ТАТ РУС ENG

Ибраева Р. Шүрәлеләр бар, диләр… (Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлана)

 


Ибраева Рәсимә Хәниф кызы — Татарстанның Арча муниципаль районының “Арча №2 урта гомуми  белем мәктәбе" муниципаль белем бирү учреждениесенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


 Автордан

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗаты, әдәби мирасы мәңгелек. 125 еллык юбилее уңаеннан язучының әдәби мирасы белән киңрәк таныштыруны күздә тотып һәм дәресләрдә, класстан тыш чараларда актив куллануны максат итеп, иҗади мирасын өйрәнү, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең әсәрләрен пропагандалау, гомумкешелек кыйммәтенә аңлы караш тәрбияләү укытучылар һәм китапханә хезмәткәрләренең төп бурычы.

Халкыбызның милли үзенчәлекләре, күркәм сыйфатлары, аның бөек шәхесләре үрнәгендә укучыларны тәрбияләүдә, буыннар бәйләнешен тәэмин итүдә әһәмиятле чара булуын исәпкә алып әлеге кулланманы тәкъдим итәм.    

 

Катнашалар:  

Ата Шүрәле

Ана Шүрәле

Бала Шүрәле

Тәүфикъ

Батыр малай

Куркак малай

Гүзәл

Кызлар

Малайлар

 

Беренче күренеш

Урман  аланы.  Җирдә  сынган  ботаклар,  агач  кәүсәләре, ярык бүрәнә кисентесе, киң агач төбе. Бер кырыйда очы сынган агач күренә. Сәхнә артында кызлар җыры ишетелә.

Кызлар (сәхнә артында).

Җиләк җыям, как коям,

Дәү әнигә бүләккә,

Монда җиләк күп икән,

Аю — бүре юк икән, —

Алар бүген тук икән..

Җиләк тулды чиләктә,

Дәү әнигә бүләккә,

Әнигә өлеш тияр,

Әтигә өлеш тияр,

Ә миңа көмеш тияр…

Сәхнәгә кызлар, малайлар килеп керә. Алар арыганнар. Кулларында кәрзиннәр. Кайсы кая утыралар, яталар уфылдыйлар.

Диләрә. Уф, арыдым, кызлар.

Эльвира. Арымыйча, никадәр җир йөрдек, менә күпме җиләк җыйдык.

Алсу. Әниләр шаккатарлар инде.

Диана. Кызлар, кызлар, бу бит Кырлай урманы, монда Шүрәлеләр бар диләр.

Айнур. Һи, шуңа ышанасыңмы! Тукай язган әкият кенә бит ул.

Зәлинә. Бер дә юкны әкият итеп язып булмый. Булган бит ул Шүрәлеләр.  Әдәбият дәресендә укыдык ич. Бер кешенең аты төнлә ашатырга җибәргән җирдән арып-талып, хәлдән таеп кайта икән. Беркөнне бу атының аркасына сумала сылап җибәргән. Иртән ат белән бергә Шүрәле ябышып кайткан. Кешеләр Шүрәлене бик каты кыйнаганнар. Шуннан Шүрәле кешеләргә бик каты рәнҗегән.

Энҗе. Әйе. Тукай бит шуңа карап язган үзенең әкиятен.

Фәйзир. Малайлар, хәзер шушында Шүрәле килеп чыкса нишлибез?

Куркак малай. Һи, килеп кенә карасын, мин аны дөмбәсләп җибәрәм, мин бит бокска йөрим.

Алинә. Сөйләшәп торма инде. Шүрәлене күрсән, син бит куркудан үләсең.

Куркак малай (әтәчләнеп). Минме, минме?

Гөлназ. Чынлап та, әллә нинди шомлы җир бу. Әйдәгез, Кояшлы аланга барыйк. Анда җиләк күп диләр.

Чыгып китәләр.

Икенче күренеш.

Сәхнәгә Шүрәлеләр гаиләсе керә. Сагаеп, тирә-якларына карангалап атлыйлар.

Ата Шүрәле (сәхнә уртасындагы агач төбе өстенә килеп утыра). Уф — ф — ф!… Кайчан китәләр инде дип, аптырап беттем, җен ачуларым чыкты. (Торып йөренә.)

Ана Шүрәле. Атасы, борчылма инде. Безгә начарлык эшләргә  уйламыйлар бит алар. Ишеттең  бит, алар  безнең барлыгыбызга да ышанмыйлар. Йөрсеннәр, шунда "әкият" сөйләп…

Ата Шүрәле (ярсып). Күрсәм, кытыклап үтерәсе килә башлый. Бигрәк тә бала-чага җанымны үрти.

