас! Мәгъмур

Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле, кырылдылар да

беттеләр…халык җырлары сәламәт әле, алар яңгырый әле”. Биредәге

җырларның стиль, образлылык, төзелеш ягыннан төрле-төрле, бай үрнәкле

булуы, чыннан да, сокландырмый калмый. Мәсәлән:

Кимә итек – ки читек, атна кичләре итеп;

Кил, җаныем, ташламаек, дошманнарга үч итеп. (“Бәшир” көе)

Өфе юлы пыяла, яз көнендә су ала.

Өфегә барган егетләрнең башы шунда югала. (“Солдат” бәете)

Казан ерак, Казан ерак, Казаннан Мәскәү ерак.

Кайтыр идем – илләр ерак, кайтмасам – яна йөрәк.

Г.Тукай 1910 елда халыкта популяр булган җырлар һәм бәетләрне җыеп,

“Халык моңнары” дигән җыентык бастырып чыгарган. Соңрак ул Шәрык

клубында ”Халык әдәбияты” дигән темага лекция укый. Биредә шагыйрь халык

җырларына, гомумән халык әдәбиятына карата үзенең уй-фикерләрен әйтеп

калдырган. Ул лекциянең, андагы положениеләрнең әһәмияте шулкадәр зур

ки, алар бүгенге көндә дә милли музыкабызны өйрәнүчеләр өчен төп

кулланма булып хезмәт итә. Чөнки анда татар халык көйләренең характеры,

үзенчәлекләре турында шагыйрь тарафыннан гаять тирән фикерләр

әйтелгән.    

Г.Тукай үзенең лекциясендә халкыбызның җырлары турында болай дигән:

”Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятыбызга, бер дә

шөбһәсез, нигез булачактыр. Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм

дә җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем… Мәдрәсәдә мине

җырчы диләр иде. Кечкенәдән үк күңелемә кереп урнашкан җыруларны

сөймәкемнән миндә туган телемезне сөю туды. Әгәр миңа җырулар ярдәм

итмәсә, мин  туган телебезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә малик була

алыр идеммени?”.

Әйе, Г.Тукай бик тә хаклы рәвештә татар халык җырларының туган телебезгә

мәхәббәт уяту өчен сабыйлар күңеленә  салынган орлыклар булуы турында 

әйтә: “Балада туган телгә мәхәббәт уятуда халкыбыз җырларының  җәүһәр вә

якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен, аларга әһәмият 

югалтмаска, иҗтиһат итәргә кирәк,” – ди.

Шул ук лекциясендә Тукай халкыбызда киң таралган һәм бик популяр булган

кайбер җырларның тарихын һәм чыганакларын өйрәнүе  һәм киләчәктә бу

юнәлештә күбрәк һәм тирәнрәк мәгълүмат бирә алуына өмет итүе турында

әйтеп китә.”Тәфкилев көе”, “Ашказар көе”, “Сак-Сок көе”, “Касимский

Ибырай”, “Җизнәкәй”, “Башмак көе” кебек җырларның һәрберсенең тарихына

туктала, тыңлаучыларга бу җырларның чыганаклары турында сөйли. Мәсәлән,

”Касимский Ибырай” җырының тарихы һәм чыганагы шагыйрь тарафыннан

түбәндәгечә тасвирланган:

Бу – Касим шәһәрендәге чамадан тыш мөсриф (акча туздыручы) бер байга

чыгарылган көй. Касимский Ибырай гуләйт итә-итә дә актык тунын сата.

Ахыр гомерендә бик хосранлы (үкенечле) рәвештә вафат була. Касимский

Ибырай көе шул сәбәптән чыга.

Тукай шул ук чыгышында үзенең халык җырларына багышлап язган ”Милли

моңнар” шигыренә игътибарыбызны юнәлтә.  Бу шигыренең ”халыкның үз

рухында, үз формасында, үз вәзене белән язылуын һәм ”Зиләйлүк”, “Әллүки”

көйләренә җырлап булуы” турында әйтеп китә.

