ТАТ РУС ENG

…И мөкатдәс, моңлы сазым (Г.Тукайның 110 еллык юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә)

 

Сәхнә түрендә — Тукай портреты. «Ачыйк күңелләрне ак нур белән…» исемле китап күргәзмәсе, «Мин Тукайга киләм» дигән баш астында укучыларның Тукай әкиятләре буенча ясалган рәсемнәре. Өстәлгә Тукай китаплары, кара савыты, каурый куелган. Азан тавышы яңгырый.

1нче алып баручы.

Әйт азан! Таң атты, кошлар да уянып сайрасын,

Кычкырып моңлан: һава, җир-күк аһәңне тыңласын!

Изге тәкбир яңгырасын, барсын Ходайның каршына!

Һәм матур таң атканын һәркем ишетсен, аңласын!

2нче алып баручы.

Мен манараң өстенә, хәсрәтле җырчы, әйт азан!

Моң белән яңгырат, уят тизрәк татарлар дөньясын!

Әйт азаныңны, шагыйрь! Таңга калсын бар галәм!

Таулар-урманнар, сулар, кырлар азаннан яңгырасын!

Сәхнә артында «Тәфтиләү» көе яңгырый.

1нче   алып   баручы.

Хак Тәгалә әмере белән җиргә раушан йолдыз иңде,

Бу сәгатьтә Кушлавычта дөньяга бер Шагыйрь килде.

2нче   алып   баручы.

Үткәннәрдән киләчәккә барып җитте Хәтер нуры,

Кабындырды Өмет шәмен, йөрәкләргә үтеп туры…

1нче   алып   баручы.

Әмма ләкин татарга илчеңне биргәнсең, Ходай!

Пәйгамбәрләр нәселеннән булгандыр ул безнең Тукай.

«Тукай маршы» ишетелә.

Сәхнәгә, кечкенә Тукай булып киенеп, яланаяклы укучы малай чыга.

Нәни Тукай. Мин кышкы көннәрдә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә бераздан өйгә кермәкче булып ишеккә киләм икән. Әмма ишекне ача алмыйм. Аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Шуннан әби-карчыкның: «Кадалмас әле, килмешәк!» — дигән сүзләрен ишетәм. Ул мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән…

Әни үлгәч, мин бөтенләй ятим булып калдым. Беркөнне, Казанга бара торган бер ямщикка утыртып, мине Казанга озаттылар. (Тагын музыка яцгырый.)

Минем гомерем шактый ямьсез, шактый караңгы, шул ук вакытта кызык кына да үткән.

Сәхнә артыннан берничә кат көчле тавыш яңгырый: «Асрамага бала бирәм, кем ала?»

Сәхнәгә 2   укучы   бала чыгып баса. Берсе — малай, берсе — кыз бала.

Укучы   малай.

Асрамага бала, әй, кем ала?

Язмыш кырыс, язмыш битараф.

Алмасалар, кабык арбаларны

Алып китәр иде кай тараф?

Укучы кыз.

Үксез ятим —

Кемгә бала кирәк? —

Дип, язмышың сине рәнҗеткән.

Ул чак язмыш — үзе тере ятим;

Кемнәрдәндер җылы сүз көткән.

Укучы   малай.

«Асрамага бала бирәм! — диеп,

Кем ала?» —дип сатып йөргәннәр.

Әй язмышның шомлы агышы!

Бөеклекнең алтын ярлары…

Гомерендә — халкы язмышы,

Җырларында — халкы моңнары.

«Туган тел» җыры яңгырый. Сәхнәгә 5   укучы чыгып баса.

1нче укучы. Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара. Тукай иҗаты — татар халкының гаҗәеп зур байлыгы. Мәкаль, әйтем, канатлы сүзләргә әйләнеп киткән шигъри юллары, гимн вазифасын башкаручы «Туган тел»е, Җир шарының бөтен халыкларын сокландырган «Шүрәле»се үзе генә дә ни тора?!

Җырлап торган Тукай теле, гаҗәеп бай Тукай иҗаты! Чиксез Тукай рухы! Тукай теле — туган телем! Бүген бу телдә кошлар сайрый сыман, бүген бу телдә чишмәләр чылтырый сыман, иген үсә сыман. Бүген шушы илаһи телдә без сөйләшәбез, елыйбыз, җырлыйбыз!