Ана Шүрәле. Бала-чага күрсәм, үземнең дә бармак очларым кычыта башлый.

Ата Шүрәле (җырлый).

Шүрәле, диләр безгә,

Күр әле, диләр безгә…

Бигрәк озын бармагы,

Бигрәк үткен тырнагы…

Ана Шүрәле (кушылып җырлый, икесе бергә).

Бигрәк озын бармага,

Бигрәк үткен тырнагы…

Ата Шүрәле (җырлый).

Шүрәле, диләр безгә,

Күр әле, диләр безгә.

Сиңа, урман сарыгы,

Әнә — агач ярыгы…

Ана Шүрәле (Ата Шүрәлегә омтылап, җирдә яткан бүрәнәгә төртеп күрсәтә).

Сиңа, урман сарыгы,

Әнә — агач ярыгы…

Якында гына корыган ботак шартлап сынган тавыш ишетелә.

Ата Шүрәле (тыңлап). Тагын кайсыдыр килә. Олы юл чатына әйләнде бу урман, билләһи.

Ана Шүрәле. Атасы тизрәк китик моннан. Күрә-нитә калсалар — эшләр харап, тотып утка салырга да күп сорамаслар. Иманнары калмаган бу кешеләрнең.

Ата Шүрәле белән Ана Шүрәле чыгып китәләр. Бала Шүрәле исә, башта ияргән була да, агачлар куелыгына барып җиткәч, кире борыла, алан уртасындарак  үскән кәүсә артына поса. Бераздан як-ягына карана-карана Тәүфикъ керә. Сагаеп карана. Шүрәле баласын күрми. Түрдәге агач төбенә барып утыра. Үзе һаман, шомланып, як-ягын күзәтә.

Өченче күренеш

Тәүфикъ. Кырлай урманнары дигәне шушы, ахры. (Беләкләрен тамашачыларга күрсәтә). Менә — каз йоннарым кабарып чыкты хәтта… Сезгә рәхәт… җылыда утырасыз, ә мин тиле кебек, кара урманда, башыма маҗара эзләп йөрим. (Пауза. Тәүфикъ һаман каранып йөри. Кинәт ул агач артында утырган Бала Шүрәлене күреп ала. Пышылдап кына сорый. ) Әй!.. Кем син? Кайсы авылдан? Нишләп утырасың анда? Әй дим!..

Бала Шүрәле (шулай ук куркып). М-мин… М-мин… Сүрәле…

Тәүфикъ. Кем, кем?

Бала Шүрәле. С-с-сүрәле…

Тәүфикъ. Әй, алдашма, андый исем була димени!.. Төш монда. Төшкәч белербез кем икәнеңне…

Бала Шүрәле. М-мин к-куркам…

Тәүфикъ. Курыкма ла! Күрше авыл малайларына тимибез без. Төш әйдә, мин тешләмим…

Йә, хәзер әйт инде, син кем?

Бала Шүрәле. Сүрәле.

Тәүфикъ. Ә? Сүрәле? Сүрәле, сүрәле… шүрәле… Ә? Шүрәле?

Бала Шүрәле. Әйе, сүрәле.

Тәүфикъ. Кит әле моннан! Шундый шүрәле була димени! Син бит кешеләрдән берни белән дә аерылмыйсың… Малайлардан адашып калгансыңдыр әле, ә хәзер минем башны катырасың…

Бала Шүрәле. (Тәүфикъ белән сөйләшү үзенә дә кызык тоела башлый ). Мин — сүрәле, мин — сүрәле… ( Сикергәләп йөри.)

Тәүфикъ. Ә нигә бармакларың озын түгел?  Нигә мөгезең юк?

Бала Шүрәле. Мин әле бәләкәй сүрәле, шуңа юк, белдеңме?

Тәүфикъ. Ышанды ди, ышанмый ни… Ну алдап та карыйсың, ә?..

Кинәт урман эчендә куркыныч тавышлар ишетелә башлый. Явыз бүренең ырылдап, улап йөргәне, башка  җанварларның куркып качкан тавышлары ишетелә. Бала Шүрәле белән Тәүфикъ та куркып калалар, бер-берсенә сыенып, алан уртасындагы куштирәк артына качалар, үрелеп күзәтәләр. Бүре тавышы якыная.  Менә бервакыт Бүре якында гына каты итеп улап җибәрә. Тәүфикъ белән Бала Шүрәле, куркуларыннан кычкыра-кычкыра, икесе ике якка йөгереп чыгып китәләр… Бераздан Тәүфикъ кире керә.