Г.Тукай үзенең сатирасы өчен халык җырларыннан бик оста файдаланган һәм

“Авыл җырлары” сериясеннән сатирик шигырьләр язган. Ул аларны көлтәләргә

бүлгән. Мәсәлән:

Җанкай җанаш, пумала баш, чыкма урамга яланбаш;

Йөрмә, шәкерт, кәләпүшсез, урыс булдың, ярамас.

Безнең Казанның кызлары киенмәсә  дә матур;

Татар башы чокыр-чакыр, себермәсәң дә такыр.

Бөек шагыйребез үзенең чыгышында татар халык җырларын башкаручыларга да 

файдалы киңәшләрен биргән: ”Безнең халыкның җырлау вә көйләвендә,

минемчә, үзенең бертөрле хосусият бар кеби. Башка милләтләрдә булдыгы

кеби, бездә калын тавыш илә вә мөмкин кадәр көчләнеп вә авызны зур ачып

җырлау бер дә мәкъбуль түгел. Бездә җырлаган чакта тавышның йомшак булуы

вә бераз уен коралы авазына охшашрак булуы, вә иреннәрнең дә мөмкин

кадәр аз ачылуы мәкъбуль күрелә. Минем исемдә калган: мәдрәсәдә

чакта…бер җырлаучы, үзенең иренен каты кәгазь сыярлык итеп ачып, озын

һәм кыска көйләргә җырлап җибәрә иде. Аның шулай мыек астыннан гына

җырлавы безнең хушыбызга бигрәк китә иде”.

Күренекле композитор, дирижер һәм фольклорчы Антон Эйхендвальд үзенең

Тукай турында язган истәлекләрендә түбәндәгеләрне язган: “Тукай

профессиональ музыкант түгел иде. Ләкин ул халык көйләрен көйләгәндә,

мин аңа гаҗәпләнә идем… Музыканы язу эшенә  дисциплина кертү һәм халык

җырларын гармонизацияләү аша югары баскычка күтәрү юлында эшләгән минем

беренче адымнарым Тукайны бик кызыксындырдылар. Мин сәгатьләр буе аның

белән дусларча фикер алышып утыра идем. Озак вакытлар зур тырышлык белән

эшләгәннең һәм Тукайның барлык күрсәтмәләрен бик дикъкать белән

җентекләп анализлаганнан соң, минем үземнең хаталарым нәрсәдә

булганлыгын аңладым. Тукай миңа күп нәрсә бирде. Әгәр Тукай музыканы

өйрәнгән булса, аннан  гүзәл композитор чыккан булыр иде”.

Шагыйрь соңыннан да халкыбызның җырларын, әкиятләрен, табышмакларын

өйрәнүгә, аларны әсәрләрендә файдалануга зур әһәмият биргән. Дөресерәге,

ул халык авыз иҗатына таянган, аның эстетик фикерләвендә үзе өчен үрнәк

күргән. Бу исә аңа халык тарафыннан үз итеп кабул ителерлек әсәрләр

язарга мөмкинлек тудырган. Аның иҗатына, чын мәгънәсендә, халыкчанлык

хас иде. Әсәрләренең телен халык сөйләм теленә якынайткан. Әнә  шулай

үзенән-үзе җырлап торучы Тукай теле белән халык теле аерылмас бербөтенне

тәшкил иткән.

Чынлап та, халык рухы шагыйрь әсәрләренең тукымасында бик табигый урын

алган. Аның “Әллүки”, “Тәфтиләү”, ”Зиләйлүк”, ”Туган тел” кебек җырлары

шулкадәр халыклашты ки,аларны шагыйрь иҗат иткәне сизелми дә. “Туган

тел” җыры исә соңгы елларда аеруча еш яңгырый. Ул безнең халкыбызның

гимнына әверелде.

Г.Тукайның шигырьләренә язылган татар халык җырлары, аларның язылу тарихы

Тукайның күп шигырьләре халык җырлары йогынтысында иҗат ителгән.