Сәхнә артында «Әллүки» җыры яңгырый.

2нче укучы. Уйлар Тукайга тора-тора әйләнеп кайта. Җидееллык иҗат гомерендә татар халык шагыйре дәрәҗәсенә күтәрелгән бөек шәхеснең язмышы вакыт узган саен игътибарны үзенә җәлеп итә бара.

Язмыш булачак шагыйрьне бишектән үк каһәрли. Шәрифә карчыкның: «Кадалмас әле, килмешәк!» — дигән сүзләре Тукай колагында гомер буе яңгырый. Бу килмешәк — Тукай — татар поэзиясенең генә түгел, бөтен төрки әдәбиятының күгендә яначак.

Тукайның сабый чакта ук яра алган җанына гомер агышында яңадан-яңа җәрәхәтләр өстәлә. Хәзер инде ул милләт өчен яна, көя, хәсрәтләнә, нәфрәтләнә, сызлана. Мөгаен, шушы сыйфатлар Тукайны халык шагыйре дәрәҗәсенә күтәргәндер дә.

3нче укучы. Тукай — балаларның үз шагыйре, ул аларча сөйләшә, алар дөньясында яши. Шагыйрь дөньяны нәниләр күзе белән күрә. Ул үзе дә тәмам сабыйга әйләнә. «Шүрәле», «Су анасы» кебек әсәрләре белән Тукай безне гаҗәеп тә, серле дә булган әкияти дөньяга алып керә, бераз сискәндерә, юата. Аннары ул безгә дусларча эндәшә:

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;

Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер.

Бу — бары тик күңелле бер хикәят, шагыйранә ялган гына икән. Моны аңлау өчен, әлбәттә, күп укырга, белергә кирәк. Шул вакытта «Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын». Гомумән, Тукай балалар әдәбиятына зур игътибар бирә. Ул башлангыч мәктәпләр өчен дәреслек-хрестоматияләр төзи. Аларны даими тулыландырып тора.

4нче укучы. Тукай шигърияте сабый бала өчен дә, олы яшьтәге кешегә дә якын, аңлашыла. Татар халкының гимны булып әверелгән «Туган тел» шигырен генә алыйк: соңгы сулышкача җанга изгелек, өмет, милли хис иңдереп, буыннар арасындагы күпер булып тора.

Нинди генә кимсетүләргә дучар булмаган Тукай: ятимлек, фәкыйрьлек, ачлык, авылдан авылга сатылып йөрүләр, татар байларына хезмәт итүләр, татар мәдрәсәсендә черүләр. Тукай кечкенә чакта ук бик күп җырлар белгән. Ул үзенең Газизә апасына: «Апай, минем белмәгән җырым юк бит»,— дип мактана торган булган. Тукай җыр, бәет, әкиятләр җыйган. Ул хисапсыз күп әкият белгән, аларны искиткеч оста итеп сөйләгән. Аның әкиятләрендә җырлар, бәетләр дә була.

Тукай! Йөз меңнәрчә кешеләр зур горурлык һәм илаһи мәхәббәт белән телгә алалар бу исемне. Тукай ул халкыбызның йөзен, рухи асылын чагылдыра. Тукай ул еллар үткән саен биеккәрәк күтәрелә бара. Тукай халыкның киләчәге яшь буын икәнен аңлый. Ул балаларга багышлап бик күп шигырьләр яза: «Сабыйга», «Бәйрәм бүген», «Китап», «Бәхетле бала», «Бала белән Күбәләк», «Эшкә өндәү», «Сөткә төшкән тычкан», «Җир йокысы», «Гали белән Кәҗә» һ. б.

Коридор буйлап килеп, сәхнәгә Кәҗә белән Сарык менә.

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Без кая килеп кердек соң, Сарык?

Сарык. Мә-ә-ә! Белмим шул. Бу урман да, алан да түгел. Ә бу нинди балалар?

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Ах, уңмаган, надан Сарык! Язып куелган иде бит: «3нче мәктәп»,— диеп.

Сарык. Мә-ә-ә! Болар бит сөекле Тукаебызның туган көненә җыелганнар! Нинди шатлык! Бәйрәм бүген!