Тәүфикъ (арты белән керә-керә сөйләнә). Их, харап кына була инде бу малай. Нәкъ бүре авызына таба йөгерде бит, тиле! (Агач артына посып, үрелеп карый—карый сөйли. ) (Башын тотып. ) Ах! Бетте башы. Бүре чыгып тотты үзен… (Сәхнә артыннан бүре ырылдавы, Бала Шүрәленең чыелтавык тавышы ишетелеп тора.) Бетерә инде… Ботарлый инде… Юк, карап торып, бүредән кеше ашатыр хәлем юк әле. (Аяк астыннан нәрсәдер эзли. Сукмакта яткан бер тәпәчне ала, кесәсеннән пәке чыгарып, икенче кулына тота.) Хәзер мин аны акылга утыртам, явыз хәшәрәтне!.. ( Агачлык эченә кереп китә. Бүре тавышы белән аралаш Тәүфикъ тавышы да ишетелеп тора.) Мә сиңа, мә, дөмек! Әле шулаймы? Мә тагын! Бала-чагага тагын бер тисәң — җаныңны алам! Бар кит, явыз… Ычкын моннан, яхшы чакта!..

Бераздан тавышлар басыла башлый. Паузадан соң агачлар арасыннан аксаклый-туксаклый Тәүфикъ килеп чыга. Бер җиңе умырылып төшкән, бите тырмалган. Ул үзе белән Бала Шүрәлене җитәкләп алып керә. Бала Шүрәле куркуыннан калтырана, бер сүз дә эндәшә алмый.

Тәүфикъ. Ә хәзер бар, өеңә кайт, Әткәң-әнкәң бөтен авылны күтәргәннәрдер…

Тәүфикъ Бала Шүрәлене этә-төртә чыгарып җибәрә, үзе аксаклый-аксаклый агач төбе өстенә барып утыра, уйлана. Пауза. Бераздан ул шунда яткан бүрәнә кисәген күреп ала.

Дүртенче күренеш

Тәүфикъ. Бүрәнә?! Каян килеп чыккан ул? Карале, ярыгы да бар… Шүрәле тоту өчен иң кулай тозак бит бу. Тукайның Былтыры кебек, әллә мин дә хәйләләп, Шүрәлеләрне шушы бүрәнә ярыгына кыстырып калдырыйм микән?

Тәүфикъ, торып, бүрәнә янына килә. Җирдән чөй табып, аны ярыкка куеп, таш белән бәреп кертә башлый. Бу тавышка агачлар арасыннан Ата Шүрәле китеп чыга. Ул, аяк очларында гына килеп, озын кулларын чөй кагып булышучы Тәүфикъның җилкәсенә сала.

Тәүфикъ (кулбашында ят кул тоеп). Кит әле моннан! (Кулны алып куймакчы булып үрелә.  Шүрәлене күреп кала.  Ах итеп, җиргә утыра.) Кем син? Кеше куркытып урман буйлап йөрмәсәң… ( Куркуын җиңеп.) Кит моннан! Эш кешесенә комачаулап йөрмә, бар, кайтып кит…

Ата Шүрәле. Син үзең кем?

Тәүфикъ. Кем булсын — авыл малае, Тәүфикъ. Ягъни "тәртипле" дигән сүз.

Ата Шүрәле. Син тәртиплеме? Ха — ха — ха… Көлдереп эчне катырасың инде…

Тәүфикъ.  Ә үзең кем соң син? Ни кеше түгел, ни  сарык, ни кәҗә түгел…  Миннән  көлгән  була тагы, хәчтерүш!…

Ата Шүрәле (кискен генә). Мин — Шүрәле.

Тәүфикъ (телсез калып). Ә?.. Шүрәле?.. (Торып баса, шүрләп, бераз арткарак чигенә.) Ә… мөгезең кая?.. Бармакларың?..

Ата Шүрәле (бүреген алып). Мөгезем үз урынында, бармакларым да өлгер… (Бармакларын уйнатып, кытыклау хәрәкәтләре ясый.) Ышандыңмы инде?

Тәүфикъ (каушап). Ышануын ышандым да (Һушын җыеп.) Мине нишләтмәкче буласың?..

Ата Шүрәле. Синең белән туйганчы бер кети-кети уйнамакчы булам… Кил әле якынрак… (Бармакларын сузып, уйнатып, Тәүфикъка таба бара башлый). Йә… Кети-кети — кети-кети…

Тәүфикъ (баштарак нишләргә белмичә, соңрак хәйләгә керешеп). Ярай, ярый, мин каршы түгел; син кытыклап үтердең дә ди… Әмма безнең авылдагы өй тупсасыз калачак бит…

Ата Шүрәле. Ничек инде — тупсасыз?..