Шигырьләренең үзенчәлеге, матурлыгы аларның гадәттән тыш музыкаль

булуында. «Милли моңнар» дигән шигырь халкыбызның классик җыры «Әллүки»

йогынтысында иҗат ителгән.Тукайның романтик эчтәлекле бу  шигыре 1909

елда кырыс реакция елларында иҗат ителә. Аның язылу тарихы кызыклы.

Мөхәммәт Гали истәлекләренә караганда, “Болгар номерларында яшәгәндә

күрше бүлмәләрнең берсендә Тукай җыр ишетә.Нечкә күңелле шигъри җанлы

Тукайга ул моң көчле тәэсир итә. Ирексездән шагыйрь җыр яңгыраган

бүлмәне эзләп китә. Ул С.Рәмиев бүлмәсе булып чыга. Көйдән әсәрләнгән

Тукай: ”Аһ туган, нинди көй җырлыйсың син? Синең җырың минем аяк

буыннарыма китте,”  –  ди.С.Рәмиев аның “Әллүки” булуын әйтә. Шуннан соң

Тукай “Милли моңнар” шигырен яза. Тора-бара ул "Әллүки" көенең яңа

сүзләре булып халыкта киң тарала.

Гомеренең соңгы айларында “Амур” номерларында торганда, Тукай, аркасын

яккан мичкә куеп, сәгатьләр буе җылынып утыра һәм шул җырны җырлый. Ул

елларда әлеге номерларда конторчы булып эшләгән, соңыннан публицист һәм

күренекле библиограф булып киткән Исмәгыйль Рәмиев үзенең истәлекләрендә

Тукайның ул халәтен болай тасвирлый: “Җырлары да үз сүзләре иде.

Бүлә-бүлә, йөткерә-йөткерә, ике-өч шигырь юлы җырлап, дөресрәге шыңшып

туктый: “Ишеттем мин кичә: берәү  җырлый…”  Тукай Исмәгыйльдән дә

җырлата. Тегесе “Ашказар”.,”Тәфтиләү” “Карурман”нарны җырлый; шагыйрь

тыңлый, теге-бу  көй дип заказ бирә. Шуннан тагын җырлый: ”Ишеттем мин

кичә: берәү җырлый…” Күрәсең, бу көй Тукайның авыру тәненең, яралы

йөрәгенең иң түренә кереп утыргандыр.Халыкның бөтен сагыш-зарларын,

кайгы-хәсрәтләрен, киләчәккә аз гына булса да калган өмет чаткыларын

бирә алган бу илаһи моң шушы халыкның газиз улы булган Тукай белән бер

тән, бер җан булып яши башлый. Ә ул сүзләр халыкның үзе кебек үк ,аның

Тукае кебек үк бөекләр – алар иманлы татарның күңел түрендәге иң

мөкатдәс уйларын чагылдыралар. Безнең буынга “Әллүки” җырын беренче

булып Илһам Шакиров җиткерә. Олуг халыкның олуг шагыйренә олуг җырчының

моңы килеп кушыла.

Тукайның дусты Солтан Рахманколый болай искә ала: "Мин аның белән

сөйләшә дә, йөрешә дә, җырлаша да торган идем. Үзенең «Сөялгәнсең чатта»

диеп башлана торган җырларын Тукаев иң әүвәл миңа (үтенеп) җырлатты.

…музыкага гаять хисле булганлыктан, мин җырлаган вакытта музыка

хаталарымны табып төзәтә торган иде"* (*Тукай турында истәлекләр. —

Казан: Тат. кит. нәшр., 1986. — 90 б.).

Халкыбызның тагын бер классик җырына әйләнгән "Зиләйлүк"нең дә гомере

озынаюга Тукай сәбәпче була: "Зиләйлүк"» көе "Эштән чыгарылган татар

кызына" дип аталган шигырь сүзләренә җырлана.