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Надан Сарык, нәрсә басып торасың, кеше көлдереп. Бәйрәм булгач, ач капчыгыңны! Туган көнгә буш кул белән килмиләр бит! (Капчыкта актарына башлыйлар.)

Сарык. Бүре башын гына чыгара күрмә! Балалар куркышып таралырлар. Бүген бит бәйрәм!

Кәҗә. Кайгырмагыз, бездә китап күп. Ул китап белән һәркайсыбыз булырбыз тук!

Сарык. Менә бит Тукайның «Сабыйга» китабы. (Капчыктан чыгара. Шул исемдәге китаптан бер шигырь укыла.)

Кәҗә . Менә бусы — «Бала белән Күбәләк» китабы. (Сәхнәгә бала белән Күбәләк чыга. «Бала белән Күбәләк» җыры башкарыла.)

Сарык. Мә-ә-ә, менә бусы — «Су анасы» китабы (капчыктан чыгара).

«Су анасы» әсәренең сәхнәләштерелгән варианты башкарыла.

Кәҗә. Ми-ки-ки! Карагыз әле, балалар! Менә «Шүрәле» китабы.

«Шүрәле» әсәренең сәхнәләштерелгән вариантыннан өзек күрсәтелә.

Сарык. Мә-ә-ә! Менә бусы, балалар, бөек Тукаебызның юбилеена багышлап чыгарылган китап — «Мин Тукайга киләм». (Яңа китаптан бер шигырь укыла.)

1нче алып баручы. Тукай рус халкына, рус мәдәниятенә зур ихтирам белән карый, халыклар дуслыгын яклый. Пушкинны Тукай үзенең остазы итеп саный. Тукайның халыклар дуслыгына кагылышлы мондый мәгълүм юллары бар:

Рус җирендә без әсәрле, эзле без,

Тарихында бер дә тапсыз көзге без.

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.

Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,

Без шаярыштык, вакытлар алмашып.

Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? —

Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.

2нче алып баручы. Үз чиратында рус әдәби жәмәгатьчелеге дә Тукай иҗатына игътибар итә башлый. 1914 елны аның берничә әсәре рус теленә тәрҗемә ителә. Тукайны рус укучыларына җиткерүдә дистәләгән тәрҗемәчеләр, шагыйрьләр эшләп килде һәм эшлиләр. Рус теле Тукайга зур дөньяга чыгу өчен ярдәм итә. Ул Пушкин һәм Лермонтов шигъриятеннән сихерләнә, Жуковскийны, Чеховны, Пушкинны, Крыловны бик яратып укый. Тукай Пушкин һәм Лермонтовның күпчелек шигырьләрен татарчага тәрҗемә итә. Тукай әсәрләре илебездә яшәүче барлык халыклар телләренә дә тәрҗемә ителде. Һәм, моннан тыш, гарәп, япон, француз, инглиз, немец һәм башка телләргә тәрҗемә ителде.

Хәзер, әйдәгез, Тукаебызның «Туган тел»ен рус, инглиз телләрендә тыңлап карыйк.

«Туган тел»нең берәр куплеты рус, инглиз телләрендә башкарыла. Сәхнәгә 2 укучы чыга. Берсе артыннан икенчесе чиратлашып укыйлар.

1. 1906—1907 еллар. Бер ел эчендә Тукай 50 ләп шигъри әсәр, поэма (барлыгы меңнән артык шигырь юлы), 50 гә якын мәкалә һәм фельетон яза.

2. 1907 ел. Тукай тәрҗемә итә.

3. 1909 ел. Тукайның 7 китабы дөньяга чыга.

4. 1914 ел. Тукайның берничә әсәре рус теленә тәрҗемә ителә.

5. 1917 елдан алып бүгенге көнгә кадәр кайбер әсәрләре рус телендә 2 млннан артык тираж белән 50 тапкыр басылып чыкты.

6. 1921 ел. Тукайның «Шүрәле»се беренче тапкыр рус телендә басылып чыкты.

7. 1945 ел. М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәдә беренче мәртәбә «Шүрәле»не куя.

8. 1958 ел. Татарстан Министрлар советы карары белән, 1958 елдан башлап, әдәбият-сәнгать өлкәсендә аеруча уңышларга ирешкән авторларга республиканың Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе булдырылуы игълан ителә. Аның дипломы һәм билгесе бар.