Тәүфикъ. Менә шулай — өйгә атлап керергә тупса булмаячак. Чөнки ул тупсалыкларны мин бүген алып кайтырга тиеш идем. (Бүрәнәгә күрсәтеп.) Менә шушы бүрәнәне урталай ярам да ике тупса чыгарам.

Ата Шүрәле (ашыктарып). Тиз бул, алайса тиз генә ярып бетер дә, кети-кети уйный башлыйбыз…

Тәүфикъ (кәефсезләнгән булып). Бик тиз ярып куяр идем дә… Бүрәнәнең менә шушы ярыгы тора да чыгып кача, тора да чыгып кача, һич тотып торыр хәл юк… Әллә, мин әйтәм, бераз ярдәм итәсеңме, Шүрәле абзый?

Ата Шүрәле. Ничек итеп? Әйдә, тиз бул… Каян тотарга?

Тәүфикъ (бүрәнәдәге ярыкка төртеп күрсәтә). Менә шушы ярыктан тотып торсаң, җитә…

Ата Шүрәле. Каян, каян? Күрмим бит…

Тәүфикъ. Менә бит инде — шушы ярыкка тык бармакларыңны!..

Ата Шүрәле. Ничек тыгарга күрсәтеп бир башта, алай бик акыллы булсаң…

Тәүфикъ. Менә шулай итеп, менә шулай… (Бармакларын бүрәнә ярыгына тыга. Шуны гына көтеп торган Ата Шүрәле чөйне тартып ала, Тәүфикъның бармаклары яракка кысылып кала…) А — а а… Кулым кысылды… бармакларым изелде… Как тизрәк чөйне, кире как, Шүрәле актыгы!..

Ата Шүрәле (чөйне әллә кая — читкә атып бәрә). Хәйләгә бик оста, батыр идең бит, нигә хәзер гайрәт кикрегең шиңде, ә? Минем бармакларымны кыстырып, бөтен урманга рисвай итмәтче булдыңмы? Ә хәзер үзең көлкегә калдың, адәм тәганәсе… Бөтен урман, табигать каршында көлке, гыйбрәт бу!

Тәүфикъ (еламсырап). Коткар инде бу бәладән, Шүрәле абзый, ә? Мәңге нәселеңә тимәм, сезне туганым гына дип йөртермен…

Ата Шүрәле. Ела, ела! Күз яше күңелне сафлый ул.

Тәүфикъ (елап). Нишләтсәң дә разый, тик исемеңне генә булса да әйтеп калдыр инде, зинһар.

Ата Шүрәле. Ә! Сиңа минем исем кирәкме әле? Ярый, әйтим алайса, Шүрәлеләр арасында "Минтиле" дип йөртәләр мине. Аңладыңмы – минем исемем — "Минтиле"! Ярый, киттем, синең белән әллә күпме вакытымны әрәм иттем. (Кабат әйләнеп килеп.) Ишетсен колагың — "Минтиле" кысты сине, "Минтиле"!  (Чыгып китә.)

Тәүфикъ (сызланып, изаланып). Уф — ф — ф!… Бармакларым авырта, бөтен буыннарым сызлый… (Тирә — якка карап кычкыра башлый.) Әй, кем бар анда! Ярдәм итегез! Йолып алыгыз бу Шүрәле капкыныннан!.. Кем бар анда — а-у-у!.. Ау-у-у!.. Ау-у-у!..

Тәүфикъ кычкырган тавышка бер төркем кызлар килеп чыга. Алар йөгереп керәләр дә бүрәнә янында сызланып утырган Тәүфикъ янына киләләр.

 Бишенче күренеш

Гүзәл (гаҗәпләнеп). Тәүфи-и-къ? Нишләп йөрисең монда? Нинди бүрәнә саклап утырасың?

Тәүфикъ. Кулымны кыстырдылар шушы нәгъләт төшкән ярыкка.

Гүзәл. Кем кысты?

Тәүфикъ. Минтиле…

Гүзәл. Кем? Кем?

Тәүфикъ. Минтиле!

Кызлар (барысы бергә). Ә? Кем? Тиле? Синме?

Тәүфикъ. Минтиле дим бит инде… Ой — ой — ой — ой… Бигрәк каты сызлый… Минтиле… Минтиле…

Гүзәл. Син тиле икәнне беләбез инде. Кем кысты дип сорыйбыз бит синнән!