Г.Тукайның ”Өзелгән өмет” шигыре 1910 елның 29 нчы нояберендә ”Вакыт”

газетасында басыла.Күп тә үтмичә, бу шигырь “Тәфтиләү” көенә җырлана

башлый. “Тәфтиләү” көенең үзенең тарихы бар.Гасырлар буе җырланып килгән

”Мәхбүс” бәетенең көе, тора-бара үзенең лирик чагылышын үзгәртеп, бай

орнаментлы озын көйләр рәтенә кергән һәм без белгән ”Тәфтиләү” көе

рәвешендә җырлана башлаган.

Халкыбызның күренекле композиторы һәм җырчысы С.Садыйкова истәлекләрендә

болай ди: «Татарстан һәм Башкортстан чигендә морза-алпавыт Тәфкилев

фамилияле татар кешесенең утары булган. Аларның бердәнбер кызы бик тә

матур икән. Шул гүзәлкәйне тәрбияләү өчен, Тәфкилевләр Франциядән

укытучы китертәләр. Бу укытучы яшь һәм чибәр егет икән. Кыз һәм француз

егете бер-берсенә гашыйк булалар. Гүзәл кызның әтисе моны сизә. Бервакыт

әти кеше, кызы белән егетнең мәхәббәт уйнауларыннан шикләнеп, кыз

бүлмәсенә көтмәгәндә килеп керә. Кыз егетне көзгеле шкафка яшерә. Әти

кеше, ачуы кубып, шкафның көзге ишеген бәреп вата, пыялалар

кискәләп-җәрәхәтләп, француз егете вафат була. Кыз аның гәүдәсе янында,

чын күңелен биреп, "Тәфтиләү"не җырлый. Соңыннан гына, инде XX гасырда,

шагыйрь Габдулла Тукай шул көйнең сүзләрен яза.

Җыр Тукай белән хушлашу көннәрендә барлыкка килгән булса кирәк. Югалтуны

авыр кичерсә дә, халык бөек шагыйрьнең олы җанлы шәхес булуын, ахыр

чиктә дөньяга,киләчәккә өмет белән карап яшәвен раслый. Г.Тукайның

вакытсыз вафатыннан соң, бу яңа туган җыр шагыйрь истәлегенә халкыбыз

тарафыннан иҗат ителгән моң һәйкәленә әверелде.

Татар халык шагыйре Сибгат Хәким Тукай сүзләренә иҗат ителгән бу 4 җыр

турында түбәндәге фикерен әйткән: “Шагыйрьләр язган җырлар арасында

“Тәфтиләү”дән дә көчлерәк җыр юк. Тукайдан соң нинди генә җырлар дөньяга

килмәгән. Алар хәзер меңләп. ”Тәфтиләү”не җырлаганда алар бар да

тоныкланып кала. Нинди илаһи көч бар бу җырда? Тыңлыйм, бөтен дөньямны

онытам, күңелем сызып кына елый. Әллә нәрсә бар бу җырда. Бер уйласаң,

Тукайның үз кичерешләре генә кебек… Ятимлек, әнисеннән аерылу ачысы,

күз яше. Бу җырның көче күз яшендә түгел. Ул сине әллә кайларга,

тарихка, язмышка алып кереп китә. Күңел нигәдер язмыш турында уйлана,

борчыла. Бу җырның тамыры бик тирәндә ята. Нигезендә – әрнү. Исеме дә

бит – “Өзелгән өмид”. Тукайның бу җыры безне мәңге газаплар өчен язылган

шикелле: ”Шат яратса да җиһанга, ят яраткан раббысы…”

Дүрт җыр:”Тәфтиләү”,”Зиләйлүк”, “Әллүки “,”Туган тел”. Барысы да бер

язмыш турында. Татар шагыйре генә болай яза ала. Барысы да милли. Татар

халкы белән бергә яшәячәк җырлар”.