9. 1971 ел. Арча районы Яңа Кырлай авылында Г. Тукайның әдәби-мемориаль музее ачыла.

10. 1979 ел. Ибраһим Нуруллинның «Атаклы кешеләр тормышы» сериясеннән «Габдулла Тукай» китабы басылып чыга. Китап рус телендә дә дөнья күрә.

11. 1984 елда Мәскәүдә Пушкин музеенда Тукайга да урын бирелә.

12. 1985 ел. Октябрь. Париж. Берләшкән Милләтләр Оешмасының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча комитеты (ЮНЕСКО) татар халык шагыйре Г. Тукайны бөтендөнья бөек кешеләр исемлегенә кертелүен игълан итте.

13. 1986 ел. Башкалабыз Казанда Тукай музее ачыла.

1нче алып баручы. Тукайга күңел тора-тора әйләнеп кайта. Тукай турында инде күп язылды кебек. Ләкин ачыкланып бетмәгән сораулар күп әле. Тукай әсәрләренең яңа академик басмасын җыялар. Кайчандыр Парижда чыккан «Мусульманин» журналын тикшерәләр. Тукай тавышы язылган пластинка да бар икән. Тукай фондын булдыру буенча эш башланды.

2нче алып баручы. Шагыйрьне ныграк аңлау өчен, аның туган якларын барып күрү кирәк, диләр. Бу сүзләрдә, чыннан да, зур хаклык бар. Тукайның юбилеен каршылап, безнең мәктәп коллективы Казан арты тарафларына сәяхәт кылды. Без Тукай-Кырлай авылы музеенда булдык. Кырлай Тукай күңеленә иң якын яклары белән кереп кала һәм аның иҗатында зур урын алып тора. Ә хәзер сүзне шул сәяхәттән кайтучыларга бирәбез.

Экранда Кырлайда төшерелгән видеофильм күрсәтелә.

2нче алып баручы. Ике катлы, берничә залдан торган бу музейдан без үзебезгә зур рухи азык, көч алып кайттык. Бу музейда инде 100 меңнән артык кеше булып киткән. Сириядән килгән галим язып калдырганча әйтсәк: «100 меңнән артык кеше хаҗ кылган». Алар арасында Япония, Америка, Африка, Испания һ. б. бик күп илләрнең сәяхәтчеләре, галимнәре булып киткән, шул исәптән без — 3 нче мәктәп-гимназия коллективы да бу музейда булып, истәлек альбомына тамгабызны салып калдырдык.

Тукай белән бәйле урыннарны халкыбыз изге итеп саклый. Ул яклар кешеләрне сихри бер көч белән үзенә тартып тора. Әнә шуңа күрә без дә, шундый озын юллар үтеп, Кырлайны күреп кайттык. Тукай эзләреннән үтү — үзе бер гомер. Аның иҗаты алдында баш ию — үзе бер бәхеттер.

1нче алып баручы. Безнең китапханәдә Тукай китаплары күп. Алар төрле яшьтәге укучыларга адресланган. Китаплар — барысы да диярлек татар һәм рус телләрендә. Шунысы куанычлы: Тукаебызның китаплары беркайчан да киштәләрдә ятмый, аларны яше-карты бик яратып укый.

Тукайны укыганда хәйран каласың: сәламәтлеккә дә туймаган, ябык кына, кечерәк буйлы бу кешегә шулкадәр рухи биеклек каян килгән? Күрәсең, халыктан — халык белән берегүдәндер. Табигать Тукайга бөек талант та биргән — шулкадәр аз вакыт эчендә 10 мең шигырь, 50 табактан артык чәчмә әсәр язып калдыра алмас иде.

Тукай тормышы ул — күз яшьләре белән ачынып көлү, җыр белән тулы тормыш. Аның 110 еллыгына багышланган күп серияле фильм төшерелде. «Каргышлы балачак» дип атала ул.

2 нче алып баручы («Тәфтиләү» музыкасы астында укый).

Киләчәкне күреп бара шагыйрь,

Пар атлары күптән җигелгән.

Күчә Тукай яңа дәверләргә,

Халык йөрәгенең түреннән.

 

(Чыганак: Китап бәйрәме: Укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2003. – 96 б.).


 

Комментарий язарга


*