Тәүфикъ. Ә мин Минтиле дим… Кызлар, кайтасы килә.

Гүзәл. Әйдәгез, кызлар, Бергәләп тырышып карыйк әле, авылга бүрәнә күтәреп кайтып булмый бит инде.

Төрлечә тарткалыйлар, Тәүфикъның бармакларын чыгарырга тырышалар. Шул вакытта Шүрәлеләр гаиләсе сәхнә алдыннан узып бара.

Алтынчы күренеш

Ана Шүрәле. И-и бала, кайда югалып йөрдең?

Ата Шүрәле. Без синең өчен борчылып беттек. Анасы, Шүрәлеләрне һаман да урман сарыгы, аңгыра дип беләләр иде. Кызык иттем теге малай актыгын.

Бала Шүрәле. Әннә, Әттә! (Тәүфикъка төртеп күрсәтеп). Әнә ул абый мине бүредән коткарды, мәм-мәм бирде. Ул әйбәт!

Ата Шүрәле белән Ана Шүрәле (бер-берсенә карашып).  Ә — ә?

Шүрәлеләр, балалар янына барып булышалар. Балалар куркышалар.

Ата Шүрәле. Курыкмагыз, курыкмагыз. Без бит сезгә тимибез. Әле сезнең тавышны гына ишетеп килдек.

Батыр малай. Әйдә танышыйк. Мин Руслан. Ә сез Шүрәлеләрме? Рәхмәт инде сезгә. Безгә сез шундый зур ярдәм күрсәттегез.

Ата Шүрәле. Минем бабамның бабасының бармакларын сезнең авылның бер егет бүрәнәгә кыстырып киткән. Шуннан ул үзенең балаларына әйтеп калдырган: кешеләр явыз, куркыныч, аларга якын бармагыз дигән. Шуннан бирле без кешеләр күзенә күренеп йөрмибез. Мин сезнең артыгыздан бүген иртәдән бирле күзәтеп йөрдем. Сез ачуланмагыз инде, мин бу малайны кызык итмәкче идем. Ә бүген ул минем баламны бүре тырнагыннан коткарып калган. Ул бик батыр егет икән. (Тәүфикъка.) Рәхмәт, улым, сиңа. Урманга кайчан гына килсәң дә — безнең янга рәхит ит! Шүрәле урманы — синең дә йортың хәзер… Ә бүгенге шаярту өчен ачуланма. Явызлыктан эшләмәдем мин аны. Хәтта, яратып, үз итеп эшләдем. Әнә бит, сезнең Тукай язган Былтыр хакында бүген дә көлеп сөйлиләр…

Куркак малай. Бик кирәгең бар иде. Тагын берәр этлек эшләр идең бугай.

Батыр малай. Китеп тор әле, куркак. Әйдә, Шүрәле, дуслашыйк. Бир кулыңны. Синең бабаңның бармагын бүрәнәгә кыстыручы минем бабамның бабасы инде ул. Болар минем дусларым. Без урманга бик еш киләбез. Урманны яратабыз.

Ата Шүрәле. Бик яратмыйсыз шул. Урманга килгән саен агачлар сындырасыз, кырмыска ояларын туздырасыз. Сез киткәч, мин шуларны рәтләп йөрим. Һаман уйлыйм: бабам әллә дөрес әйтте микән, кешеләр бик начар, явыз, әшәке микән дим. Үзегез бер дә андыйга охшамаган кебек.

Илнур. Юк, юк, Шүрәле. Андыйлар да бардыр, тик алар күп түгел бит. Әйдәле, бергә-бергә дус булыйк, урманны саклыйк. Иптәшләреңә дә әйт, бездән курыкмасыннар, иркенләп йөрсеннәр. (Күмәк җыр башкарыла) 

Пәрдә төшә.

 

Татарстан Республикасы Арча районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик советы тарафыннан расланган, 2011 ел

Рецензентлар:

Ф.Ә.Гайфуллина — Г.Тукай исемендәге Арча педагогия колледжының

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре

кандидаты. 

М.М.Каюмова — Татарстан Республикасы Арча районы Түбән Аты урта белем

бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Төзеде:

Ибраева Р.Х. — Татарстан Республикасы Арча икенче гомуми белем бирү мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сценарий дәрестән тыш тәрбияви чаралары өчен тәкъдим ителә. Язучы

Г.Гыйльмановның “Шүрәлеләр ни атлы?” әкият-тамашасыннан аерым өзекләр

(129-139 битләрдән) файдаланылды.


 

Комментарий язарга


*