Тукай композиторлар тарафыннан шигырьләргә көй салу, аларны җырга

әверелдерү фактын хуплап каршы алган. Һичшиксез, Тукайның күп кенә

шигырьләренә көйләр салынган, әмма төрле сәбәпләр аркасында аларның

күбесе бүгенге җыр репертуарыннан төшеп калганнар, ләкин барыбер сөекле

шагыйребез сүзләренә иҗат ителгән җырларның күбесе яши. Димәк, халык

хәтере гасыр башында туган җырларны әле һаман пөхтәләп саклый. Кайбер 

җырлар турында аерым искә алмау мөмкин түгел. Мәсәлән, Г.Тукайның

“Бәйрәм бүген” шигыренә нигезләнеп халык тарафыннан иҗат ителгән “Бар

күңеллелек”  җыры. Беренче тапкыр бу шигырь “Әльислах” газетасында 1908

елда басылып чыгу белән, халкыбыз тарафыннан  көйгә салына. Бу шигырьгә

татар  композиторы Җәүдәт Фәйзи 1946  елда ”Бәйрәм бүген” исемле җыр

язган. Композитор шигырьнең бишенче строфасын төшереп калдырган. Менә

ул:

Бер теләнчене кочаклашкан күреп бер бай белән:

Күңле нечкәргән! Дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Нечкә ирония, сарказм белән әйтелгән бу сүзләр, әлбәттә, үз чоры өчен

гаять актуаль яңгыраган. Халык аны җиңел агышлы, дәртле яңгырашлы бәйрәм

җыры итеп иҗат иткән һәм ул Җ.Фәйзинең җырыннан бөтенләй аерылып тора.

Композитор тарафыннан иҗат ителгән җырда бәйрәм тантанасыннан башка, ул

елларның революцион пафосы, рухы да ачык сиземләнә. Беренчедән, көйдә

басым һәр тактта беренче чиреккә төшә. Бу исә татар көйләренә хас

нәрсәгә – басымның фраза азагына туры килүенә каршы төшә. Шулай итеп көй

революцион маршка якыная төшә. Икенчедән, көй ике җөмләле периодтан

тора. Икенче җөмлә беренчесенә җавап булып тора. Гомумән, халык иҗат

иткән ”Бар күңеллелек” җырында халкыбызның авыр тормышта яшәп тә,

киләчәктә якты көннәр килүенә, азатлык бәйрәме якынлашуына тирән ышаныч

чагылыш тапкан.

Г.Тукай сүзләренә җырлана торган тагын бер җыр шулай ук шагыйрь биргән

исемен саклаган. Ул “Көзге җилләр” дип атала.Шагыйрь аны 1910-1911

елларда Урта Иделдә булган ачлык фаҗигаләре тәэсирендә иҗат иткән. Әсәр

тирән өзгәләнү, сыйнфый ризасызлык рухы белән сугарылган. Кара реакция

чорында халыкның коточкыч мохтаҗлыкта, караңгылыкта яшәвен чагылдырган

бу шигырь үзе үк җырга соралып тора сыман.Шыксыз көзге җил образы

әсәрнең буеннан- буена үстерелештә  бирелгән. Бу шигыре белән шагыйрьнең

нәрсә әйтергә теләгәнен халык бик яхшы аңлаган:

Яктырак йолдыз янадыр, төн кара булган саен;

Яныма тәңрем төшә, бәхтем кара булган саен.

“Якты йолдыз” образы көйдә чагылыш тапкан, шуңа күрә ул күтәренке

рухтарак башланып китә, әмма алга таба көйдә күтәренкелек сүлпәнләнә,

киеренкелек арта бара.Авыр тойгылар, хәсрәтле моң, “бер чылбырга”

тезелеп, көзге җил кебек, төп лейтмотивка әверелә.

Йомгаклау

Шулай итеп, сөекле шагыйребез Г.Тукайның халык музыкасына, татар моңына

нык береккән булуы тагын бер тапкыр раслана төште. Халкыбызның иң моңлы

көйләренең Тукай сүзләренә җырлануында тирән бер мәгънә бар. Халык

күңеле сизгәнне әйтеп бирә алган даһи Тукай сүзләреннән башка без

борынгы көйләребезне, аларның бөтен гүзәллеген  аңлап та бетерә алмас

идек төсле. Бу җырларда үз йөзен, үз матурлыгын югалтмаган халыкның рухи

матурлыгы яңгырый. Тукай һәм халык моңының аерылгысыз булуы, ягъни

Тукай иҗатының үлемсезлеге тагын бер тапкыр ышанычлы дәлил

тапты.              

Халкыбыз тудырган әкиятләргә нигезләнеп яңа шигъри әкиятләр иҗат итүнең

матур үрнәкләрен дә безгә Габдулла Тукай биргән. "Су анасы”, “Кәҗә белән

сарык “, “Шүрәле” әкиятләрен кемнәр генә белми? Шагыйрь “Печән базары,

яхуд яңа Кисекбаш” сатирик поэмасында да әкият алымнарын отышлы

кулланган.Халык авыз иҗаты Тукайга образлылыкка ирешүдә бик файдалы

үрнәк булган.

Матур әдәбият фольклор нигезендә туган, үскән һәм алар бергә яшәгәннәр

һәм яшиләр. Татар әдипләре, Тукайдан үрнәк алып, башта халык авыз иҗаты

әсәрләрен өйрәнгәннәр, тел, сурәтләү чараларын, сюжет сызыкларын үрнәк

итеп алганнар. Фольклор әсәрләрен мин чишмә белән чагыштырыр идем. Чишмә

суын күпме эчсәң дә, аның суы бетми, ул һәрвакыт салкын. Сусаган кешегә

суы белән көч-куәт бирә. Фольклор әсәрләре дә татар әдәбиятын сугарып,

аны үстерергә көч-куәт биреп торганнар.

Татар халык авыз иҗаты әсәрләреннән үрнәк алып язган Тукайның  фаҗигале

тормышы, иҗаты, табигый чишмә кебек, сәнгать кешеләренә һаман да иҗат

итү өчен илһам биреп тора. Халкыбызның күренекле композиторлары,

рәссамнары, язучылары һәм шагыйрьләре сөекле шагыйребезнең тормышы, аның

әсәрләре буенча берсеннән-берсе матур сәнгать әсәрләре иҗат иткәннәр

һәм хәзер дә иҗат итәләр.Бу сөекле шагыйребез иҗатының үлемсезлеген

исбатлый. Халык иҗатын, җырларын, халык әдәбиятын яхшы белгән Тукай

әсәрләрендә халык рухын һәм тормышның чынбарлыгын чагылдыра алган. Халык

язмышы белән кушылганга озын гомерле дә алар.

Кулланылган әдәбият:

Ахметзянов М. Лирика Тукая в контексте «Диалога культур» // Магариф, 2006. – №1.

Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, – 2000.

Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ө.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, – 2004.

Зулькарнаева Ф.М. Слово о Тукае. Писатели и ученые о татарском народном поэте. – Казань: Тат. кн. изд-во, – 1986.

Садыйкова С. Яшь композиторларга бер эндәшү сүзе // Татарстан. — 1993. — 7 июль. — 13 б.

Сәйфуллин Р.Т. Музыка дәресләре: 5–7 сыйныфлар: Укытучылар өчен методик кулланма.— Казан: Мәгариф, 2004. – 183 б.

Тукай турында истәлекләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1986. — 90 б.

Тукай Г. Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар. Казань: Тат. кн. изд-во, – 1968.

Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Ике томда. Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар. – Казан: Тат. китап нәшр., – 2006.

Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. Казан: ТаРИХ, – 2002.

Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында / Сергей Михалков / Төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. китап нәшр, – 2006, – 126 б.

Хатипов Ф. Әдәбият теориясе. – Казан: Мәгариф, – 2000.

Татарстанның Чаллы шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе

”26нчы гимназия" 10 нчы "А" сыйныфы укучысы

Гүзәлия Салаватова

Фәнни җитәкчесе:

югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Альбина Габдрахман кызы Ризванова


 

Комментарий язарга


*